Тормышның яме – хезмәттә

,

Тормышның яме – хезмәттә – мәкалә. Коллективта яшьләр булса, алар заман таләпләренә тизрәк күнегә. Хәзерге вакытта уку-укыту системасында нинди генә алымнар белән балаларга белем бирмиләр, хәтта чит ил алымнарын да кулланар, ләкин белем бирү белән мавыгып, мәктәптә хезмәт тәрбиясен дә онытырга ярамый, ди автор. Мәкаләдә Курса-Почмак мәктәп коллективының укыту һәм хезмәт тәрбиясе бәян итә. Укытучы […]

>>

Туган як авазы

,

Туган як авазы – мәкалә. Биредә автор авыл исемнәренең тарихы белән кызыксынып, аларның чыганагын күрсәтергә омтыла. Исемнәрнең ниндидер тарихка, урынга, вакыйгаларга бәйләнешен күрсәтә. “Ор” сүзенең күп кулланылышын исбатлый, хәтта Арча исеменең нигезендә дә шул сүз ятуын аңлата. Тукай биографиясенә бәйләнешле авылларның да кайдан чыкканлыгын яза. Туган авылы Гөберчәкнең “Күп орчык” сүзеннән барлыкка килүен дә ассызыклый. […]

>>

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли

,

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли – мәкалә. Мәктәпнең үз радиоузелы эшләү – укучылар өчен стимул бирә торган бер чара. Мондый эшне эзлекле итеп алып бару өчен укучыларда җаваплылык сыйфатлары көчле булу сорала. Ә кайбер укучыларга шундыйлардан үрнәк алу өчен нәтиҗә ясау мөмкинлеге дә туа. Автор бу язмасы аша үзе мәктәптә эшләгән чор вакыйгаларын сурәтләп, укытучының өстәмә […]

>>

Уку елына керешкәндә

,

Уку елына керешкәндә – мәкалә. 1 сентябрь – бөтен илебездә мәктәп ишекләре киң итеп ачылган көн. Ә аңарчы мәктәп биналарында, билгеле, ремонт эшләре башкарыла, укыту елына хәзерлек бара. Язмада Казанбаш мәктәбенең яңа уку елын нинди хәзерлек белән каршы алулары хакында бәян ителә. Балалар күп булу сәбәпле, укыту эше ике сменада бара. Бу эшне бүгенге көндә […]

>>

Укучыларның производство бригадалары эштә

,

Укучыларның производство бригадалары эштә – мәкалә. Биредә төп игътибар укучыларның производство бригадаларындагы эшләрен дөрес итеп оештыруга юнәлтелә. “Җәй буе укытучылар укучылар белән бергә булдылар”, – дип хәбәр бирә автор. Мәктәп һәм кырдагы хезмәт – тәрбиянең аерылгысыз бер тармагы булып тора. Теория белән практика бер-берсенә бәйләнешле. Шулай булгач, укучылар тиешле белем алганнан соң, практик яктан да […]

>>

Үзе китте, җыры калды

,

Үзе китте, җыры калды – мәкалә. Журналист И.Фәттахов язмасында ике укытучысының белем бирү буенча бик тә истә калуына басым ясый. Студентлар куркып торган кешеләр минем өчен иң җылы истәлек калдыручылар булды дигән фикерне алга сөрә. Мәһдиевнең лекцияләрендә кызыксыз тоелган темаларны да авызына каратып торырлык итеп бирә белү сәләте көчле булуны яшерми, мисалларга таянып күрсәтә белә. […]

>>

Фазылова Маһри

,

Фазылова Маһри – Арча районы Сикертән авылында 1928 елның февраль аенда туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә укыганнар. Куйбышев исемендәге колхозда бригада эшчесе булып хезмәт иткән. Ире Хәниф абый белән алты бала үстерә. Сикертәндә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Хәтер сандыгын актарганда // Татарстан яшьләре. – 2017. – 28 декабрь. Габидуллина Х.

>>

Фәттахов Ильяс

,

Фәттахов Ильяс – Арча районы Корайван авылында туа. “Арча хәбәрләре” газетасында журналист булып эшли. М.Мәһдиев Арчага кунакка кайтканда һәрвакыт редакциягә керә һәм И.Фәттахов аны машина белән Гөберчәк авылына кайтара. Шул вакытта М.Мәһдиев якташына төрле истәлекләр сөйли. И.Фәттахов язучының кешелек сыйфатына басым ясый, аның иҗатының җирлеге туган авылы икәнлеген сөйли. Ул – М.Мәһдиевнең студенты. Фәттахов И. […]

>>

Фәһмиева Гөлниса

,

Фәһмиева Гөлниса  – Арча районы Сеҗе авылында туган. Мөхәммәт мәһдиевне 1947 елда Сеҗе мәктәбендә беренче тапкыр каршы алган укытучы. Калган гомерен Иске Му авылында яшәде.. Ветеран укытучы бик таләпчән, максатчан, кырыс холыклы кеше иде. М.Мәһдиев белән бер очрашуы вакытында Сеҗе мәктәбендә укыткан вакытларны язуын үтенә. Язучы Гөлниса апаның гозерен истә тотып, “Ни хәлең бар, укытучы […]

>>

Хәбәрче булу – мактаулы эш

,

Хәбәрче булу – мактаулы эш – мәкалә. Матбугатта басылып чыккан һәр мәкаләнең авторы була. Алар – хәбәрчеләр. Автор фикеренчә, хәбәрчеләрдән килгән хат газетаның туклану чыганагы. Алар төрле теманы ачып бирә, ләкин бөтен хат язучы да хәбәрче дигән сүз түгел әле. Хәбәрчеләргә дә язу өлкәсендә төрле максат-бурычлар куела. Урында булган вакыйгалар агышын халыкка җиткерә белү, фикер […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика