Шәйхетдинова Роза Вагыйз кызы

,

Шәйхетдинова Роза Вагыйз кызы – Арча районы Чөмә-Елга авылында 1941 елда туа. Үзешчән шагыйрә, берничә шигырь китабы басылып чыкты. Ул утыз елдан артык вакытын мәдәниятка багышлаган. Сикертән мәктәбе укытучысы М.Мәһдиев белән аралаша, соңрак аңа багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә. Арча шәһәрендә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Горурлан, Арчам, талантлы кызың белән! // Шәһри Казан. – […]

>>

Шәйхи

,

Шәйхи –зур күзле, ябык гәүдәле, озынча буйлы, аз сүзле, эшчән. Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышка кадәр клуб бинасына тәрәзәләр ясый башлап, сугыштан кайткач, аларны куеп бетерүче Гөберчәк авылы кешесе. Алмаз белән пыяланы бик оста кисә белгән. “Шәйхинең, колак төбенә карандаш кыстырып, клуб эчендә өстәлдә пыяла кискәне хәтердә калган”, – дип яза М.Мәһдиев. Шәйхи картның оныгы […]

>>

Шәрәфиев Гатиятулла Шәрәфи улы

,

Шәрәфиев Гатиятулла Шәрәфи улы – Гөберчәк авылында туып, шунда 1962 елга кадәр яшәгән. “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Җиде аршинлы бүрәнә белән…” бүлегендә аның турында яза. “Ак” тегүчеләр исемлегендә йөри. Ул Г.Тукайга кием тегеп, аның белән тыгыз элемтәдә торган. “Зингер” машинасы белән тегү тегеп, халыкны шатландырган. Гади, олы гәүдәле, “көрәк” куллы агай булган ул. Кызганыч, тегү […]

>>

Шигырь җаен белмәгәч…

,

Шигырь җаен белмәгәч… – көлдергеч. Язучының кече яшьтәге балалар өчен язган көлдергечләре тәрбияви максатка көйләнгән. М.Мәһдиев, алар аша балаларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләп, дөрес итеп сөйләшергә, тирә-як мөхиткә игътибарлы булырга өйрәтә. Көлдергеч ахырында сорау да куя: “Ә шигырьнең дөрес укылышы ничек, нәни дуслар?”. Уйлану өчен җирлек тудыру – язучының бер алымы, дип карарга кирәк. Чыганак: Мәһдиев […]

>>

Югарыга карап фикер ит…

,

“Югарыга карап фикер ит…”, мәкалә. Автор әдәби тәнкыйть мәкаләсендә 1974 ел прозасына үз фикерен җиткерә. Мәкалә авторы бу чор язучыларының әдәби әсәрләрендә Бөек Ватан сугышын, аннан соңгы торгынлык елларын, беренче бишьеллыкларны гәүдәләндерүләре турында әйтә. Илебездә ГЭСлар, тимер юллар, шахталар төзелде, шул чор тормышын, андагы кешеләр язмышын чагылдыру зарур иде, ди Бигрәк тә татар халкы тормышның […]

>>

Юксыну

,

Юксыну – мәкалә. Автор М.Мәһдиевнең иҗаты белән якыннан таныш. Аның язган һәр язмасын укып, андагы фикерләргә, сурәтләүгә, язу алымына соклануын белдерә. Әдип әсәрләрендә хатын-кызның ипи пешерүен тасвирлый. Ә язма авторы шул вакытларны сагыну хисе белән яши. Мәһдиевнең әсәрләрендәге авыл тормышы, кешеләр язмышы безнең киләчәк өчен тарих булып калачагын да белдерә. Автор: “Исән булса, М.Мәһдиев бүгенге […]

>>

Язучы Г.Бәширов укучылар янында

,

Язучы Г.Бәширов укучылар янында – мәкалә. Автор укучыларның язучы белән очрашуын хәбәр итә. Сөйләшү темасы –  әдәбияттагы совет патриотизмы. Г.Бәширов үз мисалларында шул теманы ачыкларга тырыша. Укучылар “Намус” романының иҗат ителү тарихы белән дә кызыксына. Язучының киләчәк планнары да укучыларда зур кызыксыну уята. Чыганак: Мәһдиев М. Язучы Г.Бәширов укучылар янында // Яңа тормыш. – 1959. […]

>>

Яңа клубта

,

Яңа клубта – мәкалә. Яшь хәбәрче буларак, автор Казанбаш авылында булган яңалыклар белән башкаларны да таныштырып барырга тели. Язмадан күренгәнчә, укытучылар кайда да активлык күрсәтә. Алар халыкны төрле темага багышланган докладлар белән тәрбияли, дөньяви яңалыклар белән таныштыра, спектакльләр куеп, авыл халкын куандыра белә. М.Мәһдиев шундый чаралар булганда гына халыкның канәгать булуын, үзара мөнәсәбәтләр ныгуын да […]

>>

Яңа программа белән

,

Яңа программа белән – мәкалә. 1959-1960 уку елында укыту программасы үзгәреш кичерә. Яңа программа нигезендә укытудан тыш, укучыларга планлы рәвештә колхоз хисапчылары, ир балаларга шоферлар булып чыгу өчен белем бирергә кирәк. Моның өчен автор укытучыга өстәмә белем тупларга, әсбаплар алырга, практика өчен мөмкинлекләр тудыруга район һәм мәгариф бүлегенең ярдәме кирәклекне аңлата. М.Мәһдиев, үзе укытучы буларак, […]

>>

Яшь шефлар

,

Яшь шефлар – мәкалә. Бу язмада балалар бакчасының мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә булуы күрсәтелә. Шефлык итеп, үзеңнән кечеләргә нәрсәдер өйрәтү, алар белән төрле чаралар үткәрү – пионерлар өчен дә зур тәрбия эше. Мондый хезмәт аша буыннар чылбырының бәйләнешен дә күрергә мөмкин, ди автор. Шефлык эше белән шөгыльләнгәнче үзең үрнәк, һәряктан үсештә булуың, кечеләрне ярату, […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика