Прокурор белән очрашу

Музеебызның күргәзмәләр залында Арча районы прокуроры Шайхаттаров Фәнис Ринат улы белән форпостның актив яшьләре очрашты. Яшьләр прокуратура эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат алып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

Методик ярдәм

«Казан арты» тарих-этнография  музее укытучылар, укучылар, студентлар өчен методик ярдәм күрсәтү урыны да булып тора. Бу мөмкинлекне  укучылар төрле чаралар, кичәләр үткәргәндә, бәйгеләрдә катнашканда  һәрвакыт кулланалар. Арчаның 5 нче гимназия укучылары һәрдаим музеебызда оештырылган чараларда актив катнашып киләләр. Бүген 8 Б сыйныф укучылары (укытучысы – Сабирова Алсу Госман кызы)  “Сыйныфның дуслык серләре”  исемле район бәйгесендә катнашу өчен музеебыз экспозициясендә видеоролик төшерделәр.

Берәү дә онытылмый

23 февраль көнне музеебызда уздырылган тантаналы чарада Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы 10 райондашыбызга якыннарының рәсми хәбәр кәгазен тапшырды. Бүгенге көнгә кадәр аларның исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә иде.

Шулай ук «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе Арча һәм Әтнә районнары хәрби коммисары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов белән берлектә уздырган «Ил сагында горур якташлар» фотолар бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды.

Бүген зур бәйрәм- Ватанны саклаучылар көне!  Ул батырлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме.
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек,  гаиләләрегездә тынычлык,  эшегездә зур уңышлар телибез! Илләребез тыныч, күкләребез һәрчак аяз булсын!

“Арча шәһәрлеге тарихы”

“Пушкин картасы” программасы кысаларында Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте студентларына “Арча шәһәрлеге тарихы” исемле  эчтәлекле лекция оештырылды. Лекция барышында укучылар  Арча тарихы турында тулы мәгълүмат алып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

Саннар кая илтә?

Урта Курса мәктәбе укучылары Мөхәммәт Мәһдиев музеенда кунакта булдылар. Алар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Соңыннан “Саннар кая илтә? квест-уенында катнаштылар. Яшерелгән саннарны табып, андагы биремнәрне үтәделәр. Туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. Саннар ярдәмендә экспозицияләр буйлап, кабат белемнәрен ныгыттылар. Квест-уенның нәтиҗәсе – Арча шәһәренең истәлекле урыннары төшерелгән открыткалар табу булды. Укучылар алар турында белгәннәрен сөйләделәр. “Саннар ярдәмендә нәрсә эшлибез?” соравына үз фикерләрен әйттеләр. Музейга сәяхәт укучы өчен файдалы да, кызыклы да булды.

Туган телдә сөйләшәм

Курса Почмак, Урта Курса  мәктәбе укучылары М.Мәһдиев музеенда “Туган телдә сөйләшәм” викторинасында катнашып, белемнәрен сынадылар. Кызыклы да, уйландыра да торган сорауларга җаваплар тиз генә табылмады, чөнки әдәби әсәрләргә нигезләнгән сораулар да байтак иде. Ләкин алар югалып калмадылар, иҗади сәләтләрен эшкә җиктеләр. Туган телебез турында мәкаль-әйтемнәр дә, язучыларның канатлы сүзләрен дә искә төшерделәр. Соңыннан Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты турында төшерелгән “Бөекләр эзеннән” видеоязмасын карадылар…

Батырларны онытмыйк!

Үткән ел “Татаркино” оешмасыннан Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 ел балалары” әсәре нигезендә татарча кинофильм төшерү өчен авылда буш йорт табып бирүне сорадылар. Бер йорт әзер иде, ләкин икенчесе дә кирәк булып чыкты. Безнең авылда буш торган берничә генә йорт бар. Шулар арасыннан Иске Масра авылында яшәүче авылдашыбыз Рузалия апа Гайфуллинаның буш торган йортын сайлап алдым. Аның белән элемтәгә кердем. Ул берсүзсез ризалыгын белдереп, йортын ачып, хуҗалыгы белән таныштырды. Шул вакытта иске капка баганасында инде кояшта төсе уңып беткән йолдызга күзем төште. Мин хәтерлим: безнең капка баганасында да бар иде бит ул кызыл йолдыз. Ләкин, заман шаукымына ияреп, капка-коймаларны яңарттык. Ә тимердән яки таштан эшләнгән капкаларга гына янып торган кызыл йолдызлар куелмый калды. Үз вакытында яшь буында хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан куелган  йолдызлар, нәүмиз бала сыман, я ташланды яки читкә куелып, онытылды. Шуның белән Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз күпмедер дәрәҗәдә күңелдән җуелды сыман.

Рузалия апаның сугышта катнашкан әтисен хәтерләтеп торучы йолдызны фотога төшереп алдым, инстадусларга күрсәттем. Шул фотоны күреп, якташ шагыйрәбез Сания Әхмәтҗанова кеше тормышын чагылдырган капка турында шигырь иҗат итеп, инстадусларына җиткерде. Шушы мизгелләрдән соң минем күңелдә уй туды: нигә әле без төсе уңган теге йолдызларны кабаттан ясап, үз урыннарына кайтармаска тиеш ди! Шул фикер җәй буе күңелемдә йөрде. Уемны иң беренче гаиләм белән бүлештем. “Бик яхшы булыр!” – диде алар.

Сугышта катнашучыларның исемлеге музей фондында саклана. Исемлекне кулыма алдым да, сугыш чоры баласы Миннехан абый Минсафин янына барып, киңәшләштем. Ул да теләктәшлек белдерде. Миннехан абый белән исемлектә кемнәрнең кешеләре бар, ә кемнәр инде юк,  аларны барладык. Фикеремне авыл мулласы Мәүлит абый Җиһаншинга да җиткердем, ватсапта авыл группасына яздым. Авылдашыбыз Рәмзилә апа Рәхимҗанова үз фикере белән уртаклашты: “Сугышта катнашучы кайберләренең йортларында чит кешеләр яши. Бәлки аларга аңлатма рәвешендә берәр язу куярга кирәктер?” – диде ул. Рәмзилә апаның фикере белән килешеп, нәкъ шулай эшләргә кирәк дигән карарга килдем.

Эшне йолдызны төсле калайдан кисеп бирүчеләрне барлаудан башладым. Авылыбызда калай белән эш йөртүчеләр бар. Ирем Яхиягә, аның энесе Габидуллин Мәүлиткә, Абраров Нурдилгә йолдыз кисү эшен йөкләдем. Аларга олы рәхмәтемне җиткерәм, чөнки бу егетләр үз материаллары белән берсүзсез минем гозеремне үтәделәр. Кызыл йолдызлар тиз арада әзер булды.

Сугышның ниндие дә куркыныч. Ул зур корбаннар сорый. Шуңа күрә Әфганстан, Чечен сугышларында катнашкан авылдашларыбызны да читтә калдырасым килмәде. Чөнки алар да сугышта катнашкан. Алар яшәгән капка баганасында да кызыл йолдызлар янсын!

Йолдыз кисүчеләргә ак төстәгеләрен дә кисәргә куштым. «Ни өчен ак йолдыз?» – дип, алар миңа сорау бирделәр. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшеп яки ялган мәгълүматлар аркасында гаепсезгә төрмәдә утырган авылдашларыбыз бар. Тарихта аларның да үз урыннары саклана. Вакытлар үтү белән аларны аклаганнар. Шуңа күрә алар хөрмәтенә дә ак йолдызлар куелуын теләдем. Теләгем изге: берәү дә онытылмасын!

“Батырларны онытмыйк!” исеме астында Сикертән мәктәбе укучылары, укытучылары, авылдашлар белән авылның билгеләнгән урынына җыйналдык.

Бу эшнең максаты нидә? Авылдашларыбыз кайсы сугышларда катнашкан, алар нинди батырлыклар күрсәткән, кемнәр әсирлектә булган, ни өчен алар башларын салган, күпләре чит җирләрдә ятып калган? Сораулар бихисап. Ә йолдызлар аларның хөрмәтенә куелачак. Шуларны килгән мәктәп укучыларына, кунакларга аңлатып, мәгълүмат җиткерәсем килде. Чарада катнашкан сугыш чоры баласыДиләрә апа Әхмәдуллина яшь буынга сугышта һәлак булган әтисе турында, авыр яшьлеге, ләкин тырыш, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә ТАССРның атказанган терлекчесе исеменә лаек булуы хакында сөйләде. Укучыларга тырышып укырга, тыныч-матур тормышның кадерен белергә кирәклекне аңлатты. Безнең матур тормышыбыз өчен башларын салган каһарман авылдашларыбыз рухынаДилүс Шәймуллин тарафыннан догалар укылды. Укучыларыбыз да буш кул белән килмәгән: сугышта катнашкан, тылда эшләгән әби-бабайларының фотоларын алып килгәннәр. Димәк, яшьләребез күңелендә тарих онытылмаячак!

Беренче кызыл йолдызлар Диләрә апаның һәм күршесе Зәкәрия Шәймәрдановның әтиләре хөрмәтенә куелды. Исемлек буенча кызыл, ак йолдызлар шулай итеп үз урыннарын әкренләп алдылар. Укучыларга һәр куелган йолдыз хуҗасы турында мәгълүмат җиткерелеп барылды. Чөнки күпләре турында истәлек-хатирәләр Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында саклана.

Яныгыз сез, кызыл, ак йолдызлар! Сез бит тарих сакчылары!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

 

Туган телем — иркә гөлем

21 нче февраль-һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне.

Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе-беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

Бүгенге кичәбез дә-туган телебезгә багышланды. Укучылар белән «Туган телем — иркә гөлем» исемле кичәдә якташ язучыларыбызның туган тел турында шигырьләре тыңланды, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде. Кичәбез сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Күргәзмә үзәгендә — Рифат Җамал

Кәрим Тинчурин театрында якташ әдипләребез иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең үзәгендә Татарстан Язучылар берлеге һәм идарәсе әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Рифат Җамал иде.

Прочитать остальную часть записи »

Котлыйбыз!

Туймадым әле тормыштан

Туймадым әле яшәүдән

Ялгыз тормыш сөйрәп тә.

Яшәү кадерен белергә

Тормыш үзе өйрәтә.

 

Рәхәттән беркем дә туймый,

Тормышлар бит бигрәк шәп.

Оныкчыкларны күргәнче,

Яшәргә иде әле исәп.

 

Туймадым әле яшәүдән,

Дөнья матур, дөнья киң.

Сугыш кына кабынмасын,

Илләр тыныч булсын, дим

 

Мин – сугыш елы баласы,

Җанымда  — газаплары.

Иминлектә үтсә иде,

Гомерем азаклары, -дип яза бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтүче шигъри күңелле, сугыш чоры баласы Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова. Тормыш юлыгызда  күп сынаулар үтәргә туры килсә дә, бүгенге көнегез матур һәм якты Сезнең. Мәгънәле, эчтәлекле шигырьләрегез һәркемдә  соклану уята.  Гүзәл туган як, иң кадерле кешеләр —  әти-әни, яшьлек, мәхәббәт, хезмәт кешесенә дан җырлаган әсәрләрегездән   һәрвакыт җылылык бөркелә. Роза Вәгыйз кызы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Ходай биргән гомерегезне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән яшәргә язсын.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика