Фазылова Маһри

,

Фазылова Маһри – Арча районы Сикертән авылында 1928 елның февраль аенда туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә укыганнар. Куйбышев исемендәге колхозда бригада эшчесе булып хезмәт иткән. Ире Хәниф абый белән алты бала үстерә. Сикертәндә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Хәтер сандыгын актарганда // Татарстан яшьләре. – 2017. – 28 декабрь. Габидуллина Х.

>>

Фатих Сәйфи-Казанлы

,

Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) (22.08.1888-5.08.1938) – журналист, мөхәррир, драматург, язучы, мөгаллим һәм дәүләт эшлеклесе. Казан губернасы Спас өязе Карамалы (хәзер Әлки районына керә) авылында крестьян гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, Минзәлә өязендә укытучы булып эшли. 1906 елда Казанга кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912-1918 елларда Уфада яши, «Галия» мәдрәсәсендә […]

>>

Фәттахов Илһам Фаил улы

,

Фәттахов Илһам Фаил улы, 1975 елның 20 февралендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1985-1990 елларда Сикертән тугызеллык мәктәбендә укый. 1992 елда Казан каласының Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясен тәмамлый. 1992-1997 елларда Казан дәүләт университетында югары филологик белем алган. 1997-2001 елларда КДУ аспирантурасында укый, кандидатлык диссертациясе яклый. 1994-1995 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшырулар редакторы […]

>>

Фәттахов Ильяс

,

Фәттахов Ильяс – Арча районы Корайван авылында туа. “Арча хәбәрләре” газетасында журналист булып эшли. М.Мәһдиев Арчага кунакка кайтканда һәрвакыт редакциягә керә һәм И.Фәттахов аны машина белән Гөберчәк авылына кайтара. Шул вакытта М.Мәһдиев якташына төрле истәлекләр сөйли. И.Фәттахов язучының кешелек сыйфатына басым ясый, аның иҗатының җирлеге туган авылы икәнлеген сөйли. Ул – М.Мәһдиевнең студенты. Фәттахов И. […]

>>

Фәһмиева Гөлниса

,

Фәһмиева Гөлниса  – Арча районы Сеҗе авылында туган. Мөхәммәт мәһдиевне 1947 елда Сеҗе мәктәбендә беренче тапкыр каршы алган укытучы. Калган гомерен Иске Му авылында яшәде.. Ветеран укытучы бик таләпчән, максатчан, кырыс холыклы кеше иде. М.Мәһдиев белән бер очрашуы вакытында Сеҗе мәктәбендә укыткан вакытларны язуын үтенә. Язучы Гөлниса апаның гозерен истә тотып, “Ни хәлең бар, укытучы […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика