Бәширова (Мәһдиева) Лилия Гомәр кызы

,

Бәширова (Мәһдиева) Лилия Гомәр кызы (17.08.1934 – 14.07.2017) Казан шәһәрендә Гомәр һәм Кәримә Бәшировләр гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Иске Татар бистәсенең Ак ком асты урамында үтә. Казанның 80 нче татар телле урта мәктәбен тәмамлый. 1952-1957 елларда КДУның биология-туфрак белеме факультетында белем ала. 1957 елда, дипломны яклаганнан соң, юллама буенча Тәкәнеш авылы (хәзерге Мамадыш районы) мәктәбенә […]

>>

Бер листовканың тарихы

,

Бер листовканың тарихы – мәкалә. Биредә автор Бөек Ватан сугышы тәмамланган көнне сурәтли. Ул көн һәркем өчен бәйрәм булып күңелгә кергән. Автор апасы Рәкыйганың больницадан кайтканда листовка алып кайтуын хәбәр итә. Казан шәһәрендә сугыш беткән көнне ничек бәйрәм итүләре, самолетның һавага листовкалар очыруы, шатлык-сөенечне сурәтли. М.Мәһдиев бу листовканы утыз елдан артык саклаган. “Фашизмны җиңгән халкыбызның […]

>>

Бер очрашу-бер гомер

,

Бер очрашу-бер гомер – мәкалә. Кырык елдан соң очрашкан сабакташларның хисләре чагылдырыла. Кемнеңдер әмере белән авыр темага инша яздырып, илле студентның утыз сигезенә “икеле” билгесе кую кемгә кирәк булды икән, дигән сорау борчый авторны. Һәр студентның тормышы кыскача сөйләнгән очрашу “Үрнәк” поселогындагы тарихи йорт янында баш ию белән дәвам итә. Яшьлекне сагыну, үткәннәрнең ачы хәсрәте […]

>>

Беренче класста

,

Беренче класста – мәкалә. Беренче класс укучыларына ничек белем бирергә? Бу хезмәтне башкару өчен укытучы ниләр эшли, укучыларны нәрсәгә өйрәтә, нинди алымнар куллана – сораулар күп. Башка милләт балаларын татар телендә укыту да укытучы өчен зур сынау. Белем бирүне уеннар аша алып барсаң, укытучы өчен икеләтә уңышлы килеп чыгачак, ди автор, чөнки иркен балачак тормышыннан […]

>>

Бибинур түти

,

Бибинур түти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое, Гөберчәк авыл кешесе. Ул “киң профильле белгеч” – сыер бозаулату, “кайчы-пычак белән эш итү”, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау остасы. Авыл кешесеннән “вызов” булганда бу карчык аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп йөгерә торган булган. М.Мәһдиевне дә әнисе аңа алып барган. “Берсен хәтерлим: […]

>>

Билалов Мансур Юныс улы

,

Билалов Мансур Юныс улы – ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның, СССРның  Халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, педагогика фәннәре кандидаты, партия һәм хуҗалык эшлеклесе, райсовет, авыл советы депутаты. М.Мәһдиевнең күршесе, яшьтәше, сабакташы, дусты. 1930 елның 10 гыйнварында Гөберчәк авылында туа. Әтисе Юныс 1930-1937 елларда колхоз рәисе булып эшли. Әнисе, озак авырудан соң, 1939 елда вафат була. Әтисе […]

>>

Билалов Мәгъсүм

,

Билалов Мәгъсүм – М.Мәһдиевнең дусты, күршесе. “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәрдә ятим калган күрше малае Мәгъсүм образының прототибы. Кече яшьтән, әти-әнисе бик иртә үлеп, ике туганы белән ятим кала, моңлы бала булып үсә, моряк булып хезмәт итә. Казанда җаваплы эштә (аэродром складлар мөдире) эшли. М.Мәһдиев аның турында “Яшь ленинчы” газетасына зур мәкалә дә яза.  Әдәбият: […]

>>

Боларны егет дисәң дә ярый

,

Боларны егет дисәң дә ярый – мәкалә. Автор бу язмасы аша егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлеген раслый. Училищеда алган белемне колхозның мастерскойларында, тимерчелегендә практик яктан ныгыткан егетләр авыл халкын башка сыйфатлары белән дә шаккатыралар: яшьләр мәдәни яктан да зур үсештә икәнлекләрен “Известия” колхозының клубында раслый. Автор, үзе дә үзешчән артист буларак, яшь […]

>>

Бүген дә хәрәкәттә

,

“Бүген дә хәрәкәттә”, мәкалә Гали Рәхимнең шәхесе, әдәбият һәм фән өлкәсендә эшчәнлеге турында. Г.Рәхимне 17 яшендә татар тарихында беренче «Җир йөзе» дигән җәгърафия (география) дәреслеген язган кеше, ди. Галимнең кайбер әсәрләренә аерым анализ ясый. Ибсенның “Гыйшык комедиясе” дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итүе мәсьәләсенә килгәндә: “Ни өчен Г.Рәхим Ибсеннан шул бер җырын гына тәрҗемә иткән?” […]

>>

Без кемнәр?

,

Без кемнәр? – мәкалә. Кешенең кая туганлыгы ул аның шул төбәкнеке икәнлеген расламый, ди автор. Һәр якның күренекле шәхесләре бар, ләкин аның тамырлары шул җирлекнеке генә түгел, ә әти-әниләре, әби-бабайлар бөтенләй дә башка төбәктән булырга мөмкин. Шуңа күрә ниндидер кысалар белән генә чикләнергә, нәкъ шушы төбәк шәхесе дип кенә карарга ярамаганлыкны аңлата. Тарихчыларга өйрәнү өчен […]

>>

Бер хатирә

,

Бер хатирә – мәкалә. Автор күңелендә сакланган хатирәләргә урын бирә: кайчандыр үзе белән тыгыз аралашкан колхоз рәисенең урып-җыю вакытында Казанга килеп, танылган авылдашының дәрәҗәле исеме өчен кайгыртып йөрүе хакында. Колхоз рәисе Президиум председателенә, ул ризалык белдермәгәч, Республика җитәкчесенә кадәр шул сорау белән мөрәҗәгать итә. Иҗат һәм сәнгать өлкәсендә зур хезмәт башкарган композиторның колхоз рәисе кайгыртуы […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика