Әтисенең эшен дәвам итә

 

Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү — әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының  әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә. Гәүһәр Хәсәнова – тәрҗемәче, ул татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Яшь һәм урта буын язучылары: Ркаил Зәйдулла, Нурислам Хәсәнов, Зиннур Хөснияр, Марсель Галиев, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әнәс Хәсәнов, Әхәт Гаффар, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рәдиф Садри, Факил Сафин әсәрләрен яки алардан өзекләрне Гәүһәр Хәсәнова рус теленә тәрҗемә итте, аларның күбесе “Идел” журналы аша һәм аерым китаплар булып басылып чыгып укучыларга җиткерелде.

Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнова 1959 елның 11 сентябрендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Әтисе – Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе – Лилия Бәширова – Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы. 1960 елда аларның гаиләсе Казанга күченеп килә. Гәүһәр Казанда 126 нчы урта мәктәпне тәмамлап, 1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1988 елда Урал дәүләт университетында Х1Х йөз рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1990 елдан башлап Гәүһәр Хәсәнова Татарстан китап нәшриятында  редактор булып  эшли. Аннан соң яшьләр журналы  “Идел”дә әдәби мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре, директорның фәнни эшләре буенча урынбасары  һәм бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Ул филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, аңа 2009 елда Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова, 2016 елда Язучылар берлегенең Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләре бирелде.

2004 елда Гәүһәр Хәсәнова “Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары” дигән хезмәтен,  2009 елда Татарстан китап нәшриятында М.Мәһдиевнең биш томлыгын, 2014 елда әтисенең газета-журналларда чыккан фәнни-публицистик мәкаләләре тупланган “Сызып ак нур белән…” дип исемләнгән китабын төзеп чыгарды.  Аның тарафыннан бик зур хезмәт башкарылган һәм  бу эш дәвам итә. Ул әтисенең барлык әсәрләрен, дөнья күрмәгән язмаларын туплап яңадан бастыру өстендә эшли, бу томнарның саны  күп булачагына ышанып яши.

Гәүһәр Хәсәнова үзе дә газета-журналларга бик күп мәкаләләр яза. “Мәйдан” журналында басылган “Сагыну” дип исемләнгән мәкаләсендә балачак хатирәләре белән уртаклашып:”Әтием Арча районының Казанбаш мәктәбендә мөгаллимлек иткән, укыту бүлеге мөдире вазыйфасын башкарган. Университетны тәмамлагач, юллама белән шул мәктәпкә эшкә килгән әнием әти белән танышкан. Мин туып бер ел үткәч, гаиләбез Казанга күченгән. Әти Казан дәүләт университеты аспирантурасына укырга кергән.

Әти белән һәрвакыт күңелле иде. Тел байлыгы соклангыч иде аның.      Әтине яраттык, аның белән горурландык без, ул да үз чиратында безнең һәр уңышыбызга, һәр казанышыбызга сөенеп яшәде. Балачакта сирәк мактады, безне һәрчак максатыбызга таба әйдәкләде. Ул безне үз сәләтеңә, үз белемеңә таянырга өйрәтте, ” — дип язган.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Гәүһәр Хәсәнованың хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең портреты аңа елмаеп:”Булдырасың, кызым!” дип карап тора кебек”

Гәүһәр ханым бик бәхетле әни, кызы Зөһрә һәм улы Әнвәр аның иң зур шатлыгы. Алар икесе дә югары белем алып, әниләрен куандырып яшиләр. Ире Илдар Зәкиҗан улы Хәсәнов безнең арабызда юк инде.

Гәүһәр Хәсәнова әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәк халкы, бабасы Гомәр Бәширов төзеткән Яңа Сала мәктәбе коллективы, үзенең туган авылы Казанбаш белән даими элемтәдә тора. Ул район күләмендә оештырылган очрашуларда теләп катнаша, мәктәпләрдә укучылар алдында чыгышлар ясый. Бу көннәрдә якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова –Мәһдиева үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

 

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Фотолар музей архивыннан

 

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика