Мәһдиев сабагы

,

Мәһдиев сабагы – мәкалә.  Автор Сикертән мәктәбендә укыткан вакытын гомерлек сабак алу вакыты дип саный. Шул сабак укытучының хезмәт нәтиҗәсенә  эшләү дәверендә ярдәм итә. Мәһдиев белән кабат югары уку йортында очрашу – үткәннәрне сагыну, хатирәләрне яңарту вакыты булып санала. Язма авторы язучының авырган вакытта да шаянлыгын, горур калуын ассызыклый. Әдәбият: Садыйкова Б. Мәһдиев сабагы //Татарстан […]

>>

Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы

,

Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1891 елда туа. М.Мәһдиевнең әнисе. Мәгърифәтче Таип Яхиннар нәселеннән. Аның турында укымышлы, бала җанлы, тәбәнәк буйлы, киң күңелле, юмарт хатын иде, дип искә алалар. 1915 елда Сөнгатулла кияүгә чыга, Гөберчәктә яши башлый. Авыл балаларына белем бирә, үзен хөрмәт итеп, “Абыстай” дип кенә атаганнар. Игезәк Рашат-Мөршидә, […]

>>

Мәһдиева Гөлчәчәк

,

Мәһдиева Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) – М.Мәһдиевнең талантлы, зирәк сеңлесе кызамык авыруыннан вафат була, Гөберчәк зиратына җирләнә. Җеназасын Хәнәфи абзый укыта, кабер өстенә аның төпчек улы Госман нарат утырткан була. Әмма, 1940 елгы өермәдән соң, кабер өстенә куелган таш һәм нарат юкка чыга. Шул сәбәпле Гөлчәчәкнең кабере билгесез. Автор бу турыда “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә яза […]

>>

Мәһдиева Рәмзия Рәшит кызы

,

Мәһдиева Рәмзия Рәшит кызы 1954 елның 19 мартында Арча районы Гөберчәк авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтына стоматология факультетына укырга керә. 1980 елдан үз белгечлеге буенча шифахәнәдә эшли. 2009 елдан Казан елга техникумының дәваханәсендә теш табибы булып хезмәт итә. 2013 елдан лаеклы ялда. Мәһдиев Р.

>>

Минсафин Миннехан Минсафа улы

,

Минсафин Миннехан Минсафа улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1942 елның март аенда туа. М.Мәһдиевне якыннан белә, аның турында истәлекләре бар. Хатыны Рәсимә апа кырык җиде ел бергә яшәп, дүрт кыз тәрбияләп, аларга югары белем алырга булыштылар. Гомере буе Куйбышев колхозында шофер, амбар мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Музейда еш була. Балалары-оныклары да М.Мәһдиев […]

>>

Минсафина Рәсимә Хуҗахмәт кызы

,

Минсафина Рәсимә Хуҗахмәт кызы – 1945 елның 19 августында Арча районы Гөберчәк авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Рәсимә апаның әбисе Майҗамал – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәренең бер герое. Рәсимә апа музей эшчәнлеге белән гел танышып, төрле кичәләрдә катнашып, язучының әсәрләрендәге герой-прототиплар турында сөйләргә ярата иде. Авыл тарихы, аның кешеләре турында бай мәгълүматлы кеше. 2017 […]

>>

Минһаҗева Җәмилә Фәһметдин кызы

,

Минһаҗева Җәмилә Фәһметдин кызы – Арча районы Казаклар авылында 1929 елның апрель аенда гади крестьян гаиләсендә туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә укыганнар. Тегүче һәм пешекче булып эшләгән. Ире Гыйлемхан белән илле сигез ел бергә яшәп, биш балага гомер бирә. Сикертән авылында яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Эшләп узган гомер // Татарстан яшьләре. – 2018. […]

>>

Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы

,

Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы – 1996 елда төзелеп, 2000 елның 6 июлендә рәсми рәвештә ачылды. Музей экспозициясе өч залга урнаштырылган. Фондында әдипнең шәхси әйберләре, иҗади мирасы, фоторәсемнәре саклана. Мәһдиевнең язган хатлары, китаплары, язу машинкасы, агач чемоданы бар.  Мөхәммәт аганың әтисенең тормыш юлы, әнисенә кагылышлы әйберләр, әсәрләрендәге герой-прототиплары турында да мәгълүмат саклана. 2016 елда музейның агач […]

>>

Мөхәммәт Мәһдиев туган йорт

,

Мөхәммәт Мәһдиев туган йорт – Сөнгатулла Мәһдиев Гөберчәк авылының буш урынында йорт сала. Бер яклы йорт, кечкенә генә чолан эшләнә. Сөнгатулла хәзрәт яңа өйнең чорма кыегына “1916 санә” дип язып куя. 1953 елда Мөхәммәт Мәһдиев йортның аскы өлешен сипли, 1980 нче еллар тирәсендә вак такта белән тышлап ала. Тәрәзә йөзлекләре узган гасыр башында Сөнгатулла хәзрәт […]

>>

Насибулла

,

Насибулла – М.Мәһдиевнең күршесе. Яшь чакта байтак ил-җир күргән, укый-яза белмәгән. Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшкән. Кайсы шәһәрдә нинди су ага, кайда нарат агачы үсә, нинди станциядә нәрсә бар – барысын да яхшы белә.Бик хәтерле, авыл “профессоры” булып озак яшәгән. “Кырык елдан соң миңа дәүләт архивында казынып, эзләнеп утырырга туры килде, Насибулла абзый сүзләре […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика