Насибулла

,

Насибулла – М.Мәһдиевнең күршесе. Яшь чакта байтак ил-җир күргән, укый-яза белмәгән. Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшкән. Кайсы шәһәрдә нинди су ага, кайда нарат агачы үсә, нинди станциядә нәрсә бар – барысын да яхшы белә.Бик хәтерле, авыл “профессоры” булып озак яшәгән. “Кырык елдан соң миңа дәүләт архивында казынып, эзләнеп утырырга туры килде, Насибулла абзый сүзләре […]

>>

Наһар түти

,

Наһар түти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое, Гөберчәк авыл кешесе. Авылның “күз врачы” булып йөргән. Гөберчәк урамының Поник очы өлешендә яшәгән. Йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәген ян-якка кыстырып йөрергә өйрәнгән, җитез, кыю хатын булган. “Бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек “җитештерү коралларыннан” арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар”, […]

>>

Ни хәлең бар, Фатыйма?

,

Ни хәлең бар, Фатыйма? – мәкалә. М.Мәһдиев “Фронтовиклар” романы турында укытучылардан килгән хатларга җавап яза. Килгән сораулар да автор өчен “ачыш” булып тоела, геройларын кабат күздән кичерә. Әсәр белән танышкан укытучылар һәрберсе дип әйтерлек геройларны үз мәктәп укытучылары итеп кабул итә. Хәтта кайберәүләр үзләрен күрә сыман. Автор әйтүе буенча, укучы әсәрне мәкалә итеп түгел, ә […]

>>

Низамиев Габдерәкыйп Низаметдин улы

,

Низамиев Габдерәкыйп Низаметдин улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 10 октябрендә гади гаиләдә туа. Булачак язучы Мөхәммәт белән бергә уйнап үскәннәр, аның сыйныфташы, иң якын дусты. Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә белем алганнар. Редакциядә фотограф булып эшләгән. 1972 елның 8 июнендә вафат. Әдәбият: Габидуллина Х. Язучының якын дусты // Арча хәбәрләре – 2017. […]

>>

Нуриев Вакыйф Вәкил улы

,

Нуриев Вакыйф Вәкил улы – 1958 нче елда Арча районы Сеҗе авылында туа. 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. “Яшь ленинчы”, “Шәһри Казан” газеталары, “Сәхнә”, “Салават күпере” журналларында хезмәт куя. Хәзерге вакытта “Казан утлары” журналы редакциясендә эшли. 2007-2014 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. В.Нуриев – кече  һәм урта яшьтәге балаларга атап […]

>>

Нурисламов Вагыйз

,

Нурисламов Вагыйз – М.Мәһдиевнең күршесе, 1918 елда Гөберчәк авылында туа. Фронтовик. Тырыш, эшчән, сабыр холыклы кеше. Хатыны Саимә апа белән биш бала тәрбияләп үстергән. Колхоз атларын тәрбияләде. Истәлекләргә бирелеп, яшь вакытларын искә төшерергә ярата иде. Вагыз абый 1987 нче елда вафат булды. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика