Кайбер хатирәләр

Кайбер хатирәләр – мәкалә. Сагыну хисләре ярылып ята бу мәкаләдә. Журналист Тәлгать Гомәров язучының студенты булган. “Аның сөйләгәнен йотлыгып тыңлап утырып, лекцияне язарга да оныта идек”, – дип искә ала автор. Мөхәммәт ага тарафыннан арчалыларга аерым караш, мөнәсәбәт  булмаган. Шуңа күрә “икеле” билгесе дә алгалаганнар. Һәркем тигез булуны аңларга яхшы җирлек биргән укытучы. “Мәһдиев ялагай, эчкерле кешеләрне яратмады”, – дип яза Т.Гомәров. Әдипнең әсәрләре халык күңелендә мәңгелек урын алачагына ышаныч белдерә.

Әдәбият: Гомәров  Т. Кайбер хатирәләр // Арча хәбәрләре. – 2005. 5 февраль.

Габидуллина Х.

Киек казлар кебек…

Киек казлар кебек… – мәкалә (1985). Автор туган җире турында мәкалә язар өчен махсус авылга кайтып, андагы проблемалар белән таныша. Бригадир Ш.Хәбибуллин авыл өчен нәрсәләр кирәклегенә туктала: “Иң беренче эш итеп балалар бакчасы ачар идем”, – ди ул. Колхозчыларның иң авырткан урыны ул – бала проблемасы. Эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудыру хыялы белән йөргән бригадир да, колхоз рәисе дә ни генә эшләсәләр дә кызларның авылдан киек казлар кебек ни өчендер китүләренә гаҗәпсенәләр. Автор яшьләр өчен, килгән кеше өчен мөмкинлекләр аз булуга, мәдәни якның нык аксавына басым ясый. “Колхоз еллар буе бер генә клуб хезмәткәре дә әзерләмәгән, махсус белемле бер генә культура работнигы да юк”, – дип тәнкыйтьли.

Чыганак: Мәһдиев М. Киек казлар кебек… // Социалистик Татарстан. – 1985. – № 62, 63.

Габидуллина Х.

Кесмәс үзәнендә

Кесмәс үзәнендә – мәкалә (1985). Биредә авылдагы гореф-гадәтләр сакланышы нинди халәттә булуы ачыклана. Автор авылның киләчәген билгеләүче факторларның кайберләре бик тирәндә ятуын ассызыклый. Мәсәлән, колхоз рәисе үзе җитәкләгән авылларга, шул җиргә, төбәккә, кешеләренә карата мөнәсәбәте нинди? Автор шушы сорауларга җавап бирергә тырыша. Урман – давыл кешесенең төп материал чыганагы. Кеше шуннан ничек файдалана? Автор авылдашларының хезмәт сөюләренә соклануын сиздерә, башкаларга үрнәк булу сыйфатларын күрсәтә. ”Безнең авылда гомернең гомер буена эшлексезләр, эчкечеләр булмады. Бездә эш яраталар”, – дип яза ул.

Чыганак: Мәһдиев М. Кесмәс үзәнендә // Социалистик  Татарстан. – 1985. – № 211, 214.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика