Иске Ашыт мәдәният йорты

1937 елда тау башындагы мәчет клуб итеп үзгәртеп салынгач, клубта беренче булып Миңсылу Габдрахманова эшли башлый. Миңсылу яшь булуына карамастан, замана авырлыкларына бирешмичә, чын күңеленнән бирелеп эшли. Бәйрәм кичләрендә концерт, төрле кичәләр, бер пәрдәле сәхнә әсәрләре әзерләп куя. Ул Ашытбашка тормышка чыккач, клубка Назифа Файзуллинаны куялар. Аңа да озак эшләргә туры килми, бәхет эзләп үзбәк якларына чыгып китә ул. Назифа ападан соң клубны Мөхәммәтхан Фәйзрахманов кабул итә. Ул үзенең тальян гармуны белән яшьләрне биетә, җырлата торган булган. Бөек Ватан сугышы башлануга Мөхәммәтханны сугышка алалар. Клуб Байкал авылы кызы Галия кулына кала.

1949 елда клубта Саяра Фәттрахманова эшли башлый һәм 36 ел гомерен мәдәният эшенә багышлый. Авыл кешеләренең рухи дөньясын баету, аларны эшкә илһамландыруда, халык талантларын эзләп, аларны клубка күбрәк тарту – төп бурычы була аның. Ул вакыттагы клуб – аскы бүрәнәләре череп беткән, кыш көннәрендә чыдап булмаслык салкын бина. Тишек-тошыкларына кемдә нинди иске әйбер бар җыеп тутыралар. Ягарга утын юк. Карлы-бозлы арпа, борчак саламнары кайтарып ташлыйлар да шуны ягып җылыталар. “Концерт-спектакльләр өйрәнер алдыннан, көлгә бәрәңге тәгәрәтеп ашый идек тә, аннан өйрәнә башлый идек”, – дип сөйли Саяра апа. Саяра Фәттрахманова клубта эшли башлаганда кайсы аяксыз, кайсы терәксез 7 урындык була. Концерт-спектакльләр куйганда утын бүкәннәре алып кереп шуңа такталар сузып утыра торган булганнар. Тәрәзәләр яртылаш салам белән капланган. Клубтагы 3-4 керосин лампасының саны соңрак 17 гә җитә.

Сугыштан соң азрак клуб колхоз ярдәмен тоя башлый. Тәрәзәләрдәге саламнар алынып, икенче кат тәрәзәләр куела, тамашачы өчен озын эскәмияләр ясала. Клубта бернинди дә музыка уен кораллары булмаган. Концерт-спектакльләр куеп азрак акча эшли башлагач, 7 телле гармун сатып алалар. Ул гармунда да уйнаучы булмаган. Саяра апа үзе ике көй өйрәнеп, яшьләрне биетә торган булган.

1950 елда клубны сүтеп, иске бүрәнәләрен алыштырып, яңадан салалар. Яңа төзекләндерелгән клубка күчкәч, бер хромка гармуны алалар. Яшьләр дә, өлкәннәр дә концерт-спектакльләргә бик теләп катнаша. Г.Камалның “Банкрот’’, К.Тннчуринның “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Американ”, М.Фәйзинең “Галиябану”, “Асылъяр” әсәрләрен өйрәнеп куялар һәм 6-7 атка төялеп күрше-тирә авылларга йөриләр. “Барганда барыбыз да атка төялеп барабыз, кайтканда беренче атта китапханә мөдире Рәшидә Сәйфетдинова, иң соңгысында үзем кайта идем. Барлык яшьләр дә вечер уйнарга калып бетәләр, атларны үзебе алып кайтып, атлар торагына илтеп туара идек”, – дип сөйли Саяра апа. Билет бәяләре 20 тиен генә була. Аннан әкренләп 30, 40, 50 тиенгә күтәрелә.

1984 елда Саяра апа лаеклы ялга киткәч аның эшен улы Фердинанд Фәтхи дәвам итә. Фердинанд Фәтхи эшләгән дәвердә мәдәният йортында бик күп концерт-спектакльләр, ШТМ, төрле кызыклы, мавыктыргыч ял кичәләре үткәрелә. 1987 елда мәдәният йорты каршында эшләп килгән драма коллективы С.Шәкүровның “Сине ташлап китә алмыйм” спектаклен сәхнәләштереп халык театры исемен ала.

1988 елда яңа мәдәният йорты ачыла. 1988-1991 елларда директор вазыйфасын Фәргат Гарифзянов, 1991-1995 елларда Гөлназ Гарифзянова башкара.

1995 елдан хәзерге көнгәчә җитәкче – Гөлсинә Халикова, сәнгать җитәкчесе булып 1974 елдан Зөлфия Фатхуллина, халык театры режиссёры булып 1997 елдан Илшат Заһидуллин эшли.

Гөлсинә Халикова

Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика