Абдуллина Нәкыя

Абдуллина Нәкыя – Арча районы Сикертән авылында туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, педучилищеда группадашлар. Укыган вакытындагы маҗараларны Нәкыя апа сөйләргә ярата. “Мөхәммәт булмаса, мин үзем яраткан укытучы һөнәрендә эшли алмаган булыр идем. Мин аңа бик рәхмәтле булып яшәдем. Ул безнең командирыбыз иде”, – дип искә ала укыган вакытларын. Сеҗе мәктәбендә кырык елдан артык балаларга белем бирә. Мөхәммәт абый турында истәлекләре видеога язып алынды.Ире Вәкил белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, кызы бик иртә вафат була. Ветеран укытучы бүгенге көндә Казан шәһәрендә улы, язучы Вакыйф Нуриев гаиләсендә яши.

Әдәбият:  Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиев геройлары // Арча хәбәрләре. – 2008. – 11 апрель.

Габидуллина Х.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика