Доктор янында

Доктор янында – мәкалә. Биредә автор улы Искәндәр белән булган вакыйга турында бәян итә. Искәндәрнең яралы башын бинт белән бәйләгәнне, бала уйлавы буенча, бөтен кеше күрергә тиеш. Ул, янәсе, яралы солдат. Иптәшләре күрсә, бөтенләй дә малай күңелендә горурлык хисе арта, имеш. Ләкин ата кешене баланың еламавы бераз сагайтса, чын ир бала тәрбияләвенә ышаныч та күренә. Язучы бу язмасы аша баланың хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен дә җиткерә.

Чыганак: Мәһдиев М. Доктор янында // Коммунизмга. – 1974. – 12 ноябрь.

Габидуллина Х.

Данлыклы юбилейны каршылап

Данлыклы юбилейны каршылап – мәкалә. Һәр мәктәп укучысына уку елын югары өлгереш белән тәмамлау максаты куела. Аерым бәйрәмнәр уңаеннан атналык ярышлар, конкурслар үткәрү укучы өчен өстәмә тырышлык, активлык сорый торган чара. Бу үз өстеңдә күбрәк эшләүне таләп итә. Автор үзе эшләгән мәктәп укытучылары һәм укучыларының активлыгын, тырышлыгын мисаллар белән күрсәтә. Мондый чаралар өчен укытучы өстәмә рәвештә эзләнергә һәм андый эш юнәлешен укучысына да җиткереп, аларны төрле яклап үстерергә, коллективта үз-үзләрен тотарга өйрәтергә тиеш була. Бу киләчәктәге зур тормыш мәшәкатьләре алдында укучыга югалып калмаска, дөрес юл табарга да ярдәм итәчәк. Юбилейлар элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак. Шуңа күрә укучы һәрвакыт активлыгын югалтмыйча, тарихны онытмыйча белем алырга тиеш.

Чыганак: Мәһдиев М. Данлыклы юбилейны каршылап // Яңа тормыш. – 1958. – 17 октябрь. Габидуллина Х.

Диңгезче дәфтәреннән

Диңгезче дәфтәреннән – шигырь. М.Мәһдиев 1950-1954 елларда Балтыйк Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән. Шигырьдә диңгезченең уй-фикерен, хисләрен бирергә тырышкан. Лирик герой туган ягына, сөйгәненә сагыну хисләрен дә белдерә.

Чыганак: Мәһдиев М. Диңгезче дәфтәреннән // Яңа тормыш. – 1959. – 8 февраль.

Габидуллина Х.

Дөньяның дүрт ягыннан кайтып керүче юл

Дөньяның дүрт ягыннан кайтып керүче юл – Гөберчәк авылына җәйге сезонда җиде юл кайта. Юлларның кайберсе урманнан, кайсы кырдан, кайсыдыр күрше авылдан кайтып керә. 2008 елда шул юлларның берсе асфальтланды. М.Мәһдиев бу юллардан елның төрле фасылында кайтырга яраткан. “Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә”, – дип яза ул.

Әдәбият: Мәһдиев М.Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.326-327.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика