Буыннар язмышы

— Мөхәммәт абый безнең нәсел кешеләрен әсәрләренә, мәкаләләренә күп кертте. Бигрәк тә әбиебез Камәрне үз итте күршебез. Чөнки Камәр әбиебез күпне күргән кеше, ачы язмыш юлы үткән. Бала-оныкларны үз итеп, һәркайсын тигез күреп яраткан. Шәһәрдән кайткан балаларны сөт-катык белән сыйлаган, кара мунчасын ягып, авылдашларын чакырган. Гомере буе аягың-кулың сызлаусыз булсын дигән сүзләрне ишетеп яшәгән әби ул, – дип әбисен искә алды балачактан бергә уйнап үскән күрше кызы Миңниса.

Чыннан да М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә мондый юллар бар: “Кешеләрдә бердәмлек рухы – шулай ук ата-бабадан килгән матур омтылыш. Моның бик матур үрнәген безнең күрше Камәр түтидә күрергә була иде. Шәһәрдә катык-сөт җитми дип, Камәр түти җәй буе өендә Казандагы, Арчадагы таныш-белешләренең кыска итәкле, яки кыска чалбарлы, озын ботлы җиде-сигез баласын асрый иде… Кара мунча, гади әдәп нормалары, гап-гади мөнәсәбәт, әмма шул мунча белән Камәр түти бөтен бер төбәкне беркетеп тора иде”.

–Авылга кунакка кайткач,Мөхәммәт абый үзенең кара сумкасын тотып безгә еш керә иде. Ул сумкада әтинең тел ачкычын бора торган бер шешә дә була. Ә без, балалар, романга кермибез дип, тизрәк өйдән чыгып качабыз, чөнки Мөхәммәт абыйның авылдашларыннан мәгълүмат җыеп, язып чыгасын белә идек, – дип дәвам итте күршем.

Миңнисаданәбисе Камәр апаһәм әтисе Салих абый турында сораштым, чөнки Мөхәммәт ага Салих абыйны күршесе буларак та, замандашы буларак та якын күргән һәм аннан бик күп мәгълүмат алып, аларны үзенең әсәрләрендә кулланган кеше.

–Мөхәммәт абый әбиебез Камәрне һәм аның кызы Маһирә апаны(әсәрдә ул Саимә булып гәүдәләндерелә), улын, ягъни әтиебезне “Каз канатлары” романына геройлары итеп алды, – дип сөйләде Миңниса. –Камәр әбинең биш баласы булган. Олы улы Бөек Ватан сугышында һәлак була, икенче малае ис тиеп үлеп китә, бер кызы  иртә дөнья куя. Маһирә апа белән әтием Салих кына исән-сау үсәләр. Ире сугыштан кайтып җитә алмый, юлда үлеп кала. Маһирә апа колхозда алдынгы сыер савучы булып эшли. Ул Мәскәү шәһәренә дә бара, төрле күргәзмәләрдә дә катнашкан.Бик күп бүләкләр ала. Мөхәммәт абый әсәрендә: “Сыер савучыларның дәрәҗәсе бик күтәрелеп киткәч, Камәр карчыкның тормышы тагы да ямьләнде. Саимә иң алдынгы савучы булып исәпләнде, ел саен күргәзмәләрдән зур-зур бүләкләр алып кайтып, йортны тутырды. Авылда беренче булып электр самавыры Камәр карчыкның өстәленә менде. Мәскәү күргәзмәсендә Саимәгә күче белән фарфор чынаяклар бүләк иттеләр”, – дип яза. Язучы апабыз тормышының бу чорын ничек бар, шулай тасвирлый. Маһирә апа бик тырыш кыз була. Апабыз Казанка дигән авыл егетенә кияүгә чыга, ләкин гаилә тормышы бозылып, ул әнисе янына кире кайта. Кызы Әлфияне дөньяга тудыргач, Казандагы кирпеч заводына эшкә керә. Торыр урыны булганчы Маһирә апаның кызын минем әти-әни(Салих-Хәнифә) карап үстерә. Ул аларны әти-әни дип үсә. Ә Маһирә апа ялларга гына кайта. Әле дә исемдә, ул безгә һәр сабантуй бәйрәменә яңа күлмәк алып кайта һәм мамыктан, төрле тукымалардан юрган сыра иде.

Әлфиясе дүртенче классны укып бетергәч, апабыз аны үз янына Казанга алып китте. Алар бергә бары алты ел гына яшәп калдылар, чөнки Маһирә апа авырып китеп, кызының урта мәктәпне медальгә тәмамлаячагын да белмичә, үлеп китте. Мөхәммәт абый әсәрендә бу вакыйгаларны үзенчә тасвирлый – герое Саимәгә бөтенләй икенче төрле тормыш бүләк итә. Бу, аңлавымча, язучы фантазиясе. Әсәр өчен алар да кирәктер. Ә Әлфия апа безнең өлкән туганыбыз булып яшәде. Без–аны, ул безне бик яратты. Әти-әни аны зурлап кияүгә бирде. Фәрит җизни белән ике бала үстерделәр. Шәһәрдән кунакка кайткач, төрле эшләрдә булыштылар. Ни кызганыч, апабызның да гомере бик кыска булды – кырык сигез яшендә авырып, бу дөньядан китеп барды. Әти-әниебез өчен бик зур югалту булды ул, чөнки өйләнешеп, җиде ел буе балалары булмаган вакытта, Әлфия апабыз– әти-әни өчен беренче нарасыйлары булып үскән кеше.

ӘтиемСалих гомере буе руль артында булды. М.Мәһдиев “Авыл алга карый” исемле мәкаләсендәменә ничек искә ала аны: “ Күршем Шәймуллин Салих белән урамда сөйләшеп торабыз, мине күргәч, “бензовоз”ын туктатты, әллә никадәр хәбәр сөйләде. Мин аның белән бергә үстем, ул Куйбышев исемендәге колхозга 1956 елда беренче йөк машинасы алып кайткан иде. Шуннан бирле – рульдә”. Әти белән әни безне, өч баланы үстерделәр. Алар бик миһербанлы, игелекле күңелле, кешелекле булып яшәделәр. Әти ике елга бер итек баса иде. Сату өчен эшләмәде, ә бәлки гаиләбез өчен, оныклары өчен баса иде ул итекләрне. Безнең балачак еллары йорт салган вакытка туры килде. Җитмәүчәнлек көчле булгандыр инде, иркен заман түгел бит. Төзелешкә агач әзерләү өчен әти кышын каен агачы кисә, ә без себерке бәйли идек. Унарлап көлтә итеп әзерләп, урманчыга тапшыра идек. Агачы үзеңә кала, ә себеркесе план үтәр өчен тапшырылган дип хәтерлим. Ә җәен тал агачын кисеп, аның кайрысын каезлап, тал кабыгы тапшыра идек. Тал кайрысын үз вакытында каезламасаң, агачына ябыша, шуңа күрә бөтенебез бергә, тиз-тиз эшләргә тырыша идек. Болар барысы да йорт салу өчен эшләнгән эшләр инде.

Әти уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән гаилә башлыгы да булды. Без, балалары, аны җор телле, шаян булганы өчен бик яраттык. Ул гел безне шаяртырга яратты. Берсендә хәтерлим, мәктәпкә килгәч сумкамны парта өстенә куйдым да, китап-дәфтәрләремне алмакчы булдым. Шулвакытта идәнгә “карга борыны” дөбердәп төште. Бөтенесе шаркылдап көлде. Әти шаяртып, кичтән минем сумкага тыгып куйган булган икән. Ә мин шуны мәктәпкә кадәр алып барганмын бит. Дәресләрне әзерләп бетермичә ятсак, ачуланмый, ә табан асларын, колакларны кытыклап, урыннан торгыза иде. Әй, күңелле вакытлар!

Әти безне машинасына утыртып кырга алып бара, урманга алып менә иде. Ул кырда эшләүче транспортларга  бензин яки соляр илтә, ә без урманда калып, алма, шомырт, җиләк җыябыз. Бик күңелле сәфәр була иде ул. Авылыбызның беренче шоферы иде бит ул. Гөберчәк-Арча юлын аның кадәр күп үткән кеше булмагандыр. Безнең якта иң газаплы тау – Кирәмәт тавы бар. Көзге яңгырда, кышкы буранда ул тауның газапларын безнең әтидән кала кем шул кадәр күрде икән… Әтиебез бәхетле булгандыр, чөнки әниебез белән бик яратышып яшәделәр, бервакытта да сүзгә килгәннәрен, ачуланышканнарын хәтерләмим. Хәтта әни безгә дә: “Ирегезне кеше алдында тиргәмәгез, әйтәсе сүзне үзенә генә әйтергә өйрәнегез”, – дия иде. Ә әтиебез тормыш җанлы кеше иде. Йортта төзелеш кирәк булса, иң беренче барлык әйберне хәстәрләп куя, аннан соң гына эшкә тотына иде ул. Хәтта үләр алдыннан хәле булмаса да, тәрәзә йөзлекләре ясап, үзе шуны элеп куйды. Авыргач, больницага салдык. Шуннан да качып кайтты ул. “Ходай биргән гомер миңа җитә”,– диде әтиебез. Ул дөньядан иртә китте, әниебез туксан яшенә кадәр яшәде. Без бәхетле идек. Хәзер инде үзебез әти-әни, әби-бабай булып, оныклар үстерешәбез. Тормыш дәвам итә…

Миңниса әтисенә охшаган ахрысы. Истәлекләре аша мин шуны аңладым: ул хисләрен шигырь юлларына сала икән. Апасы Әлфиягә багышлап бәет язган, аны укыганда күңел тула, күзләр яшьләнә. Туган авылыннан еракта гомер итүе дә сагынычлы шигырь юлларына күчкән.

Шунысы куанычлы,Камәр түтинең нигезе югалмый, чөнки анда улы Салихның малае Гайнулла, килене Ризидә һәм аларның дәвамчылары – кече уллары Дилүс яши. Димәк, нигез бетми, истәлекләр югалмый, тарих саклана.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире, Арча, Гөберчәк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика