Яшьләр өмәсе

Яшьләр өмәсе – мәкалә. 1918 елның 29 октябре – комсомол оешмасының туган көне. Бу оешмага керү өчен аның максат-бурычларын өйрәнергә, уставын белергә кирәк иде. Һәр пионерны яше җиткәч, комсомол оешмасының вәкиле итеп кабул итәләр. Алар – бөтен җирдә дә актив, намуслы, үрнәк кешеләр булырга омтылучы яшьләр. Комсомолның кырык еллыгындагы яшьләр дә шундый ук сыйфатка ия булган. Алар төрле өмәләрдә катнашып, башкаларга ярдәм дә иткән һәм үрнәк тә булып торган.

Чыганак: Мәһдиев М. Яшьләр өмәсе // Яңа тормыш. – 1958. – 24 октябрь.

Габидуллина Х.

Яшь шефлар

Яшь шефлар – мәкалә. Бу язмада балалар бакчасының мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә булуы күрсәтелә. Шефлык итеп, үзеңнән кечеләргә нәрсәдер өйрәтү, алар белән төрле чаралар үткәрү – пионерлар өчен дә зур тәрбия эше. Мондый хезмәт аша буыннар чылбырының бәйләнешен дә күрергә мөмкин, ди автор. Шефлык эше белән шөгыльләнгәнче үзең үрнәк, һәряктан үсештә булуың, кечеләрне ярату, хөрмәтли белү дә сорала.

Чыганак: Мәһдиев М. Яшь шефлар // Яңа тормыш. – 1958. – 14март.

Габидуллина Х.

 

Яңа программа белән

Яңа программа белән – мәкалә. 1959-1960 уку елында укыту программасы үзгәреш кичерә. Яңа программа нигезендә укытудан тыш, укучыларга планлы рәвештә колхоз хисапчылары, ир балаларга шоферлар булып чыгу өчен белем бирергә кирәк. Моның өчен автор укытучыга өстәмә белем тупларга, әсбаплар алырга, практика өчен мөмкинлекләр тудыруга район һәм мәгариф бүлегенең ярдәме кирәклекне аңлата. М.Мәһдиев, үзе укытучы буларак, яңа программа белән белем бирү киләчәктә укучыларга зур мөмкинлекләр ачачагына инана. Белем бирүнең бу юнәлеше киләчәк буынны белемле дә, эшле дә итү дигән сүз. Хәзерге көндә дә мәктәпләрдә белем бирү программалары төрле, укытучылар яңа методика белән дә белем бирәләр. Бүгенге заман белем бирү мөмкинлеге белән М.Мәһдиев укыткан вакытларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы сыман. Мәктәптә нинди генә программа белән укытмасын, укучылар белемле дә, тормышка яраклы шәхес тә булып тәрбияләнеп чыгарга тиеш.

Чыганак: Мәһдиев М. Яңа программа белән // Яңа тормыш. – 1959. – 18 октябрь.

Габидуллина Х.

Яңа клубта

Яңа клубта – мәкалә. Яшь хәбәрче буларак, автор Казанбаш авылында булган яңалыклар белән башкаларны да таныштырып барырга тели. Язмадан күренгәнчә, укытучылар кайда да активлык күрсәтә. Алар халыкны төрле темага багышланган докладлар белән тәрбияли, дөньяви яңалыклар белән таныштыра, спектакльләр куеп, авыл халкын куандыра белә. М.Мәһдиев шундый чаралар булганда гына халыкның канәгать булуын, үзара мөнәсәбәтләр ныгуын да күрсәтә.

Чыганак: Мәһдиев М. Яңа клубта //Яңа тормыш. – 1959. – 25ноябрь.

Габидуллина Х.

Яшьлекне сагыну

“Яшьлекне сагыну”, мәкалә. М.Мәһдиевнең иҗат портретына Фәрваз Миңнуллин тарафыннан язылган эскизлар. Әдипнең татар әдәбиятына тормышның үзеннән килгән буынның бер вәкиле икәнлеге аңлата. “Без – кырык беренче ел балалары” исемле беренче әсәре белән М.Мәһдиев үзен өлгергән язучы итеп танытты”, – дип яза автор. Әдипнең бу әсәре авыл малайларының дөньяга күзләре ачыла башлаган вакытны сурәтли, шунда ук көлкеле вакыйгалар да, моңсулык та, сагыш, сагыну хисләре дә күзәтелә, ди. “Фронтовиклар” әсәре мәктәп укучылары, укытучыларының тормышы, яшәеше, андагы шатлык-кайгылар, борчу-мәшәкатьләр белән үрелгән вакыйгалар агышына нигезләнгән. Ф.Миңнуллин әдип һәр героен билгеле бер эпизодка төреп, аларның характерын, үзенчәлекләрен, карашларын күз алдына китерерлек итеп сурәтли, аларны яраттыра белә, дип ассызыклый. Язучы өчен фронтовик – иң кадерле кеше, гадел, намуслы, горур кеше. Алар үз тормышларын , язмышларын ил язмышы белән бергә бәйләп карарга өйрәнгән шәхесләр. Димәк, алар һәркайда ышанычлы, нык булып калачакларына автор чын күңеленнән ышана. Шуңа күрә дә әсәрендә аларны төп геройлары итеп сурәтли. М.Мәһдиевнең “Кеше китә-җыры кала” әсәре – сугышка хәтле һәм сугыштан соңгы авыл тормышы, кешеләр язмышы белән үрелгән, кызыклы образлар белән баетылган иҗат җимеше. М. бу әсәрнең бөтен һәм җыйнак икәнлеген әйтә. Аның бер өлешендә авылның көчле ир-атлары фронтка китеп, тормыш йөген карт-коры, бала-чага, хатын-кыз үз җилкәсенә алуы сурәтләнә. Автор: “Образ буларак, һәр кайсы ифрат көчле эшләнгән, һәркайсы хәтердә кала”, – дип яза М.Мәһдиев тудырган геройлар турында. Әсәрдә сурәтләнгән ил кайгысы һәрберсенең уртак кайгысы булып тора, ләкин алар бернинди авырлыкларга да бирешмичә, бердәм, дус, тату булып яшиләр һәм эшлиләр, кыенлыкларны җиңә беләләр. Ф.Миңнуллин М.Мәһдиев турында: “…әдәбиятны кешегә тагы да якынайтты”, – дип нәтиҗә ясый.

Әдәбият: Ф.Миңнуллин. Яшьлекне сагыну // КУ. – 1980. – №1. – Б.130-134.

Габидуллина Х.К.

Язучы Г.Бәширов укучылар янында

Язучы Г.Бәширов укучылар янында – мәкалә. Автор укучыларның язучы белән очрашуын хәбәр итә. Сөйләшү темасы –  әдәбияттагы совет патриотизмы. Г.Бәширов үз мисалларында шул теманы ачыкларга тырыша. Укучылар “Намус” романының иҗат ителү тарихы белән дә кызыксына. Язучының киләчәк планнары да укучыларда зур кызыксыну уята.

Чыганак: Мәһдиев М. Язучы Г.Бәширов укучылар янында // Яңа тормыш. – 1959. – 8 февраль.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика