Урта Курсада Госман Бакировны искә алдылар

Урта Курса авылы мәдәният йортында фронтовик язучы, укытучы Госман Бакировны искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада хезмәттәшебез Шәфигулла Гарипов һәм Гөлүсә Хаҗиева да күргәзмә белән катнашты.

Театр яктылыкка, нурга илтә…

Баш исәк тә даһи җанның

сәнгатьтәге көченә,

тик ул да каршы тора алмый

сәхнә әйләнешенә.

…Күренешләрне алыштырып,

әйләнеп кереп китә.

Гомерләрне, бәгырьләрне

кискәләп, телеп китә.

Менә шушы әйләнештә

кемнеңдер соңгы роле.

Соңгы алкышлануы,

иң соңгы алган гөле.

Кемдер Зөһрә, кемдер Таһир,

кем әле Хәлил бүген.

Пенсиядәге карт артистның

үз хәле хәлдер бүген…

Әйләнә сәхнә, әйләнә,

сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар,

Режиссерлар, геройлар…

Сибелә…Әйләнә сәхнә.

Булмый шул каршы торып.

Изге җиргә була икән

табынып тик, баш орып.

Тоела кайчак, сәхнә ул

агачтан түгелдер күк.

Күз яше белән юылган

көзгедер, күңелдер күк.

Анда иңләп йөрүчеләр

Илаһи затлар кебек.

Алар гаҗәеп якын да

Һәм бераз ят та кебек.

…Әйләнә сәхнә, әйләнә,

шуышып кереп китә.

Гомерләрне, бәгырьләрне

Кискәләп, телеп китә.

 

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның “Әйләнә сәхнә, әйләнә…” шигыре 27 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара театр көне уңаеннан бик урынлы яңгырый.

 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының  иҗат юлы Арча белән бәйле. 1938 елның 1 октябрендә ТАССР Халык комиссарлары Советының сәнгать буенча идарәсе карары белән Татар дәүләт академия театрының колхоз-совхоз филиалы мөстәкыйль 6 номерлы колхоз-совхоз театрына үзгәртелә. Бу театрның үзәге итеп Балтач авылы билгеләнә. Театр Балтач, Кызыл Юл, Әтнә, Дөбъяз, Яшел Үзән, Биектау, Арча, Кукмара, Норлат һәм Кайбыч районнарына хезмәт итәргә тиеш була. Художество җитәкчесе һәм директоры итеп Әсхәт Мәҗитов билгеләнә.

Ләкин бер елдан аз гына артык вакыт узгач, 1939 елның 14 декабрендә яңа приказ чыга: «6 номерлы колхоз-совхоз театрын, хезмәт күрсәтү радиусыннан читтә булу сәбәпле, Арча шәһәренә күчерергә”. Шулай итеп театр 1940 елның 1 январеннан Арчада урнашып эшли башлый.

Театр бу елларда Мөхәммәт Әблиевнең “Шәмсекамәр”, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Риза Ишморатның “Гөлзада”, “Кайту”, Таҗи Гыйззәтнең “Серле казна” һәм башка спектакльләрен куя.

Риза Ишморатның “Кайту” драмасында Вера Минкина Мәхмүзә, Галиәсгар Камалнаң бертуган сеңлесе Зәйнәп Камалова гади колхозчы персонажларын башкаралар. 1940-42 елдан театрда Галиәсгар Камалның улы Фәикъ Камал уйный, ул язучылык хезмәте белән дә шөгыльләнгән. Фәикъ 1942 елда фронтка китә һәм сугыш кырында һәлак булып кала.Театрда, Арчада торып эшләгән елларда, булачак драматург Сәет Шәкүров, Сафия Хөснетдинова, Хан Исмагилов, Зәйтүнә Халиуллина, Габдрахман Салимов, Зәкия Туишева, Мәхмүт Якупов, Асия Әхмәтҗанова, Тайфур һәм Җиһан Кигубаевлар, Галия Фахретдинова һәм башкалар уйныйлар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, театрның хәле начарая. Күпчелек артистлар фронтка китә. Ирләрдән әйдәп баручы берничә артист кына кала: Газиз Гиматов, Хан Исмагилов һәм театр җитәкчесе Әсхәт Мәҗитов. Бөтен авырлык хатын-кыз артистлар җилкәсенә төшә. Труппа өчен база булмау, артистлар өчен квартирларның һәм гастрольләрдә йөрү өчен транспортның булмавы эшне катлауландыра. Актёрларга парикмахер да, гримёр да, бутафор да, грузчик та һәм сәхнә эшчесе дә булып эшләргә туры килә. Иң мөһиме һәр көнне кайсыдыр авылда спектакль куясы була. Яңа спектакльне өйрәнергә дә 5 көн генә вакыт бирелә. Авылларга барып җитү үзе бер проблема булган: җәйге эсседә, көзге һәм язгы пычракта, кышкы салкында һәм буранда, арба һәм чанада – уннарча чакрымнарны һәр көн үтәргә кирәк була. Күп очракта бөтен театр реквизитын  җилкәгә салып җәяүләп атларга туры килгән. Авыл клубларында шулай ук җитешсезлек: салкын, кысынкы, караңгы, грим салырга һәм киенергә урын булмый. Архив материалларында театр директоры Әсхәт Мәҗитовның шундый язмасы сакланган: “Иске Йорт авылы клубының сәхнә тәрәзәсен алып, шуннан йөрдек…”

Шундый начар шартларда да театр коллективы эшен дәвам итә. Авылга барып җиткәч, өйләргә урнаштыргач, артистлар үзләрен кеше дип сизә башлыйлар. Колхозчылар артистларны кадерле кунак шикелле кабул итәләр: аларны җылытып, мунча ягып, өйдәге соңгы әйберләрне чыгарып кунак итәләр, спектакльдән соң өстәл артында озаклап

дөнья хәлләре, тормыш һәм эшләр турында сөйләшеп утыралар. Тамашачы тарафыннан спектакльләрнең җылы кабул ителүе артистларга рухи азык биргән, аларның күңелләрен күтәргән. Алар авыл кешеләренең шатлыклары һәм кайгылары, аларның уй-фикерләре һәм өметләре белән яшәгәннәр һәм аларны сәхнәгә күчергәннәр.

Сугыш чорында һәр спектакль фронттан хәбәрләр белән башланган. Артистлар агитатор һәм политинформатор хезмәтен дә башкарганнар. Спектакльләрдән соң үзеннән — үзе митинг һәм җыелышлыр барлыкка килгәннәр.

1943 елда театрга Арчадан китәргә туры килә, бу юлы ул Буага күчерелә. Ә инде 1944 елның октябрендә театр Казанга кайта һәм ул озак еллар Татар дәүләт республика Күчмә театры дип йөртелә.

1963 елда Арча районы мәдәният йортында “Җидегән чишмә” театры оеша. 1963-1965 елларда коллективны Сәет Шәрәфиев җитәкләгән. Үзе артист та, үзе режиссер да булган. Үзе ясаган гармуннар белән сәхнәләрдә чыгыш ясап йөргән. Абдулла Вәлиев хатыны Зәйнәп белән спектакльләрдә катнашкан. Сәхнә тормышы гел шома гына бармый, әлбәттә. Арча театрының да торгынлык халәте кичергән чаклары була. Бер-бер артлы режиссерлар алышына. 1985 елда бу эшкә җиң сызганып, ул вакытта Арча радиосында эшләгән, хәзер “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов керешә. Башта район газетасына белдерү биреп, коллектив туплый. Беренче итеп Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” пьсасын сайлап сәхнәләштерәләр.

“Белдерү буенча 30дан артык кеше җыелды. Берсен дә кире борып җибәрәсе килмәгәнгә, бер рольгә икешәр кеше өйрәттек. Берсе бер авылда, икенчесе икенче авылда уйный иде. Ул елларда Юныс Әминовның “Язылмаган законнар”ын, Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт”ен һәм башка пьесаларны сәхнәләштердек, смотрларда катнашып, җиңүләр яуладык”,- дип искә ала шул көннән башлап бүгенге көнгә кадәр сәхнәдән төшмәгән, Илфат киткәннән соң режиссер буларак үзе дә берничә спектакльне сәхнәгә куйган, республика, Бөтенсоюз смотрлары лауреаты Харис Сафин.

“ Ә халык театры исемен коллектив Нурия Фәхриева җитәкләгән чорда ала. Коллектив гел үсештә. Ике тапкыр Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә халык күңелен яулавы, “Идел — Йорт” халык театрлары фестивалендә 118 коллектив арасында икенче урынга лаек булуы – режиссер булып эшләгән Рафис Сәләхетдиновның чын күңелдән тырышып йөрүе нәтиҗәсе,”- дип язды “Ватаным Татарстан” газетасы.. Үз эшләреннән арып кайтканнан соң, күп еллар буе шушы труппадан аерылмаган артистларга сокланырга гына кала. Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Гөлсинә Зәкиева, Резидә Гарифуллина һәм башкаларны сәхнәне ярату берләштерә, сәнгатькә булган мәхәббәт аларга җан азыгы бирә.

Коллектив 2014 елда Туфан Миңнуллинның 33 ел буе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән төшмәгән “Әлдермештән Әлмәндәр”ен сәхнәләштерде.Сагындарган икән ул әлеге спектакль. Шуңадыр, Казандагы театр залы тулы тамашачы булуы артистларны да куандырды. Хәтта Галиәсгар Камал исемендәге театрның бер төркем артистлары да аларның уенын күрергә килгән.

“Әлмәндәр сәхнәгә чыгуга, тамашачы хәтерендә күренекле артист Шәүкәт Биктимеров яңарды. Бу рольне уйнаган Харис Сафинның килеш-килбәте дә, сөйләшүләре дә нәкъ Әлмәндәр бабайга туры килә.Үзенең дә озак еллар сәхнәдә уйнаганлыгы сизелеп тора. Кыскасы, коеп куйган Әлмәндәр карт.Әгәр Шәүкәт абый исән булып бу спектакльне караса, Харис Сафинга, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Элек Әлмәндәр карт авызыннан ишетелмәгән “Бисмилла”, “Алла сакласын” дигән сүзләрне кулланып сөйләшү әсәрне режиссерның бүгенге көнгә яраклаштыруын сиздерә. Әллә ни зур булмаган Евстәгнәй карт образын гәүдәләндергән Илдус Хәбибуллин шул аралыкта да үзенең талантын күрсәтергә өлгерде.Әҗәл ролендәге Фуат Фәрхуллин, Гөлфирәне уйнаган Миләүшә Һадиева, егет ролендәге Марат Хәйруллин һәм малай образындагы тугыз яшьлек Мөнир Мәрдәновны тамашачы җылы кабул итте.Гомүмән, әлеге спектакльне теләсә кая алып барып күрсәтергә мөмкин. Бу – режиссерның зур иҗат иҗат җимеше,” – дип язды “Шәһри Казан” газетасы арчаларның бу спектаклен караганнан соң. “Җидегән чишмә” халык театры бүгенге көндә дә халык мәхәббәтен яулап уңышлы эшләп килә, берсеннән-берсе яратып карала торган спектакльләрне сәхнәләштереп зур уңышлар яулый.

Габдулла Тукайның ХХ гасыр башында әйткән театр турындагы: ”Театр – яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә”,– дигән ялкынлы сүзләре әле дә көчендә һәм ул театр сәнгатенең девизы булып тора. Театр 250 ел элек оешкан. Нинди генә дәүләтләр барлыкка килмәде бу вакыт эчендә, ниндиләре генә җимерелеп бетмәде, ә театр яши. Ул – мәңгелек.

 

Илдар Юзеевның “Сәхнә” шигыре  театр сәнгатен яратучыларның фикерләрен әйтеп бирә кебек.

 

Тормыш серләренә төшенәсең,

Узганыңны искә төшерәсең,

Үз хисләрең кебек кичерәсең,

Бөтен гүзәллеккә күченәсең.

Сәхнәдә, сәхнәдә

Җаның матурлана, сафлана.

 Хыял дулкынына күмеләсең,

Бәхет йолдызына үреләсең,

Үзең йолдыз булып күренәсең,

Җиргә төшкәч кенә сүреләсең.

Сәхнәдә, сәхнәдә

Җаның матурлана, сафлана.

Гүзәл мизгелләргә табынасың,

Тормыш ваклыгыннан арынасың,

Янар яшьлегеңне сагынасың.

Сәхнәдә, сәхнәдә

Җаның матурлана, сафлана.

Кызык хәлләр күреп елмаясың,

Үз-үзеңне күреп ояласың,

Гамьсез яшәвеңнән уянасың,

Мин кем эле диеп уйланасың.

Сәхнәдә, сәхнәдә

Җаның матурлана, сафлана.

 

 

“Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Каникулы продолжаются…

Ученики 7 А класса (АСОШ № 2, руководитель Ибатуллина Ильфира Даниловна) побывали в гостях в музее «Казан арты», где ознакомились с экспозицией и выставками.


Твои защитники

17 марта 2021 года в рамках реализации проекта «Детство,окровавленное войной», сотрудники музея «Казан арты» совместно с Арским детским садом № 5 провели беседу на тему «Твои защитники»

Күргәзмә янында

 

16 март көнне Арча шәһәренең 2 нче мәктәбендә, Арчаның тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы аша үтеп үзәктәге Зур урамга күтәрелү юлын төзекләндерү, халык өчен уңайлыклар тудыру буенча фикер алышу оештырылды. Анда килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музее  хезмәткәрләре оештырган “Милли проектлар” күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар.

Шәфигулла Гарипов

Сугыш урлаган балачак

“Казан арты”тарих –этнография музеенда сугыш чоры балалары, тыл ветераннары белән очрашып, әңгәмәләр үткәреп, истәлекләрне барлауны оештырып җибәрдек. Сугыш афәтен, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган сугыш чоры балалары, тыл ветераннары сафы көннән көн сирәгәя бара. Шулар белән очрашып, авыр еллар турындагы мәгълүмат туплау безнең өчен дә, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле булыр. Шул уңайдан музеебызда зур хөрмәткә лаек, авыр тормыш күргән сугыш чоры балалары, тыл ветераннарына багышланган « Сугыш урлаган балачак»  дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.

Фотокүргәзмәдә Арча районындагы сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының фотосурәтләре урын алды. Күргәзмәне ачуда Фәтхуллина Рая Ахун кызы, Әминова Раузалина Фатыйх кызы, Рәхимова Әлфия Зыятдин кызы, Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Алсу Фирдәүс кызы  Мөхәмәтова,  Арча мәдәният бүлеге идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улы, Арча район  советы депутатлары булган хатын-кызлар, музей хезмәткәрләре катнашты. Күргәзмә ачу тантанасында сугыш чорында күрелгән авырлыклар, хатирәләр яңартылды, Арча сәнгать мәктәбе укучыларының матур җырлары кичәбезгә ямь өстәде.

Сугыш чоры балалары-авыр тормыш, ачлык, ятимлек ачысын татып үскән балалар. Зур михнәтләр күреп тә, үзләрендә яшәүгә, тормыш итәргә зур көч табучылар алар. Күңелләренә шушы сугышның авырлыклары мәңгегә сеңеп калган. Бернигә дә карамастан, аларның күңелендә яшәү дәрте сүнмәгән. Бүгенге көнгә шөкер итеп, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып Арча шәһәрендә яши бирәләр. Арча халкын сөендереп, сау-сәламәт булып  озак яшәргә язсын Сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез!

 

 

Күргәзмә эшли

“Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “И, газиз туган телем” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда якташ язучыларыбызның һәм тел галимнәренең туган тел турындагы фикерләре белән якыннан танышырга мөмкин.

Анда язучы Гөлчәчәк Галиеваның: “Бала туган көненнән башлап, башка телләр белән чүпләнмәгән саф ана телендә ягымлы итеп сөйләшүне ишетеп үскәндә генә, шул моң тулы телебез аркылы милләтебезнең тырыш, акыл иясе булуына инанып формалаша. Ана булырга җыенган һәр хатын-кыз баласын хәтта карынында вакытта ук йомшак кына үз телендә назласа, туачак җанның теле ачылуын тизләтергә мөмкин”, – дигән фикере белән танышып була. Ә инде күренекле журналист, язучы Риман Гыйлемхановның:  “Башка  халыкта ничектер, туган телгә без кадерләп “ана теле” дибез. Димәк, туган телне санга сукмау ул ”Ана” дигән изге затка кадер-хөрмәт бетү булып чыга”,– дигән фикере һәркемне уйланырга мәҗбүр итәр.

Башка күренекле шәхесләребезнең туган телебезгә карата уйларын белергә теләүчеләр күргәзмә белән ныклап таныша алалар.

Шәфигулла Гарипов

 

 

Фотоларда Арча тарихы

16 февральдә Арча мәдәният йортында Арча муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Анда район советы депутатлары, район  администрациясе һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре,  ТРның  Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Президент аппараты хезмәткәрләре катнашты. Килгән кунаклар һәм утырышта  катнашучылар  “Казан арты”  тарих-этнография музее оештырган “Фотоларда  Арча  тарихы” дип исемләнгән күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

Күргәзмә янында

11 февраль көнне Арча мәдәният йортында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан күргәзмә куелды. Аны Арча муниципаль районы мәдәният учреждениләренең 2020 ел өчен хисап җыелышанда катнашучылар зур кызыксыну белән карадылар. Мәдәният хезмәткәрләре һәм районыбызның төрле милләт вәкилләреннән торган ансамбльләр Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар белән якыннан таныштылар.

Истәлекле вакыйга

25 нче гынвар конне Мәдәният йортында Арча районында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”ның тантаналы ачылышы булды. Шул уңайдан күчмә күргәзмә оештырдык. Һәм шулай ук ТАССРга – 100 ел флагы музей фондына тапшырылды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика