Казанда Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алдылар

Кичә, 15 нче декабрь көнне Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә якташыбыз Гариф Ахуновның тормыш иптәше, язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудова-Ахунованың тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Чарада язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, “Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов, кызы Наилә Ахунова, аның ире Борис Вайнер һәм якын дуслары чыгыш ясады.

«Әй, татарлар!»

Кичә Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе булды. Чарада Арча якташлык җәмгыяте президенты Фәнис Мөсәгыйтов һәм Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Безнең видео һәм фоторепортаж:



Арчада Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алдылар

Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә якташыбыз Гариф Ахуновның хатыны, язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Ахуновлар гаиләсе турында күргәзмә оештырды. Ш.Гарипов гимназия укучыларын бер гаиләдән чыккан биш язучы — Гариф Ахунов, Шәһидә Максудова, Наилә Ахунова, Борис Вайнер һәм Рәшит Ахуновларның иҗаты белән таныштырды.

Илдар Хаҗины искә алу

Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, режиссер, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Хаҗиев Илдар Мөбәрәк улының тууына 70 ел тулу уңаеннан «Бир кулыңны, туганым!» дип исемләнгән искә алу кичәсе булды. Әлеге чарага Илдар Хаҗиның Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Гөлназ да кайтып, әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Казан арты» музее хезмәткәрләре мәдәният эшлеклесенең шәхси әберләре, фоторәсемнәре һәм афишаларыннан торган бай күргәзмә оештырды, укучыларга әлеге мөхтәрәм шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.

Рифат Җамалның иҗат кичәсе

Кичә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалның (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 65 яшьлек туган көне уңаеннан иҗат кичәсе узды. Кичәдә арчалылар да катнашты.


Фәрит Минхәеровның иҗат кичәсе

«Без бит — Арча яклары»

Бүген музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә «Без бит — Арча яклары» исемле җыентыкны язучыларның хатыннарына һәм туганнарына тапшыру кичәсе булды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты.

Яңа китап

Бүген Арча шәһәрендә Арча төбәге әдипләренең иҗаты тупланган 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары өчен төзелгән “Без бит – Арча яклары” исемле дәреслек-хрестоматияне тәкъдир итү кичәсе булды. Чарада район хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, районнан чыккан язучылар, журналистлар катнашты.

Яңасалада

Арча районы Яңасала авылындагы мәктәптә күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировка истәлек тактасы ачылды

Римма Надершинаның китабын тәкъдир итү

22 апрель  көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда Римма Надершинаның “Береза белая-подруга верная” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Римма ханым 19 елдан артык “Арча хәбәрләре” газетасында баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары вазифасында хезмәт куя. Аның мәкаләләре “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталары, “Идел”, “Татарстан” журналлары аркылы укучыларга таныш.

Кичәдә Римма Надершинаның хезмәттәшләре, якыннары, иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр катнашты.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика