Завод чишмәсе

,

Завод чишмәсе (Күл чишмәсе) – Иске Масра авылы үзәгендәге иң мул сулы чишмә.Тарлау елгысының текә ярыннан юл ярган. Бу чишмәне узган гасырның 50 нче елларында сөт заводы өчен юан торба белән авылга китергәннәр.Ул сөт суыту бассейнына су тутыру хезмәтен үтәгән. Соңыннан, завод Арчага күчерелгәч, әлеге бассейн тирәнәйтелгән, киңәйтелгән һәм чишмә суыннан күл барлыкка китергән. Инде […]

>>

Илфар чишмәсе

,

Илфар чишмәсе – Иске Масра авылының 1 нче май урамында яшәүче Илфар Нәбиуллин һәм Мәүлит Исламов ясаган чишмә. Фермага баручы чишмә суы торбасын тишеп, үзләре янында чишмә булдырды алар. Аның янына күле дә бар. Анда казлар коена, үрдәкләр йөзә; язын шомырт агачлары тирә-юньне тагын да ямьләндереп, ап-ак чәчәккә күмелә. Гөлия Гыйбадуллина

>>

Мәликә чишмәсе

,

Мәликә чишмәсе –Иске Масрада тау астыннан агып чыгып, сөзәк ярдан улак аша агып төшә. Әлеге чишмәнең “тууы” шул исемдәге әби белән бәйле икән. Өе инеш буенда урнашкан Мәликә әби Нотфуллина әлеге чишмәне карап, тәрбияләп торган. Инештә ташу вакытында бу чишмә күмелә һәм ләм белән каплана. Әби үзе хәзер исән булмаса да, шул тирәдә яшәүчеләр бу […]

>>

Муллахмәт чишмәсе

,

Муллахмәт чишмәсе – Иске Масрада Тарлау елгадан бәреп чыккан суны, торба белән колхоз фермасына китергәннәр. Ничек кенә әле: авылның буеннан буена сузып. Еллар үтеп, коелар казый башлагач,әлеге суның фермага кирәге калмый.Зират очындагылар моннан үзләренчә файдаланалар: торбаны өзеп, чишмә ясыйлар. Бу эшнең идеясен Муллахмәт абый Нәгыймов тәкъдим итә һәм башлап та йөри. Шушы мәсьәләгә бәйле рәвештә […]

>>

Радик чишмәсе

,

Радик чишмәсе – Тарлау елганың мул сулы ярыннан Иске Масрада яшәүче Радик абый Фәизов та үзенчә файдаланды: торба сузып, үз яннарында чишмә булдырды.  Йортлары яныннан гына акрын гына агучы бу чишмәне авыл халкы аның исеме белән атый. Суыннан берничә гаилә файдалана. Гөлия Гыйбадуллина

>>

Тәрәзә артында

,

Тәрәзә артында – шигырь 1960 елның сентябрь аенда әдипнең туган авылы Гөберчәктә язылган. Әсәр әдип вафатыннан соң биш ел узгач Марат Хәбибуллинның кереш мәкаләсе белән «Арча хәбәрләре» газетасында беренче мәртәбә басыла. Шигырьдә лирик геройның хис-кичерешләре табигать күренешләре – көзге җил үксерүе, вак соры яңгыр сибәләве, усал җил образлары ярдәмендә тасвирлана. Аерылышу, ялгызлык хәсрәте миләшнең яфраклары […]

>>

Упыйк чишмәсе

,

Упыйк чишмәсе – Иске Масрада үзенчәлекле бер гаилә бар: беркем белән аралашмыйлар, авыл кибетенән файдаланмыйлар, сайлауларга да йөрмиләр, аларның хәтта чишмәләре дә үзләренеке генә. Бу гаиләнең башлыгы – Рәфыйк Исмәгыйлев. Тарлау елганың бер урынын чистартып, үзләренә чишмә чыгарды ул, улак куйды. Кышын да, җәен дә суны шуннан гына алар гаиләсе, ул чишмәдән башка берәү дә […]

>>

Югары оч чишмәсе

,

Югары оч чишмәсе – исеменнән аңлашылганча, бу чишмә Иске Масра авылының иң югары очында челтерәп ага. Аны Тарлау елгасының Югары Масра очыннан югары очта яшәүче Юрис абый Газизов авылга китергән. Күрер күзгә бик ямьле булмаган, нәзек кенә торбадан агучы бу чишмәнең суын ике гаилә генә кулланса да, авылның яме булып ага да ага ул. Гөлия […]

>>

Әзәк авылы клубы

,

Әзәк авылы клубы Хурамша бай нигезенә салынган. Клуб мөдире – Хәтимә Сабирова. Клубның бер башында кино күрсәтә торган будка булган. Анда Үрнәк бистәсеннән Илдус Шәймуллин килеп, 5 тиенгә кино куйган. Сугыш вакытында клубы мөдире булып Хәтимә Сабирова эшли. Клуб мөдире кышкы төннәрдә, ай яктысында колхозчылар белән бергә кулына чабагач тотып ашлык суккан. Авылдашларына фронттагы хәлләрне […]

>>

Байкал авылы клубы

,

Байкалның ике урамында да мәчет була. 1933 елны мәчет манараларын кисеп төшерәләр һәм мәктәп итеп үзгәртәләр. Ә 1940 елны мәктәпләрне берләштерәләр һәм бер бинаны клуб итеп үзгәртәләр. 1975 елга кадәр клуб колхоз, аннары авыл советы карамагына күчерелә. 1980 елларда капиталь ремонт ясала, түбәсен яңадан ябалар, веранда һәм утын лапасы эшләнә. Байкал клубында эшләүчеләр еш алышынып […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика