Тукайны Коҗамакты белән нәрсә бәйли?

Пермь өлкәсе Барда авылында җамигъ мәчетнең имам-хатибы, Тукайның бишенче буын туганы Рафикъ хәзрәт Акманаев белән очраштык. Ул безгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Барда тамырлары турында сөйләде. Мәгълүм ки, шагыйрьнең бабасы Зиннәтулла хәзрәт Барда авылында туган. Бу Зиннәтулланың «Туган илем Коҗамакты карьяседер (авылыдыр), Пермь табгы (төбәге), Уса мосафадыр (өязедер)» дигән шигъри юллары һәм архив документлары белән дәлилләнгән. Рафикъ хәзрәт исә үзенең китабында: «Иң зур теләгебез — Барда белән Арча, Татарстан арасында дуслык, туганлык күпере тагын да ныгысын, һәрчак иҗат, илһам чыганагы булып торсын», — дип яза.

Кем ул Зиннәтулла хәзрәт?

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 48 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем биргән Фәрхәт ага Зыятов Габдулла Тукай һәм Өчиле авылы турында тукайчылар игътибарыннан читтә калып килгән кайбер фактлар турында сөйләде

Айрат Зыятовның шигырен әтисе Фәрхәт Зыятов укый

Әгъзәм Фәйзрахманов: «Мин авылда югары белем алган беренче кеше»

Якташыбыз, Иске Йорт авылында туып-үскән журналист Әгъзәм ага Фәйзрахманов белән очраштык. Аның яшьлек еллары турында кайбер истәлекләре:

«Укучыларны тәрбияләр өчен мәктәп, гаилә генә җитми, музейларга да йөртергә кирәк»

Әхтәм Зарипов: «Тукай — чиксезлек…»

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Әхтәм Зарипов белән очрашып, Арчада төшерелгән «Каргышлы балачак» фильмы турында сөйләштек. Әлеге фильмны төшерү тарихы ничек? Фильмны төшергәндә арчалылар ничек катнашты, аларның Тукайга, артистларга мөнәсәбәте ничек булды?  Тукай образ буларак фильмда тулысынча ачылганмы? Бу һәм башкалар хакында шагыйрь турында берничә фильм төшергән атаклы режиссёрның кайбер истәлекләре:

Гөлзада Сафиуллина: «Гимн безне бөек эшләргә рухландыра»

Арча гимнының язылу тарихы ничек? Ул кемнәр катнашында язылган? Гомумән, авыл, районнарга гимн кирәкме? Бу һәм башкалар хакында якташыбыз, Шекә авылы кызы, җырчы Гөлзада ханым Сафиуллина сөйләде.

Ике сугышта да бер үк шәһәрне азат итүдә катнашкан Госман Бакиров турында

Балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе, якташыбыз Госман Фәтхулла улы Бакиров 1915-1918 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында, 1942-1945 елларда Икенче Бөтендөнья сугышында катнаша. Аңа ике сугышта да бер үк шәһәрне — Тернопольне азат итүдә катнашырга туры килә. Рөстәм Бакиров сөйли:

 

«Гариф абыйда никадәр кеше сөючәнлек булган икән…»

Ринат Фазлыйәхмәтов Гариф Ахунов турындагы истәлекләрен сөйли:

«Госман абый Курсаны бик сагына, бик ярата иде…»

Шагыйрь, хезмәт ветераны Рөстәм Бакиров агасы Госман Бакиров турында истәлекләрен сөйли

Зиннәтов Миңнехан: «Элек Арчага кояш чыккач һәм баеганчы гына керткәннәр»

Мәрзия Фәйзуллина музеебызда

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика