Мәһдиев укулары

Районыбызның мәгариф идарәсе, Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбе, М.Мәһдиев музее белән берлектә Районара Мәһдиев укулары үткәрелә. Быел VI Районара Мәһдиев укуларына темаларны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан сайладык. Бигрәк тә М.Мәһдиев иҗатында бу теманың ачылышы, бирелеше киң урын алды. Мәһдиев укуларына 93 эш килде. Аларның һәркайсы комиссия тарафыннан тикшерелеп, бәяләнде. VI Районара Мәһдиев укуларына йомгаклау онлайн форматта үтте. Анда җиңүчеләр исемлеге билгеле булып, дипломнар җибәрелде.

Күчмә утырыш – музейда

Арча муниципаль район Иҗтимагый советының күчмә утырышы М.Мәһдиев музеенда үткәрелде. Иҗтимагый совет әгзалары Курса, Сеҗе җирлегендәге объектларда булдылар. Андагы эш барышын күзәттеләр. Алар язучыга багышланган музей белән танышып, күчмә утырыш үткәрделәр. Утырышта катнашучылар музейның еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.

“Туган телләр турында шәхесләр сүзе”

2021 ел — Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан М.Мәһдиев музеенда күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе — социаль челтәрләрдә “Туган тел турында шәхесләр сүзе” циклының даими бирелүе. Бу цикл кысаларында туган телебезгә, халыклар бердәмлегенә багышланган шигырьләр, язучыларның төпле фикерләре, татар халкының мәкаль-әйтемнәре урын алды. Социаль челтәрдә булучылар алар белән даими танышып, белемнәрен арттырдылар, үзләренең хезмәтләрендә дә кулландылар.

Ел әйләнә музей кунаклары “Туган телеңне беләсеңме?” викторинасында актив катнаштылар. Викторина сораулары туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төзелде. Кунаклар сорауларга җавап эзләгәндә мәктәптә алган белемнәрен киң кулландылар, дөрес сөйләм теленә игътибар иттеләр, кайбер сүзләрнең төрлечә кулланылышына басым ясап, дөрес җаваплар таптылар.

9 декабрь — Ватан Геройлары көне

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. 9 декабрь — Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан музейда гуманитар техникум укучылары белән Геройларны искә алу кичәсе билгеләп үтелде. Арча горурлыгы — Геройлары турында күп мәгълүмат бирелде.

 

Кызыклы дәрес

Музеебызда Арча педагогика көллияте студентларына гарәп каллиграфиясенә, язу материалларына багышланган дәрес үткәрдек.

Арчалылар — Әтнәдә

«Әлифба» музееның «Экскурсоводлар мәктәбе» укучылары Әтнә районының музейларына сәяхәт кылдылар. Әтнә районының Күлле-киме авылындагы Сибгат Хәким, Комогурҗа авылындагы Шиһабеддин Мәрҗәни музеелары белән таныштылар, шулай ук Даутов бай йортында булдылар.

 

Мәһдиев иҗатында туган тел

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Шатлыгым, кайгым минем…” мәкаләсендә мондый юллар бар: “Туган тел, әгәр аны әйбәт белсәң, – юньле киңәшче, игелекле иптәш ул. Аңа шатланганда – шатлыгың, кайгырганда – кайгың сыя да бетә”. Язучының бу фикерендә тирән мәгънә ята. Туган тел ул – әти-әнидән, әби-бабайдан бирелгән иң олы бүләк.

Туган телеңне яхшы белсәң, теләсә нинди хисне белдереп, аны җиткереп була, син югалып калмыйсың, туган телең белән зур үрләр яулый аласың. Бер сүзнең мәгънәсенә карап, әллә ничә төрле итеп әйтеп була. Мәсәлән: матур – гүзәл, чибәр, сылу һ.б. Бу инде тел байлыгын ничек куллануыңа карый. Ләкин тормышта аны чуарлау, ямьсезләү, хәтта бозу да күзәтелә. Димәк, телне үзебез бозабыз, чуарлыйбыз. Ә бит әби-бабайларыбыз бер дә чит тел сүзләрен кулланмаган, чиста сөйләшеп яшәгән. Билгеле, алынма сүзләрне искә алмаганда, әлбәттә. Да-дә, та-тә кисәкчәләрен дөрес итеп кулланмау, язмау, укылган вакытта сүзнең мәгънәсен үзгәртә. Моңа да игътибарны нык арттырырга кирәк дип уйлыйм.

Тәнкыйтьче буларак, Мөхәммәт Мәһдиевнең телевидениедәге бер тапшыруда сөйләгәнен үз гомеремдә онытасым юк. Ул болайрак әйтте: “Без рәхмәтебезне өзеп әйтә белмибез. Ничек дисезме? Мисал китерәм: фәлән кешегә фәлән эше өчен рәхмәт әйтеп үтәсем килә, дибез. Әйтәсең килгәч, өзеп әйт: фәлән кешегә фәлән эше өчен рәхмәт, диген. Ник аны әйтәсем килә дип, теләк рәвешендә генә калдырасың?” Шушы рәхмәт сүзен берәр җирдә әйтергә туры килсә, Мөхәммәт абыйның тәнкыйте искә төшә. Бу бит туган телебезне дөрес итеп куллануга бер мисал. Ә “әйтәсем килә”не без еш кулланабыз.

М.Мәһдиев “Сине белгән аркылы…” мәкаләсендә сүзләрнең тиешле-тиешсез кулланылышы хакында яза. Мәсәлән: шаһит сүзен кулланганда тупас хаталар китә, ди ул. “Фәлән-фәлән кеше Ватан азатлыгы өчен шаһит китте”, – дип язалар ди язучы. Шаһит, шәһит сүзләренең мәгънәләрен аңлата. Димәк, без сүзнең мәгънә төшенчәсен аңлап бетермибез. Кирәкмәгән урында гарәп сүзләрен куллану да телебезне боза. Мәсәлән: “барысы” сүзе урынына “җәмгысы” сүзен куллану, ул миллилек була алмый. Аларның үз урыннары бар. Автор моңа да төгәл мисаллар китерә.

Музейда язучының юбилеена багышланган кичә булып, кунакларга экскурсия үткәрәм. Кичәдә Мөхәммәт абыйның хатыны Лилия ханым да бар. Мин сөйлим: “Язучының тормыш иптәше…”. Шушы мизгелдә Лилия апа мине сөйләвемнән туктатты. “Сеңлем, тормышта иптәшләр күп була. Ләкин хатын бер генә. Мин Мөхәммәт абыеңның хатыны булып яшәдем”, – диде ул.

М.Мәһдиев тә “Шатлыгым, кайгым минем…” мәкаләсендәбу темага аңлатма китерә: “…әле дә булса “фәлән кешенең хатыны” дип язмыйлар, “тормыш иптәше” диләр. Ә бит бу сүзнең “род”ы юк, ир җенесеннәнме ул, хатын-кыз җенесеннәнме?”. Чыннан да, иптәш булып йөрүчеләр бихисап булырга мөмкин, ә ир кешенең хатыны бер генә була. Шушы көннән башлапкирәк чакта “хатын” сүзен кулланам һәм башкаларга да аңлату эше алып барам.Димәк, тормыш тәҗрибәсе тиешле, дөрес тәнкыйтьләр аша байый, туган телебезнең дөрес кулланылышы да арта дигән сүз.

2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. М.Мәһдиевнең әсәрләренә күз салсак, анда туган телебезгә дә, халыкларның бердәмлегенә дә мисаллар күп. Мәсәлән, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә әтисе турында язган бүлектә Сөнгатулла мулланың рус агайлары белән аралашып, дустанә, бердәм булып яшәве хакында языла. Рус телендәге китаплар укуы, аларны саклавы билгеле.

Шул ук әсәрдә “Төнбоеклар үскән болында” бүлеге бар. Анда Гөберчәк авылы кешеләренең Яңа Чуриле урысы белән, хәтта аның белән генә түгел, ә сеңлесе, балалары белән дә нык аралашулары хакында языла. Тегермәнче урыс – Павел исемле. Авыл кешеләре аны яратып, үз итеп Пауал дип кенә йөртә. Ул абзый үзе дә татарларны якын күрә, татарча яхшы сөйләшә. Билгеле “к”, “г” авазларын гына руслаштырып әйтә торган була. Пауалның сеңлесе – Хәтирә (М.Мәһдиев аны Катерина булгандыр дип яза). Ул да авыл кешеләре белән яхшы мөнәсәбәттә булып, хәтта авыл халкы үткәргән мәҗлесләрдә еш катнаша. “Яулыгын татарча бәйләгән, и ходаем, безнең белән бергә кулларын күтәреп догалар кылып җибәрде”, – дип сөйли М.Мәһдиевнең бер герое “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Пауал абзый янына Яңа Чуриле урыслары килсә, безнекеләр белән бергә су коенганнар, балык тотканнар, тегермән тартканнар. Пауал абзыйның төп хезмәт урыны – тегермән. Авыл халкы ул яшәгән тирәлекне “Пауал тегермәне” дип кенә йөрткән. Бу урын бүген инде буш.

Язучының әтисе Сөнгатулла Мәһдиев Арчада рус-татар мәктәбендә белем алганда Петр Степанович дигән рус кешесендә фатирда тора. Шул вакыттан аның белән гомергә дус булып калалар. Алар бер-берсенең гаиләсенә тигез итеп караганнар, бернинди милләт аеруы сизелмәгән. Яңа Чуриледә Савелий Петрович дигән кеше белән дә Сөнгатулла мулла дуслаша, аралаша, аннан буяулар сатып ала. Умарта ояларын, тәрәзә рамнарын аннан алган буяулар белән буйый. Хәтта хатыныПолина Потаповна да Мәһдиевләр гаиләсен якын күрә.М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәре халыклар дуслыгы, бердәмлегенә мисал булып тора.

Язучының “Бәхилләшү” әсәрендә туган телнең кадере, мөһимлеге аерым бер бүлектә ачык чагыла. Әсәр герое Фәләхетдин дүрт класс белем алып, ачлыкның, юклыкның нәрсә икәнен татып үсә. Бик яшьли әтисе белән колхозның борчак басуын саклый. Яше җиткәч армия сафларына алына. Армия хезмәтен тәмамлаганда ул Мәскәү тирәлегендәге бер шәһәрнең Валентина исемле кызына өйләнеп, әти-әнисен, туган авылын оныта. Алай гына да түгел, хәтта туган телен оныта. Кунакка кайткач: “Я ваш язык забыл”, – дип, әти-әнисен сүзсез калдыра. Туганы килеп, акыл өйрәтеп караса да, Фәләхетдин үз дигәнендә тора. Ләкин гомеренең соңгы мизгелләрендә ул саф татарча, туган телендә: “Бәхил булыгыз”, – диеп әйтә. Хәтта хатыны, балалары татар телен өйрәнә. Димәк, кеше никадәр генә туган телен онытырга теләмәсен, барыбер аны күңел түрендә саклый. “Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый”, – ди бездә халык. Чыннан да, син нинди милләт вәкиле булуына карамастан, туган телеңне белергә, сакларга, баетырга тиешсең.

“Үз теленең чисталыгына, егәрлегенә битараф булу башка телләрне өйрәнүгә дә комачау итә”, – дип яза М.Мәһдиев “Тагын да шатлыгым, кайгым турында” мәкаләсендә. Бу чыннан да шулай дип саныйм. Мәсәлән, казах, төрек телләрен өйрәнергә уйласаң, туган телеңне яхшы белү бик тә кирәк. Чөнки охшашлыклар күп.

Мөхәммәт Мәһдиевнең туган телгә, татар теленә кагылышлы мәкаләләре бихисап. “Тел белгече булмасам да…”, –дип ул һәрвакыт үз фикере белән бүлешә. Мәкаләләрен матбугат битләрендә бастырып, укучыларына җиткерә. Ә мәкаләләр тупланмасын 2019 елда басылып чыккан “Мөхәммәт Мәһдиев” исемле ун томлыкның тугызынчысында укырга мөмкин.

Туган телебезгә һәрчак тугры калып, аны саклыйк, яклыйк, игътибарлы булыйк, мирас итеп бала-оныкларыбызга тапшырыйк! Туган телебез белән горурланып яшик!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

«Ленинград блокадасы» тематик кичәсе: викторина һәм мәсьәләләр чишкәндә

#пушкинкартасы кысыларында төрле кичәләр үткәрелә.»Әлифба» музеенда  «Ленинград блокадасы» исемле тематик кичә үткәрелеп, ахырдан укучылар белән викторина сорауларына җавап бирелде.

Бездә – чит ил кунаклары

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда төрле милләт кешесе кунак була. Мәсәлән, күптән түгел генә музейда КФУ студентлары булып китте. Алар дөньяның төрле почмагыннан җыелган егет һәм кызлар: Гыйрак, Иордания, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, билгеле инде, үзебезнекеләр дә бар. Алар –бөтендөнья күләмендә музейларны нинди эш ысуллары кулланып,танытып булу проекты өстендә эш алып барырга җыенучы студентлар. Экскурсия барышын кунаклар бик игътибар белән тыңладылар. Иң беренче татар милләтенең көнкүреше, гореф-гадәтләре, аралашулары, һөнәрләре турында сөйләгәндә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кызыксыну бар, чөнки экскурсия барышында гына да бик күп сораулар яуды: ничек алай, ни өчен, кайчан, һәм башкалар.

Гыйрак иленнән килгән Рәхим исемле студент музеебызда татар язучысы, аның иҗаты, тормышы турында байтак мәгълүмат алды. Шәһәрдә туып-үскән егет музей бинасының агач бүрәнәле булуына бер яктан гаҗәпләнсә, икенчедән соклануын да сиздерде. Хыял диңгезендә йөзгән Рәхим, рөхсәт алып, язучының урындыгына утырып карады, истәлеккә фотога да төште.

Авылыбыз тарихына багышланган күргәзмә дә студентларда соклану хисе тудырды. Кайбер китапларга да аерым игътибар иттеләр.

Студентлар “Казан арты” тарих-этнография, “Әлифба” музейларында да кунак булдылар. Ә кунакларның җитәкчесе, 2000 елда Мөхәммәт Мәһдиев музеен ачу тантанасында катнашкан, ул чорда мәдәният министрлыгында эшләгән якташыбыз Рафаэль Вәлиевның кызы, КФУда эшләүче Римма Вәлиева-Хәкимова иде. Ул туган ягының матурлыгын, мәгърифәтен, мәдәниятын, күренекле шәхесләрен башка милләт вәкилләренә күрсәтергә, аңлатырга теләү максатын да күз алдында тотып, студентларны Арча җирлегенә алып кайткан.

Быел Татарстаныбызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Чит илдән килеп, Татарстаныбызда белем алучы студентларның Арчада, бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев туган авылда булуы безнең өчен бердән зур шатлык булса, икенчедән төрле милләт вәкилләренең бердәм булуларына ачык мисал. Киләчәктә дә күңелле очрашулар насыйп булсын, милләтләр дус-тату булып, үз туган телләрен онытмыйча яшәсеннәр иде!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Рөстәм Галиуллинны котлыйбыз!

    Бүген якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе иясе, язучы, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның туган көне. Бүгенге көндә  аның өлкәннәр, балалар өчен язылган  әсәрләре яратып укыла. Хөрмәтле Рөстәм Госман  улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның ихтирамын  һәм игътибарын тоеп гомер итегез, киләчәктә дә безне яңа әсәрләрегез белән куандырып яшәгез, алдагы көннәрдә татар әдәбиятын дөньякүләм танытуга  ирешүгезне теләп калабыз. Һәр яңа туган көн тормышыгызга, иҗатыгызга зур уңышлар алып килсен!

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика