Аңа 38 яшь иде…

                               Килегез сез Арча якларына,

                                     Һәрчак шат без килгән кунакка.

                                     Күңелебез җылы, торсак та без,

                            Татарстан чиге – төнъякта.

      Якташыбыз Радик Мөхәммәтнең “Килегез сез Арча якларына!” дип исемләнгән шигыренә язылган бу җырны “Арча” егетләре халык җыр ансамбле башкаруында һәркем яратып тыңлый. Аның көен ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов язган.Ә инде авторның “Зәңгәр чәчәк” исемле җырын мәдәният ветераны Равил Габдрахманов сәхнәдән еш яңгырата. Аның көен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хаҗи Фәтхуллин иҗат иткән. Радик Мөхәммәтнең туган авылына багышлаган “Чиканасым” шигыренә авылдашы, танылган баянчы Вәгыйз Әһлиуллин көй язган һәм үзе бу җырны яратып башкара да.Бу җырларның авторы Радик Мөхәммәт бүгенге көндә безнең арабызда юк инде, аңа 60 яшь тулган булыр иде. Аны белгән һәркем юксынып, сагынып искә ала.

Мөхәммәтҗанов Радик Мәлик улы 1958 елның 30 мартында Арча районының Чиканас авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч, Өчиле сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач Казан элемтә техникумында укый. Аны тәмамлаганнан соң армия сафларына алына, Чита өлкәсендә бер ел  хезмәт иткәч авырый башлый һәм аннан төзәлмәс авыру алып кайта. Аннан бөтенләй хәрәкәтсез калып байтак еллар урын өстендә ята.

Ул бала чактан ук табигатьне һәм андагы үзгәрешләрне күзәтергә ярата. Шулар тәэсирендә “Балачакка кайтсаң иде”, “Беренче кар” һәм башка шигырьләре  языла. Кайбер шигырьләре район газетасында басыла башлый.

Радик авыр язмыштан төшенкелеккә бирелми, киресенчә аның рухы ныгый. Авыруы никадәр көчле булса да ул беркайчан зарланмый. Үзсүзле, көчле рухлы егет үзендә кабаттан шигьрияткә әйләнеп кайтырлык көч таба. Тормыш сынавы аның шигьри сәләтен тагын да уятып җибәрә.

Әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы яшь каләмдәшенә язучы Радик абый Фәизов ярдәм кулы суза. Ул аның язмаларын игътибар белән укый, кирәк урында тәнкыйтьли, киңәшләрен дә бирә, язучылык серләрен өйрәтә. Радик Мөхәммәтнең шигырьләре үзебезнең район газетасында, республика матбугатында еш басылды. Ләкин алар китап булып чыгып өлгермәделәр.Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаган егет 38 яшендә, 1996 елның 27 октябрендә вафат булды.

Әнисе Рәйсә апа, туганнары, дуслары тырышлыгы, район хакимитенең матди ярдәме белән Радик Мөхәммәтнең шигырьләре тупланып  2006 елда  “Килегез сез Арча якларына”, 2007 елда “Көмеш ияр”, 2009 елда “Әгәр бергә булсак…” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Бу китапларга кереш сүзне язучы Радик Фәизов, шагыйрь Газинур Морат, Арча педагогия көллияте директоры Наил Габдрахманов һәм Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров  язганнар.Шагыйрьнең әнисе Рәйсә апа һәм туганнары бу изге эшне башлап йөргән Наил Газиз улына  олы рәхмәтле булдылар.

Радикның әтисе Мәлик абый Свердлов исемендәге колхозда шофер булып эшләде, әнисе Рәйсә Әсәт кызы гомере буе Субаш Аты, ә аннан соң Өчиле урта мәктәпләрендә математика укытты, Халык мәгарифе отличнигы. Ул үзе дә шигырьләр яза, аның кулъязмалары да музеебызда саклана.

              Җир астыннан юл булса

              Мин үзем барыр идем.

              Сине дөньяга чыгарып

              Мин анда калыр идем.

               Ярый китапларың калды

               Сагынганда укырга.

               Шигырьләр көйгә салынды

                Елый-елый тыңларга.

      Рәйсә апа үзе дә безнең арада юк инде. Ләкин ул улының шигырьләре тупланган китапларын кулына тотып укып, горурланып яши алды. Радикның Чиканаста яшәүче энесе Рәшит һәм аның хатыны Рәмзия, Яңа Кырлайда яшәүче сеңлесе Роза һәм ире  Таһир безнең “Казан арты” тарих-этнография музее белән элемтәдә торалар. Рәйсә апа үзе исән чакта алар аша Радик Мөхәммәтнең алты калын дәфтәргә тупланган кулъязмаларын, фотосүрәтләрен, китапларын музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырды. Музей хезмәткәрләре тарафыннан “Арча” радиосы аша шул материалларга нигезләнеп, Радик Мөхәммәтнең иҗатына багышланган  тапшыруларны тыңлаганнан соң Рәйсә апа безгә олы рәхмәтен җиткерде.

Радик Мөхәммәтнең күп шигырьләренә районның һәвәскәр композиторлары көй яздылар. Ул җырларны яратып җырладылар һәм алар әле дә яратып башкарылалар.

Якташыбыз яшь кенә булуына карамастан күтәренке рухтагы шигырьләр, поэмалар иҗат итте. Ул дөньяның матурлыгын, яктылыгын күрә белде, үзенең әсәрләрендә шул турыда әйтеп калырга ашыкты…

 

Мин Арчадан

                         Таныш булыйк, дустым, мин Арчадан,

  Арча ягы – туган төбәгем.

        Шунда тудым, шунда үстем…

       Шунда минем күңел терәгем.

            “Арча” диеп берәү сүз башласа,

      Тукаемны күрә тыңлаучы.

                 Туган ягым – зур талантлар ягы,

         Юктыр аны илдә белмәүче.

                 Без сөйләшкән телне үрнәк итеп,

 Китап яза илдә осталар.

       Бар дөньяга таныш 14 телгә

               Кертә безне читләр, башкалар.

                            Таныш булыйк, дустым, мин Арчадан,

     Арча дигән бөек яклардан.

                       Тукай да бит күпме җирләр гизгән,

               Безнең яктан шәбен тапмаган.

 

3 нче апрель көнне сәгать 10:00 дә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Радик Мөхәммәтне искә алу кичәсе була, рәхим итегез!

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика