XXXII Конференция Арского местного отделения Татарстанского регионального отделения Всероссийской политической партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ»

Гариф Ахуновны хөрмәтләп

18 сентябрь көнне Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны тууына 95 ел тулу уңаеннан искә алып  районыбызда төрле мәдәни чаралар үтте. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән бер төркем язучылар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә дә булдылар. Якташыбызга Әлмәт шәһәрендә язучы дуслары моннан 55 ел элек бүләк  иткән ике тумболы өстәлдә  әтисенең иң яраткан ромашка чәчәкләрен күреп кызы Наилә Ахунованың күңеле нечкәрде. Ул Гариф абый һәм Шәһидә апа белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Кунаклар язучының барлык туганнарына һәм иҗатынна багышлап оештырылган  “Арчаларга кайтам әле…” күргәзмәсен карап уңай фикерләрен җиткерделәр. Аларның һәрберсе Гариф  абыйны хөрмәтләп, төрле елларда аның белән аралашу мизгелләрен искә төшерде, музейга китаплар, газета-журналларда Гариф Ахуновны искә алып чыгарылган материаллар тапшырдылар.

КФУ профессоры, педагогия фәннәре докторы Әлфия Галимуллина: “Бүген халык язучысы Гариф ага Ахуновка багышланган юбилей чараларында катнаштык. Әдәбият һәм сәнгать белән бәйле шәхесләрнең истәлекләрен кадерләп саклаган, туплаган өчен арчалыларга зур рәхмәт әйтәсебез килә. Алдагы көннәрдә дә яшьләр өчен безнең әдәбият хәзинәләрен саклагыз”,–дип музейның фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына язды.    Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт:

“Музей – ул тарих утравы, хәтер утравы. Хәтерегез тирән булсын”,–дигән теләген язып шигырьләр китабын бүләк итте.

Шәфигулла Гарипов

Гомер буе сатучы

Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 23 мартында Мөхәмәтгали белән Дания гаиләсендә Сәвия исемле чибәр кыз туа. Туган авылында башлангыч белем алып, җырга-моңга оста кыз Бөек Ватан сугышы чорында яшьтәшләре белән өлкәннәр янында – кырда эшли. Ул көче җиткәнчә көлтәсен бәйләп ташыса, өенә кайткач, өлкән кыз буларак, кече туганнарына күз-колак булу да аның вазыйфасына керә. Туйганчы ашау, матур күлмәк киясе килү теләге белән янып яшәгән кыз мәктәптә математика фәнен яхшы үзләштергәнлектән Сикертән авылында буфетта сатучы булып эшли. Әнисе салым агенты буларак, күрше авылларга иртүк эшкә китү сәбәпле, Сәвия үз эшенә киткәнче хуҗалыктагы күп хезмәтне башкара: сыерын сава, көтү куа, тавык-чебеш ашата һ.б. Аннан аны Сикертән, Гөберчәк һәм Казаклар авылларындагы кибеткә кибетче итеп билгелиләр. Кайсы гына авыл кибетендә эшләсә дә, ул хезмәтен намус белән башкара, сатып алучылар белән уртак тел табып хезмәт куя. Һәр кешегә кирәкле товарны сельподан үзе барып алып кайта, аларны хуҗаларына тапшыра. 1952 елда авыл егете Фәсхетдин белән гаилә корып, биш балага гомер бирә. Мәҗлесләрдә, төрле кичәләрдә ул моңлы тавышы белән күпләрне гаҗәпкә калдыра, татар халык җырларын милли рухта башкара. Камыр ризыкларын бик уңдырып пешерә. Аны авылдашлары һәрчак паштет, чәк-чәк, кош теле пешерү өчен махсус чакыра торган булганнар. Сүзгә оста, зифа буйлы хатын һәркемгә ачык йөз күрсәтеп, фермада сыер савучы булып та эшләп ала. Хуҗалыгында чисталык булдырып, балаларын татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәргә өйрәтә, хезмәт белән тәрбияли, белем бирә, олы тормышка чыгара, оныклар тәрбияләшә. Бик яшьли тол кала, ләкин ул сабырлык, түземлек, эш белән толлык ачысын күңел түренә яшерә, бервакытта да сер бирми, зарланмый, тыныч кына яши бирә. Ул хуҗалыгында умарталар асрый. Пенсиягә чыккач та Казаклар кибетендә эшләвен дәвам итә. Күрше-тирәсе белән бердәм булып яши: бәрәңге төбенә өясе яки өй юасы булса, кул алмашка эшли. Кешелекле, киң күңелле, юмарт, ярдәмчеллеге белән авылдашларының хөрмәтен яулый. 2011 елда авылдашыбыз вафат булды. Бүген аның утырткан гөлләре тәрәзә төбендә шау чәчәктә утыра, чөнки нигезендә улы Рифат яши. Аның рухына дога кылучы, истәлекләре белән бүлешергә балалары, оныклары, туганнары бар.

Халидә Габидуллина

Сугыш чоры баласы үткән юл

Минзина Сания Шәйхислам кызы Арча районы Түбән Пошалым авылында 1944 елның 10 сентябрендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе фронттан яраланып кайткан Шәйхислам балта остасы, тегермәнче булып эшли. Сугыш чорында туган Сания туган авылында башлангыч, Урта Пошалым мәктәбендә белем ала. Башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук әнисенә булышырга фермага йөри, көченнән килгәнчә ярдәм итә. 8-9 классларда белем алган чорларда җәен урманда, ә кышын фермада бәрәңге пешерергә булыша. Укыганда ук әнисе янында фермада дуңгызлар карап, энекәшләренә, сеңелләренә күз-колак булып үскән кыз 10 классны укый алмый, фермага эшкә керә, чөнки ишле балалы гаиләне туендырырга, кечерәк туганнарын укытасы була.Ә фермадагы һәр хезмәт кул көче сорый: чиләкләп су ташу, асларын чистартып, тирес чыгару, барда ташып ашату, печән-саламын тыштан ферма эченә кертү һ.б. Тырыш, уңган кыз өй салган вакытта да өстеннән ирләр киемен салмый, әтисе белән кара-каршы эшли: агач каерысы юна, такталар ышкылап чистарта. 1965 елда әнисе Сөгъдәнең туган авылы Гөберчәктән булган Кыям исемле егеткә кияүгә чыгып, гаилә кора һәм биш бала тәрбияләп үстерә. Үскәндә җитмәүчәнлек, юклыкның нәрсә икәнен аңлап үскән Сания тормышка сакчыл карарга өйрәнә, һәр тапканның кадерен белә. Кияүгә чыккач та фермада эшли, сыерлар сава. Намуслы хезмәте күп кенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Бик матур итеп җырлаучы, бөдрә чәчле Сания Минзина эшкә батыр, йөзгә чибәр, сүзгә кесәгә керми торган хатын. Кайнанасы белән уртак тел табып, утыз ел бергә яши. Кызганыч, илле өч яшендә ире вафат булып, биш бала белән тол кала. Ләкин аның тырышлыгы, максатчанлыгы, үткенлеге балаларын укытып, олы тормышка чыгарырга булыша. Кул эшләре белән шөгыльләнә, тәрәзә төбе саен гөлләр үстерә, ризыклар пешерә. Бүгенге көндә оныклары, оныкчыклары бар. Ул аларның һәр эшләренә сөенеп, кирәк чакта төпле киңәшләре белән ярдәм итә. “Хезмәт ветераны” һәр аткан таңга сөенеп, белгән догаларын укып, тыныч, имин тормышта яши. Бүген аның туган көне. Көзнең мул аенда туган Сания Минзинаны – әниемне гомер бәйрәме белән тәбрик итәм. Аңа сәламәтлек, гамил акыл, рухи көч, тыныч һәм якты киләчәк телим.

Халидә Габидуллина

Якташыбызның тууына 95 ел

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Арчаларга кайтам әле…” күргәзмәсе ачылды. Анда Гариф абыйның музейга бүләк иткән китаплары, шәхси документлары һәм фотолары, газета-журналларда басылган мәкаләләре, туганнары, балалары, дусларының портретлары белән танышырга мөмкин.  Күренекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов ясаган бу портретлардан әнисе Бибинур апа: «Булдыргансың, улым. Синең хезмәтләреңне Арча халкы кадерләп саклый, мин синең белән бик горурланам”,– дип дәшә кебек. Ә хатыны Шәһидә апа: «Гарифҗан, без синең белән үзара аңлашып гомер кичердек, улыбыз Рәшит, кызыбыз Наиләнең уңышларына сөенеп яшәдек. Син әсәрләреңдә Арча ягының данын күтәрден, без бит Арча яклары дип горурланып яшәдең”, – дип әйтә сыман. Гариф абыйның апасы Гайшә, сеңлесе Саҗидә дә аның уңышларыңа сөенеп карыйлар. Ә инде Казанбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Хәнифә Абдуллина: ”Син минем өметемне акладың, туган телебездә язган әсәрләреңне һәркем яратып укый. Син тәрҗемә иткән М.Шолоховның “Тын Дон” һәм башка әсәрләрне татар телендә укыгач, ике телне дә яхшы белгәнең өчен тагын да сөендем”, – дип әйтә кебек.

Күргәзмәдә кызы Наилә Ахунованың, аның ире, бу көннәрдә генә әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының Гавриил Державин исемендәге премиясенә лаек булган, Борис Вайнерның иҗатлары турында өстәмә экспозиция куелган.

                                                                                           Шәфигулла Гарипов

Арчаларга кайтам әле… (Тууына 95 ел тулу уңаеннан Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны искә алу, 18.09.1925 – 4.06.2000)

                                                                                                      Арчаларга кайтам әле,

                                                                                                  Арча юллары такыр,

                                                                                                              Безнең эшләр, еллар узгач,

                                                                                                      Туган якларга кайтыр.

Бу шигырь юлларын якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов язган. Ул үзенең әсәрләрен вакытлар узгач та яратып укыячакларын, тормыш юлы һәм иҗаты белән киләчәктә дә кызыксыначакларын алдан күргән. Ул үзе турында “Йолдызлар калка” повестенең “Юл башы” дигән бүлегендә:       “Бездә Тукай Казан арты дип билгеләгән бер як бар. Себер тимер юлы белән Казаннан алтмыш чакрымнар киткәч, Арча булыр. Автобуска утырып шул чама баргач, Кенәрләр, Әтнәләр булыр. Әнә шул инде ул – Казан арты. Дан булып җырларга кергән Иделләре, Агыйделләре, Чулманнары да юк аның, көмеш күлләре дә күренми. Әмма урманнары бик матур, кешеләре киң күңелле. Булдыклылык, тырышлык дисәң, аларга тиң бар микән?! Нәкъ Казан артында, Арча белән Балтач арасында, тау башына менеп кунаклаган унөч кенә йортлы Кечкенә Өчиле авылы бар иде. Өч йөз ел буе яшәп тә унөч өйдән артмаганга, кешеләр аны шүрәле каргаган дип йөртәләр иде. Әнә шул Кечкенә Өчиленең урта хәлле крестьяны Ахунҗан гаиләсендә өченче бала булып мин дөньяга килгәнмен”, – дип язган.

Бүгенге көндә Кечкенә Өчиле авылы юк инде, Көтек авылы янындагы сусаклагыч буенда авыл хатирәләрен саклап зират кына торып калган. Гариф абый районыбызга кайткан саен туган авылы урынында,  үзләре яшәгән йорт нигезләрендә, башлангыч классларда белем алган Көтек авылында, җидееллык мәктәп тәмамлаган Казанбаш авылында булырга ярата иде. Аның Кечкенә Өчилене сагынып язган “Авылым сагышы” дигән шигыре дә бар. Бу шигырьнең кулъязмасы безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә кадерле экспонат буларак саклана:

 

Өч гасырлык тарихың

Бар иде бит, авылым.

        Нинди җилләр алып килде

Замананың давылын?

         Йорт-җирләрең җимерелде,

Зиратларың тапталды,

    Тау башында япа-ялгыз

       Шомырт-миләшең калды.

   Чишмәләрең зарыгалар

         Чиләк тавышын тыңларга.

    Язмышыңны калдырам

Киләчәк буыннарга.

 

1947 елда егерме ике яшьлек Гарифҗан, Арча педагогия училищесын тәмамлый. Аннан соң ул Казан дәүләт  университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Яшьтән үк рәсем сәнгатенә гашыйк егет уку елларында иҗатка тагын да ныграк тартыла, матбугатта аның беренче хикәяләре һәм әдәби тәнкыйтькә багышланган мәкаләләре басыла. Гариф Ахунов “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире, журналның җаваплы сәркатибе булып эшләде. Ул ун ел Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, һәм ун ел СССР Югары Советы депутаты вазифаларын башкара. Кайда гына эшләсә дә Гариф абый вакытын һәм көчен кызганмыйча зур тырышлык куеп эшли, кешеләргә ярдәмчел һәм игътибарлы булуы белән аерылып тора.

Гариф Ахуновның 1951 елда  беренче “Галләм сорау бирә” хикәясе басылып чыга. Аннан соң без яратып укый торган “Яшьлек яме”, “Еллар чатында”, “Артышлы тау буенда”, “Хәзинә”, “Хыялый Хәйрүш егетләре”, “Канатлар кая илтә?”,“Хуҗалар”,“И кадерле туган як”, “Чикләвек төше”, “Олы юлга сәяхәт”, “Ардуан батыр”, “Без бит Арча яклары”, “Йолдызлар калка”, “Идел кызы”,  “Тимерханның күргән-кичергәннәре” һәм башка бик күп әсәрләре, тәнкыйть мәкаләләре, очерклары басылды. Аның “Хәзинә”, “Идел кызы” әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар илебез экраннарына чыкты, үз әсәрләренә төзелгән сценарийлары буенча куелган спектакльләре республикабыз театрларында зур уңышлар белән барды. Гариф Ахуновның әсәрләре рус, төрек, башкорт, украин, үзбәк, казах, кыргыз, белорус, латыш һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Ул үзе дә М.Шолохов, Р.Тагор, Н.Шундик, Н.Погодин, Н.Островский һәм башка күренекле язучыларның һәм драматургларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Якташыбыз 1957 елдан ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. 1972 елда аңа “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә,  1973 елда “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда Гариф Ахуновка “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелә, ул 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.

Шәһидә апа үзе исән вакытта Гариф абыйны сагынып: “Гарифҗан таң кошы иде, ягъни иртән сәгать биштә тора, шулай итеп кенә яза алды ул китапларын. Бар белгәне эш булды: «Унҗиде вазифам бар”,– дип сөйләр иде. Китаплары басылып чыгу гаилә өчен зур шатлык булды, һәр китабын миңа язып бирә торган иде.

Гомер итә-итә бер-берең арасында иң татлы сүз булып әтисе, әнисе дип эндәшү кала икән. Бу сүзләрдә бөтен гомер чагыла.50 ел гомер эчендә китаплар язылган, балалар укып чыккан, аларны башлы-күзле иткәнбез, бакчалар үстерелгән, йортлар салынган – эш белән узган гомер.Үз көчебез белән, җан тырмашып, тырышып яшәлгән. “Ходайга шөкер!” дим. “Исән калсак, шул җиткән!” дип яши башлаган буын бит без.

Гарифҗанның ярты гомере юлда үтте. Кая гына барса да, озатып кала, каршы ала идем. Хәзер инде сагынып яшәргә генә калды…”,– дип искә ала Шәһидә апа үзенең истәлекләрендә.

      Сеҗе авылында туып-үскән якташыбыз, язучы, публицист  Гөлчәчәк Галиева: ”1998 елны “Казан утлары” журналында минем “Бер һәйкәлнең тарихы” дигән эссем дөнья күргәч, Гариф абый, шатланып, телефон аша: ”Күзләрем авыртса да, язмаңны бүленмичә укып чыктым. Рәхмәт! Куандырдың да һәм тынычландырдың да! Әхмәт турындагы повестьны син бит үзең яза алачаксың икән, тотын гына! Ярдәм кирәк булса, үземә кил, һичшиксез, Гөлшәһидә белән икәүләп булышачакбыз”,– диде.

Бервакыт алар безне үзләренә кунакка дәштеләр. Шунда без ике нәрсәгә гаҗәпләндек. Беренчесе – лифтсыз йортның бишенче катында, өч бүлмәле булса да, үтә дә кысынкы фатирда тыйнак кына яшәп ятулары. Ирле-хатынлы икесе дә язучылар. Гариф абыйның санап бетергесез дәрәҗәләре, халык язучысы булып танылуын да уйласаң, моның кадәр тыйнаклыкка ничек гаҗәпләнмисең… Бу илаһи затның бөтен яшәеше, үзеннән бигрәк, башкалар өчен кайгыртып, изгелекләр эшләүгә багышланган булган, күрәмсең. Икенче гаҗәпләнүебез  диварлары тулы үзе ясаган картиналар. Ул әле үзешчән рәссам да булган икән. Әдәби хезмәтне рәссамчылык иҗаты белән дә аралаштырып алып бару – бик сирәк кешеләргә генә бирелә торган талант”, – дип хатирәләрен яңарткан. Аның музей экспозициясенә урнаштырылган Кечкенә Өчиле күренеше сүрәтләнгән картинасын һәркем яратып карый.

Гариф абый кебек үк, хатыны Гөлшәһидә Ахунова – Максудова язучы-тәрҗемәче, уллары Рәшит Ахунов шулай ук язучы һәм тәрҗемәче, кызлары Наилә Ахунова – шагыйрә, ә  аның ире Борис Вайнер шагыйрь һәм прозаик, барысы да  Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булдылар. Гариф Ахунов, Гөлшәһидә апа, уллары Рәшит безнең арабызда юк инде, алар Арча зиратына җирләнгән. Бүгенге көндә Наилә Ахунова һәм Борис Вайнер актив иҗат итәләр, төрле конкурсларда, әдәби чараларда бик теләп катнашалар. Гариф абыйның иҗатын барлауны дәвам итәләр һәм аңа багышлап “Хәзинәле гомер” дигән зур күләмле китап чыгардылар. Алар безнең “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә торалар, Кечкенә Өчиле авылы урынында, Казанбаш мәктәбендә, Арча педагогия көллиятендә, үзәк китапханәдә еш булалар.

Без Гариф Ахуновны гел сагынып искә алабыз. Аның әсәрләрен кабат-кабат  укып, егерменче гасырда булган тарихи вакыйгаларны искә төшерәбез. Киләчәк буын яшьләре дә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын  өйрәнеп үссеннәр иде.

“Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Дөнья гизгән хатын язмышы

1906 елның 11 январенда хәзерге Арча районы Казаклар авылында урта хәлле Галиәкбәр гаиләсендә Шәмсикамал исемле кыз туа. Кыз ишле балалы гаиләдә тәрбияләнә. Масра авылына кияүгә чыга, ләкин гаилә таркала. Ул 1941 елда Гөберчәк авылында яшәүче, бер улы булган, Гражданнар сугышында катнашкан Һадиуллага кияүгә чыга. Һадиулла шулай ук ишле балалы гаиләдә булып, өйләнгәч, башка чыга. Һадиулла тырышлык белән алты почмаклы йорт сала. 1942 елда улы Зәкәрия туа. Гаилә читкә, Читага китеп урнаша һәм гаилә башлыгы сугышка китә. Ике баланы кочаклап калган Шәмсикамал анда озак тормый, кире авылына кайтып урнаша. 1945 елда Һадиулласы да авылга кайта. 1946 елда кызы Нәсимә тугач, озак тормый ире йөрәк авыруыннан вафат була. Тормыш йөген тарту көннән-көн арткан чорда, 1950 елда, Шәмсикамал кайбер авылдашларына ияреп, Амур ягына чыгып китә. Анда улы Фидаил гаиләгә зур ярдәм күрсәтә, эшкә урнаша, кече улы да тик ятмый, әнисенең кул арасына керә. Шәмсикамалның олы улы армиягә киткәч, гаилә кабат авылга кайта. Ләкин киткәндә сап-сары бүрәнәле алты почмаклы булып калган йортны колхоз үзенеке итеп, корчаңгы сарыклар асрый. Шәмсикамал балалары белән урман эчендә урнашкан чүннек өенә кайтып урнаша, үзе фермада эшли. Иртәнге сәгать өчтә чүннек өеннән ферма ягына чыгып, малларга су җылыта, башка хезмәтләрне дә башкара. Ферма мөдире Гыйлем Йосыпов аңа ферма йортына чыгып торырга куша. Ул өйнең бер өлешен бүлеп, Шәмсикамал балалары белән шунда күченә. Андагы мөмкинлекләр дә бик чикле була: фермада эшләүчеләр, каравылчы һаман шул өйдә булалар. Шәмсикамал балаларына дип пешереп куйган ризыкның бер өлешен алар ашыйлар, ә сабыйларга ризык аз кала. Шуннан соң ферма мөдире өйне тулаем аларга бер өлешен бүлдерә. Шуннан соң гына Шәмсикамалның балалары өчен борчылуы бераз кими. Улы Зәкәрия көтү көтә, олы улы армиядән монда кайтмый, ә Кемерово ягында урнашып кала. Йомшак холыклы, киң күңелле Шәмсикамал балалары белән авылга бары 1962 елда гына төшеп урнаша. Элеккеге нигезе зират янында урнашкан була. Иренең бертуган энесе Гыйндулла колхозда эшли. Ул абыйсының гаиләсенә колхоз аша йорт салдыруга ирешә, Шәмсикамалны йортлы итә. Зур шатлык кичергән Шәмсикамал балалары белән яңа нигездә куанып яши, колхозда эшли. Улының да тырышлыгы көчле була: көтү көтә, фермада атлар җигеп эшли. Шәмсикамал сарыклар асрый, кәҗә тота. Йон җегерләп оекбаш-бияләй бәйли, ризыгын да уңдырып пешерә. Кешелекле, сабыр холыклы Шәмсикамал үз гомерендә бик озын юллар үткән, дөнья кичкән хатын буларак, нинди генә авырлык килсә дә, сабырлык һәм түземлек беләнкичерә. Бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәгән, әдәпле, көчле рухлы, намуслы Шәмсикамалның улы өйләнеп, оныклар туа. Ул аларны да ярата, тәрбияләшә, кызының гаилә коруына сөенә. Ләкин ул 1977 елның салкын 11 январь көнендә кисәк кенә вафат була. Язмышына буйсынып гомер кичергән авылдашыбызның кызы, килене, оныклары, оныкчыклары яши. Алар аны догадан калдырмый, һәрчак искә алып яшиләр.

Халидә Габидуллина

Хисапчы һәм сатучы Мөбәрәкша

1916 елның 10 декабрендә хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында Җиһанша белән Шәмсенур гаиләсендә җиденче бала булып Мөбәрәкша исемле малай туа. Ишле балалы гаиләдәге биш бала тиф авыруыннан үлеп, бишесе исән-сау үсә. Мөбәрәкша дүрт класс белем ала, 14 яшендә курсларда белем алып, 1930 елда оешкан “Куйбышев” колхозында 36 ел хисапчы булып эшли. Колхозлар оешуга хисапчы итеп билгеләнгән Мөбәрәкша берничә рәис белән эшли. Аларның һәркайсы белән уртак тел табып, хезмәтен намус белән башкара.

1920 елда авылда көчле янгын чыга. Мөбәрәкшаларның да йорты яна. Ул янгын вакытында койма башыннан чыкканда эленеп кала һәм аягын гарипләндерә. Янгын хуҗалыкны көлгә әйләндерсә, шул вакыйгадан исән калып, ашарга дип суелган сарыкларны бүреләр ашап китә.

1921 елда Идел буендагы ачлык Гөберчәк авылына да килеп җитә. Ачлык елында Җиһанша бабай гаиләсен алып Себер якларына китеп бара, ләкин озак тормыйлар, туган авылга кире әйләнеп кайталар. Бөек Ватан сугышы башланганда Мөбәрәкшага 25 яшь була. Ул сугышка китә, Суслонгерга эләгә. Анда урман кисү эше белән шөгыльләнәләр. Сатлыкҗаннар кулына эләгеп, чак кына үлми кала. Ворошиловчылар килеп кенә коткарып калалар. Алар һәр солдатны тикшерәләр, кемне фронтка, ә кемнәрнедер тылга җибәрәләр. Мөбәрәкшаның аягы авыру сәбәпле, тылда калдыралар, авылга кире кайта һәм колхозда эшли. 1943 елда авыл кызы Сәгыйдәгә өйләнә. Гаиләдә 9 бала туа. Мөбәрәкша итекче дә, балта остасы да була. Бервакытта да кеше әйберсенә кул сузмаган коммунист балаларына да төпле тәрбия, белем  бирә, аларны хезмәт белән үстерә. Хуҗалыктагы бар эшне бергәләп башкаралар. Зарланып утырган кешене яратмый, үзе дә зарланмый торган авылдашыбыз унҗиде ел хатыны белән авыл кибетендә хезмәт куя. Балта остасы буларак, авылдашларына өйләр салырга булыша. Балаларны бик ярата, җор телле, гадел, ләкин кызу холыклы Мөбәрәкша күршеләре белән дус, кирәк чакта булышып, аралашып яши. Киң күңелле, эчкерсез, намуслы авылдашыбыз җыр-моңга да оста була. Хәтта хатыны бәйли башлаган оекбаш-бияләйләрне дә бәйләп куя торган булган ул. Үзе коммунист булса да  динне бервакытта да ташламаган, догалар укыган.  1983 елның июль аенда Мөбәрәкша Җиһаншин вафат булып, туган авыл зиратына җирләнә. Бүген аның нигезе гөрләп тора. Кече улы Мәүлит туган авылы мәчетендә мулла буларак халыкка хезмәт итә. Авыл зиратын карап, тәртиптә тоту, мәетләрне күмү, Коръән уку эшен намус белән җиренә җиткереп, яшь буынга дини белем бирү өстендә эшли. Мөбәрәкша абыйның рухына дога кылучы аның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары бар. Алар аның турындагы истәлек-хатирәләрне яңартып яшиләр.

Халидә Габидуллина

Язмыш сынавы

Ганиева Әминә Зариф кызы 1907 нче елның 7 нче апрелендә Арча районы Түбән Курса авылында туа. Әминәнең язмышы бик тә катлаулы. Кияүгә чыга, тормышы барып чыкмый, аерылып китә. Ләкин кызын үзе белән кире туган йортына алып кайтырга рөхсәт булмый (ул заманның язылмаган кырыс законы). Кызы Фәйрүзәне балалар йортына тапшыра. Кыз анда озак тормый, Кукмара районы Каенсар авылыннан килеп,аны балалыкка алалар. Язмыштырмы: андагы әнисе дә Әминә исемле була. Фәйрүзә апа шунда үсә, Мансур исемле кешегә кияүгә чыгып, бер малай, бер кыз үстерәләр. Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшиләр. Аны эзләп тапканда Фәйрүзә апа авыру була, тудырган әнисе белән очраша алмыйча үлеп китә. Кызганыч, мин аларны очраштырырга өлгермәдем.

Әминә әби тагын кияүгә чыга. Тик тагын аерыла. 1952 нче елда Арча районы Гөберчәк авылында яшәүче, хатыны үлгән Ганиев Шәвәли картка (үзеннән 17 яшькә өлкән кешегә) кияүгә чыга. Аның белән 20 елдан артык матур гомер кичерәләр. Соңгы вакытта Шәвәли бабай сукырая. Ул аны тәрбияләп соңгы юлга озата.

Әминә карты үлгәннән соң үзе генә яши. Хуҗалыгын чиста, өй эчен курчак өе кебек тоткан Әминә әби сарык малы асрап, күрше-тирә әбиләре белән аралашып, дус яшәде. Сәламәтлеге какшап, күзләре начар күрә башлагач, үги кызы Мәҗитова Минзифа, кияве Гарифулла гаиләсенә, безгә, күченеп яшәде. 1997 нче елның 7 нче октябрендә вафат булды. Шәвәли бабайдан соң нәкъ 20 ел яшәде. Шәвәли бабай 1977 нче елның 7 нче октябрендә вафат булды.

Әминә әби аш-суга бик оста иде. Бик тәмле итеп коймак пешерә, гарәпчә укый-яза белә, Корьән мәҗлесләрендә абыстай ролен башкара, ураза тота, буш вакыты булган саен кулыннан Корьән китабын төшерми. Кыскасы, дингә бирелгән Әминә Ганиева чиста-пөхтә кеше иде. Укымышлы гаиләдә үскән булган, сеңлесе Минниса апа да бик гыйлемле кеше булды.

Кайсы авылда торса да, ул колхозда эшләгән, тапшырылган хезмәтне намус белән башкарган. Кечкенә генә гәүдәле, ак яулык бөркәнгән Әминә Ганиеваның урыны оҗмахта булып, рухы шат булсын.

Халидә Габидуллина

Минзин Мөхәммәтзариф

1912 елның 14 январенда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында урта хәлле гаиләдә Мөхәммәтзариф исемле малай туа.  Ишле балалы гаиләдә туган малай дүрт класс белем ала. Шаян, шук малай кечкенәдән әти-әнисе янында хуҗалык эшләрен өйрәнеп үсә. Оста итекчеләр үрнәгендә итек басарга өйрәнә, балта тотса, агач эшен башкара. Бөек Ватан сугышына 1941 елның 15 августенда алына. Ул Брянск һәм Харьков фронтларында батырларча көрәшә. Брянск шәһәре янындагы көчле бәрелеш вакытында яралана: үпкәсенә пуля керә, гәүдәсенә зур зыян килә. Госпитальдә дәвалана һәм кабат сугышка керә. Бераз сугышканнан соң кабат яралана – бу юлы аягына эләгә. Каһарман сугышчыга I һәм II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары бирелә. Мөхәммәтзариф 1942 елда кергән үпкәсендәге пуля белән 1946 елда гына сугыштан әйләнеп кайта һәм шуның белән гомеренең соңгы сулышына кадәр яши. Әминә исемле кызга өйләнеп, 1947 елда Хәлимә исемле кызы туа. Бер уч ашлык белән тотылып, Әминәсен төрмәгә утырталар. Хатын төрмәдән чыккач, авылга кире кайтмый, кызын үз янына алдыра. Мөхәммәтзариф 1951 елда Гөберчәкнең иң чибәр, җырларга яратучы Нурия исемле кызга өйләнеп, дүрт балага гомер бирә. Яшьтән тальян гармунда уйнаган авылдашыбыз Куйбышев колхозында эшли: ындыр табагында кладовщик, фермада фуражер, алма бакчасында каравылчы. Математиканы яхшы белүе аңа бу эшләрендә зур ярдәм итә. Җор телле Мөхәммәтзариф ярдәмчел, кече күңелле, батыр йөрәкле кеше буларак авыл кешеләре арасында хөрмәт казана. Һәрчак эш белән шөгыльләнгән фронтовик авылдашларына да ярдәм күрсәтә: тишек галош һәм резин итекләр ямый, итек басып бирә. Итек басарга күршесе Гафар Гарипов белән Уфага барып, озак вакыт итекләр баса. Гаиләсенә зур ярдәм итә. Итектән кайтканда күчтәнәчләр алып кайта. Балаларын һәрчак тальянда уйнап биетә, җырлатырга ярата. Мөхәммәтзариф итек басканда хатыны шәл бәйли, балалары шигырь ятлый торган булганнар. Сугыш турында бервакытта да сөйләргә яратмый, сөйли башласа гел елаган. Күңеле йомшак булган Мөхәммәтзариф инсульт кичерә. Биш ел буе урын өстендә авырып ята, хатыны тәрбияли. 1986 елның 25 ноябрендә сугышта алган яралары, үпкәсендәге пулясы белән үлеп китә. Авыл зиратына җирләнә. Бүгенге көндә балалары, оныклары, оныкчыклары аны сагынып искә ала, яратып аның турында сөйлиләр, догаларыннан калдырмыйлар.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика