Бер төптә – җиде каен

Былтыр җирлегебездә үстерелгән икенче икмәк,һава торышы яхшы булу сәбәпле, тиз арада җыелып алынды. Уңышы да куанычлы һәм югары. Ирем Яхъя ел саен бәрәңгене “Ак Барс” агрокомплексы” кырларында үзе утырта һәм комбайн белән уңышын да җыеп ала. Ул ярдәмчесе Алмаз Минһаҗев белән Әгерҗе районында эшләүче “Агро Престиж” бүлекчәсенә барып та бәрәңге уңышын җыеп алу өчен ярдәм итте. Анда да икенче икмәкнең чыгышы югары күрсәткечләргә ия булган. Бәрәңге алу эше бер якта торсын, иремнең бу районның табигатенә сокланып кайтуы үзе бер тарих сыман.

Безнең Арча якларының урнашу урыны, табигате шулай ук бик матур һәм күңелгә якын. Ләкин бездә, Мөхәммәт Мәһдиев язганча, зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр.

Ирем Ямурза, Уразай авылы кырларында эшләп, Салагыш авылында торды. Бу авыллар янәшәсендә Иж һәм Кама елгаларының кушылган урыны икән. Ике зур сулы елга балыкка да бай. Шуңа күрә елның теләсә кайсы фасылында бу яклардан балыкчылар, су буенда ял итүчеләр өзелми дип аңладым. Елгаларның ярларына килеп бәрелгән дулкын күңел җепләрен тибрәндереп, иремдә зур соклану хисләре уяткан. Ул бу якның табигатен түбәндәгечә тасвирлый: “Диңгез янында басып торасыңмыни, – ди ул.– Кичен ярга килеп бәрелгән су тавышы шулкадәр күңелне дулкынландыра, берара тынычландыра, ә бер мизгелгә уйландыра. Ә каеннар үскән урман янына барсаң, бер төптә үскән берничә каенны күреп шаккатасың. Бер төптә ул биш каен, ә кайбер җирдә хәтта җиде каен агачы үсә дип сөйлиләр. Алар һәрберсе зифа буйлы, яфраклары лепер-лепер нидер сөйләшә кебек. Бер төптән чыккангамы, зифалыкларын югалтмыйча, кайберләре бераз бөгелеп, мин дә яшәргә хаклы дигән сыман үскән”.

Мондый күренеш иремне гаҗәпкә калдырган. Чөнки безнең якларда да каеннар күп үсә, ләкин бер төптән берничә агач шытып чыгып үскәнен белмим. Әллә бу Аллаһы тәгаләнең әйтер сүземе икән: дус булып яшәгез, илдә тынычлык булсын. Әллә инде Аллаһы тәгалә туганнарның бердәм булып, аралашып, туганлык җепләрен өзмичә яшәүләрен телиме? Белмим. Ни генә булса да, бу табигать могҗизасы безгә бик күп нәрсәләрне аңлата сыман. Чөнки хәзер байлык артыннан куып кеше кешене күрми, көнләшү, хөсетлелек дигән иң яман сыйфатлар күпкә өстенлек итә башлады. М.Мәһдиев тә үз вакытында болай дип язган: “Татар кешесенең бер бик әшәке сыйфаты бар. Үзе күтәрелсә, башка кеше күтәрелмәсен. Үзе күтәрелеп ала, башка кеше күтәрелә башласа, аның башына суга, аны батыра башлый. Шул әшәке сыйфат милләтебезгә бик нык китереп сугачак”. Бик дөрес сүзләр.

Ә каеннар турында М.Мәһдиев әсәрләрендә гел язды. Бигрәк тә “Кистем каен, кистем каен…” язмасында бу агач турында киң тукталып яза ул: “Каен агачы ул – кара урманның бизәге. Әйе, ак каен кара урманны “ачып” җибәрә… Каен – табигатьнең брошкасы, мәрҗәне ул… Каен агачы кеше гомерен, кеше чыраен, кеше холкын бик нык хәтерләтә”. Билгеле, халкыбыз йорт-җир янына каен агачы утыртырга кушмый, бу агачның ялгыз үсүен дә бик өнәп бетерми. Ә шулай да сәнгать әһелләре каен агачына багышлап шигырьләр яза, аңа көй чыгара. Каен агачын хәтта зифа буйлы кыз сыман дип тә әйтәләр. Ни генә булмасын, бу агач ничек кенә үсмәсен, ул – табигать бизәге.

“Салагыш авылындагы берничә гаиләнең йорт-җире су астында калган. Чөнки җир убылып, бу урынны су баскан. Якынча 1978-1979 нчы еллар иде ул. Нәкъ шундый убылган җирләр, воронкалар ди инде аны халкыбыз, Уразай авылы кырларында да бар. Аларның саны унөчкә җитә. Аның төбендә су, ян-якларында агачлар тишелеп үскән. Берара анда балыклар да тоттылар. Кешеләр әйтүе буенча бу воронкалар кайчандыр бергә тоташырга тиеш. Тирәнлеге дә хәйран. Әгәр дә алар тоташса, белмим ни булыр?” – дип сөйли шул җирлектә агроном булып эшләүче Рифат.

Ирем бәрәңге кырында эшләгәндә бу воронкаларны күргәч тә, миңа телефоннан чылтыратты: “Хатын, монда әллә нинди чокырлар, шулар арасында бәрәңге утыртканнар. Комбайн белән борылган вакытта бераз ялгышрак борылыш ясасаң, белмим ни булыр. Безнең кырларда мондый могҗизалар юк бит ул. Бу урыннарны үз күзең белән күрергә кирәк. Гаҗәп урыннар!” Күз алдыма зур-зур чокырлар килде, бер-беренә күрше булып үскән каеннар бер мизгелгә минем алда барлыкка килгән сыман булды. Минем өчен бераз гаҗәп тә, шунда ук сәер дә. Бу могҗизаларга аптырарга да кирәкмидер, чөнки табигатьне үзебез үк бозабыз бит: төрле газлар чыгарып, пычрак сулар агызабыз. Күп җирдә эзләнү эшләре алып барыла: каядыр тишәләр, кайдадыр шартлаталар.

Ә бер төптә үскән Әгерҗе каеннары һәрвакыт шаулап үссеннәр, халкыбызны сөендереп, шул ук вакытта гаҗәпләндереп, сокландырып ишәйсеннәр!

Халидә Габидуллина,

Арча, Гөберчәк.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика