Татар телен белмәгәч

,

Татар телен белмәгәч – көлдергеч. М.Мәһдиев бу язмасы белән баланың туган теленә мөнәсәбәтен ачыклый, татар теленә карата мәхәббәт уята, уйландыра да, көлдерә дә. Күчтәнәч-бүләк бирү ысулы белән татар телен өйрәтү өчен иң кулай алым, дип Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә”сен мисалга китерә. Әдип ана телен өйрәтү өчен төрле алымнар куллану кирәклегенә басым ясый. Чыганак: Мәһдиев М. […]

>>

Татар эше илә мәшгуль рус…

,

Татар эше илә мәшгуль рус… – мәкалә татар әдәбиятына, мәдәнияткә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов(1859-1954) турында. Кечкенә Иванны әтисе Тилле матбагасына өйрәнчек итеп урнаштыра. Тора-бара ул остара, татарлар соңыннан аны хөрмәт итеп “Харитон бабай” дип йөртәләр. Ул гарәп графикасын гадиләштергән кеше. Димәк, Харитон бабайның бу эш-гамәле татар әлифбасына реформа ясарга кирәклекне аңлата. 1912 […]

>>

Тәрәзә артында

,

Тәрәзә артында – шигырь 1960 елның сентябрь аенда әдипнең туган авылы Гөберчәктә язылган. Әсәр әдип вафатыннан соң биш ел узгач Марат Хәбибуллинның кереш мәкаләсе белән «Арча хәбәрләре» газетасында беренче мәртәбә басыла. Шигырьдә лирик геройның хис-кичерешләре табигать күренешләре – көзге җил үксерүе, вак соры яңгыр сибәләве, усал җил образлары ярдәмендә тасвирлана. Аерылышу, ялгызлык хәсрәте миләшнең яфраклары […]

>>

Тәрбия – укыту гына түгел

,

Тәрбия – укыту гына түгел – мәкалә. Балага укып алган белем генә җитми, ә хезмәт тәрбиясе дә бирергә кирәк. Мәктәп укытучылары шундый максат куеп эшли. Хезмәткә карата кызыксындыру төрле чаралар аша бирелә. Һәр укытучы үз юнәлешендә бу эшне алып бара ала. Хезмәт дәресләрендә актив булганнар башка җәмәгать эшләрендә дә гел катнаша, ә башкалар шулардан үрнәк […]

>>

Терлек караучылар клуб сәхнәсендә

,

Терлек караучылар клуб сәхнәсендә – мәкалә. “Известия” колхозы клубында колхозчы яшьләр тарафыннан 1959 елда Г.Насыйриның “Яшел эшләпә” комедиясе сәхнәләштерелә. М.Мәһдиевнең күңеленә аеруча сыер савучылар С.Гатауллина, Ф.Нигъмәтҗанова, механизатор И.Ибәтуллин башкарган рольләр, терлекчеләрнең көндез фермада, кичен авыл сәхнәсендә хезмәт итүе хуплана. “Матур ял итә белсәң, эшләве күңелле”, – ди автор. Чыганак: Мәһдиев М. Терлек караучылар клуб сәхнәсендә […]

>>

Тормышның яме – хезмәттә

,

Тормышның яме – хезмәттә – мәкалә. Коллективта яшьләр булса, алар заман таләпләренә тизрәк күнегә. Хәзерге вакытта уку-укыту системасында нинди генә алымнар белән балаларга белем бирмиләр, хәтта чит ил алымнарын да кулланар, ләкин белем бирү белән мавыгып, мәктәптә хезмәт тәрбиясен дә онытырга ярамый, ди автор. Мәкаләдә Курса-Почмак мәктәп коллективының укыту һәм хезмәт тәрбиясе бәян итә. Укытучы […]

>>

Туган як авазы

,

Туган як авазы – мәкалә. Биредә автор авыл исемнәренең тарихы белән кызыксынып, аларның чыганагын күрсәтергә омтыла. Исемнәрнең ниндидер тарихка, урынга, вакыйгаларга бәйләнешен күрсәтә. “Ор” сүзенең күп кулланылышын исбатлый, хәтта Арча исеменең нигезендә дә шул сүз ятуын аңлата. Тукай биографиясенә бәйләнешле авылларның да кайдан чыкканлыгын яза. Туган авылы Гөберчәкнең “Күп орчык” сүзеннән барлыкка килүен дә ассызыклый. […]

>>

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли

,

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли – мәкалә. Мәктәпнең үз радиоузелы эшләү – укучылар өчен стимул бирә торган бер чара. Мондый эшне эзлекле итеп алып бару өчен укучыларда җаваплылык сыйфатлары көчле булу сорала. Ә кайбер укучыларга шундыйлардан үрнәк алу өчен нәтиҗә ясау мөмкинлеге дә туа. Автор бу язмасы аша үзе мәктәптә эшләгән чор вакыйгаларын сурәтләп, укытучының өстәмә […]

>>

Татар халкы моны беләме?

,

Татар халкы моны беләме? – мәкаләдә автор тарих битләрен актара. Ул 1925 елда басылып чыккан “Биш ел эчендә татар әдәбияты” китабында “Ачлык трагедиясенең куркыныч цифрлары” мәкаләсенә туктала. Мәкалә ачлык елларында никадәр халыкның кырылуы хакында бәян итә. Мәсәлән: 1922 елның февралендә Татарстанда халык саны 2 млн 229 мең; шул елны үлгән 114 мең 788 кеше. Шуның […]

>>

Төкле аягың белән

,

Төкле аягың белән – мәкалә. Илебезнең күп төбәгендә татар телендә газеталар басылып чыга. Ләкин Оренбург каласында бу эш бераз соңарган. Автор татар газетасы чыкмауда җитәкчеләрнең татар милләтенең бөеклеген, тарихын, мәдәниятын белеп бетермәүме, әллә онытуларымы дип борчыла. “Яңа вакыт” исеме астында чыга башлаган газетага Казан язучылары, журналистлары да теләктәшлек күрсәтеп, аның яшәешенә, үсешенә өлеш кертәчәкләре хәбәр […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика