Әтием эзләреннән…

Шушы исем белән район күләмендә  әдәби автомарафон үткәрдек. “Казан арты” тарих-этнография музееның филиалы Мөхәммәт Мәһдиев музее төзегән маршрут буенча язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова, туганы Җәүһәр Галимова, язучы Вакыйф Нуриев, журналист Риман Гыйлемханов, музей хезмәткәрләре катнашында һәм теләге булган һәркемгә катнаша алу мөмкинлеге тудырылды.

Язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев – көз фасылын яратып яшәгән шәхесләрнең берсе. Яратуын аның әсәрләрендә тасвирланган күренешләрдән дә укып белергә була. Бигрәк тә урманның байлыгын, гүзәллеген, аһәңен белергә теләсәң, көзге вак яңгыр яуганда урман эчләрендә йөрергә, күзәтергә тәкъдим итә ул. Бәрәңге сабагына кырау төшкәч көзнең икенче бер матурлыгын күрү мөмкинлеген тасвирлый. Без дә әдәби автомарафон нигезендә шул матурлыкны күрергә, аның йөргән юлларыннан узарга, кичерешләрен күзалларга теләдек. Аның шәхси һәм иҗади тормышын кабат күздән кичереп, яңа мәгълүматлар белән дә таныштык. Һәр тукталыш бер вакыйга яки тарих саклый иде. Беренче эш итеп “Казан арты” тарих-этнография музееның “Әдәбият һәм сәнгать” бүлегендә Гәүһәр Хәсәновага багышланган күргәзмә белән таныштык. Күргәзмәнең бай, эчтәлекле булуы музей директор урынбасары Шәфигулла Гариповның язучылар, аларның балалары, оныклары турында күп мәгълүматлы булуыннан, алар белән һәрдаим тыгыз элемтәдә яшәвеннән килә торгандыр дип уйлыйм. Күргәзмәдә Гәүһәр ханым турында ни генә юк: балачагы да, әтисе белән элемтәсе дә, иҗади тормыш юлын ачык сурәтләгән фотолар, язмалар, китаплары һ.б. Автомарафонның икенче тукталышы Арча шәһәренең үзәге – язучылар аллеясы. Анда Мөхәммәт аганың бюсты куелган. Кунакларның  язучы турында истәлекләр сөйләве белән беррәттән бюстына чәчәкләр дә салынды. Район администрациясе исеменнән Рамил Илгизович, мәдәният бүлеге мөдире Рамил Рафисович та Мөхәммәт Мәһдиев турында җылы фикерләрен җиткерделәр. Автомарафонның алдагы тукталышы – Казанбаш мәктәбе. Казанбаш авылында укыткан вакытта М.Мәһдиев район газетасының яшь хәбәрчесе булып, күп мәкаләләр язуын беләбез. Шул мәктәптә эшләгәндә булачак хатыны, Гомәр Бәшировның кызы Лилия белән танышып, гаилә коруы, кызы Гәүһәр дөньяга килүе язучы тормышының бер өлеше булып тора. Казанбаш мәктәбе укучыларының чыгышы, Гәүһәр һәм Җәүһәр ханымнарның истәлекләр белән бүлешеп, мәктәп фондына китаплар бүләк итүе һәркем өчен куанычлы булды. Район мәгариф бүлеге дә читтә калмаган, Гәүһәр ханымны юбилее белән котлап, аның тарафына җылы фикерләрен җиткерделәр. Үрнәк авылында урнашкан аграрлицейдагы тукталыш Мөхәммәт аганың “Без кырык беренче ел балалары” әсәрендә язылганча безне шул чорда яшәткән, укыткан сыман каршы алды. Без дә аның белән бергә дежур торган, тулай торагына урманнан утын әзерләгән яки шәл бәйләүче яшьтәш кызларны күзәткән күк булдык. Ул укыган биналар тарихы белән танышып, М.Мәһдиевнең аграр училищеның ничек барлыкка килүе, андагы тормыш-вәзгыятьне тасвирлаган һәм 1981 нче елда “Социалистик Татарстан” газетасында бастырып чыгарган мәкаләсенең күчермәсе(төп нөсхәсен музей фондына кызы тапшырды) лицей фондына бүләк ителде. Музейда эшләүче кызлар тарафыннан язучының укыган чорын тасвирлаган әсәрләреннән өзекләр дә тыңланды.

1944 нче елда булачак язучы урман буйлап Үрнәккә вакытлыча күчерелгән Арча педагогия училищесына укырга бара. Укырга барган вакытта кичергән хисләр, күргән вакыйгалар “Без кырык беренче ел балалары” повестенда ачык сурәтләнә. Башка истәлекләрдә дә бу юлларда күргән хикмәт-вакыйгалар турында бәян ителә: каршыларына бүреләр чыгуы, урман эченнән барганда адашулар, пычрак ярып барган вакытлар һ.б. Табигатьнең көзге сихри матурлыгын күзәтә-күзәтә без, автомарафончылар, урман юлында берничә тукталыш ясап, язучының әсәрләрен кабат искә төшереп, истәлекләр белән бүлештек: бүреләр очраган урынны күрдек, урманның төрле бүленеше белән таныштык. Кызы Гәүһәр, туганы Җәүһәрне урманга менгәндә Мөхәммәт ага үзе уйлап чыгарган әкиятләр белән мавыктыруын да белдек. Төрле төскә буялган урман безне яратып калды дип уйлыйм. Чөнки буяуларның бөтен төсен үзенә сеңдергән табигатьнең бу урыны һәркем өчен кадерле җир, ул ашаткан да, сыендырган да, кешеләрнең эч серләрен дә үзенә җыйган. Без дә урманны бары яхшы фикерләребез белән баеттык һәм аның белән саубуллашып, кыр буйлап Сеҗе авылына юл тоттык. Бу авыл мәктәбенә Мөхәммәт ага педучилищены тәмамлаганнан соң өлкән пионервожатый булып эшкә килә. Аны мәктәптә каршы алган укытучы Гөлниса Фәһмиеваның истәлекләрен укучылар тарафыннан тыңладык. Сеҗе мәктәбендә эшләгән вакыттагы  кичерешләрен, уй-фикерләрен өзекләр аша белдек. “Ачы тәҗрибә” әсәрендә бу хакта киң итеп язылган. Туган мәктәбендә Вакыйф Нуриев та сүз алды һәм Мөхәммәт ага белән әнисе Нәкыянең дуслар булып яшәгән шикелле, язучының кызы Гәүһәр белән дә аларның дуслык җепләре нык булуын белдек. Кабат очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән Сеҗе мәктәбеннән Сикертән авылына юл тоттык. Юл буйлап барганда да уебыз бары язучының иҗади мирасы турында булды. Г.Камал исемен йөртүче Сикертән мәктәбе укучылары Мөхәммәт аганың әсәрләрен өйрәнеп, аның өзекләрен сөйләделәр. Язучы булып уйнап күрсәттеләр. Кунакларыбыз да буш кул белән килмәгәннәр. Гәүһәр ханым тәрҗемәче буларак, татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, өр-яңа китап бастырып чыгарган. Ул “С востока свет” дип атала. Мәктәп фондларына шул китапларын бүләк итте. Чираттагы тукталышыбыз – Гөберчәк авылы зираты. Анда Гәүһәр Хәсәнованың иң кадерлеләре җирләнгән – әти-әнисе. Каберләренә чәчәкләр куеп, бер минут тынлык белән аларны искә алдык. Юлыбыз Мөхәммәт Мәһдиев музеена дәвам итте.

Музей. Бу урын һәркемгә язучыны төрле яклап күзалларга, искә төшерергә мөмкинлек бирә. Экспозицияләр аша Мөхәммәт аганың шәхси һәм иҗади тормышы, геройларының язмышы, башкалар белән булган мөнәсәбәтләрен күрергә була, шунда ук сагыш-моң да сарыла сыман. Чөнки гомере буе яшьлеген сагынып яшәгән язучыны якташлары да юксына, аның кул җылысын, сулышын сеңдергән әйберләр хуҗасын көтә шикелле.

Әдәби автомарафонда катнашучылар соңгы тукталышта язучының кызы Гәүһәр Хәсәнованы, туганы Җәүһәр Галимованы кабат юбилейлары белән котлап, үз фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр. Гәүһәр Хәсәнова: “Мин бу очрашуларда катнаша алуым белән бик бәхетле. Никадәр уңай эмоцияләр, көләч елмаюлы укучылар, студентлар белән очраштык. Әти йөргән, укыган, эшләгән урыннарны үз күзең белән күреп, шунда булу – үзе зур бәхет. Шушы маршрут буенча күптән йөреп чыгасым килгән иде. Сез минем теләгемне тормышка ашырдыгыз. Зур рәхмәт сезгә. Әтинең дә рухы шаттыр, чөнки көне буе без бары аның белән бәйле вакыйгалар агышында булдык. Аның хакында хатирәләрне яңарттык, әсәрләре белән бәйле урыннарны күрдек. Мондый сәяхәтләр дәвамлы булсын”, – диде ул.

Татар әдәбиятында зур урын алып торган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең эзләреннән йөрүебез бүгенгә тәмамланып тора. Әле йөрисе юллар, эзләнәсе, табасы мәгълүматлар, очрашасы кешеләребез күп.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика