Сабантуй бизәкләре
,Мәкалә. Биредә автор Сабан туеның тарихына туктала. Кайдан, кайчан, ничек килеп чыккан бу бәйрәм? “Сабан эше – крестьян өчен иң җаваплы, иң киеренке хезмәт”, – диеп яза М.Мәһдиев. Сабан эше ничек башкарыла, орлыкны җиргә нинди тәртиптә чәчәләр, теләкләр нинди – барлык сорауларга да җавапны шушы язмада табарга мөмкин. Сабантуе бәйрәменә әзерләнү кагыйдәләрен дә ачып бирә. […]
>>Сафиулла
,Сафиулла – колхозның яшелчә бакчасында каравылчы булып эшләгән кеше. Төс-кыяфәте – мари: кызгылт бит, зәңгәр күз, очлы ияк, сирәк сакал. Өстенә кызыл сатин күлмәк кигән. Йорты аерым бер утрау сыман урынга урнашкан. Кушаматы – чирмеш. Авылдашларыннан аермалы буларак, аның бакчасында бөтнек, зур куаклык булып балан, кара чыршы үскән. “Бөтен кешедә – бәрәңге бакчасы. Ә монда? […]
>>Сафый чишмәсе
,Сафый чишмәсе – Гөберчәк авылында. М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Алай да чишмә бар әле” бүлегендә шушы чишмә турында сүз бара. Тау итәгеннән челтерәп аккан чишмәне һәрдаим Сафиулла исемле агай карап, чистартып торган һәм чишмәгә суга килүчеләрне: “Алай да чишмә бар әле”, – дип каршы алып, озата торган булган. Шуңа күрә чишмәнең исемен авылдашлары Сафый […]
>>Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел
,Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел – мәкалә. Биредә М.Мәһдиев Ф.Сәйфи-Казанлының “Талак” (1915) исемле хикәясенең эчтәлегенә туктала. Мәкаләнең “Азат хатын”да басылуы да очраклы түгел. Талак сүзе ир белән хатын арасын бөтенләйгә өзәргә тиеш булган заман вакыйгасын шушы хикәядә чагылдыра, ә инде әсәрнең икенче, 1934 елда конфлекты бөтенләй башкача чишелгән вариантында, төп герой хәерче, мескен тормыш шартларында яшәвенә […]
>>Сиксән ел элек
,Сиксән ел элек – мәкалә. Сиксән ел элек безнең як нинди булган, дигән сорау белән башлана мәкалә. Автор соравына җавап та бирә. Мәгълүматларның кызыклы булуына да ишарә ясый. Күп авылның перепись вакытында ничә җан булуына кадәр яза. Авылларның кайсында “мәктәп”, кайсында “школа” булуын да, кайсында бөтенләй булмавын да әйтә. Переписьне өйрәнеп, теге яки бу авылларда […]
>>Сөнгатулла Бәдретдин улы
,Сөнгатулла Бәдретдин улы – М.Мәһдиевнең әтисе. 1885 елда Сикертән авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпне авылда тәмамлый, Сатыш мәдрәсәсендә белем ала, Арчада ике еллык урыс-татар мәктәбендә укый. Хәрби хезмәтне Вильно шәһәрендә үтә. 1915 елдан – Гөберчәк авылы мулласы, мөгаллиме була. 1915 елда Түбән Симет кызы Бибирәбигага өйләнә, 1916 елда йорт сала. Алты бала тәрбияләп үстерә, шуның […]
>>Съезд күп нәрсәгә өйрәтте
,Съезд күп нәрсәгә өйрәтте – мәкалә. Эшче-авыл хәбәрчеләре съездында хәбәрчеләр алдына нинди бурычлар куелган, эшләренең нәтиҗәсенә анализ, киләчәккә юнәлеш күрсәтелә. Автор үзе дә авыл хәбәрчесе булып санала. Ул һәр чараны матбугат аша башкаларга хәбәр итеп тора. Ә авыл хәбәрчесе нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап табып, автор съездга рәхмәтле булуын белдерә. Хәбәрче булыр өчен телең […]
>>