Сабантуй — чал тарихлы милли бәйрәмебез

Милли бәйрәмебез — Сабантуеның күңелле мизгелләре.

Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә — 1100 ел

Бүген мөнәҗәтләр әйтү бәйгесендә татар дини әдәбиятына һәм язма мәдәниятебезгә багышланган күргәзмә белән катнаштык. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Заманында әлеге китапларны безнең әби-бабаларыбыз бик яратып укыган.

19 май – Пионерия туган көн

Йөз ел элек, 1922 елның 19 маенда, СССРда пионерлар оешмасы төзелә. Төрле елларда аның тәрбияләнүчеләре белемсезлеккә каршы көрәшергә булыштылар, госпитальләрдә кизү тордылар, фронтовикларның гаиләләренә булыштылар, өмәләрдә һәм массакүләм чараларда катнаштылар. Шул уңайдан Арчаның мәдәният йортында уздырылган чарада бездә катнаштык һәм үзебезнең күргәзмәбезне тәкъдим иттек.

21 апрель-Җирле үзидарә органнары  хезмәткәрләре көне

21 апрель-Җирле үзидарә органнары  хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча мәдәният йортында күргәзмә һәм фондтагы тарихи альбомнар тәкъдим ителде.

Җиһан безне берләштерә

11 нче апрельдән бирле музеебызның күргәзмәләр залында «Җиһан безне берләштерә» дип исемләнгән күргзәмә эшләп килә.  Арча районы укучылары күргәзмә белән һәрдаим таныша.

12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

12 апрель- Космонавтика көне, кешелек тарихыда истәлекле дата. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.
Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда , Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында, космос темасына багышланган , космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган “12 апрель – космонавтика көне” исемле күргәзмә оештырылды.
Арча спорт мәктәбендә “Космонавтика көне” уңаеннан оештырылган “Җиһангирлар бәйгесе”күңелле стартлар башланыр алдыннан да “12 апрель – космонавтика көне” исемле күчмә күргәзмә тәкъдим ителде.

Яз һәм космос янәшә

«Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
Күк һәм галәм, Кояш һәм йолдызлар элекке кешеләрне меңнәрчә еллар дәвамында кызыктыра килгән.
Моннан 61 ел элек 12 апрельдә космонавт Юрий Гагарин космоска юл ача. Планетаның беренче космонавты легендар “Восток-1” космик корабле Бойконурда иртәнге сәгать 9 тулып 7 минутта кузгалып китә һәм 108 минут дәвамында тарихи очыш ясый.
Ә нәкъ 60 ел элек, 1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы президиумының “Космонавтика көне” турында указы имзалана.
Яз һәм космос янәшә. Әлеге тарихи вакыйгалар уңаеннан “12 апрель – космонавтика көне” исемле күргәзмә оештырылды.
Әлеге күргәзмә ачылышында Казан милли тикшеренү университет профессоры, техник фәннәр докторы Саттаров Альберт Габделбәрович; Әлеге күргәзмәнең авторы, җиһан, космос турында күп кенә язмалар, китаплар авторы, заманында республикадагы данлыклы “Сәләт” лагерена нигез салучыларның берсе, Җиһангирлар инициатив төркеменең җитәчесе Хәлил Шәйхнур улы Гайнетдинов; Легендар шәхес, спорт остасы, космостан төшкәннән соң Гагаринны каршы алуда катнашкан якташыбыз Данил Сәләхетдинов; Татарстанның атказанган укытучысы Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы да катнашты.

Һәр чорның үз сәгате

«Әлифба» музеенда «Һәр чорның үз сәгате» дигән күргәзмә ачылды. 2022 ел Россиядә «Мәдәни мирас елы» дип игълан ителде. Сәгатьләр — безнең мәдәниятебезнең бер өлеше. Сәгатьләр тарихы меңнәрчә елны үз эченә ала. Кешеләр вакытны билгеләү өчен нинди генә җайланмалар уйлап тапмаганнар. Кояш сәгате, җил сәгате, су сәгате, ком сәгате, механик сәгатьләр, хәтта атом сәгате бар.

 

Туган телем — иркә гөлем

21 нче февраль-һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне.

Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе-беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

Бүгенге кичәбез дә-туган телебезгә багышланды. Укучылар белән «Туган телем — иркә гөлем» исемле кичәдә якташ язучыларыбызның туган тел турында шигырьләре тыңланды, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде. Кичәбез сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Күргәзмә үзәгендә — Рифат Җамал

Кәрим Тинчурин театрында якташ әдипләребез иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең үзәгендә Татарстан Язучылар берлеге һәм идарәсе әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Рифат Җамал иде.

Прочитать остальную часть записи »

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика