Г.Камал “Йолдыз”да

,

Мәкалә. Биредә автор Г.Камалның “Йолдыз” газетасында эшләве турында яза. Яңа чыккан китапларга, куелган спектакльләргә рецензия язу эшен Г.Камал башлап җибәрүенә басым ясый. Ул газета битләрендә Г.Тукайның һәр яңа китабына мөнәсәбәтен белдереп бара. М.Мәһдиев язмасында Г.Камалның Ф.Кәрими, Г.Колахмәтов, Ф.Әмирханның әсәрләренә рецензияне кайсына нык тәнкыйть, кайсына мактау сүзләре белән язуын белдерә. Драматургның гражданлык батырлыгы турында да бәян […]

>>

Габдулла Тукай турында замандашлары

,

Габдулла Тукай турында замандашлары – мәкалә. Автор Г.Тукайны якыннан белгән, аңа киемнәр тегеп бирүче авылдашы, тегүче Гатиятулла бабай турында бәян итә. Автор, аның сөйләгәннәре дөреслегенә ышану өчен, кайбер китапларны яңадан укый. Хәтта Тукайга теккән киемнең бәясенә кадәр сораша. Гатият бабай Г.Тукайга кепка, костюм тегеп биргән тагын бер Гөберчәк кешесе, М.Мәһдиевнең герое Кәшфинең атасы Хәлиулла агай турында […]

>>

Габидә

,

Габидә – Бөек Ватан сугышы чорында Гөберчәк авылында хат ташучы булып эшләгән. Ул китергән повестка яки үлем турындагы кәгазьләр халык күңелендә мәңгегә уелып калган.“Бер атна эчендә клуб янын кешеләрдән тәмам чистартты”, – дип яза автор әсәрендә. Ире сугышта һәлак була, кызы Диләрә гаиләсендә яшәде. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. […]

>>

Газзәтти

,

Газзәтти – М.Мәһдиевнең кендек әбисе, Гөберчәк авыл карчыгы. Ул камыт аяклы, юантык гәүдәле, үзе тудырган һәр балага бары яхшы теләкләр генә җиткерүче кеше. Газзәтти һәр баланың ничек тууы турында әйтеп, гел күз яше түгеп сөйләгән. Ул М.Мәһдиевкә: “Анаңа игелекле бул!” – дия торган булган. Язучы аның турында: “Ул – минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа […]

>>

Газизова Минзада Газизулла кызы

,

Газизова Минзада Газизулла кызы – Арча районы Сикертән авылында 1929 елның 1 маенда дөньяга килә. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә белем алганнар. Гомере буе колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшләгән. Сикертәндә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. М.Мәһдиев сыйныфташы бездә кунакта // Арча хәбәрләре. – 2017. – 29 окт.; Габидуллина Х. Зур галим чыгар иде… – Татарстан […]

>>

Гайшәтти

,

Гайшәтти – башына ике кат бүрек киеп, аның эченнән берничә кат шәл, яулык бөркәнеп йөргән Гөберчәк авылы карчыгы. Җыерчыклы мөләем йөзле, беркатлы, саф күңелле Гайшәтти: “Берәү – улдан, берәү – кыздан”, – дияргә яраткан. “Гайшәтти дөньяга китергән улларның күбесе илне саклап сугыш кырларында ятып калдылар, ә кызлары ата-анага игелек күрсәтеп картайды”, – дип яза М.Мәһдиев. […]

>>

Гали Рәхим

,

Гали Рәхим (Гали Мөхәммәтшакир улы Рәхим) – татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы. 1892 елның 4 ноябрендә Казанда II гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Казандагы коммерция училищесында белем ала, Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. Г.Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр китабы дөнья […]

>>

Галимова Җәүһәр Баһман кызы

,

Галимова Җәүһәр Баһман кызы 1959 елның 8 апрелендә Татарстанның Арча районы Култәс авылында туган. Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бертуган апасы Равиянең кызы. Башлангыч белемне Гөберчәк авылында алып, аннан соң Сикертән сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Арчада 2 нче номерлы мәктәпнең рус классында укый. 1976-1981 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында белем ала. Диплом алгач, Казанның Островский урамында урнашкан 11 […]

>>

Ганиев Мулланур Вафа улы

,

Ганиев Мулланур Вафа улы — Арча районы Каргалы авылында 1953 нче елның 11 нче сентябрендә туган. 1982 нче елда Сикертән авылына килеп урнаша. Зоотехник, партоешма секретаре булып эшли. М.Мәһдиевкә авыл проблемалары турында мәкаләләр язар өчен мәгълүмат бирә. Язучы белән очрашулары 1985-1993 елларда бул. Гаиләсе белән Сикертән авылында яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Мәһдиев колхозга еш кайтты // […]

>>

Гомәров Нургали

,

Гомәров Нургали – Арча районы Гөберчәк авылында туган. М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге герой. Нургали ага гомере буе колхозда атлар карады, үз вакытында язучы белән кырда үгезләр җигеп, эшләгән. Хатыны Фәүзия апа белән шахтада эшләгәндә танышып, өйләнешә һәм туган авылына кайтып гомер кичерә. Өч балага гомер биреп, кече улы Раиф гаиләсе белән яшәде. Музей […]

>>

Гомәров Нургали

,

Гомәров Нургали – Арча районы Гөберчәк авылында туган. М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге герой. Гомер буе Нургали ага колхозда атлар карады, заманында булачак язучы белән кырда үгезләр җигеп эшли. Фәүзия исемле кыз белән шахтада эшләгәндә танышып, аның белән гаилә кора һәм туган авылына кайтып гомер кичерә. Чыганак: Габидуллина Х. М.Мәһдиев геройлары //Арча хәбәрләре, – […]

>>

Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадулла улы

,

Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадулла улы – М.Мәһдиевнең күршесе. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунчы булган. Тырыш, эшчән кеше. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Кунаклар кабул итәргә яраткан. Язучының “Торналар төшкән җирдә” дигән әсәренә үз исеме белән кергән герой. М.Мәһдиев аның турында: “Үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә […]

>>

Гыйбадуллина Зөлфия Галимулла кызы

,

Гыйбадуллина Зөлфия Галимулла кызы – М.Мәһдиевнең күршесе. 1924 елда Гөберчәк авылында туган. Дүрт класс белем ала. Чибәр, чая, үткен, татар әдәбиятын, фольклорын яхшы белеп, балаларга өйрәтүче, җитез кыз. М.Мәһдиев әсәрендә кешенең яшелчә бакчасыннан яшелчә, алма урлап, авыл балаларын сыйлаучы да ул. Зөлфия – 1948 елда вафат булып, туган авылы зиратына җирләнә. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика