Бәширова (Мәһдиева) Лилия Гомәр кызы

Бәширова (Мәһдиева) Лилия Гомәр кызы (17.08.1934 – 14.07.2017) Казан шәһәрендә Гомәр һәм Кәримә Бәшировләр гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Иске Татар бистәсенең Ак ком асты урамында үтә. Казанның 80 нче татар телле урта мәктәбен тәмамлый. 1952-1957 елларда КДУның биология-туфрак белеме факультетында белем ала. 1957 елда, дипломны яклаганнан соң, юллама буенча Тәкәнеш авылы (хәзерге Мамадыш районы) мәктәбенә эшләргә китә, балаларга биология укыта. 1958-1960 елларда Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшли. 1959 елда шул ук мәктәптә тарих укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшләгән Мөхәммәт Мәһдиевкә кияүгә чыга. 1961 елда гаиләсе белән Казанга кайта, 1962-1970 елларда Казан ветеринария институтында өлкән лаборант булып эшли. 1971 елда КазХимНИИга эшкә күчә һәм анда пенсиягә чыкканчы (1989 елда) эшли. Казанда вафат була, Гөберчәк авылы зиратында ире Мөхәммәт Мәһдиев кабере белән янәшә күмелә. Балалары – Гәүһәрия Хәсәнова (1959) һәм Искәндәр Мәһдиев (1966).

Билалов Мансур Юныс улы

Билалов Мансур Юныс улы – ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның, СССРның  Халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, педагогика фәннәре кандидаты, партия һәм хуҗалык эшлеклесе, райсовет, авыл советы депутаты. М.Мәһдиевнең күршесе, яшьтәше, сабакташы, дусты.

1930 елның 10 гыйнварында Гөберчәк авылында туа. Әтисе Юныс 1930-1937 елларда колхоз рәисе булып эшли. Әнисе, озак авырудан соң, 1939 елда вафат була. Әтисе 1941 елда фронтка китеп, 1942 елда хәбәрсез югала. Шулай итеп, биш балалы гаилә ятим кала.

М.Ю.Билалов Биектау районында “Дружба” совхозы директоры, Чыпчык авыл мәктәбендә директор, Чыпчык туган якны өйрәнү музее мөдире булып эшли. 2003 елда «Социализация личности средствами музейной педагогики» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый (73 яшендә!).

Совхоз рәисе М.Ю.Билаловның сөйләгәнен М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәрендә Хрущев чорын тасвирлаганда искә ала. М.Ю.Билаловның язучы турында берничә мәкаләсе бар. Аларда Арча педучилищесында уку еллары, Ямаширмә мәктәбендә очрашу тарихы (әдипне аны махсус эзләтеп китертә), М.Мәһдиевнең тууына 70 ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган конференция хакында языла, әдипнең исемен мәңгеләштерү пролемасы күтәрелә. Ю.Билалов Гөберчәк авылына, М.Мәһдиев музеена еш кайтты. 2005 елда вафат булды.

 Чыганак: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том –Казан: Татар. кит. нәшер. – 1995. – Б.151.

Әдәбият: Билалов М.Ю. «Без – кырык беренче ел» // Биектау хәбәрләре. – 1998. – 10 дек.; Билалов М.Ю. «Мы – дети сорок первого года» // Высокогорские вести. – 1998. – 10 дек.; Билалов М.Ю. Юбилей писателя // Высокогорские вести. – 2000. – 29 июль; Билалов М.Ю. В память о народном писателе // Высокогорские вести; Билалов.М.Ю. Сагышлы хәтер // Мирас. – 2000. – №4. – Б.11-18.

Билалов Мәгъсүм

Билалов Мәгъсүм – М.Мәһдиевнең дусты, күршесе. “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәрдә ятим калган күрше малае Мәгъсүм образының прототибы. Кече яшьтән, әти-әнисе бик иртә үлеп, ике туганы белән ятим кала, моңлы бала булып үсә, моряк булып хезмәт итә. Казанда җаваплы эштә (аэродром складлар мөдире) эшли. М.Мәһдиев аның турында “Яшь ленинчы” газетасына зур мәкалә дә яза.

 Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан,– 1995. – Б.355-356.

Габидуллина Х.

Беренче класста

Беренче класста – мәкалә. Беренче класс укучыларына ничек белем бирергә? Бу хезмәтне башкару өчен укытучы ниләр эшли, укучыларны нәрсәгә өйрәтә, нинди алымнар куллана – сораулар күп. Башка милләт балаларын татар телендә укыту да укытучы өчен зур сынау. Белем бирүне уеннар аша алып барсаң, укытучы өчен икеләтә уңышлы килеп чыгачак, ди автор, чөнки иркен балачак тормышыннан укучы кагыйдәләре күпкә аерыла. Укытучының беренче класс укучысына төпле белем бирүе, дөрес тәрбияләве – киләчәккә яхшы оеткы салу дигән сүз. Аның хезмәт нәтиҗәсе шуннан күренә дә инде. Автор, үзе укытучы буларак, бу һөнәр иясенең хезмәте нечкәлекләрен, авырлыгын күрсәтергә тели кебек. Мәкаләдән күренгәнчә, хәтта урыс милләтеннән булган гаилә баласы да рәхәтләнеп татар телен өйрәнә, сөйләшә һәм яза. Чөнки күп телләр белгән саен бала өчен яхшырак. Милләт татулыгы, бердәмлекнең ныклыгы да шундый вакытта сынала һәм ачыклана.

Чыганак: Мәһдиев М. Беренче класста // Яңа тормыш. – 1959. – 18 ноябрь.

Габидуллина Х.

Боларны егет дисәң дә ярый

Боларны егет дисәң дә ярый – мәкалә. Автор бу язмасы аша егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлеген раслый. Училищеда алган белемне колхозның мастерскойларында, тимерчелегендә практик яктан ныгыткан егетләр авыл халкын башка сыйфатлары белән дә шаккатыралар: яшьләр мәдәни яктан да зур үсештә икәнлекләрен “Известия” колхозының клубында раслый. Автор, үзе дә үзешчән артист буларак, яшь егетләрнең шушы сыйфатларына аерым туктала. Авыл кешесен авыр хезмәтеннән соң ял иттерү –практика узучы егетләрнең төп максаты. Бар яктан килгән ир затына гына: “…егет дисәң дә була”, – дигән нәтиҗә чыгару мөмкин һәм автор язмасын да нәкъ шул сүзләр белән тәмамлый. Димәк,егетләр бар яктан да килгән һәм алар үсештә.

Чыганак: Мәһдиев М. Боларны егетләр дисәң дә була. // Яңа тормыш. – 1959. – 25 февраль.

Габидуллина Х.

Бүген дә хәрәкәттә

“Бүген дә хәрәкәттә”, мәкалә Гали Рәхимнең шәхесе, әдәбият һәм фән өлкәсендә эшчәнлеге турында. Г.Рәхимне 17 яшендә татар тарихында беренче «Җир йөзе» дигән җәгърафия (география) дәреслеген язган кеше, ди. Галимнең кайбер әсәрләренә аерым анализ ясый. Ибсенның “Гыйшык комедиясе” дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итүе мәсьәләсенә килгәндә: “Ни өчен Г.Рәхим Ибсеннан шул бер җырын гына тәрҗемә иткән?” – дигән сорау куеп, аңа җавап эзли. Әмма бу сорау ачык кала. Г.Рәхимнең XIX йөз мәгърифәтчеләрен өйрәнүчеләрнең берсе икәнен, аның Октябрь революциясеннән соң әдәбият тарихы һәм халкыбыз тарихы белән дә шөгыльләнгәнен ассысыклый. Аның бу юнәлештә тикшеренү эше белән шөгыльләнүе дә безнең буынга күп мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра, ди М.Мәһдиев.

Чыганак: Мәһдиев М. Бүген дә хәрәкәттә // Казан утлары. – 1983. – №7. – Б.160-170.

Габидуллина Х.

Бер листовканың тарихы

Бер листовканың тарихы – мәкалә. Биредә автор Бөек Ватан сугышы тәмамланган көнне сурәтли. Ул көн һәркем өчен бәйрәм булып күңелгә кергән. Автор апасы Рәкыйганың больницадан кайтканда листовка алып кайтуын хәбәр итә. Казан шәһәрендә сугыш беткән көнне ничек бәйрәм итүләре, самолетның һавага листовкалар очыруы, шатлык-сөенечне сурәтли. М.Мәһдиев бу листовканы утыз елдан артык саклаган. “Фашизмны җиңгән халкыбызның зур шатлыгының бер истәлеге буларак сакланган”, – дип яза ул.

Чыганак: Мәһдиев М. Бер листовканың тарихы // Яшь ленинчы. – 1975. – № 39.

Габидуллина Х.

Бер очрашу-бер гомер

Бер очрашу-бер гомер – мәкалә. Кырык елдан соң очрашкан сабакташларның хисләре чагылдырыла. Кемнеңдер әмере белән авыр темага инша яздырып, илле студентның утыз сигезенә “икеле” билгесе кую кемгә кирәк булды икән, дигән сорау борчый авторны. Һәр студентның тормышы кыскача сөйләнгән очрашу “Үрнәк” поселогындагы тарихи йорт янында баш ию белән дәвам итә. Яшьлекне сагыну, үткәннәрнең ачы хәсрәте мәкаләдә ачык бирелә. Белем биргән остазларына рәхмәтле булулары, очрашуның авыр да, сагышлы да, шатлыклы булуы да искә алына.

Чыганак: Мәһдиев М. Бер очрашу-бер гомер // Социалистик Татарстан. – 1987.  – № 201.

Габидуллина Х.

Бибинур түти

Бибинур түти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое, Гөберчәк авыл кешесе. Ул “киң профильле белгеч” – сыер бозаулату, “кайчы-пычак белән эш итү”, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау остасы. Авыл кешесеннән “вызов” булганда бу карчык аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп йөгерә торган булган. М.Мәһдиевне дә әнисе аңа алып барган. “Берсен хәтерлим: бака үләне яфрагын яба иде ул пәке тидерерлек булмаганда”, – дип яза автор Бибинур турында.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.212.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика