Бәчекне Арча белән ни бәйли?

Габдулла Тукайның иң сөекле апасы – әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә (1877-1956) һәм аның кызы Өммеһания (1903-1975) Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәгән. Шул авылның мөәзине Сибгатуллин Хәйдәр Хәбибулла улы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Гатауллин Наил Абдулла улы, Тукай  фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Клара Филиппова, авылның мөхтәрәм аксакалы Сәлимханов Салих Сәлимхан улының әлеге шәхесләр турындагы истәлекләрен язып алдык.

Бу язмаларны да укырга мөмкин: Тукайны Коҗамакты белән нәрсә бәйли?Кем ул Зиннәтулла хәзрәт?


Тарихи белешмә

Бәчек авылы — бу Бәчек авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авылына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба — агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба, диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр. Бу Бәчек авылы кадим заманда зур авыл булган. Җирләре кечерәк булу сәбәпле, бәгъзесе Әлмән авылына, бәгъзесе Кармыш авылына күчкәннәр. Элгәре заманда кеше теләсә кайда авылдан авылга күчеп йөргәннәр. Аннан соң 1782 елларда үз ихтыяры белән авылдан авылга күчүне мәныг кыйлынган. Хәзердә Бәчек авылы зиярәтендә бер таш бар; күп сүзләре уалып төшкән, укырга мөмкин түгел. Без мулла Нигъмәтҗан вә һәм Габделкави белән барып укып, язып алдык. Калган сүзләре бары ошбудыр: «Тарих тукыз йөз йетидә»1 дигән сүз күренә вә һәм «Шәгъбан бин Әсәд» дигән сүзе бар. Моның язылганына һәм дүрт йөз елга карип, ягъни язылганына 383 еллар буладыр. 1490 елларда язылгандыр, Казан алынмастан күп элгәредер.

Риваять кыйлалар: Шәгъбан бин Әсәд дигән адәм Бәчек авылында бик зур голямадан, кәрамәт иясе адәм булган, имеш, диләр. Хәтта бәгъзе картларның риваяте буенча, ул ташны ниндәен кеше язып куйганын белгән адәм юк. Гүяки таш шунда үзеннән-үзе булган, имеш, диләр. 57 ел(да) Бәчек авылының Сәйфулла мулла әткәмез мәрхүмгә сөйләгәне хәтеремдә калгандыр: кайда булса да бер җирдә мөдәррис булып дәрес әйткән адәмдер. Бик иске заманда Шырдан белән Бәчек авылы арасы тоташ бик зур урман булган. Адәм заты аяк баскан җир түгел, юл юк икән. Бәчек авылының берәү, Усман дигән кеше, Шырданнан кыз алган. Бәчек авылыннан туры юл ачкан. Имән башыннан имән башына карап, имәннәрне кисеп чыгып барган. Аннан соң ат белән йөрерлек юл ачкан. Шул сәбәпле Бәчек авылы белән Шырдан арасындагы юлны хәзердә дә Усман юлы дип йөртәләр; искедән калган исемдер.

1 Милади белән 1501 ел.

Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. 3 том. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2005 ел.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика