Атадан бала яшь кала

,

Атадан бала яшь кала – мәкалә. Автор М.Мәһдиевнең студенты. Аннан белем алуына чиксез бәхетле булуын яшерми. Язучы җитәкләгән түгәрәккә күп студентлар йөргән. Аннан алган белем бүгенге олпат шагыйрь-язучылар җилкәсендә. Автор Мәһдиевнең әнисенә күрсәткән кадерен дә искә ала, гаиләсенә булган мөнәсәбәтне дә ачып бирә. Әдип хөрмәтенә оештырылган очрашулар һәркемнең күңеленә уелып, озак еллар сакланачагына ышана. Әдәбият: […]

>>

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы

,

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1904 елның май аенда туа. Кияүгә чыгып, Гөберчәк авылында яши. М.Мәһдиевнең әнисе Рабига апа белән бер авылдан булып, дуслар булганнар, үзара аралашып яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татып, ялгызы балаларын үстереп, аларны кеше иткән. Кырыс заманда да биш вакыт намазын калдырмыйча, ураза тотып, […]

>>

Бер листовканың тарихы

,

Бер листовканың тарихы – мәкалә. Биредә автор Бөек Ватан сугышы тәмамланган көнне сурәтли. Ул көн һәркем өчен бәйрәм булып күңелгә кергән. Автор апасы Рәкыйганың больницадан кайтканда листовка алып кайтуын хәбәр итә. Казан шәһәрендә сугыш беткән көнне ничек бәйрәм итүләре, самолетның һавага листовкалар очыруы, шатлык-сөенечне сурәтли. М.Мәһдиев бу листовканы утыз елдан артык саклаган. “Фашизмны җиңгән халкыбызның […]

>>

Бер очрашу-бер гомер

,

Бер очрашу-бер гомер – мәкалә. Кырык елдан соң очрашкан сабакташларның хисләре чагылдырыла. Кемнеңдер әмере белән авыр темага инша яздырып, илле студентның утыз сигезенә “икеле” билгесе кую кемгә кирәк булды икән, дигән сорау борчый авторны. Һәр студентның тормышы кыскача сөйләнгән очрашу “Үрнәк” поселогындагы тарихи йорт янында баш ию белән дәвам итә. Яшьлекне сагыну, үткәннәрнең ачы хәсрәте […]

>>

Беренче класста

,

Беренче класста – мәкалә. Беренче класс укучыларына ничек белем бирергә? Бу хезмәтне башкару өчен укытучы ниләр эшли, укучыларны нәрсәгә өйрәтә, нинди алымнар куллана – сораулар күп. Башка милләт балаларын татар телендә укыту да укытучы өчен зур сынау. Белем бирүне уеннар аша алып барсаң, укытучы өчен икеләтә уңышлы килеп чыгачак, ди автор, чөнки иркен балачак тормышыннан […]

>>

Бибинур түти

,

Бибинур түти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое, Гөберчәк авыл кешесе. Ул “киң профильле белгеч” – сыер бозаулату, “кайчы-пычак белән эш итү”, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау остасы. Авыл кешесеннән “вызов” булганда бу карчык аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп йөгерә торган булган. М.Мәһдиевне дә әнисе аңа алып барган. “Берсен хәтерлим: […]

>>

Билалов Мәгъсүм

,

Билалов Мәгъсүм – М.Мәһдиевнең дусты, күршесе. Кече яшьтән Мәгъсүм, әти-әнисе бик яшьли үлеп, ике туганы белән ятим кала, моңлы бала булып үсә, моряк булып хезмәт итә. Ул Казанда җаваплы эштә эшли. М.Мәһдиев аның турында “Яшь ленинчы” газетасына зур мәкалә дә яза. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. […]

>>

Боларны егет дисәң дә ярый

,

Боларны егет дисәң дә ярый – мәкалә. Автор бу язмасы аша егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлеген раслый. Училищеда алган белемне колхозның мастерскойларында, тимерчелегендә практик яктан ныгыткан егетләр авыл халкын башка сыйфатлары белән дә шаккатыралар: яшьләр мәдәни яктан да зур үсештә икәнлекләрен “Известия” колхозының клубында раслый. Автор, үзе дә үзешчән артист буларак, яшь […]

>>

Бүген дә хәрәкәттә

,

“Бүген дә хәрәкәттә”, мәкалә Гали Рәхимнең шәхесе, әдәбият һәм фән өлкәсендә эшчәнлеге турында. Г.Рәхимне 17 яшендә татар тарихында беренче «Җир йөзе» дигән җәгърафия (география) дәреслеген язган кеше, ди. Галимнең кайбер әсәрләренә аерым анализ ясый. Ибсенның “Гыйшык комедиясе” дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итүе мәсьәләсенә килгәндә: “Ни өчен Г.Рәхим Ибсеннан шул бер җырын гына тәрҗемә иткән?” […]

>>

Г.Камал “Йолдыз”да

,

Мәкалә. Биредә автор Г.Камалның “Йолдыз” газетасында эшләве турында яза. Яңа чыккан китапларга, куелган спектакльләргә рецензия язу эшен Г.Камал башлап җибәрүенә басым ясый. Ул газета битләрендә Г.Тукайның һәр яңа китабына мөнәсәбәтен белдереп бара. М.Мәһдиев язмасында Г.Камалның Ф.Кәрими, Г.Колахмәтов, Ф.Әмирханның әсәрләренә рецензияне кайсына нык тәнкыйть, кайсына мактау сүзләре белән язуын белдерә. Драматургның гражданлык батырлыгы турында да бәян […]

>>
Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика