«Өч Пошалым-өч игезәк»

«Поши аулыйм» дигән сүздән

Исем алган Пошалым.

Түбән, Урта, Югарысы

Өчесе бик дус аның…

Пошалым атамасын Казансуның уң кушылдыгы булган Пошалым елгачыгы буендагы өч татар авылы йөртә. Бу авылларның тарихы күпмедер дәрәҗәдә Казан артындагы бүтән татар авылларыныкы белән охшаш.

Җирле халыкта Пошалым атамасының килеп чыгышына кагылышлы төрле фикерләр яшәп килә. Күпләр аны “поши аулыйм” яки “поши аланы” сүзтезмәләреннән килеп чыккан дип, татар теле җирлегендә аңлатырга тырыша. Чыннан да, хәзерге вакытта өч Пошалым да урманга якын гына, аннан 1-3 км ераклыкта урнашкан. Борынгы чорда бу авылларның тирә-ягы куе урман белән капланган булган. Әлбәттә, ул урманда башка кыргый җәнлекләр белән беррәттән пошилар да купләп  яшәгән.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика