“Мохтар картны юлда очраттым…”
,“Мохтар картны юлда очраттым…” – мәкалә исеме ҺТакташның «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан алынган. 1931 елның 17 февралендә Казанда узган Татарстан Советларының IX съездында «Батыр Курса» колхозыннан карт ударник Хәбибулла Мохтаров катнашып, һәрдаим игътибар үзәгендә була. Бу съездда Һади Такташ та булып, шул елларда “Киләчәккә хатлар” исемле поэмасын иҗатын итә. Курсалылар һәм М.Мәһдиев съезд вакытында делегат авылдашлары белән […]
>>М.Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим
,М.Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим – Чаллы шәһәрендә яшәүче шагыйрә Гыйбадуллина Лилия Фаис кызы (1987) язган фәнни мәкалә. Биредә күренекле татар галиме, язучы һәм археограф Гали Рәхим турында М.Мәһдиев язган мәкаләләр тикшерелә. М.Мәһдиев тарафыннан аның әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе, әдәби текстология татар сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге өйрәнелгәнлеге турында языла. Язучының Г.Рәхим мирасы кадерсез булуына нык борчылуына, аны […]
>>Малифотон, тыраңгай…
,Малифотон, тыраңгай… – көлдергеч. М.Мәһдиевнең улы Искәндәр кечкенә вакытта кайбер авазларны дөрес әйтми. Әдип, улының сүзләрен кулланып, балалар өчен көлдергечләр яза һәм аларны “Салават күпере” журналында бастырып чыгара. М.Мәһдиев, кечкенә балалар сөйләмендә була торган бу халәтне, шушы көлдергеч аша тәрбиячеләргә, әти-әниләргә кулланып, баланың сөйләшүен дөресләү, чиста сөйләмгә ирешү максатын куя. Чыганак: Мәһдиев М. Малитофон, тыраңгай… […]
>>Маһиҗамал
,Маһиҗамал – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое. Авыл кешесе аны Майҗамал дип йөртә. Гөберчәк авыл кешесе, сөяк төзәтү, тайган буыннарны үз урынына утыртучы кеше. Хәтта Мөхәммәт Мәһдиев тә мәктәптә укыганда аягы каймыккач аңа мөрәҗәгать иткән. “Сугыштан соң ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте”, – дип яза Маһиҗамал карчык […]
>>Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы
,Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 6 июлендә туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә укыганнар. Язучы “Торналар төшкән җирдә” повестенда Гарифулла турында яза. Хатыны Миңзифа апа белән балалар үстереп, колхозда эшләде. Бик оста итекче булган. Башкортстан якларына чыгып, кешеләргә итек басып та йөргән. Бер улына сыйныфташы Мөхәммәтнең исемен […]
>>Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре
,Әдәби тәнкыйть мәкаләсе. Автор М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә нинди мәсьәләләрне күтәрүе, геройларның кем, нәрсә аңлатуын ачып бирә. Мәсәлдәге куян – хезмәт иясе вәкиле итеп сурәтләнә, шагыйрь явызлыкны тәнкыйть итә. Әдәбият дәреслекләрендә Шүрәле дә явызлык символы, кара көч итеп сурәтләнгән. Автор: “Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган […]
>>Мәрфуга әби һәм аның оныклары
,Мәрфуга әби һәм аның оныклары – мәкалә. Бөек Ватан сугышы халыкка зур хәвеф, сагыш, моң, хәсрәт китерә. Мәкаләдә авыл карчыгы Мәрфуга 1916 елда ук биш баласы белән тол калып, бу сугышка өч улын озатуы сурәтләнә. Алтын куллы улларының колхоз өчен иң кирәкле кешеләр булуына сөенеп яшәгән ана сугыш михнәте аркасында йөрәгендә тирән яра саклый. Ул […]
>>Мәрфугатти
,Мәрфугатти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое. Өч улын Бөек Ватан сугышында югалта. Сабыр холыклы, тырыш, уңган хатын “урман карчыгы” дип йөртелә. 99 яшенә кадәр яши. Урманнан дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп киптергән, кыш буе авылдашларын шулар белән дәвалаган мөхтәрәм шәхес. “Мәрфугаттинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын […]
>>Мәстүрә
,Мәстүрә – Масра авылы кызы, Гөберчәк килене.Ул аз сүзле, эшчән-җитди кеше, кәҗә мамыгының сыйфатын яхшы бәяләүче, оста шәл бәйләүче. М.Мәһдиев аңа шәл киергесе ясап биргән. Аларның күршесе булып яшәгән. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.267-268. Габидуллина Х.
>>Мәһдидә кунакта
,Мәһдидә кунакта – мәкалә. Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктә язучының рухы яши, тарихы саклана. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан урын – М.Мәһдиев музеенда язучылар еш була. Алар Масраны узып, Му үзәннәрен үтеп, Мөхәммәт ага йөргән сукмаклардан атлап, аның туган нигезенә, музеена киләләр. Ә бездә кеше хакын хаклый, рухын саклый торган халык яши. Кем генә […]
>>Мәһдиев Илһам Мирбат улы
,Мәһдиев Илһам Мирбат улы – Арча районы Сикертән авылында 1959 елның 23 мартында туган. М.Мәһдиевнең туганы. “Ак Барс” агрокомплексында эшли. Алдынгы комбайнер, механик, шофер булып эшләгән. Мөхәммәт ага белән булган һәр очрашуны мавыктыргыч итеп сөйләргә ярата. Сикертәндә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Нәселебездә Тукай да, Мәһдиев тә бар // Татарстан яшьләре. – 2016. – 8 декабрь. […]
>>Мәһдиев Искәндәр Мөхәммәт улы
,Мәһдиев Искәндәр Мөхәммәт улы 1966 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә Мөхәммәт Мәһдиев һәм Лилия Бәширова гаиләсендә туа. Казанның 126 нчы урта мәктәбендә укый, аны 1984 елда тәмамлагач, Казан дәүләт университетындагы филология факультетының рус бүлегенә укырга керә. 1985-1988 елларда Советлар Союзы Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Университетны тәмамлаганнан соң Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, аннары – татар телле […]
>>Мәһдиев Расим Рәшит улы
,Мәһдиев Расим Рәшит улы 1952 елның 8 декабрендә Чүриле районы Яңа Чүриле авылында туган. 1970-1976 елларда КДУның тарих-филология тәмамлаганнан соң Татарстан телевидениесендә хәбәрче, Татар әдәбияты һәм Шариф Камал музей-фатирының мөдире булып эшли. 2012 елдан бүгенгәчә ТР Халыклар Дуслыгы Йортында музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең мөдире вазыйфасын башкара. Мәһдиев Р.
>>Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы
,Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы 1951 елның 17сентябрендә Чүриле районы Яңа Чүриле авылында туган. 1969 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1974 елда уку йортын тәмамлагач, Балтач районы Урта Көшкәт авылындагы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Казанда төзелеш трестының күп тиражлы “Төзелештә” исемле гәзитендә хәбәрче булып эшли. Татарстан радиокомитеты […]
>>Мәһдиев сабагы
,Мәһдиев сабагы – мәкалә. Автор Сикертән мәктәбендә укыткан вакытын гомерлек сабак алу вакыты дип саный. Шул сабак укытучының хезмәт нәтиҗәсенә эшләү дәверендә ярдәм итә. Мәһдиев белән кабат югары уку йортында очрашу – үткәннәрне сагыну, хатирәләрне яңарту вакыты булып санала. Язма авторы язучының авырган вакытта да шаянлыгын, горур калуын ассызыклый. Әдәбият: Садыйкова Б. Мәһдиев сабагы //Татарстан […]
>>Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы
,Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1891 елда туа. М.Мәһдиевнең әнисе. Мәгърифәтче Таип Яхиннар нәселеннән. Аның турында укымышлы, бала җанлы, тәбәнәк буйлы, киң күңелле, юмарт хатын иде, дип искә алалар. 1915 елда Сөнгатулла кияүгә чыга, Гөберчәктә яши башлый. Авыл балаларына белем бирә, үзен хөрмәт итеп, “Абыстай” дип кенә атаганнар. Игезәк Рашат-Мөршидә, […]
>>Мәһдиева Гөлчәчәк
,Мәһдиева Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) – М.Мәһдиевнең талантлы, зирәк сеңлесе кызамык авыруыннан вафат була, Гөберчәк зиратына җирләнә. Җеназасын Хәнәфи абзый укыта, кабер өстенә аның төпчек улы Госман нарат утырткан була. Әмма, 1940 елгы өермәдән соң, кабер өстенә куелган таш һәм нарат юкка чыга. Шул сәбәпле Гөлчәчәкнең кабере билгесез. Автор бу турыда “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә яза […]
>>Мәһдиева Рәмзия Рәшит кызы
,Мәһдиева Рәмзия Рәшит кызы 1954 елның 19 мартында Арча районы Гөберчәк авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтына стоматология факультетына укырга керә. 1980 елдан үз белгечлеге буенча шифахәнәдә эшли. 2009 елдан Казан елга техникумының дәваханәсендә теш табибы булып хезмәт итә. 2013 елдан лаеклы ялда. Мәһдиев Р.
>>Минсафин Миннехан Минсафа улы
,Минсафин Миннехан Минсафа улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1942 елның март аенда туа. М.Мәһдиевне якыннан белә, аның турында истәлекләре бар. Хатыны Рәсимә апа кырык җиде ел бергә яшәп, дүрт кыз тәрбияләп, аларга югары белем алырга булыштылар. Гомере буе Куйбышев колхозында шофер, амбар мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Музейда еш була. Балалары-оныклары да М.Мәһдиев […]
>>Минсафина Рәсимә Хуҗахмәт кызы
,Минсафина Рәсимә Хуҗахмәт кызы – 1945 елның 19 августында Арча районы Гөберчәк авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Рәсимә апаның әбисе Майҗамал – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәренең бер герое. Рәсимә апа музей эшчәнлеге белән гел танышып, төрле кичәләрдә катнашып, язучының әсәрләрендәге герой-прототиплар турында сөйләргә ярата иде. Авыл тарихы, аның кешеләре турында бай мәгълүматлы кеше. 2017 […]
>>Минһаҗева Җәмилә Фәһметдин кызы
,Минһаҗева Җәмилә Фәһметдин кызы – Арча районы Казаклар авылында 1929 елның апрель аенда гади крестьян гаиләсендә туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә укыганнар. Тегүче һәм пешекче булып эшләгән. Ире Гыйлемхан белән илле сигез ел бергә яшәп, биш балага гомер бирә. Сикертән авылында яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Эшләп узган гомер // Татарстан яшьләре. – 2018. […]
>>Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы
,Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы – 1996 елда төзелеп, 2000 елның 6 июлендә рәсми рәвештә ачылды. Музей экспозициясе өч залга урнаштырылган. Фондында әдипнең шәхси әйберләре, иҗади мирасы, фоторәсемнәре саклана. Мәһдиевнең язган хатлары, китаплары, язу машинкасы, агач чемоданы бар. Мөхәммәт аганың әтисенең тормыш юлы, әнисенә кагылышлы әйберләр, әсәрләрендәге герой-прототиплары турында да мәгълүмат саклана. 2016 елда музейның агач […]
>>Мөхәммәт Мәһдиев туган йорт
,Мөхәммәт Мәһдиев туган йорт – Сөнгатулла Мәһдиев Гөберчәк авылының буш урынында йорт сала. Бер яклы йорт, кечкенә генә чолан эшләнә. Сөнгатулла хәзрәт яңа өйнең чорма кыегына “1916 санә” дип язып куя. 1953 елда Мөхәммәт Мәһдиев йортның аскы өлешен сипли, 1980 нче еллар тирәсендә вак такта белән тышлап ала. Тәрәзә йөзлекләре узган гасыр башында Сөнгатулла хәзрәт […]
>>