Хәбибуллин Борһан

,

Хәбибуллин Борһан – Арча районы Гөберчәк авылында 1927 елда Сәмигулла һәм Васфикамал гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә яхшы укый, рәсем ясарга оста була. Алабугада бригадирлар курсында белем алып, гомер буе тракторчы булып эшли, коммунист. Борһан ага кырыс холыклы, гадел кеше була, алты бала тәрбияләп үстерә. М.Мәһдиев “Авыл алга карый” исемле мәкаләсендә Борһан Хәбибуллинны: […]

>>

Хәдичәтти

,

Хәдичәтти – М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәренең герое. Сугыш вакытында ятим калган фронтовик балаларына ана булып яши. Сабыр холыклы, тырыш, эшчән, поляр төннәрне үз күзе белән күреп кайтучы кеше. Үзендә сакланган кулъязма мирасны язучыга бирә. М.Мәһдиев исә аны КДУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшыра. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар […]

>>

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы

,

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда тегүче гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче Мөхәмәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгәннәр. Язучы авылга кайткан вакытта Хәйбиннар […]

>>

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы

,

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы – Арча районы Чөмә-Елга авылында 1921 елның 14 июнендә туа. Гөберчәк авылына кияүгә чыгып, 2018 елның 26 февраленә кадәр шунда яши. М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Торналар төшкән җирдә” повестендагы герой Асиянең прототибы. Хәйбиннар гаиләсе – Мәһдиевләр белән дуслар. Тәскирә апа ире Мөхәмәтнур абый алтмыш ел бергә яшәп, җиде бала тәрбияләп үстерә. […]

>>

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы

,

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы – Яңа Чуриле район үзәгендә 1948 елда туган. Анда беренче сыйныфта белем алып, Саба һәм Арча районында яши. Оста күзлек ясаучы. М.Мәһдиевнең музей фондында саклана торган күзлеген ул ясаган. Язучыны күзлек ясау остасына Нәҗип Бәдретдинов алып кайта. Арча шәһәрендә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиевкә,Туфан Миңнуллинга, Айрат Арслановка да күзлек ясап […]

>>

Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы

,

Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы – Арча районы Казанбаш авылында 1959 елның 11 сентябрендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. М.Мәһдиевнең кызы Казан шәһәрендә яши. Филология фәннәре кандидаты, ТРның Фәннәр Академиясендә бүлек мөдире, Язучылар берлеге әгъзасы (тәрҗемәче буларак), С.Сөләйманова, Г.Державин исемендәге әдәби премияләр иясе, күп кенә язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче. М.Мәһдиевнең сайланма әсәрләрен һәм мәкаләләр җыентыгын […]

>>

Хәсәнова Мәдинә Миңнулла кызы

,

Хәсәнова Мәдинә Миңнулла кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1939 елның май аенда туып, гомер буе шунда яшәде. М.Мәһдиевнең авылдашы, аның музеена даими йөрүче кеше иде. Колхозда төрле эштә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әнисе белән генә яшәде. Үскән вакытындагы бар авырлыкны күз яшьләре белән искә алып сөйли иде. Бәет-шигырьләр […]

>>

Хороший и чуткий воспитатель

,

“Хороший и чуткий воспитатель”, мәкалә рус телендә. М.Мәһдиев мәктәптә үткәрелүче пионер сборлары турында бәян итә. Темасы да кызыклы һәм бала өчен җаваплы – “Минем әнием”. 5 сыйныф укучысы үз әнисен ничек кабул итә, ул нинди сыйфатларга ия булуын иптәшләре алдында күрсәтергә, сөйләргә тиеш. Мәктәптә үткәрелгән сборлар укучыны төрле яклап тәрбияли. Мәкаләдә автор пионервожатыйның әти-әниләр белән […]

>>

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы

,

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы – Биектау районы Бикнарат авылында 1961 нче елда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында укый. Шул чорда повесть-хикәяләре басыла башлый. «Салават күпере» журналына нигез салып, шунда эшли. Хәзерге көндә «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире. З.Хөснияр – М.Мәһдиевнең студенты, татар балалар әдәбияты өлкәсендә иң актив авторларның берсе. ТРның атказанган […]

>>

Чишелеш… нульгә бетми

,

Мәкалә. Биредә яшь язучы Азат Ганиевнең әдәбият дөньясына аяк басуы, берничә хикәясе барлыгы турында бәян ителә. А.Ганиев беркемнекенә дә охшамаган хикәясе белән “Казан утлары” журналына килеп керә. Автор А.Ганиевкә Г.Ибраһимов прозасы йогынтысы көчле булуын мисаллар белән дәлилләп күрсәтә. Моны укучылар да сизә торгандыр, ди ул. М.Мәһдиев әсәрдәге геройларның дөньяга карашын ачып бирә сыман. А.Ганиевнең әсәр […]

>>
Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика