Мәһдидә кунакта

Мәһдидә кунакта – мәкалә. Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктә язучының рухы яши, тарихы саклана. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан урын – М.Мәһдиев музеенда язучылар еш була. Алар Масраны узып, Му үзәннәрен үтеп, Мөхәммәт ага йөргән сукмаклардан атлап, аның туган нигезенә, музеена киләләр. Ә бездә кеше хакын хаклый, рухын саклый торган халык яши. Кем генә Гөберчәккә килмәсен, ул барыбер Мәһди йөргән юлдан атлый, ул сулаган һаваны сулый, язучы утырткан агачларга соклана, аның туган йортына керә, рухын, иҗат мирасын саклаучы музеена күз сала. Музей экспозициясендәге һәр әйбер язучы тормышы, язмышы , иҗаты белән бәйләнешле. Кунаклар алар белән танышып, якты хатирәләр, матур истәлекләрне күңелләрендә кабат яңарталар. М.Мәһдиевнең иҗатын хөрмәт итеп, әсәрләрен яратып укыган, күбесе язучының үзе белән якын таныш булган Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рәдиф Сәгъди, Сания Әхмәтҗанова, яшь язучы Рөстәм Галиуллин музейга килеп, аның кабере янында булып, искә алдылар. Алар М.Мәһдиевкә багышланган мәкаләләр язалар,шигырьләр иҗат итәләр. Бу төркем язучы-шагыйрьләрнең М.Мәһдиевне онытмаулары, аны остазлары итеп санаулары киләчәктә яшь буынга аның турында белгәннәрен җиткерү өстендә дә күп эшләр башкарырлар дигән зур өмет уята.

Чыганак: Әхмәтҗанова С. Мәһдидә кунакта // Мәдәни җомга – 2 октябрь, 2009 ел.

 Габидуллина Х.

М.Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим

М.Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим – Чаллы шәһәрендә яшәүче шагыйрә Гыйбадуллина Лилия Фаис кызы (1987) язган фәнни мәкалә. Биредә күренекле татар галиме, язучы һәм археограф Гали Рәхим турында М.Мәһдиев язган мәкаләләр тикшерелә. М.Мәһдиев тарафыннан аның әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе, әдәби текстология татар сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге өйрәнелгәнлеге турында языла. Язучының Г.Рәхим мирасы кадерсез булуына нык борчылуына, аны өйрәнеп, берничә том итеп чыгарырга кирәклегенә, үлеме турында ачынып язганына игътибар итә.

Чыганак:

Гыйбадуллина Л.Ф. М. Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре: төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 1. март). Казан, 2012. – Б.29-31.

Әдәбият:

Мәһдиев М. Әгәр бәхетең кара булса… // Соц. Татарстан. – 1990. – 20дек;

Мәһдиев М. Ерактан яңгыраган аваз //Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык(“Шәхесләребез”сериясе) / Төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев.– Казан: Җыен,2008.– Б. 33-62.;

Мәһдиев М. Йомгаклау дәфтәре (Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү турында) // Казан – 1994. – №3-4. – Б.103-105;

Мәһдиев М. Каһәрләнгән язмыш //Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык(“Шәхесләребез”сериясе) / Төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев.– Казан: Җыен,2008.– Б. 391-396.

Габидуллина Х.

Мәһдиев Искәндәр Мөхәммәт улы

Мәһдиев Искәндәр Мөхәммәт улы 1966 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә Мөхәммәт Мәһдиев һәм Лилия Бәширова гаиләсендә туа. Казанның 126 нчы урта мәктәбендә укый, аны 1984 елда тәмамлагач, Казан дәүләт университетындагы филология факультетының рус бүлегенә укырга керә. 1985-1988 елларда Советлар Союзы Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Университетны тәмамлаганнан соң Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, аннары – татар телле вакытлы матбугатта эшли («Заман» газетасында – тәрҗемәче, «Мәгърифәт» газетасында – хәбәрче булып). 1993 елның декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан Истамбул университетына (Төркия Җөмһүрияте) аспирантурага җибәрелә (укуын тәмамламый), аннары Татарстан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр министрлыгында эшли. 1996-2002 елларда эчке эшләр органнарында (Казан шәһ. Эчке эшләр идарәсендә, соңыннан – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратында) хезмәт итә. 2002-2003 елларда электр элемтә индустриясендә эшли («КОМТАТ» ААҖендә – электромонтер, «Татинком — Т» ААҖендә – инженер булып), шул ук вакытны Казан элемтә электротехникумында читтән торып укый (тәмамламый). И.Мәһдиевнең исеме татар вакытлы матбугатында 1990 еллар башында күренә башлый, ә 1997 елда «Вечерняя Казань» газетасында аның рус телендәге беренче мәкаләсе басылып чыга. И.Мәһдиев хезмәт юлын татар-төрки текстологы буларак башласа, соңрак ул үзен публицист, редактор, тел, тарих һәм дин белеме өлкәләрендә тәнкыйтьче буларак сынап карый, аннары тәрҗемәче буларак дәвам итә – татар, инглиз, казак, төрек, рус текстлары белән эшли. И.Мәһдиев 2004 елдан бирле гаиләсе белән АКШта яши.

М.Мәһдиев улы Искәндәрнең балачагына бәйле хатирәләрне “Бәхилләшү” романында искә ала. Язучы улын туган авылының табигате, болын-кырлары белән таныштыра.

Чыганак:

Мәһдиев М. Бәхилләшү. Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б.76-77.

Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы

Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы 1951 елның 17сентябрендә Чүриле районы Яңа Чүриле авылында туган. 1969 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1974 елда уку йортын тәмамлагач, Балтач районы Урта Көшкәт авылындагы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Казанда төзелеш трестының күп тиражлы “Төзелештә” исемле гәзитендә хәбәрче булып эшли. Татарстан радиокомитеты хәбәрчесе, китап нәшриятында мөхәррир вазыйфаларын башкара. 1990 елда Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты матбугат үзәгендә референт, баш референт булып эшли. 2011 елдан лаеклы ялда. Р.Мәһдиевнең “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе” (1992) исемле китабы озак еллар Кышкар, Түнтәр, Казан мәдрәсәләре тарихын өйрәнү өчен алыштыргысыз әдәбият булып торды. Язучы соңгы елларда әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Өченче дәрәҗә Дан ордены иясе Габдерәшит Сөнгатулла улы Мәһдиевнең тормыш юлын, язып калдырган фронт истәлекләрен өйрәнү һәм пропагандалау белән шөгыльләнә.

Әдәбият:

Мәһдиев Р. Уттан сау чыккан хәтер-хатирә (фронтовик әтием язмалары) // Безнең мирас. – 2019. – №1. – Б.80-85; №2. – Б.78-83.

Мәһдиева Рәмзия Рәшит кызы

Мәһдиева Рәмзия Рәшит кызы 1954 елның 19 мартында Арча районы Гөберчәк авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтына стоматология факультетына укырга керә. 1980 елдан үз белгечлеге буенча шифахәнәдә эшли. 2009 елдан Казан елга техникумының дәваханәсендә теш табибы булып хезмәт итә. 2013 елдан лаеклы ялда.

Мәһдиев Р.

Мәһдиев Расим Рәшит улы

Мәһдиев Расим Рәшит улы 1952 елның 8 декабрендә Чүриле районы Яңа Чүриле авылында туган. 1970-1976 елларда КДУның тарих-филология тәмамлаганнан соң Татарстан телевидениесендә хәбәрче, Татар әдәбияты һәм Шариф Камал музей-фатирының мөдире булып эшли. 2012 елдан бүгенгәчә ТР Халыклар Дуслыгы Йортында музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең мөдире вазыйфасын башкара.

Мәһдиев Р.

Малифотон, тыраңгай…

Малифотон, тыраңгай… – көлдергеч. М.Мәһдиевнең улы Искәндәр кечкенә вакытта кайбер авазларны дөрес әйтми. Әдип, улының сүзләрен кулланып, балалар өчен көлдергечләр яза һәм аларны “Салават күпере” журналында бастырып чыгара.

М.Мәһдиев, кечкенә балалар сөйләмендә була торган бу халәтне, шушы көлдергеч аша тәрбиячеләргә, әти-әниләргә кулланып, баланың сөйләшүен дөресләү, чиста сөйләмгә ирешү максатын куя.

Чыганак: Мәһдиев М. Малитофон, тыраңгай… // Салават күпере. – 1994. – №11.

Габидуллина Х.

Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы

Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1891 елда туа. М.Мәһдиевнең әнисе. Мәгърифәтче Таип Яхиннар нәселеннән. Аның турында укымышлы, бала җанлы, тәбәнәк буйлы, киң күңелле, юмарт хатын иде, дип искә алалар. 1915 елда Сөнгатулла кияүгә чыга, Гөберчәктә яши башлый. Авыл балаларына белем бирә, үзен хөрмәт итеп, “Абыстай” дип кенә атаганнар. Игезәк Рашат-Мөршидә, Мөхәммәтрашат, Габдерәшит (1918-2001), Рәкыйга (1921-1946), Рауза (1924-1990), Равия (1926-2001), Мөхәммәт (1929-1995) исемле балалары дөньяга килә. 1971 елның 6 ноябрендә бакый дөньяга күчә.

Әдәбият: Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан, 2016. – Б.75-87.

Габидуллина Х.

Мөхәммәт Мәһдиев туган йорт

Мөхәммәт Мәһдиев туган йорт Сөнгатулла Мәһдиев Гөберчәк авылының буш урынында йорт сала. Бер яклы йорт, кечкенә генә чолан эшләнә. Сөнгатулла хәзрәт яңа өйнең чорма кыегына “1916 санә” дип язып куя. 1953 елда Мөхәммәт Мәһдиев йортның аскы өлешен сипли, 1980 нче еллар тирәсендә вак такта белән тышлап ала. Тәрәзә йөзлекләре узган гасыр башында Сөнгатулла хәзрәт ничек куйган, шулай саклана. 2016 елда Мәһдиевләр йорты төзелүгә 100 ел тулды. Шул ук елның җәендә йортның хуҗасы Җәүһәр Галимова түбәсен алмаштырды. Йорт, бүрәнәләре черү сәбәпле, тулысынча ремонтка мохтаҗ.

Әдәбият:

Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2004. – Б.70.

Габидуллина Х.

Мәһдиева Гөлчәчәк

Мәһдиева Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) – М.Мәһдиевнең талантлы, зирәк сеңлесе кызамык авыруыннан вафат була, Гөберчәк зиратына җирләнә. Җеназасын Хәнәфи абзый укыта, кабер өстенә аның төпчек улы Госман нарат утырткан була. Әмма, 1940 елгы өермәдән соң, кабер өстенә куелган таш һәм нарат юкка чыга. Шул сәбәпле Гөлчәчәкнең кабере билгесез. Автор бу турыда “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә яза (Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль).

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика