Аның бүген туган көне

Туган көнең. Илаһи көч бүген

                                                                             Җирнең өстен ничек бизәгән:

    Нурга төреп, ак энҗеләр сибеп

                                                                            Гүзәллеккә тылсым өстәгән.

      Бу шигырь юллары Арчада яшәп иҗат итүче Наҗия Саттарованың 2019 елда басылып чыккан “Бар да үтә…” китабында урын алган “Багышлау” шигыреннән. Наҗия апаның кызы Роза Мөхетдинова аңа көй язган һәм ул җыр буларак та башкарыла. Бүген, 30 май көнне, Наҗия Хәбибрахман кызының  үзенең дә туган көне. Күренекле педагог, халык мәгарифе отличнигы, бик күп дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы, 1961-2008 елларда “Совет мәктәбе”, соңыннан “Мәгариф” журналларында йөзләгән мәкаләләре белән укытучыларга һәм тәрбиячеләргә үз киңәшләрен җиткереп барган Наҗия апа Саттарова бүгенге көндә дә актив иҗат итә. Аның “Чишмә”, “Җиде юллар чатында”, “Мәдхия”, “Ялгыз мосафир” исемле китаплары дөнья күрде. Аларга аның төрле елларда язылган  шигырьләре һәм хикәяләре тупланган.

Наҗия апаның “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә әйтеп үтелгән китаплары, методик  әсбаплары, мәкаләләре тупланып барыла. Ул яңа чыккан “Бар да үтә…” шигырьләр җыентыгын да, үзенең теләкләрен язып, безгә бүләк итте. Бу китапта аның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм Роза Шамил кызы көен язган җыр текстлары урын алган.

Без актив иҗат итүче, мәгариф хезмәткәрләре өчен бәяләп бетергесез хезмәтләр башкарган, туган телебезне саклауга үзеннән зур өлеш керткән Наҗия апаны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәвен телибез һәм яңа әсәрләр көтеп калабыз.

 

    “Казан арты” тарих-этнография музееның

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика