“Мохтар картны юлда очраттым…”

“Мохтар картны юлда очраттым…” – мәкалә исеме ҺТакташның «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан алынган. 1931 елның 17 февралендә Казанда узган Татарстан Советларының IX съездында «Батыр Курса» колхозыннан карт ударник Хәбибулла Мохтаров катнашып, һәрдаим игътибар үзәгендә була. Бу съездда Һади Такташ та булып, шул елларда “Киләчәккә хатлар” исемле поэмасын иҗатын итә. Курсалылар һәм М.Мәһдиев съезд вакытында делегат авылдашлары белән Һ.Такташ үзара танышкан, әлеге поэмадагы Мохтар карт образының прототибы М.Мохтаров булган дип уйлый, шуңа инана һәм моның белән горурлана.

Чыганак: Мәһдиев М. Мохтар картны юлда очраттым… // Яңа тормыш. – 1962. – 1апрель.

Габидуллина Х.

Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре

Әдәби тәнкыйть мәкаләсе. Автор М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә нинди мәсьәләләрне күтәрүе, геройларның кем, нәрсә аңлатуын ачып бирә. Мәсәлдәге куян – хезмәт иясе вәкиле итеп сурәтләнә, шагыйрь явызлыкны тәнкыйть итә. Әдәбият дәреслекләрендә Шүрәле дә явызлык символы, кара көч итеп сурәтләнгән. Автор: “Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган бер “бичара” итеп бирә”, – дип яза.

Бөтен кеше дә барлык фәннәрне яратып бетермәскә мөмкин. Бу мәҗбүри эш түгел, әмма әдәбият барлык өлкәдә эшләүчеләргә дә рухи азык бирә торган фән. Соңгы елларда бу фәнне ярдәмчел хезмәт күрсәтүче дәрәҗәсенә төшереп бетерделәр, дип автор бик нык борчылуын белдерә. Дәресләрдә техник чаралар еш кулланылуын да искә ала. “Кеше рухына тәэсир итү ягыннан әдәби текст кадәр көчле тагын нәрсә бар икән?” – дигән сорау да куя М.Мәһдиев. Техник чараларны киң кулланып, әсәрнең эмоциональ тәэсирен онытып бетермәскә кирәклеккә басым ясый.

Әдәбиятны укытканда программада һәм методик кулланмаларда кимчелекләр булуын да искәртә. Укытучы шаблон рәвешендә бирелгән дәрес темасын үткәрә, ә моның белән әдәбиятка карашны, мәхәббәтне тәрбияләп буламы? Автор шушы сорауга җавап рәвешендә укыту методикасындагы кимчелекләрне саный. Мәктәп балаларына Г.Тукайның реакция елларында язган шигырьләре, М.Җәлилнең Моабит циклын, Г.Камалның “Банкрот”, М.Фәйзинең “Галиябану”, Г.Әпсәләмовның “Ак төннәр”, “Алтын йолдыз” әсәрләрен тирәнтен кертергә кирәклекне раслый. “Мөмкинлекләр бар икән, димәк, программа һәм дәреслекләрне яхшырту юнәлешендә җиң сызганып тагы да эшләргә кирәк”, – дип яза М.Мәһдиев. Бүгенге көндә татар теленә кагылышлы проблемалар туачагын белгән сыман 1975 елда ук М.Мәһдиев бу мәкаләне язган.

Чыганак: Мәһдиев М. Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре //Казан утлары. – 1975. – №6. – Б.152-163.

Габидуллина Х.

Мәһдиев сабагы

Мәһдиев сабагы – мәкалә.  Автор Сикертән мәктәбендә укыткан вакытын гомерлек сабак алу вакыты дип саный. Шул сабак укытучының хезмәт нәтиҗәсенә  эшләү дәверендә ярдәм итә. Мәһдиев белән кабат югары уку йортында очрашу – үткәннәрне сагыну, хатирәләрне яңарту вакыты булып санала. Язма авторы язучының авырган вакытта да шаянлыгын, горур калуын ассызыклый.

Әдәбият: Садыйкова Б. Мәһдиев сабагы //Татарстан яшьләре. – 2010. – 24 апрель.

Габидуллина Х.

Мәрфуга әби һәм аның оныклары

Мәрфуга әби һәм аның оныклары – мәкалә. Бөек Ватан сугышы халыкка зур хәвеф, сагыш, моң, хәсрәт китерә. Мәкаләдә авыл карчыгы Мәрфуга 1916 елда ук биш баласы белән тол калып, бу сугышка өч улын озатуы сурәтләнә. Алтын куллы улларының колхоз өчен иң кирәкле кешеләр булуына сөенеп яшәгән ана сугыш михнәте аркасында йөрәгендә тирән яра саклый. Ул кайгыга бирешми, киленнәренә дә: “Эшләгез, балаларыгызны кеше итегез, кайгы шуның белән басыла”, – дип киңәш бирә. Язучы тырыш, эшчән Мәрфуга түтинең нәселен алай гына корытып булмаячагына үз хисләрен белдерә.

Чыганак: Мәһдиев М. Мәрфуга әби һәм аның оныклары // Коммунизмга. – 1965.  – 11 июнь.

Габидуллина Х.

Мәрфугатти

Мәрфугатти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое. Өч улын Бөек Ватан сугышында югалта. Сабыр холыклы, тырыш, уңган хатын “урман карчыгы” дип йөртелә. 99 яшенә кадәр яши. Урманнан дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп киптергән, кыш буе авылдашларын шулар белән дәвалаган мөхтәрәм шәхес. “Мәрфугаттинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын әллә ниләр була иде”, – дип яза М.Мәһдиев урман карчыгы турында.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.213.

Маһиҗамал

Маһиҗамал – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое. Авыл кешесе аны Майҗамал дип йөртә. Гөберчәк авыл кешесе, сөяк төзәтү, тайган буыннарны үз урынына утыртучы кеше. Хәтта Мөхәммәт Мәһдиев тә мәктәптә укыганда аягы каймыккач аңа мөрәҗәгать иткән. “Сугыштан соң ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте”, – дип яза Маһиҗамал карчык турында М.Мәһдиев.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.211.

Габидуллина Х.

Мәстүрә

Мәстүрә – Масра авылы кызы, Гөберчәк килене.Ул аз сүзле, эшчән-җитди кеше, кәҗә мамыгының сыйфатын яхшы бәяләүче, оста шәл бәйләүче. М.Мәһдиев аңа шәл киергесе ясап биргән. Аларның күршесе булып яшәгән.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.267-268.

Габидуллина Х.

Минсафина Рәсимә Хуҗахмәт кызы

Минсафина Рәсимә Хуҗахмәт кызы – 1945 елның 19 августында Арча районы Гөберчәк авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Рәсимә апаның әбисе Майҗамал – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәренең бер герое. Рәсимә апа музей эшчәнлеге белән гел танышып, төрле кичәләрдә катнашып, язучының әсәрләрендәге герой-прототиплар турында сөйләргә ярата иде. Авыл тарихы, аның кешеләре турында бай мәгълүматлы кеше. 2017 нче елның май аенда вафат.

Әдәбият: Габидуллина Х. Сатлыкҗан әтием // Татарстан яшьләре. – 2015. – 2 апр.; Габидуллина Х. Өлгермәдем… // Татарстан яшьләре. – 2017. – 31 авг.; Габидуллина Х. Юксына күңел… Өлгермәдем… // Арча хәбәрләре. – 2017. – 31 авг.

Габидуллина Х.

Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы

Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы – 1996 елда төзелеп, 2000 елның 6 июлендә рәсми рәвештә ачылды. Музей экспозициясе өч залга урнаштырылган. Фондында әдипнең шәхси әйберләре, иҗади мирасы, фоторәсемнәре саклана. Мәһдиевнең язган хатлары, китаплары, язу машинкасы, агач чемоданы бар.  Мөхәммәт аганың әтисенең тормыш юлы, әнисенә кагылышлы әйберләр, әсәрләрендәге герой-прототиплары турында да мәгълүмат саклана. 2016 елда музейның агач бинасы калай белән тышланды.

Әдәбият: Габидуллина Х. Торналар моңы тарта микән?! // Татарстан яшьләре. – 2018. – 15 февраль.

Габидуллина Х

Минсафин Миннехан Минсафа улы

Минсафин Миннехан Минсафа улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1942 елның март аенда туа. М.Мәһдиевне якыннан белә, аның турында истәлекләре бар. Хатыны Рәсимә апа кырык җиде ел бергә яшәп, дүрт кыз тәрбияләп, аларга югары белем алырга булыштылар. Гомере буе Куйбышев колхозында шофер, амбар мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Музейда еш була. Балалары-оныклары да М.Мәһдиев музееның даими кунаклары. Авыл мәчетенең беренче имамы.

Әдәбият: Габидуллина Х. Әнә безнең әти кайта // Арча хәбәрләре. – 2016. – 5 август.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика