Парад-2016 #музей #мәдәният

Президент Яңа Кырлайда

Бүген Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай мемориал-комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Мәдәният министры Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин, Таттелеком генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин булды.

Арча радиосы аша Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Без – Тукай якташлары” проекты буенча оештырылган радиотапшырулар

1.Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов Г.Тукай турында.17.01.2016


2. Шагыйрь, галим-педагог Хәнәфи Бәдигый — Г.Тукай якташы. 24.01.2016


3.Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев Г.Тукай турында (1 нче тапшыру).31.01.2016


4.Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев Г.Тукай турында(2 нче тапшыру).07.02.2016


5. Халык драматургы Галиәсгар Камал Г.Тукай турында. 14.02.2016


6. Язучы, тел галиме, якташыбыз Альберт Яхин Г.Тукай турында. 21.02.2016


7. Татарстанның халыу язучысы Гариф Ахунов Г.Тукай турында. 28.02.2016


8. Фронтовик язучы, якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин Г.Тукай турында. 06.03.2016

9. Якташыбыз Гариф Ахунов Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең Г.Тукайга булган мөнәсәбәте турында. 13.03.2016

10. Якташыбыз, журналист Риман Гыйлемханов Г.Тукай турында. 20.03.2016

11. Якташыбыз, шагыйрь Наил Касыйм иҗатында Г.Тукай. 27.03.2016

12.Фронтовик язучы Әнәс Галиев авылдашы Г.Тукай турында. 03.04.2016


13. Якташыбыз, язучы Рөстәм Галиуллин Г.Тукай турында. 10.04.2016


14. Шагыйрә, галим-педагог Чулпан Зариф Г.Тукай турында. 17.04.2016


15. 26 апрель – Габдулла Тукайга – 130 яшь. 24.04.2016

Библиотөн-2016

22 апрель көнне «Казан арты» тарих-этнография музеенда “Библиотөн” акциясе кысаларында «Елый икән, елый ирләр дә» исемле фильм, Тукай тудырган образлар ярдәмендә эшләнгән композицияләр күрсәтелде, интерактив почмаклар эшләде.

Римма Надершинаның китабын тәкъдир итү

22 апрель  көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда Римма Надершинаның “Береза белая-подруга верная” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Римма ханым 19 елдан артык “Арча хәбәрләре” газетасында баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары вазифасында хезмәт куя. Аның мәкаләләре “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталары, “Идел”, “Татарстан” журналлары аркылы укучыларга таныш.

Кичәдә Римма Надершинаның хезмәттәшләре, якыннары, иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр катнашты.

М.Мәһдиевкә истәлек тактасы куелды

Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә М.Мәһдиевкә истәлек тактасы куелды. Тантаналы чарага әдипнең кызы Гәүһәр Хәсәнова һәм туганы Җәүһәр Галимова да кайтты.

 

 

«Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!»

16 апрель көнне Арча шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!» дип исемләнгән әдәби марафон узды. Якташ журналистлар һәм язучылар шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә, Арча педагогика көллиятендә булды, укучыларның чыгышларын тамаша кылдылар.

Кытайдагы якташыбыз

Кытайның شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى -Шенҗаң-уйгур автоном районында яшәүче милләттәшебез, кытай теле белгече, галим һәм шагыйрь Гыйззәтулла Әнвәр улының бабасы Хәсән ХIХ гасырда ук Арча төбәгеннән китеп Шәркый Төркстанга (хәзер Кытай җирләре) барып төпләнгән. «Безнең нәсел-тамырлары да Арча төбәгенә барып тоташа. Арча — безнең  ата-бабалар туфрагы. Алар бу төбәкне еш искә алганлыктан, күңел түренә кереп калган җир», — дип, бабасының туган җирен сагынып яшәве турында сөйләде безгә Гыйззәтулла ага. Бу сагыну сагышы Гыйззәтулла Хәсәнгә дә күчкән.  Аның шул уңайдан язылган “Казан арты, Арча ягы…” дип исемләнгән шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Казанбаш мәктәбендә…

Арча районы Казанбаш мәктәбендә Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улына (Гариф Ахунов) һәм Социалистик Хезмәт Герое Хәстиев Мирбат Бәдри улына мемориал такта ачылды.

Тракторист һәм тегүче Кәшфи-Мөхәммәтнур турында истәлекләр

Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина белән «Исәнме, Кәшфи абзый!», «Мәңгелек яз» исемле әсәрләрнең герое Кәшфи абзыйның хатыны Асиянең прототибы Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызының (1921) истәлекләрен видеога язып алдык. Чынбарлыкта Кәшфи абзый — Хәйбин Мөхәммәтнур Хәлиулла улының язмышы ничек булган? Механик, тракторист һәм тегүче Мөхәммәтнур гаиләсен бөек шагыйрь Габдулла Тукай белән нәрсә бәйли? Болар турында безгә Асия-Тәскирә апа сөйләде:

Тәскирә апаның әтисе Габделкадыйр ага Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлектә булган. Бу турыда истәлекләр

1930 елларда авылдан Себергә сөрелгәннәр турында истәлекләр

Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика