(Өлкәннәр ункөнлегенә) Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз

 

Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов белән Өлкәннәр көне уңаеннан телефон аша сөйләшкәндә: “Быел безнең театр коллективы өчен бик куанычлы ел булды.  Чаллы татар дәүләт драма театры  яңа бинага күчте һәм театрга Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Безнең коллектив театрыбызга  олпат язучының исеме бирелүне күптән көткән иде, зур горурлык хисләре кичерәбез. Минем үземә килгәндә, башкара торган рольләрем күп, исән-сау булып уйнарга язсын. Драматург буларак яңа әсәрләр өстендә эшлим. Районда театр елына багышланган “Сәхнәдә, сәхнәдә…” китабыгыз басылып чыккан икән, безгә дә бүләк итәрсез дип ышанабыз. Арчада Чаллы театры коллективы куйган спектакльләрне яратып карыйлар, җай чыгу белән кабат очрашырбыз әле,” – дип шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты.

Чаллы шәһәрендә  яшәп иҗат итүче, озак еллар балаларга белем биргән укытучы, шагыйрь, бик күп җырлар авторы  Галиәхмәт Шаһи: “Заманалар үзгәреп китте бит әле, артистларыбыз концертлар да оештыра алмый. Радио һәм телевидение тапшыруларында үземнең җырларны ишетеп куанып яшим.  Очрашуларга йөреп булмагач, вакыт күбәйде, яңа җырлар өчен шигырьләр күп языла.  Җыр текстларын  бик теләп алалар, киләчәктә аларны сәхнәләрдән дә тыңларбыз әле дип ышанып иҗат итәм,” – диде горурланып.  Ул  укытучылар һәм  Өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар өчен олы рәхмәтен җиткерде.

                                                                             Шәфигулла Гарипов

Якташларыбызның уңышлары

       “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда булдырылган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия  унбишенче тапкыр тапшырыла. Быел бу бүләккә “Язмышлар такыясы” шигырьләр җыентыгы өчен якташыбыз, Һади Такташ исемендәге  әдәби бүләк иясе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да лаек булды. Аның шигырьләр, поэмалар һәм тарихи цикллар тупланган бу китабы безнең  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә авторның: “Минем тыйнак кына иҗатым Арчамның дәртле йөрәк тибешенә куәт бирсә, бик бәхетле булыр идем”, – дип язган кулъязмасы белән истәлекле экспонат буларак саклана. Премияне тапшыру тантанасы 26 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә булачак.

       Якташыбыз, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе, шагыйрь Рифат Җамал соңгы елларда чәчмә әсәрләр язып әдәбият сөючеләрне  куандырырга уйллый.  2020 елда Татарстан Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән конкурсның роман, повесть номинациясендә беренче урын бирелмәгән. Икенче урын Айгөл Әхмәтгалиеваның “Һәркемгә бер кояш” әсәренә һәм Рифат Җамалның “Сынау” дип исемләнгән автобиографик романына  бирелде. Тиздән без аны “Казан утлары” журналында укый да алырбыз. Без якташларыбызның уңышларына куанабыз һәм яңа әдәби әсәрләр көтәбез.

                                                                                     Шәфигулла Гарипов

“Тешне кысып түздек, дәшмәдек!”

Сугыш чоры балалары без дә,

Әткәйләрдән туып калганнар. 

Имән кебек таза ир-егетләр

Яу кырында башын салганнар.

Сугыш чоры балалары без дә,

Шуңа шаһит булып яшәдек.

Сагыш, ачлык, кайгы ишек какты,

Тешне кызып түздек, дәшмәдек, – дип яза бүгенге көндә Арчада яшәүче, шигъри җанлы, сугыш чоры баласы Минһаҗ Кашапов.

“Черек бәрәңгедән пешкән  күмәчтән дә тәмле ризык юк иде”

Минһаҗ Кашапов 1941 елның 5 маенда Казан шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе – Кашапов Хәмәт Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе белән Әтнә районы Югары Көек авылына күченеп кайта. Минһаҗ Кашапов авылда тәрбияләнеп үсә. “Сугыштан соңгы авыр еллар, ашарга юк, өскә кием юк. Язын басудан черек бәрәңге җыеп ашаулар, ипи күрмәде инде безнең буын, шул черек бәрәңгедән пешкән  күмәчтән дә тәмле ризык юк иде дип”, – искә алды авыр елларны Минһаҗ абый. 1959 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыганда дәресләр беткәч, авылда почта тарата. Минһаҗ абый күбрәк әби тәрбиясендә үсә. Иптәшләре: “Сиңа рәхәт, нәрсә телисең шуны эшли аласың”, – дип көнләшеп тә куялар. Дөрестән тә, Минһаҗ абый ирекле бала була, кая барасы килсә шунда бара, нәрсә белән шөгыльләнәсе килсә шуның белән шөгыльләнеп тәрбияле кеше булып үсә. Авыр эшләрдән дә читтә калмый: печән чабу, урман кисү, кул белән такта яру, бакча казу…

“Көрәштә осталык кирәк”

1961-1963 елларда армия сафларында хезмәт итә. Зур спортка юлны шунда башлап җибәрә. Матди мөмкинлекләре чикле булса да, ихтыяр көченең зур булуы аркасында, 1972 елда Мәскәүнең Үзәк тренерлар мәктәбен, ә 1979 елда КГПИның тарих бүлеген, Югары партия мәктәбен тәмамлый. Түбән Көек мәктәбендә физкультура фәнен укыта, Арча районы Урта Курса авылында мәктәп директоры булып эшли, тарих фәнен укыта. 22 ел гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлый. “Күңел тарткан өчен тарих фәнен сайладым, тарих укытучысы булдым”, – диде ул безгә. Кеченәдән Минһаҗ абый көрәшче булып тәрбияләнгән, аның төп шөгыле спорт була. Ул хәтта иң зур уңыш – СССРның спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек була. Авыл сабантуйларында куп тапкырлар баш батыр  булып кала. “Минһаҗ абый, Сез үзегез чандыр гына, ничек менә күп тапкырлар баш батыр булып кала алдыгыз? Сере нидә?” –  дип сорадым аннан.

 –  Көрәштә җиңүгә ирешү өчен осталык кирәк. Осталык булмаса, көрәш мәйданына чыгуга ботарлап аталар. Төрле алымнарны дөрес куллану, омтылыш кирәк. Һәм, әлбәттә, вакытында шөгыльләнеп, көчне тупларга… Эш гәүдә торышында түгел, ә күңел халәтендә. – дип сөйләде Минһаҗ абый.

 

“Җүләр кеше генә яратмаска мөмкин”

Кечкенәдән шигъри җанлы бала булып үсә ул. Шигырь язу – балачактагы мавыгуы, үзенең зур теләге. Минһаҗ абый 5 нче сыйныфта укыган вакытларда ук шигырьләр иҗат итә башлый. “Аз гына бушасам да шигырь язам. Кызганыч, буш вакытым булмады. Шигърият кешенең күңелендә була ул. Мәҗбүри шигырь яздырып булмый. Җаныма якын темаларга язам”, – дип эчкерсез елмайды Минһаҗ абый.

“Минһаҗ абый шигырьләрегезне укыганда, хәйран гына гүзәл ханымнар турында язылганнарына юлыктым. Бу тема сезгә якын ахрысы”,- дигән сорауны сорап бетерә алмадым: “Кызларга язмый кала алмыйм, алар нечкә күңелле, үпкәләргә мөмкиннәр. Ярату — һәркемнең күңелендә,җүләр кеше генә яратмаска мөмкин ” , — дип матур гына әйтеп куйды.

Бүгенге көндә тормыш иптәше Мәрьям апа белән булганына шөкер итеп, бүгенге көнгә сөенеп Арча шәһәрендә яшиләр. Бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, хәрби лётчик булып эшләгән бер уллары авариядә һәлак була. Минһаҗ Кашапов турында язмамны аның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Шатланабыз, бераз өстәсәләр,

Бездән йолкысалар, дәшмибез.

Якты киләчәккә өмет белән

Яшибез дә әле яшибез…

Гөлүсә Хаҗиева

Өченче мәктәп ветераннары бездә (өлкәннәр ункөнлегенә)

Өлкәннәр ункөнлеге һәм укытучылар көне уңаеннан Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе ветераннары  “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә кунакка килделәр. Бөтен гомерләрен балаларга тирән белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Гөлфәмә Зарипова, Илсөя Вафина, Мәрзия Нурмиева, Дания Туктарова, Флера Сәлимгәрәева, Әминә Гафарова музейдагы экспонатлар һәм күргәзмәләр белән таныштылар. Алар өчен оештырылган экскурсия вакытында үзара аралашып, районыбызда туып-үскән язучылар  һәм күренекле шәхесләр турында белгәннәрен өстәп сөйләделәр. Җанлы әңгәмә һәркемнең исендә калырлык булды. Килгән кунакларыбыз газета-журналларда чыккан яңа әсәрләрне укып баруларын, радио-телевидение аша бирелә торган әдәби яңалыклар белән танышып торуларын күрсәттеләр.

Бүген иҗат итүче язучыларыбыз арасында Чулпан Зарипова-Четин турында мәгълүматларны күргәч аның әнисе Гөлфәмә апа зур горурлык хисләре кичерде. Якташыбыз Чулпан шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, бүгенге көндә Төркиядә студентларга рус теле һәм татар теле буенча белем бирүче галимә, татар, рус, төрек телләрендә иҗат итә, фәнни хезмәтләр яза.

Ветеран укытучылар мәктәптә эшләгән елларында булган истәлекләрне яңарттылар. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән хезмәт һәм сугыш ветераны Заһид Гаделшинны искә алдылар.Мин үзем дә өченче мәктәпне Заһид абыйдан соң кабул иткән идем. Тәҗрибәле җитәкче буларак ул миңа үзенең эшлекле киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итте. Өченче мәктәп коллективы район мәктәпләре арасында  укыту һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлары белән  аерылып торды, бүгенге көндә дә шул традицияләрне дәвам итеп  уңышлы эшли.

                                                                                                       Шәфигулла Гарипов

Ул мине гел озатып йөрде

– Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Гел аның ярдәме белән уңышларга ирештем. Ун яшьлек вакытта ук колхозның сарык көтүен көттем, — дип сүз башлады Данил абый Шәяхмәтов. – Сарык көтүен яхшы көтте дип, икенче елны абый белән икебезгә дуңгыз көтүен ышанып тапшырдылар. Колхоз рәисенең ышанычын акладык, эшләгәнебез өчен ике центнер арыш бирделәр. Сугыштан соңгы авыр елларны исәпкә алсак, ул ашлык безнең өчен алтын тапкан күк булды. Чөнки халыкның таякка эшләгән чоры. Бездән бигрәк әти-әни бик куанды. 1936 елның 6 апрелендә туган малай мин. Туган авылым Күлтәстә башлангыч белем алдым, аннары Урта Пошалымда җидееллыкны тәмамладым. Бер генә каникулны да бушка уздырмадым, гел эшләдем. Колхозда бер яшь тай бар иде. Колхоз рәисе: “Җигә алмыйсың, йөрмә”, —  ди. Ә мин үҗәт: “Була ул миннән”, —  дим. Һәм җигәргә өйрәттем. Шуны җигеп чәчү чәчтем. Ул чорда атларны безнең ише малай-шалайга бирмиләр, өлкәнрәк ирләр генә җигә. Ә монда мин, мәктәп баласы, чорсыз тайны тәртә арасына кертә алдым. Ул чорда атлы чәчү машинасы, мин шуның белән эшләдем. Районнан комсомол секретаре килеп, Мактау грамотасы биреп китте. Шуннан Лаеш урманына агач кисәргә җибәрделәр. Бардым. Анда да тырышып эшләдем. Ләкин аннан кайткач, минем иптәш егетләр училищега укырга керделәр, ә мине колхоз рәисе җибәрми генә бит. Рәисне дә көйләдем. Ризалашты. Училищеда укыдым, ләкин документ бирмәделәр. Ул чорда мәҗбүри рәвештә өч елга Казахстанга эшкә җибәрү бар иде. Шунда эшләп кайткач кына укыганлыкка документ бирәләр. Поездда барабыз, безне документлар тутырылган чемоданы белән бер хатын-кыз укытучы озата бара. Үткенрәк егетләр теге укытучының әз генә читкә тайпылганын күзәтеп тордылар да, үз документларын алып, поезддан качып төшеп калдылар. Мине дә үзләре белән дәштеләр, ләкин мин барып күрмичә, беркая бармыйм дип калдым. Поездда барабыз, ни күрик – кар эченнән төтен чыга. Сылап кына эшләнгән йортларны кар баскан, морҗа торбасыннан төтен чыга икән. Безнең өчен гаҗәп күренеш булды ул. Станциягә килеп җиткәч, безне йөк машинасына утырттылар да йөз илле чакрым кирәкле урынга алып барып куйдылар, фатирларга тараттылар. Бер фатирда төрле милләттән булган уналты егет тордык. Җирне тырмалап кына чәчтек, бернинди чүп үләне юк. Ә бодае кылчыклы Кубань бодае иде. Миңа үткән елда да эшләмәгән, таралып беткән комбайн бирделәр. 1951 елда чыккан утсыз комбайн иде ул. Күңел төште, өйгә кайтып китәсе килә башлады. Апаз авылы егете белән качарга да уйладык, ләкин аның әнисе ярдәмчесез калдым дип белешмә җибәргән дә, ул егет кайтып китте, мин тагы калдым. Комбайнны бер хохол егетенә карап ремонтлаган булдым, теге комбайн ничек кирәк эшләп китте. Ләкин ул озак эшләмәде. Комбайнның кай җире көйсез икәнен ат җигеп килгән малай каян белсен инде? Гаражга кайтарып куйдым. Карасам, гараж ишек төбендә тулы комплектлы мотор ята. Ачкычларым кесәдә иде, тиз генә үземә кирәкле запчастьларын сүтеп алдым да бөтенесен үземнекенә көйләп куйдым, комбайн җырлап эшли башлады. Бригадирыбыз алман кешесе иде. Минем комбайнны шулай көйләп эшләтеп җибәрүемә шаккатты. Шуннан кырга чыгып киттем, уңыш бик яхшы иде. Мин беренче урынга чыктым. Шәһәр обкомы, профсоюз вәкилләре килеп миннән сорашалар: “Комбайнда ничә ел эшлисең?” – диләр. “Тиздән бер ай була”, — дим. “Кайчан армиядән кайттың?” – диләр. “Тиздән барам”, – дим, гаҗәпләнделәр, үзләре көләләр. Ул вакытта анда ашлык кабул итү урыннары юк, кырга зур-зур көшелләргә өеп куялар, язын Ишим елгасы аша төяп озаталар иде. Урып-җыю эше беткәч, биш йөз сум аванс алдым да Октябрь бәйрәменә өйгә кайтып киттем. Минем эшләгәнем өчен тегеннән әтигә квитанция җибәргәннәр дә мин кайтканчы кырык капчык ашлык алып кайтып куйган иде инде. Менә монда да мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Ул миңа эшләр өчен көч бирде һәм ярдәм итте. Әти алган бодайның бер потын йөз сумга Балтач базарына барып сатып кайта иде. Теге вакытта качып кайтып киткән егетләр алдан алган подъемный акчаларын кире кайтарып, штраф түләде, ә мин киресенчә, әти-әнигә зур ярдәм иттем дип уйлыйм.

1958 елны армиягә китәргә повестка бирделәр. Мин һаман Казахстанда эшлим. Армиягә киткәнче әтиләргә сигез центнер ашлык, алты мең ярым акча җибәрдем. Тагы сигез центнер ашлык аласым калды, ләкин өлгермәдем, армиягә китеп бардым. Шул вакытта әти әйткән иде: “Улым, авыл халкы синең шулкадәр акча, ашлык җибәрүеңә шаккатты”, — дип. Акчаны почтага салып куйганнар да, мин кайткач, шул акча белән өр-яңа йорт-җир төзедек. Армиядән соң урманчылыкка эшкә кердем. Чылбырлы авыр трактор алып кайттым да шунда эшләдем. Ә абый Лесхозда беренче НАТИ тракторын иярләгән кеше иде. Беренче җәйдә үк мине мактау тактасына куйдылар. Сезнең якларда, Починок-Поник өстендәге урманда эшләдек: җирне сукаладык, агачлар утырттык. Шул авылда фатирда тордык.

Берара урманчылык хуҗасы миңа монтерлар курсына укырга барырга тәкъдим итте. Мари республикасына барып, бишенче разрядлы монтер таныклыгы алып кайтып, шул юнәлештә дә эшләдем. Аннары никтер бура станогына күчтем. Йомры агачлар чыгардык. Ул вакытта да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән зур акчалар эшләргә насыйп булды. Тырыш та булдым, куелган максатыма ирешмичә, эшемнән туктамадым. Һәр эшне намус белән башкардым. Шул чордагы хезмәт хакы бик югары булды, пенсиягә шуның белән чыктым. Хәтта армиядә дә курсларда укырга туры килде. Аллаһы Тәгалә монда да миңа юлны киң итеп ачты. Взвод командирының ярдәмчесе һәм батальон старшинасы булдым. Анда да акча алып хезмәт иттем. Бервакытта да акчага тилмермәдем. Бөтен Ташкентны әйләнеп чыктым.

1964 елның 24 августенда Күлтәстә укытучы булып эшләгән Нурзидә исемле кызга өйләндем. Нурзидә апаң – сезнең авыл кызы. Аның белән ике бала тәрбияләп үстердек, алар югары белем алдылар. Нурзидә апаң да бик тырыш, тәртипле булды. Гомер буе башлангыч класс укытучысы булып, бик күп мактау грамоталарына ия. Минем дә Мактау һәм почет грамоталарым бик күп, урманчылыкта дүрт директор белән уртак тел табып эшләдем. Россиянең, Татарстанның “Хезмәт ветераны” да мин. Илле алты ел Нурзидә апаң белән бергә, бер-беребезне хөрмәт итеп, кадерләп яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сөенәбез.

Нурзидә Габдрахман кызы утыз тугыз ел укытучы булып эшләгән. Аның укучылары арасында табиблар, агрономнар, укытучылар бар. Алар Татарстанда гына түгел Россия шәһәрләрендә дә дәрәҗәле исемнәр алып эшлиләр. Һәрвакыт Нурзидә ханымның хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән котлыйлар икән. Ул алдынгы укытучы булган кеше. Һәр конференциядә президиумда булып, мәкаләләре “Совет мәктәбе” журналында чыгып барган. Мәскәүдән килгән ике галим белән автордаш буларак, Урта Пошалым мәктәбе укытучысы белән берлектә 1-4 класслар өчен материал туплап, татар мәктәпләрендә рус теле укыту буенча дәреслекләр әзерләп, Мәскәүдә шуның презентациясендә катнашкан. Шул дәреслекләр белән унҗиде ел балаларга белем биргән. Нурзидә ханым укыткан укучыларның дәфтәрләре Социалистик ярышта җиңү яулап, Япониядәге күргәзмәгә җибәрелә. Беренче урын алалар. Нурзидә ханымга РСФСР Мәгариф министрлыгының “Өлкән укытучысы” исеме бирелгән.

Үҗәт, тырыш, максатчан, тормыш җанлы Нурзидә һәм Данил Шәяхмәтовлар мал асрап, үз көчләре белән хуҗалыкларын ныгытып, тырыш хезмәт юлы үткәннәр. Аларга сокланып та, горурланып та кайттым. Аларны Өлкәннәр көне һәм Нурзидә апаны Укытучылар бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әле иңне-иңгә куеп озын-озак еллар тыныч тормышта яшьләргә үрнәк булып, балалары, оныклары, оныкчыклары белән гөрләп яшәргә язсын дип телим!

Халидә Габидуллина,

Лесхоз-Гөберчәк.

Өлкәннәрдә бары изге хисләр

1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан музейның әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә “Өлкәннәребез иҗат итә” дип исемләнгән күргәзмәне оештырганда районыбызда актив иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуына үзебез дә шатландык. Каләм тибрәтүчеләрнең һәрберсе үзенең тормыш юлы, башкарган хезмәтләре, ә иң мөһиме үзләренең күңел халәтләрен, уй-фикерләрен башкаларга җиткерергә телиләр. Алар иҗат иткән шигырьләрне, хикәяләрне кабат-кабат укыйсы килә, әдәбият сөючеләргә, бигрәк тә яшьләргә әйтергә теләгән фикерләрен дә  үзләренең иҗатлары аша җиткереп киләләр.

Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче хезмәт ветераны Роза Шәйхетдинованың шигырьләре тупланган “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китаплары  күргәзмәдә урын алган. Аның  әнисенә, авылдашларына, хезмәттәшләренә багышлап язылган шигырьләрендә өлкәннәргә хөрмәт, аларның төрле елларда башкарган хезмәтләрен олылау аерым урын алып тора. Роза апа кызлары һәм оныклары белән бәхетле тормышта яши:

…Оныклар килеп торалар

Бәйрәмнәрдә, ялларда.

Чәчәккә күмеп китәләр,

Рәхмәт яусын аларга.

Бәйрәмнәрдә генә түгел,

Гел чәчәк өстәлемдә.

Чәчәккә күмелеп яшим,

Гомерем көзләрендә.

Ташкичү авылында яшәп иҗат итүче ветеран укытучы Рузалия Насибуллинаның “Гомер тәгәрмәчләре” китабында үзенең тормыш юлы, башкарган хезмәтләре һәм иҗаты урын алган. Ул үзенең уйлануларын, теләкләрен  шигырь юлларына салган.

Җитешмәдем әле күп нәрсәгә,

Эшләнмәгән әле күп эшем.

Үпкәләмим сиңа, әй, картлыгым!

Өлешемә тигән көмешем.

Бар булганын саклыйк гомеркәйнең,

Мин теләмим һич тә артыгын.

Сорыйм, Ходай, синнән догам белән,

Тыныч-имин атсын һәр таңым!

 

Бу күргәзмәдә Рузалия Насибуллинаның Иске Ашыт авылы кызы Раузалина Әминова турында язылган  “Гомерләр заяга узмаган” китабы да урын алган. Бөтен гомерен мәдәниятка, сәнгатькә багышлаган, армый-талмый халыкка хезмәт иткән Роза Фатыйх кызы турында:

Бу тормышта узган юлың белән

Син бердәнбер булып каласың.

“Гомерләрем бушка узмады”, – дип,

Горурланып әйтә аласың!

дип язган ул хезмәт ветераны турында.

Күргәзмәдә Арчада яшәп иҗат итүче Минһаҗ Кашаповның “Көзге ташу”, “Без Тукайлы халык” китаплары урын алган. Сугыш елларында туган буын вәкиле буларак Минһаҗ Хамат улы яшьләргә фикерләрен түбәндәге шигырь юллары аша җиткерергә тели:

Сугыш чоры балалары без дә,

Хәзер инде үзебез өлкәннәр.

Нишлисең бит, ятим үсмәс идек,

Кайткан булса өзелеп көткәннәр.

Өлкәннәрдә бары изге хисләр,

Олы теләк барлык яшьләргә.

Тыныч тормыш балалары булып

Яшәргә дә сезгә, яшәргә!

      Ә инде Казанбаш авылында яшәүче Рәфкать Низамиев “Күңелемдә шигырь юллары” китабында балачагын, яшьлек елларын сагынып язган шигырьләренә дә урын бирә. Аларны укыган өлкәннәр дә үзләренең бала вакытларын искә төшерә.

И,  кадерле, гамьсез бала чагым

Син төшәсең һаман исемә.

Кайда калдың, ничек, нинди килеш,

Калдың соң син нәрсә төсендә?

Кәгазь көймә булып калдыңмы син,

Язгы суда, дулкын өстендә?

Калдың мәллә аксыл томан булып,

Таң алдыннан елга өстендә?

Салават күпере булып чыгасыңмы,

Балкыйсыңмы шәфәкъ төсендә?

Җырчы тургай булып калдың мәллә

Уҗым басулары өстендә?

      Биредә “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүче иң актив һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗаты тупланган  “Шигъри тәлгәшләр” дигән китап та бар. Аның җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова “Гомер көзе” дигән шигырендә өлкәннәргә үзенең теләкләрен җиткерә:

Елмаешып бергә утырабыз,

Без бит әле исән, күрегез.

Көз җитте дип бер дә моңаймагыз,

Чәчәкләрдән бәйләм үрегез.

Гаиләгә борчулар килмәсен,

Авырмыйча яшик үзебез.

Гомернең дә матур көзе була,

Озын булсын гомер көзегез.

Күргәзмәдә шулай ук мәгариф ветераны, әдәбият сөючеләрне үзенең хикәяләре һәм шигырьләре белән даими сөендереп торучы, шулай ук күп кенә җырлар авторы Наҗия Саттарованың “Ялгыз мосафир” һәм “Бар да үтә…” китаплары һәркемне үзенә тартып тора. Гомере буе мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан хезмәт ветераны Фәрит Вафинның көлкеле хикәяләре тупланган  “Елмаю бүләк итәм”, яратып укыла торган  хикәяләре белән аерылып торучы, үзенчәлекле автор Мөнирә Сафинаның “Яратам дип әйтә алмадым”, районыбызның күренекле журналисты Римма Надершинаның повестьлары һәм хикәяләре тупланган  “Береза белая – подруга верная”, мәгариф ветераны Наилә Миңнемуллинаның кызыклы шигырьләре һәм хезмәттәшләренә, дусларына багышлап язылган котлаулары тупланган “Хатирәләр чаткысы” һәм “Яшәеш бизәкләре”, балалар өчен язучы Гөлчирә Нәҗметдинованың “Бәхетләрне язмыш кисмәсен…” һәм  “Кәнфит тавы” китаплары урын алган. Фәрит Минхаировның туристик сәяхәтләр вакытында алган тәэсирләре турында язылган хикәяләре һәм шигырьләре тупланган “Кому горшок мыть?”, “Снегири”, “В эпицентре Сабантуя”, “Змеиный орешник”, “Не байки от бабайки”, ә “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты, бик күп хикәяләр һәм сәхнә әсәрләре авторы Гөлсинә Зәкиеваның  “Ташлап китмә…”  һәм “Керфегеңә тамармын мин”, сәхнәне үз иткән җырчы Рәйханә һәм үзешчән композитор Зәкәрия Җәләлетдиновларның үзләре иҗат иткән җырлары тупланган “Сандугачлы гармун” китаплары күргәзмәне баетып торалар.

Мәгариф ветераны Миләүшә Шәйхетдинованың “Чишмә юлы” китабында өлкәннәребезгә багышланган шигырьләр дә урын алган.

Көзләрнең дә алтын – сары чагы,

Кояш нуры һәрбер яфракта.

Алтын бөртекләрдәй сибеләләр

Җан җылысы сеңгән туфракка.

Табигатьтә көзләр. Гомернең дә

Була шундый алтын көзләре.

Түбәтәйле ак бабайлар көләч,

Әбиләрнең көләч йөзләре.

Аклык, сафлык алар күңелендә,

Йота белгән хәсрәт-сагышын

Укып була маңгай сырларыннан

Халкы белән күргән язмышын.

Әбиләрнең көзге чуагыдай,

Якты булсын иде ак картлык,

Чал чәчләре төсле, ак яулыктай

Урап йөрсен алар ак шатлык.

      Хезмәт ветераны, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, тотынган эшен җиренә җиткереп үтәүче Факия Шәрәфетдинова күбрәк туган җир, әти-әни, табигать, мәхәббәт, балачак, узган гомер юлларына багышлап  яза, аның “Күңлем кылларына кагылма…” китабы һәркемгә таныш:

Яшьлегебез узган, туннар тузган,

Тик заяга ул бит узмаган.

Юл тузаны гына кунса кунган,

Битарафлык тузаны кунмаган!

Гомер көзебезгә кереп барыш,

Чынга ашкан барлык хыяллар.

Үкенерлек итеп яшәлмәгән,

Тирә-юньдә – дуслар, туганнар!

Без, музей хезмәткәрләре, райондагы барлык әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне белеп бетермибез, аларның иҗатлары тупланган барлык китаплар да музейга килеп җитми. Киләчәктә актив иҗат итүчеләребез үзләренең иҗат җимешләрен музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк итсәләр, “Өлкәннәребез иҗат итә” күргәзмәсе елдан-ел  киң колач алыр иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Сезгә тиеш әле бик күп назлар… (1 октябрь – Өлкәннәр көне)

Өлкәннәр көне җитә, дип,

Көтеп алам һәр көзне.

Барыгызны да яратам,

Бик сагынам мин сезне.

Еллар үтеп, олыгайсак та,

Картайтмыйк җан, күңелне.

Зарланмыйча яшик әле,

Ходай биргән гомерне.

Бүген бәйрәм, җырлыйк, биик,

Җилкенеп торсын күңел.

Бераз олыгайдык кына,

Без бит әле карт түгел!!!

Бу шигырь юллары Арча шәһәрендә яшәп, безне үзенең яңа шигырьләре белән куандырып яшәүче Роза Шәйхетдинованың “Хезмәттәшләремә” шигыреннән алынды. Кеше гомере аккан су, искән җил кебек тиз генә үтә дә китә. Ел саен 1 октябрь – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Районыбызда өлкәннәр көненә багышланган чаралар ун көн дәвам итә. Шигырьдә әйтелгәнчә, ул көннәрдә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең гомер юлларында булган вакыйгаларны искә төшерәләр, хезмәттәшләре белән аралашу өчен үзләре эшләгән оешмаларга кунакка барып кайталар, ә иң мөһиме балалары һәм оныкларыннан котлаулар кабул итәләр.

Бу көннәрдә катлаулы тормыш юлы узган, үз җилкәләрендә сугыш афәтләрен кичергән, Ватаныбызның көчен һәм дәрәҗәсен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән чал чәчле абый-апалар, әби-бабайлар күз алдына килә. Шактый олы яшьтә булуларына карамастан өлкәннәребез яшьләргә үрнәк булып, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып яшиләр.

Субаш Аты авылыңда туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәис Сафин үзенең узган гомере турында уйлана, берсеннән-берсе мавыгып укырлык шигырьләренең кайберләре өлкән кешеләргә хөрмәт белән карарга, аларга игътибарлы булырга чакыра.

Еллар үтәр, картлык җитәр

Шундый көнгә килерсең.

Улларыңда, кызларыңда

Гамәлеңне күрерсең.

Үз-үзеңә хәйран калып,

Шатланырсың, көләрсең…

Кылганнарың котсыз булса,

“Ник яшәдем?” – диярсең…

Әйе, “Ник яшәдем?” дип әйтерлек булмасын иде, бу фикер яшьләргә әйтелгән. Ә өлкәннәребез бу 10 көндә генә түгел, һәр көнне балалары, оныклары, туганнары, дусларының кайгыртуын тоеп яшәсеннәр иде. Ләкин һаман да шул ваемсызлык, вакыт җитмәү комачаулый, янәшәбездә булганда кадерләрен белеп бетермибез, әле еш кына хәтерләрен дә калдырабыз. Ә өлкәннәребез – гади, тыныч, тыйнак картлар һәрвакыт безнең өчен борчылуларын, безнең турыда кайгыртуларын дәвам итәләр, чөнки без алар өчен һаман да кечкенә бала булып калабыз. Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче Гөлара Шәрипова “Моңайма әле, әнкәй!” шигырендә шул фикерне әйтергә тели:

Безнең өчен иң-иң матуры син,

Карт түгелсең бер дә, яшь әле.

Син булмасаң, күктә кояш сүнәр,

Нурлар чәчеп мәңге яшә әле.

Картаям диеп һич уфтанма,

Чал чәчләрең – аклык билгесе.

Әни җаным, син бит – безнең өчен

Тиңе булмас тормыш өлгесе.

Үкенерлек булмасын иде, өлкән яшьтәге әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга игътибарыбызны, тәмле телебезне, ярдәмебезне кызганмыйк. Аларны кадерләүнең әҗере, һичшиксез, кайтмый калмас, чөнки алар чын күңелдән рәхмәт әйтәләр, чын күңелдән теләкләр телиләр. Дөрестән дә, өлкәннәргә әле тиеш бик күп назлар, бик күп язлар…

Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, нык рухлы булуыгызга сокланабыз. Сезгә исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бүген Рифат Җамалның туган көне

     Шигырь язу –җиңел нәрсә, диләр,

                                                                                                           Булса ихлас әйтер сүзләрең.

                                                                                                                   Шигырь язып була сүзләрсез дә,

                                                                                                        Сөю белән тулса күзләрең.

      Рифат Җамалетдин улы Корбанов  1951 елның 1 октябрендә  районыбызның Мирҗәм авылында туа. Рифат башлангыч белемне туган авылында, сигезьеллык мәктәпне Носыда, Балтачта урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт ветеринария институтына керә. Институттан югары квалификацияле белгеч булып чыккач Республикабызның Югары Ослан районында, Төрекмәнстанның Ташауз шәһәрендә һәм Саратовның зооветеринария институтында эшләп бай тәҗрибә туплый. Армия сафларында хезмәт итә. Үзе тәмамлаган Казан дәүләт ветеринария институтына кайтып, ветеринария фәннәре докторы, профессор дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була һәм үзе белем алган институтның ректоры булып эшли.

Туксанынчы еллар урталарыннан галим-шагыйрьнең әсәрләре матбугат битләрендә күренә башлый.  Бу елларда башта Арча район газетасында, аннан: “Ватаным Татарстан”, “Идел”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Шәһри Казан” һәм башка газета-журналларда аның күп кенә лирик-фәлсәфи шигырьләре басыла. «Күңел сүрәләре” , “Ташта үскән чәчәкләр”, “Өзгәләнмә, күңел… , “Янсын йөрәк дөрләп…”, “Мин – адәм баласы”  дип  исемләнгән шигырь китаплары  дөнья күрә. Аның бик күп шигырьләренә көй язылып  күренекле артистлар тарафыннан җырлана.

Рифат Җамал – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе(1998), фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (1999), Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты(2011), Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге  премия иясе (2018).

Якташыбыз Рифат Җамал Арча районында туып-үскән язучылар берлегенең  җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул районыбызның яшь талантларына иҗат юлына керергә ярдәм итә,  мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда еш була һәм очрашуларда бик теләп катнаша. Ветеринар-хирург, төзүче, штанга күтәрү буенча Татарстан чемпионы, һәвәскәр бакчачы, шагыйрь  Рифат Җамал бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, ветеринария академиясендә студентларга белем бирә һәм актив иҗат итә.

    Бәхетлемен кебек. Уңышларым

 Биш кешегә, бәлки, җитәрлек.

 Ә гомерем – бары миңа тигән,

Бары миңа тигән кишәрлек.

– дип яза Рифат Җамал үзенең үткән тормышы турында уйланып һәм горурланып.

Без якташыбызны туган көне белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез, киләчәктә дә яңа иҗат уңышлары белән куандырыр дип ышанабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Урманда туган малай

“Урман бай ул”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Шул бай урманыбызның бер өлеше Кардон дип атала. Анда ике хуҗалыкка йорт, каралты-кура, мунча һәм сиртмәле кое бар иде. 1953-1961 еллар аралыгында Гөберчәк кардонында яшәгән урман технигы Гомәр ага Габдрахмановның улы Мөдәрис абый белән очрашырга туры килде.

Очрашканчы ул мине үзе эзләп тапты дисәм, бер дә ялгыш булмас. Берара телефоныма ят номер чылтырата. Алдым. “Халидә сеңлем, синме? – ди тавыш. “Әйе, мин. Ә сез кем?” – дим. Шунда ул гомеренең бер өлеше Гөберчәк кардонында үткәнлеген тиз генә аңлатып та бирде. Шул көннән соң газета битләрендә минем язмалар чыгуга чылтырата башлады. Ул үз фикерен белдерә, язма геройларының таныш булуын, алар белән бәйле хатирәләрне сөйләп шаккатыра. Телефон аша гына сөйләшкәндә дә бу абзыйның сүзгә кесәгә кермәвен, бик тә хәтерле булуын абайлап алдым һәм җае чыгу белән Лесхозга, ул яшәгән авылга кызым белән юл тоттым.

Урамда очраган бер абый аларның йортын күрсәтте. Капканы ачып кереп, ишектә кеше күренмәгәч, Мөдәрис абыйның телефонын җыйдым. Шул арада сарай эченнән кечкенә генә гәүдәле, көләч йөзле абзый килеп чыкты. Үземнең кемлегемне аңлаткач: “И-и, сеңлем, синең белән әллә кайчан танышасым, күрешәсем килә иде инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә безне бакчасына чакырды. Яшелчәләре үскән тирәлек белән таныштырды, парнигындагы йодрык кадәрле кып-кызыл помидорларын күрсәтте, күчтәнәчкә дип безнең сумкага да берничәсен салды. Үзе бәрәңге сабагы чаба башлаган икән. Без аны бу эшеннән беразга бүлеп, ишегалдына чыктык. Сүзгә оста, җор телле танышыбыз кардонга ничек килеп эләгүләре, яшәүләре, аннан соңгы тормышын сөйләп китте.

– Мин урманда туган малай. 1940 елда туганмын. Әти урман технигы буларак, тормышыбыз гел урман белән бәйле булды. Әти-әнинең төп чыгышлары Балтач районыннан. Район урманчылыгыннан әтине Арча районына Кече Төрнәлегә билгелиләр.Бераздан ул кабат Балтач районына күчерелә. Әти шуннан сугышка чыгып китә. Ул фронтта вакытта әни безнең белән Пүскәл авылына күченгән. Ул авыл әтинең туган җире. Анда үзебезнең йортыбыз булган. Әти бары 1947 елда гына кайтты. Шуннан безне Лесхозга, аннары 1953 елның кышында Гөберчәк кардонына күчерделәр. Без дүрт бертуган. Абыйлар армия хезмәтендә, әтиләр белән мин генә булдым. Ике гаилә яшәдек. Күршеләребез – Яңа Масрадан Заһри абый гаиләсе. Аның балалары да ишле иде. Мине беренче класска 9 яшемдә генә алдылар, чөнки 2 сентябрьдә туганмын. Бер көн өчен алмадылар. Гөберчәк кардонында яшәгәндә Лесхозга барып, фатирда торып укыдым.4 класс белем алгач,ат җигеп урманда эшли башладым, калганын кичке мәктәптә укыдым.

Гөберчәк халкы белән дус яшәдек. Әти бик яхшы кеше иде. Әни дә гел авылга төшеп йөрде. Бервакыт әни авылга елга буйлап төшеп бара икән. Шунда сарык көтүе көткән әтиең Кыям җиргә сузылып яткан, әнигә бер күзен генә ачып караган.Әни сорый икән тегеннән: “Кыям, син ник бер күзеңне генә ачып карыйсың ул?” “Берсе ял итә аның”, – дигән әтиең. Әни эче катып көлә-көлә сөйләгән иде. Гайшә әбиеңне яхшы хәтерлим. Җитез карчык иде. Сезнең күршедә Камәр карчык бар иде. Мин белгәндә кечкенә генә бөкерәеп беткән әби иде ул. Безнең кара мунчага мич чыгарып бирде. Кулы теләсә кайсы эшкә ятышлы иде.

Училищеда бер ел курслардабелемалгач, документлар бирмәделәр. Мәҗбүри рәвештә Казахстанга Чирәм җир эшкәртергә җибәрделәр. Минем хәтта паспортым да юк иде. Алты айлык вакытлыча паспорт ясап бирделәр. Мин анда өч ел булдым. Менә шул вакытта әтиләр Гөберчәк кардоныннан кире Лесхозга кайтып, йорт салганнар. Мин шунда кайттым.

Кардонда торганда җәен кура җиләге җыя идек. Мин куелыкка кереп утырам, шыпырт кына җиләк җыям. Бер дә кеше белән йөрергә яратмадым. Кура җиләгенең дә иң эресен генә сайлап җыя идем. Әни аны киптерә дә, капчыкларга тутырып куя. Кыш буе шуны ашый идек. Кунаклар килсә, чәен ясыйлар, аның хуш исе бөтен өйгә тарала Капчыклап чикләвекнең иң эреләрен генә җыябыз, киселгән юан агач төбе табып, шунда түгәрәкләнеп утырабыз да, чикләвек ашыйбыз. Аннары кабат җыябыз. И-и, күңелле чаклар.

Кардонда торганда сыер да, сарыклар да асрадык. Чолан түбәсендә күгәрченнәр бик күп иде. Алар баскыч төпләрен пычратып бетерәләр. Әни берзаман аларны себерке белән куды. Шуннан соң берничә көн рәткә безнең сарыкларны, бәтиләрне бүре ашады. Күршеләрнеке дә бар сарык, әмма нәкъ безнекен генә ашый. Әни шуннан күгәрченнәргә сүз әйтми башлады, алар чолан кыегында яшәүләрен дәвам иттеләр. Бүре шуннан соң гына бәтиләргә тими башлады. Менә шундый хикмәтләр дә булгалады.

Мин сезнең авылның бер кызына гашыйк булып йөрдем. Ул фермада сыер сауды. Чибәр иде. Безнең тана бозауны әти фермадагы үгез бозауга алмаштырган. Теге бозау тана булып өлгергән, бозаулаган. Нәкъ шул малыбыз мин кызыгып йөргән кыз группасына эләккән бит. Сауганда типкәндер инде, безнең исемне әйтеп ачуланган тавышы өйгә кадәр ишетелә иде. Өй белән ферма арасы ерак түгел иде.

Әти урман технигы буларак, аның кул астында биш авыл урманчысы бар иде: Төрнәле, Бимәр, Чыпчык, Тылаңгыр, Гөберчәк. Ул шуларның хезмәте өчен җаваплы кеше булып эшләде. Гел әти белән кардоннан кардонга күчепйөргәч, әнинең колхоз тирәсендә эшләргә мөмкинлеге булмады. Шуңа күрә аңа пенсия дә түләмәделәр. Әлмәттәге абыебыз ай саен аңа акча җибәреп торды, әни: “Минем пенсиям килде”, – дип көлә иде. Без дә акча эшләдек.

Минем бер күземә операция ясадылар. Күрмәгәч, группа билгеләделәр. Барыбер эшләүдән туктамадым. Гел шул урманчылыкта булдым. Казахстанга картон сумка белән чыгып киткән идем, тырышып эшләвем нәтиҗәсендә зур чемодан белән кайттым. Урманчылыкта дизельдә эшләдем. 1965 елда Кафия исемле кызга өйләндем. 1967 елда гаилә белән Казанга күченгән идем, кире кайттык.Аннан соң да урманчылыкта эшләдем. Өч бала тәрбияләп үстердек…

Мөдәрис абыйның хәтер сандыгын хәйран актардык. Анда кызыклы да, кызганыч та вакыйгалар саклана. Бөтенесен язып та булмый. Җор телле, күңел күтәргеч ниндидер сөйдергеч бөтие бар аның. Сөйләшергә ярата, газеталар күп укый. Сөйләгәнен көне буе тыңласаң да арытмый, күңелле кеше. Хатыны Кафия апа гына бик борчылып: “Мөдәрис, кунакларны һаман сүз белән генә сыйлама, әйдә, өстәл янына, чәйгә чакыр”, – дип өзгәләнде. Чәй өстәле артында утырганда да Мөдәрис абый исенә төшкән вакыйгаларны сөйләргә ашыкты.

Хуҗа кеше һаман безне көлдерүен дәвам итеп, саубуллашканда: “Сеңлем, кечкенә генә буйлы мин 80 яшькә җиткәч, олы гәүдәле кеше никадәр яшәмәс!” – дип калды.

Кызганыч, кайчандыр ул яшәгән кардон йорты инде күптән юк. Берара аларны урманчылык сүтеп алып киткән. Урыны буш. Бары шул хатирәләрне саклаучы кое гына калган. Аның да суы саеккан, сиртмәсе юк.

27 августта Мөдәрис абый белән Кафия апаның гаилә корып яши башлауларына 55 ел, ә урманда туган малайга – Мөдәрис абыйга 2 сентябрьдә 80 яшь тулган. Зур бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәм, Мөдәрис абый, Кафия апа. Сезгә тән сихәтлеге, озын тигез гомер, бәрәкәтле тормыш телим.

Халидә Габидуллина

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Һәркемнең үз “хобби”е

Без, музей хезмәткәрләре, төрле музейларда булырга ярата торган, халкыбызның үткән тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияты белән якыннан танышырга теләгән кешеләр белән еш очрашабыз. Казан шәһәреннән килгән Фуат һәм Флюра Нуретдиновлар музейга керү белән:  “Без кая гына барсак та музейда булырга тырышабыз. Казандагы музейларга даими йөрибез, әле күптән түгел Чистай шәһәрендәге музейлар белән таныштык. Икебез дә пенсиядә, мөмкинлек булу белән сәяхәткә чыгабыз. Менә бүген Арчадагы музейлар белән танышырга уйладык”, – дип сөйләделәр.

Икесе дә сәүдә системасында эшләгәннәр, элек Татпотребсоюз системасында эшләгәндә Арчада еш булганнар. Фуат абый үзенең әби-бабаларының районыбызның Каратай авылыннан булуын әйтеп узды. Килгән кунакларыбыз Казан шәһәрендә туып-үсеп, рус мәктәпләрендә укысалар да татар телендә  әйбәт сөйләшүләре, язучыларыбызның әсәрләрен белүләре  белән  безне сөендерделәр. Районыбызда туып-үскән Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәрзия Фәйзуллина һәм башка язучылар турында  белгәннәрен сөйләделәр, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләп Фуат абый чын якташ булуын күрсәтте.

“Казан арты” тарих-этнография музее белән танышканнан соң алар  Габдулла Тукай эзләре буйлап Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларында урнашкан музейларга юл тоттылар.

                                                                                      Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика