Ринат абыйны сагынып… (төрле елларда төшкән фотолар)

Ринат абыйны  һәркем хөрмәт итте

Мәдәният – җиңел ипи түгел,

Иҗат кешеләре яныңда.

Ә аларның күңелләре нечкә

Һәм көйләргә кирәк барын да.

Һәр иҗатчы белән уртак телне

Таба белеп, матур эшләдең,

Син – белемле һәм мәдәниятлы,

“Властьтан” да бик тиз төшмәдең.

Рухи учак яна Арчаларда –

Аны тою җанга бик рәхәт.

Шул учакны сүндермичә саклап

Яшәвеңә синең – мең рәхмәт!

Наил Касыйм 

 

Бу шигырь юллары якташыбыз, шагыйрь Наил Касыймның Арча районында 22 ел буе “Мәдәният министры” булып эшләгән Ринат абый Фазлыйәхмәтовка багышланган шигыреннән алынды. Язмышының һәр борылышында дөрес чишелешләр табып гомер иткән,  нинди генә урыннарда эшләсә дә  тәҗрибәле җитәкче һәм оста оештыручы буларак танылган, хезмәттәге уңышлары өчен югары дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улының безнең арабыздан китүенә өч елдан артык вакыт узды. Бүген, 13 июньдә Ринат абыйга 80 яшь тулган булыр иде.

Районыбызда Ринат Әхмәтгали улының турыдан-туры катнашы белән төзелгән дистәләгән мәктәпләр, социаль объектлар, хәзер инде гадәткә кереп киткән йолалар, матур чаралар хакында озаклап сөйләп булыр иде. Районыбыз халкы, аның хезмәттәшләре ул елларны сагынып, Ринат абыйны хөрмәтләп искә алалар.

Арча муниципаль районы башлыгы  Илшат Габделфәрт улы Нуриев Ринат абый Фазлыйәхмәтовның “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабына кереш сүзендә: “Районыбызның күренекле кешесе , бөтен гомерен туган як тарихын һәм шәхесләрен өйрәнүгә багышлаган Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтовның хезмәте бәяләп бетергесез”, –  дип язган.   Һәркем яратып кабул иткән бу китапта үзләренең тормыш һәм хезмәт юлларын Арча районы белән бәйләгән, тырышып хезмәт иткән якташларыбыз турында кыскача белешмәләр  тупланган.

Шулай ук Ринат Әхмәтгали улының башлап йөрүе нәтиҗәсендә һәм авторлыгында 2007, 2009 елларда “Бөек Тукай Ватаны син, Арча”, 2006, 2013 елларда Арчага һәм районыбызның авылларына багышлап язылган җыр текстлары тупланган “Арча ягы бигрәк матур”, 2015 елда “Арча ягы зыялылары”, үзенең тормышы белән бәйле булган “Язмыш эзләре буйл

ап” китаплары дөнья күрде. Аның катнашында 2006 елда Яңа Кенәр тарихына багышланган “Ашыт буенда” һәм “Тукайның гүзәл бакчалары”, 2012 елда “Әтнә Әлмәндәре” китаплары басылып чыкты. Бүгенге көндә бу китапларны кулланучы һәркем Ринат абыйны сагынып искә ала. Ринат абый туплаган барлык тарихи материаллар да үзе  оештырган вакытта ярдәм иткән, ә аннан соң озак еллар директоры булып эшләгән әдәбият һәм сәнгать музеенда саклана.

Ринат абый белән Венера апа Арчада һәркемгә үрнәк гаилә булып, кызлары Светлана һәм Гөлнара, кияүләре Газинур, оныклары Руслан һәм Алмазның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып  яшәделәр. Ринат абый бик киң күңелле, кунакчыл кеше иде, һәркемгә аерым ихтирам күрсәтеп аралаша, зирәк киңәшләре белән ярдәм итә белде, олыны олылап яшәде, яшьләргә игътибарлы булуы белән аерылып торды.

“Мин туган ягым Арчага кайткан саен, башта дустым Ринат Фазлыйәхмәтовка сугылып чыгам. Ул һәрчак ачык йөз белән, колачын җәеп каршылый. Хәл-әхвәл сорашкач, район яңалыклары, республика, тулаем Русия хәбәрләре турында әңгәмә куерып китә. Ринат оста әңгәмәче, дәлилләр китереп, сүзнең җегәрен белеп сөйли. Һәр тармак буенча андагы  мәгълүмат байлыгы сокландыра, хәтта гаҗәпләндерә дә. Аның сөйләменә дә, эшчәнлегенә дә конкретлык, төгәллек хас,” – дип яза истәлекләрендә күренекле журналист, якын дусты Әгъзәм Фәйзрахманов.

Ринат Әхмәтгали улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр районыбыз музейлары, китапханәләре, мәктәпләре,  “Арча хәбәрләре” газетасы, “Арча” радиосы белән даими  элемтәдә торды. Гомер озынлыгы еллар белән түгел, кылган эш-гамәлләр белән билгеләнә. Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы татар халкының шундый  күренекле ир-егете иде, районыбыз һәм республика тарихында һәм халкыбыз күңелендә онытылмас шәхес буларак сакланыр.

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Авылдашыбызның уңышлары

12 июнь көнне илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә. Баштарак бу бәйрәмне Бәйсезлек көне дип атаган булсалар, хәзер, 2002 елдан, Россия көне дип йөртәләр. Кайда һәм нинди телдә сөйләшсәк тә, без шул Ватан балалары. Бу бәйрәм иртәге көнгә ышаныч өстәсен, киләчәгебез якты булсын, куйган максатларыбызга ирешергә көч-куәт бирсен, туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын, илебез тыныч булсын, барлык кешеләр дә сау-сәламәт яшәсеннәр.

Гөберчәк авылы Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев белән дан тотса, авылдашлары да зур үрләр яулый. Шуларның берсе – Хәмидуллина Фәридә Мөхәмәтнур кызы. Ул 1951 елда Гөберчәк авылындагы гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Гөберчәк башлангыч, Сикертән сигезьеллык, Казанбаш урта мәктәпләрендә белем ала. Кечкенәдән моңлы итеп җырлаучы кызны мәктәпне тәмамлауга авыл клубы мөдире итеп билгелиләр. Клубта концерт-спектакльләр куеп халыкның мәхәббәтен яулаган Фәридә Сикертән мәдәният йорты каршында оештырылган хорларда катнаша, хәтта телевидениедән дә чыгыш ясый. 1969 елда Фәридә Мөхәмәтнур кызы комсомол путевкасы белән Чаллы шәһәрен төзергә китә. Аның тырыш, намуслы хезмәте күп кенә мактау грамоталары, 1977 елда “За трудовую доблесть” медале белән бәяләнә. Гаилә корып, ике бала үстерә. Кырык елдан артык бер урында хезмәт куйган авылдашыбыз 1994 елда “Заслуженный работник Минтопэнерго России» исеменә лаек була. Ә 1998 елда “Россиянең хезмәт ветераны” исемен ала. Пенсиягә чыгып, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, Фәридә Хәмидуллина Чаллы шәһәрендә яши. Авылдашыбызның уңышларына нык сөенәбез, аның белән горурланабыз, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтәбез.

Фәридә Хәмидуллина – М.Мәһдиевнең “Исәнме, Кәшфи абый” повестендагы төп герой Кәшфинең прототибы Мөхәмәтнур Хәйбинның олы кызы. Мөхәмәтнур абый үзе дә “ТАССРның атказанган колхозчысы”, бер улы Россия дәүләтенең бүләкләренә ия, кече кызы Халидә Әхмәдиева “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

 

Мөкәрәмә #увойнынеженскоелицо

Арча районы Казаклар авылында 1912 елда мулла гаиләсендә Мөкәрәмә исемле кыз туа. Үсә төшкәч, кыз гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Дин кануннары белән үскән Мөкәрәмә 1934 елда Гөберчәк авылының Нигъмәтҗан исемле егете белән гаилә кора. Өч сабые дөньяга килгәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Нигъмәтҗан сугышка алына. Ләкин аңа Суслонгер газаплары аша үтәргә туры килә. Мөкәрәмә иренә ризык, кием-салым алып бара. Кайткач: “Үзе ябык, ап-ак, хәлсез булып беткән”, — дип иренең халәтен сөйли. Яшь хатын өч баласы белән урагын да ура, урман кисү дә читтә калмый, фермада сарыклар карарга да өлгерә. Мичкә ягарга утын, ипи пешерергә он, кияргә алмаш кием булмау алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән иреннән берничә хат килә. Соңгы хатында: “Сиваш күлен кичәбез. Моннан исән калсак ярый”, — дип яза ул. Ләкин бу хат Мөкәрәмәнең соңгы өметен өзә, ире һәлак була. Өч баласын һәм каенсеңлесенең малае Мөдәрисне кайнатасы Йосып тәрбияләргә ярдәм итә. Кичләрен чыра яндырып кул эшләре белән шөгыльләнгән хатын гомеренең берничә елын сукыр булып яшәгән кайнатасын тиешенчә тәрбия кылып, соңгы юлга озата. Тавык фермасында эшләп, пенсиягә чыга. Кешелекле, әдәпле, тыйнак Мөкәрәмә шәл, тәрәзә-карават челтәрләрен оста итеп бәйли, камыр ризыкларын тәмле итеп пешерә, бервакытта да намазын калдырмый. Ике кызы кияүгә чыгып, үз тормышларын корса, улы Равил армиядән сәламәтлеген югалтып кайта: аягында гангрена башлана. Башта берсен, аннан икенче аягын кистергән улы өздереп тальян гармунда уйный. Авырса да авыл клубы мөдире булып эшли. Ләкин язмыш Мөкәрәмәнең улына кыска гомер насыйп иткән, ул вафат була. Бала хәсрәтен эченә йотып, сабыр гына кызлары Фирдәүсә, Бинираның балаларына шатланып гомер кичерә. Күчтәнәчләре белән аларны сыйларга ярата. Пөхтә, ипле, юмартлыгы белән авылдашларының хөрмәтенә ия була. Мөкәрәмә апа гомеренең берничә елын сукыр булып үткәрә. Ул вакытта да төшенкелеккә бирелми, кияве Равил Әсхәдуллин белән сүрәләр кабатлый. Шуның нәтиҗәсендә Равил абый дингә кереп китә. 1996 елның 6 январенда Мөкәрәмә апа вафат булып, авыл зиратына җирләнә. Ак яулыклы, куштан итәкле алъяпкычын кигән, кайнар мичтә бәрәңге тәгәрәткән, угыз сөтеннән коймак пешергән Мөкәрәмә апаны оныклары гел сагынып искә ала, аның гореф-гадәтләрен саклап яши.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Бүген Мәрзия апа Фәйзуллинага 90 яшь

Районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә үзенең уңышлы иҗатының куанычлы нәтиҗәләрен күреп, сөенеп һәм горурланып гомер итүче балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина  олы юбилеен билгеләп үтә.  Мәрзия апага бүген,  11 июнь көнне 90 яшь була.

Вакыт сизелми дә уза, әле генә кебек,  2015 елның сентябрендә Мәрзия апа кызы Фәридә һәм оныгы Руслан белән Арчага кунакка килде. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә үзенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозицияне һәм күргәзмәне ул бик яратып карады. “Арча” телевидениесе бу очрашу турында аерым тапшыру оештырган иде, аның язмасы музейда саклана. Мәрзия апа андагы чыгышында: “Кечкенә вакытта һәр балага син кем буласың, диләр бит инде. Мин балалар бакчасында тәрбияче булам, ул шигырьләр, әкиятләр күп белә, ди идем. Хыялым тормышка ашты, беренче шигырьләрем дә төркемгә йөрүче  балалар белән бәйле вакыйгаларга, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Бик күп иҗат ителде инде, музейда барлык нәшер ителгән китапларымны күреп бик куандым. Минем хезмәтләремне кызым һәм оныгым күрү икеләтә шатлык”,– диде. Аннан соң без Мәрзия апаның туган авылы Шушмабашта булдык,  яңа төзелгән мәчеттә туганнары, авылдашлары, ә  урта мәктәптә укучылар белән очрашуларда катнашты. Мәктәп музеенда балачагы, яшьлек еллары белән бәйле фотоларны, газета–журналларда басылган шигырьләрен, үзе турында язылган мәкаләләрне, китапларын күреп бик дулкынланды һәм: “Бүген үземне иң  бәхетле кеше дип уйлыйм, туган ягымда онытмауларына, минем иҗатымны балаларга өйрәтүләренә куанам да, горурланам да. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, якташларым!” – дигән иде Мәрзия апа.

Мәрзия Фәйзуллина яшьтән үк балалар бакчасында нәниләр, милициянең балалар бүлегендә яшүсмерләр, халык судында балалар һәм әти-әниләр белән эшләү тәҗрибәсе туплап, шул ук вакытта читтән торып Мәскәүнең Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлап, балалар шигъриятенә кыю адымнар белән килеп керде. Берничә буын балалар, шулай ук өлкәннәр дә, Мәрзия апаның шигырьләрен укып туган илне, туган телне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, үзара дус-тату яшәргә өйрәнделәр. Бүген алар үз балаларына һәм оныкларына якташыбызның шигырьләрен укыйлар. “Гөлнар мәктәпкә бара”, “Чәчәкләр сәгате”, “Мияубикә”, “Ике көрәк”, “Салават күпере”, “Нәни булышчы”, “Зур дулкыннар”, “Чебиләр зарядкасы”, “Энҗе чәчәк” һәм башка шигырьләр җыентыкларын, ә алар 30га якын, балалар яратып укый һәм истә калдыра, ә зурая төшкәч һәркем “Чиккән яулык”, “Сугыш юлларының тузаны”, “Гаилә әлифбасы” кебек китапларын укып тормыш дәресләре алалар.

ТӘРБИЯЧЕ АПА

Апа белә бар нәрсәне,

Апа белән күңелле.

Ул аңлата ачык итеп

Безгә таныш түгелне.

Ул өйрәтте чәчәкләрнең

Матурларын сайларга,

Күке булып кычкырырга,

Кошлар булып сайрарга.

Агачларны, чәчәкләрне

Ничек итеп танырга;

Җиләкләрне, гөмбәләрне

Кайдан, ничек табарга.

Ничек шөпшә, кигәвеннән

Аерырга бал кортын;

Кайсы чага авырттырып,

Касы тешли астыртын.

Апа белә бар нәрсәне,

Апа белән күңелле.

СУГАН ТУРАГАНДА

Ашка салырга суганның

Сайлап алдым олысын.

Әрчи башлагач еладым,

Килмәсә дә елыйсым.

Күзгә керә әчесе,

Ничек кенә әрчисе?!

Әрчүен әрчедем инде,

Эшнең бетте зурысы.

Пычак белән вак-вак итеп

Калды аны турыйсы.

Ашка суган турыйм мин,

Көлә-көлә елыйм мин!

“Мәрзия Фәйзуллина еш кына әнә шундый гади һәм гадәти, әмма бик тирән мәгънәле вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. Һәр очракта да ул нәни сабый күңелен, кичерешләрен белеп, тоеп яза. Шулай да, шагыйрәнең иң яраткан темасы – йорт хайваннары, кош-кортлар, урман җәнлекләре тормышы. Сабый күңелен ачып керергә булышучы ачкычны дөрес тапкан ул. Чынлап та, балалар беренче тормыш дәресләрен күбрәк әнә шул җәнлекләр, кош-кортлар холык-фигыленә карап үтәләр, тирә-юньгә мөнәсәбәтләрен шул мияубикәләр, тавык-чебешләр, күгәрчен-каргалар, хәтта сазлык бакалары тәртибе буенча билгелиләр”, – дип язды язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов.

 

ЧЕБИЛӘР

Тышта бик җылы булса да,

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да,

Йөгерешеп йөриләр.

Эремчек, тары ярмасы,

Суалчан яраталар.

Суалчан дип ботинкамның

Бауларыннан  тарталар.

Көш-көш дигәч китсәләр дә,

Тагын килеп тарталар.

Тарта-тарта ботникамның

Бауларын чуалталар.

КАЗЛАР

Рәт-рәт басып, тәртип саклап,

Казлар күлгә баралар.

– Казлар, кая киттегез? – дип

Сорау бирә балалар.

Казлар бар да бер тавыштан:

– Елга-га-га-га… –диләр.

– Ул елга түгел – күл! – дигәч,

– Ул ага…  ага… – диләр.

Мәрзия апа Фәйзуллина Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган  Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты. Аның шигырьләре рус, үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән һәм зур тиражлар белән басылган. “Әдибәнең иҗаты нәниләрдән башлап, олы яшьтәге мәктәп балаларына адресланган, күп яклы, гыйбрәтле иҗат. Фольклордан, татар халык иҗатыннан килә торган мамыклы агым, халык традицияләрен дөрес һәм уңышлы  куллану шигырьне кешелекле, психологик яктан тирән итә”, – дип аның хезмәтләрен бәяләгән Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахунов.

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Мәрзия Фәйзуллинаның иҗаты белән даими кызыксынып торабыз, аның шигырьләре әле дә  төрле газета-журналларда даими  басылып килә. Мәрзия апа туган авылы Шушмабаш белән элемтәдә булды,  мәктәп балалары белән очрашуларда бик теләп катнашты. Аның тормыш юлы һәм иҗаты турында ТНВ телеканалы “Әдәби хәзинә” тапшыруы эшләде һәм анда Шушмабаш урта мәктәбе укучылары Мәрзия апаның шигырьләрен бик яратып башкардылар.

Хөрмәтле якташыбыз Мәрзия апа Фәйзуллинаны әдәбият сөючеләр исеменнән туган көне –олы юбилее белән тәбрик итәбез, аны якташларының кайнар хисләре һәрчак җылытып, илһамландырып торсын. Киләчәктә дә туган җиребезгә булган хөрмәт хисләре, балаларны яратуы аңа көч-куәт өстәп, алдагы көннәрендә яшәү көче бирсен.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

25 ел вакыт үткән

1995 елның 14 июнь көне. Җәйнең иң матур мизгелендә, табигатьнең ямьле көнендә Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев вафат булды. Шул көннән башлап язучы үзе язганча, бер тирәлек бушап калган сыман. Татар әдәбияты күгендә бер йолдыз сүнде. Ләкин ул әдәбият сөючеләр һәм ватандашлары күңелендә мәңге яши.
Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләре аша безгә шул чор вакыйгалар агышын, андагы яшәеш, көрәш, тормыш мизгелләрен акыллы, тырыш, әдәпле һәм гадел геройлары аша сурәтләп бирде. Аның геройлары колхозлар төзегәндә дә, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы торгынлык чорларында да югалып калмаган, һәрберсе туры юл табып, тормышны яхшырту, аң-белем арттыру өстендә зур хезмәт башкарган. Язучы әсәрләрендә кулланган символик алымнар, табигать күренешләре дә кеше язмышын тирән аңларга мөмкинлек тудыра, сүзнең рухи көчен ачып бирә, кодрәтен киңәйтә.
Мөхәммәт Мәһдиев вафат булганга да егерме биш ел вакыт үтте. Бу еллар аралыгында никадәр әсәр язылыр, күпме геройлар гәүдәләндерелеп тарихка кереп калыр иде. Ләкин…
Мөхәммәт аганың иҗади мирасының бер өлеше туган авылындагы музеенда саклана. Язучы хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына да тиздән, 6 июльдә, егерме ел тула. Шушы еллар аралыгында музей фонды елдан-ел байый. Язучыга багышлап китаплар басылып чыга, шигырьләр языла, Г.Камал исемендәге мәктәптә Мәһдиев укулары үткәрелә. Укучылар, студентлар М.Мәһдиев иҗаты буенча рефератлар, курс, диплом эшләре язалар. Иҗаты белән якыннан танышырга, ул йөргән эзләрдән атларга, туган нигезен күрергә теләүчеләр дә күп. Фондка килгән яңа экспонатлар да язучы яки аның гаиләсе белән бәйле, зур әһәмияткә ия предметлар. Кызы Гәүһәр Хәсәнова тырышлыгы белән ун томлыгы басылып чыкты.
Музейда язучының тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләрендәге темаларга бәйләп тематик экскурсияләр, әдәби дәресләр, мастер-класслар үткәрелә. Үткәрелгән әдәби автоэкскурсия язучы яшәгән, эшләгән, укыган урыннарны үз күзең белән күрү мөмкинлеге тудырса, андагы мохит белән танышу Мөхәммәт аганың әсәрләрендә гәүдәләндерелгән күп кенә геройларның эчке халәтен, уй-фикерен, үз-үзен тотышын, эш-гамәлләрен аңларга ярдәм итә. Аның геройлары укучыларны төрле яклап тәрбияли: табигатьне яратырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне яхшыртырга, тормышка карата булган карашны үзгәртергә ярдәмлек булса, бердәмлек, дуслык, тырышлык кебек сыйфатларны ныгыта. Язучы авыл темасын тирәнтен аңлап, аның бөтен нечкәлекләрен әсәрләрендә киң яктырта, чөнки ул авыл һәм җир баласы. Репрессия елларының михнәтен, сугыш чорындагы ачлык-фәкыйрьлек, әтисез үскән еллар аның күңеленә нык сеңгән. Шуңа күрә әсәрләрендә, геройларында аның язмышы чагыла. Ул үткән тормыш мизгелләрен ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75, Арча районы оешуның 90 еллыгы үз эченә ала. Шушы вакыйгалар белән ул дә янып-көеп яшәгән, иҗат иткән, укучыга үзеннән соң мәңге югалмас мирасын калдырган.

 

Быел үткәрелә торган бәйрәмнәр уңаеннан язучының авылдашлары үткән юл, алар башкарган хезмәт, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында музей фондына мәгълүматлар тупланды һәм бу эш әле дә дәвам итә. Мөхәммәт ага: “Мин кая гына барсам да, авылдашларым белән горурланам”, — дип әйткән. Әйе, горурланмаслыкмыни? Авылдашлары арасында зур үрләр яулаган, дан-шөһрәт казанган кешеләр бар. Алар фидакарь хезмәтләре, эчкерсезлекләре, гадилекләре белән аерылып торалар. Йосыфҗанов Хәким —  гомер буе тимерче, Зиннәтуллин Гарифулла күп еллар терлекчелек өлкәсендә, Хәйбин Мөхәмәтнур — тракторчы, механик, Диләрә Әхмәдуллина сыер савучы булып эшләгән. Алар “Татарстан АССРның атказанган колхозчылары” исеменә лаек булган кешеләр. Яшь буынга үрнәк шәхесләр.

Мөхәммәт ага Мәһдиев моннан егерме биш ел элек вафат булса да, ул һәрчак укучы янәшәсендә, язган һәр темасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Сиксәненче еллар тирәлегендә язылган әсәрләрендә, мәкаләләрендә табигатьнең үзгәрүе, агачларның күпләп киселүе, авылларның картая баруы, тел югарылыгы кимүе өчен борчылуы ярылып ята. Нәкъ шушы мәсьәләләр бүген көн кадагында. Кече яшьтән авыл балаларын үз тирәлегенә җыеп, аларга татар китаплары укып, төрле уеннар уйнатып, гореф-гадәтләрне өйрәтеп, бер йодрыкта тота белгән герое Зөлфия кебекләр бармы икән хәзер? Балаларга күрше бакчасыннан кыяр, я булмаса алма урлап ашатса да, язучы Зөлфиянең киң күңеллелеге, башкалар турында кайгырта белүен күрсәтә. Мөхәммәт ага авылга “Дуслык” пычкысы керү табигатькә күпмедер дәрәҗәдә зыян салачагына борчыла, Сафый чишмәсеннән салкын суын эчертә, Масра басу юлыннан читкә авылдашларын озата, салам кибәнендә мәтәлчекләр атындыра, туган нигезе янәшәсендә үскән топольләрнең моңсу гына шаулавын, кичләрен яңгыраган тальян тавышын ишеттерә, торналар моңын тыңлата. Шунда ук үрнәк итеп намуслы хезмәт кешесенең тормыш юлын да сурәтли.

Татар әдәбиятында тирән эз калдырган авыл пәйгамбәренең иҗади мирасы Мөхәммәт ага Мәһдиевне бервакытта да оныттырмас, даны һәрчак югары булыр, музеена килүчеләр саны да артып торыр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

«Гомерләр заяга узмаган…»

Сугыш чоры баласы, күп еллар үзенен гомерен мәдәният тормышына багышлаган Раузалина Әминова музеебызда кунакта булды. Үзе турында язылган «Гомерләр заяга узмаган» китабын бүләк итте. Китапның авторы Рузалия Насибуллина. Әлеге китапта геройның туган авылы тарихы, аның балачагы, мәктәп еллары, гаиләсе һәм хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосурәтләр урын алган.

Бу тормышта узган юлың белән

Син бердән-бер булып каласың.

«Гомерләрем бушка узмады»,- дип,

Горурланып әйтә аласың!

Ельцин Арча сабантуенда

1996 елның 9 июнендә  Россия Федерациясе Президенты Борис Николаевич Ельцин Казанга визиты барышында Арчага килде һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Илкүләм дәрәҗәле кунакны Арча районы халкы зур хөрмәт күрсәтеп каршы алды һәм  милли бәйрәмебезнең  бөтен матур күренешләрен күрсәтеп калырга тырышты. Сабантуйда оештырылган уеннарны кызыксынып күзәткәннән соң, Борис Николаевич үзе дә чүлмәк вату уенында катнашып карау теләген белдерде, һәм бер бәрүдә  ватты да…  Ул көнне барлык илләрнең  телевидениеләре яңалыкларда Арча районы сабантуен һәм Ельцинның чүлмәк вату күренешләрен кабат-кабат күрсәттеләр.   Илбашының күзен бәйләгән тасма  һәм чүлмәкне ваткан таягы истәлекле экспонатлар булып “Казан  арты” тарих-этнография музеенда сакланалар.

2008 елда Татарстан Президентының шәхси фотографы Михаил Козловский тарафыннан төзелгән “ Борис Ельцин и Татарстан” дип исемләнгән фотоальбом басылып чыкты, анда Арча сабантуенда кадрга алынган фотосүрәтләр дә урын алган. 24 ел элек булган бу истәлекле көн районыбыз тарихында онытылмаслык вакыйга булып калды.

                                       “Казан арты” тарих-этнография музее

                                        директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Тракторчы Сөгъдә

Ачлык елларыннан соң туган Сөгъдә гаиләсендә төп терәк, әнисенең ышанычлы ярдәмчесе булып үсә. Кечкенәдән эне-сеңелләренә күз-колак була, аларны үз үрнәгендә хуҗалыктагы эшләргә өйрәтә, бердәмлек, туганлык җепләрен нык бәйли. Сеҗе мәктәбендә җиде класс белем ала. Иптәшләре арасында кыюлыгы, көчлелеге, уңганлыгы һәм чибәрлеге, чаялыгы белән аерылып торган Сөгъдә Бөек Ватан сугышы башлангач, повестка белән окоп казырга, урман кисәргә йөри, урагын да ура, көлтәсен дә бәйли, ындыр табагында эшләргә дә өлгерә. Ләкин авылдагы ирләр сугышка китү сәбәпле, кырда эшләүче тракторчылар җитешми. Сөгъдәнең кыю йөрәкле кыз булуын авылдашлары яхшы белә. Шуңа күрә аңа курсларга барып, тракторчы һөнәрен үзләштерү кирәклеген әйтәләр. Ул ике дә уйламыйча, бу эшкә алына. Тирә-як авылларда тракторчы кызлар юк. Сикертән кызы кабинасыз, тимер зур тәгәрмәчле ЧТЗ тракторын иярли. Эченнән куркуы көчле булса да, ул бервакытта да сер бирми, тимер атны үзенә буйсындыра. Тракторның һәр детален исеме белән өйрәнә, ни өчен кирәклеген белә, кыскасы, үзенең якын дусты итә. Ерак басуларда эшләгәндә төнгә калулар, кырда бераз ял итеп, сменалап эшләүгә ияләнгән кыз бирешми, һәрчак көр күңелле, көчле рухлы булып кала. Яшь кыз өчен иң авыры ялсыз, ачлы-туклы эшләү түгел, ә иксез-чиксез басуда эшләгәндә трактор ватылу. Аны кырда ялгыз калдыру ул заманда куркыныч булган. Чөнки башка кешеләр килеп, кайбер частьларен салдырып урлый торган булганнар. Ә Сөгъдә тракторының берәр детале ватылса, аны капчыкка салып, Казанбаш МТСына ремонтка үзе илтә. Җәяүләп ничә чакрым юллар үткәнен ул санамый, тизрәк ватык детальне ремонтлатып, кире басуга, тракторы янына ашыга. Мазутка батып, кап-кара кыяфәткә кереп эшләсә дә, аны һәркем хөрмәт итә, аның белән хәтта бригадирлар да киңәшләшеп эшли торган була. Сөгъдә бу һөнәрен яратып башкара. “Барысы да фронт өчен!” девизы астында эшләгән һәр авыл халкы тракторчы кызны үз итә: “Безнең Сөгъдә”, “Данлыклы Сөгъдә” дип кенә йөртә.

Сугыш беткәч, ирләр берәм-берәм авылга кайта башлый. Кыз ирләр бар дип тормый, яраткан эшен дәвам итә. Үткен, чая, чибәр кызны Гөберчәк авылы егете, Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышыннан күкрәгендә медальләрен ялтыратып кайткан нык бәдәнле, колхозда бригадир булып эшләүче егет Нургали үзенә яр итеп сайлый. 1950 елда алар өйләнешәләр. Йортка Сөгъдә килүгә кайнана Бибиәсма киленен: “Өйдәгене чыгарма, урамныкын ташыма”, – дип, тормышта язылмаган закон белән таныштыра. Алар матур гына яшәп китәләр.

Батыр, тырыш Сөгъдә кияүгә чыккач та тракторда эшләвен дәвам итә. Ләкин Нургалие беркөн кайта да: “Хатын, иртәге көннән тракторда эшләүдән туктыйсың”, – ди. Сөгъдә аптырап кала һәм эшнең асылы нидә булуын сорый. “Авыл күперендә бер трактор туктап калган. Һич кузгалып китә алмады. Ә руль артында хатын-кыз иде. Артыннан чыгарга тезелгән ирләр теге хатынны шулхәтле итеп сүктеләр, сине дә шулай ачулана, тирги торганнардыр. Шуңа күрә бу эшеңнән туктыйсың”, – дип кырт кисә. Ирләр әйткән сүз, хатыны өчен закон. Шуңа күрә Сөгъдә ире әйткәннән соң җиде ел эшләгән тимер атына бүтән утырмый. Аннары берәм-берәм алты бала таба. Колхоз эшенә йөри. Тырышлыгы, булганлыгы белән гел алдынгылар рәтендә бара.

Нургали колхозда ышанычлы кеше булып санала, ул завхоз булып та эшли. Һәр ай саен колхозчыларның хезмәт хакын банктан алып кайта, терлекче-механизаторларга кирәкле әйберләр алу да аның вазыйфасына керә. Эштән кайтканда ул гел кесәсендә балаларына “куян күчтәнәче” алып кайта. Ә балалары шул күчтәнәчкә сөенеп, әтиләре эштән кайтканын зарыгып көтеп ала. Нургали, энесе Сәгыйдулла тальян гармунда уйный башласа, моңлы көйләрен суза. Ләкин тормышлар рәтләнеп, матур гына яшәп ятканда сугышлардан да бернинди ярасыз кайткан Нургали алты баласын ятим, хатынын тол калдырып, кырык алты яшендә авырып вафат була. 1969 елның ноябрь ае була ул. Нургали гомеренең соңгы мизгелләрен тормыш китабына язып, Роза, Әлфия, Радигы бераз олырак булуына сөенеп, Рәдиф, Флүрә, Рафаиленең әле кече яшьтә булуларына көенеп, тормыш йөген Сөгъдәсенә калдырып, бу дөньядан китеп бара.

Тимер атны да иярләгән хатын тормыш сынауларына баш ими, булдыра алганча тырыша. Хуҗалыгын нык тота, зур эшләр башкарганда үзенең бертуганнары һәрвакыт ярдәм кулы суза, бигрәк тә энесе Ислам булыша. Кечкенә вакытта апалары канат астында үскән бертуганнар һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Колхоз һәр гаиләгә икешәр гектар бәрәңге алырга, борчак җирен чабарга бүлеп биргәндә Сөгъдә дүртәр гектар итеп ала. Чөнки ул белә: балалары кул арасына керә, туганнары күмәкләшеп кайтачаклар да, бергәләп эшне башкарачаклар.

Миңа Сөгъдә апа Газизованың балалары белән якыннан очрашып сөйләшергә туры килде. Әлфия, Флүрә апалар һәм Радик абый әти-әниләре турындагы истәлекләрне берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйлиләр. Мине сокландырганы шул булды: истәлек-хатирәләре күп, эчкерсез, бердәм, туган җанлы булулары, бер-беренә булган хөрмәт һәм ярату, горурлану сөйләшү барышында ук күзгә чалына.

Безнең әни тракторны биш бармагы кебек белә иде, – дип сөйли Радик абый. – Мин Үрнәк училищесында укыган вакыт. Әнинең рөхсәтеннән башка өйгә кайттым. Әни сорый: “Нигә кайттың?” Мин тракторым ватылып калуын әйттем. Ә ул ышанмый, әти дә булмагач, мине артык иркенгә чыкмасын дигәндерме: “Әйдәле, ватык тракторыңны барып карыйк әле. Кай төше ватык икән?” – ди. Бардык, карады һәм шунда әни тракторымны рәтләп бирде дә унике чакрымлы юлны җәяүләп кайтып та китте. Икенчесендә иптәш егет белән тракторга утырып, клубка кайттык. Тракторны авыл читендә калдырдык, клубка кердек. Озак тормады, ишектән әни килеп керде. Күзләр шарланды. Безне эләктереп алды да: “Нишләп йөрисез монда? Урыныгызда булыгыз!” – дип ачуланып, тракторга утыртты да, кире Үрнәккә җибәрде. Шуннан соң андый хәл кабатланмады. Шул берничә вакыйга миңа тормышымда сабак булды. Тәртиплелек, әдәплелек, тырышлык, үткенлек, әйткән сүздә нык тору һәм куйган максатка ирешү кебек сыйфатларны без күбрәк әни үрнәгендә үзләштердек.

– Безнең әни шәлне оста бәйли иде. Кулының җитезлегенә күз иярми. Әлфия апа читен бәйләсә, әни уртасын бәйләп, киереп куя. Радик абый ат җигеп, шәлләрне күрше авылга сатучыга илтә, – дип сүзгә Әлфия һәм Флүрә апалар кушылды. – Кулына ни тотса, шуны җиренә җиткереп башкара. Кемдә туй, мәҗлес, бәби чәе әнигә чәк-чәк, паштет пешерергә кушалар. Камыр ризыклары күпереп пешә, хуш исләре тарала, телеңне йотарлык була. Аннары бер гадәте күңелдә сакланган. Авылның кайсы гына егете армиягә китмәсен, ул чүпрәктән кечерәк капчык тегә һәм бавырсак пешерә. Шуны армиягә китүче егеткә күчтәнәч итеп бирә, чөнки бавырсак тиз генә искерми, юлда ашарга була дигән сүз. Кеше күңелен күрергә, кунак итәргә яратты. Сабантуй бәйрәмендә өйдә иллешәр кеше җыела торган идек. Без дә ишле, туганнары, дуслары җыела. Хәтта үзенә ятып йокларга урын да калмаска мөмкин. Аннары кайткан һәр кунакка биреп җибәрәчәк күчтәнәчен кар базына төшереп алдан хәстәрләп куя. Ул ярты литрлы банкада каймак, күпереп пешкән бер бөтен ипи була иде. Сикертәннән абыйның дусты Илсур Хөснетдинов әнисе янында кунак була да, безгә килә: “Сөгъдә апа, синең күчтәнәчең өчен килдем”, – дип шаярта иде. Аны һәркем үз итте, яратты. Сөйләшергә дә оста, гадел, кешелекле, итагатьле, мәрхәмәтле иде ул. Аннары аның янына киңәшкә киләләр иде. Үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Сер сакчысы да әле ул. Кайберәүләрнең иң яшерен серләрен саклый иде. Күрше-күлән белән дус-тату яшәде. Әти белән әнинең бер гадәтләре истә: ел саен яңа елны Казанда каршылау. Әле үзләре белән гаилә дуслары Гарифулла абый белән Миңзифа апаны да алып киләләр. Кунак булып, бераз ял итеп кайтып китәләр иде. Ул вакытта өйдәге мал-туарны, кечкенә туганнарыбызны күрше әби-бабае карап тора.

Нинди генә эшкә тотынсак та бер-беребез белән киңәш-табыш итәбез. Әнинең эш-гамәлләрен истә тотабыз, аннан үрнәк алабыз, өлге итеп бала-оныкларыбызга да сөйләп күрсәтәбез. Бик яшьли ишле бала белән тол калып, мескенләнеп утырмады, “боевой” иде безнең әни. Чаялыгы да, сүзгә осталыгы да, уңганлыгы, әдәплелеге дә көчле иде. Бер генә нәрсәгә дә битараф булмады, мактана белмәде.

Тыл ветераны Җәмилә апа Минһаҗева белән дә Сөгъдә апа турында сөйләшеп утырдык. Җәмилә апаның әнисе белән язма героемның әтисе Габдулла бертуган булганнар. “Без аларда еш була идек. Әтиләре сугышта һәлак булды. Җиде бала белән Мәхтүмә апа тол калды. Кечкенә генә йорт. Җитмәсә Сөгъдә апайның өлкән туганы үлеп китте. Тормыш йөген ул кечкенәдән тартты. Бик тырыш булды. Мәхтүмә апаның төп терәге, таянычы булып үсте ул. Йөрәкле кыз булып өлгерде. Кызы Әлфия нәкъ апай инде: курку белмәс, тырыш, уңган. Бик иртә тол калды. Кайнанасын да карап, соңгы юлга озатты. Апай белән гел серләшә идек, киңәшләшеп яшәдек. Ярдәмле, шәфкатьле, бик намуслы булды”, – дип сөйләде ул.

Газизовларның йорты кышка бикле булса да, яздан көзгә кадәр нигездән кеше өзелми. Йорт-җирне, каралты-кураны төзекләндереп, карап, чистартып, чәчәк-гөлләр үстереп торалар. Инде бу нигездә Сөгъдә апаның ничә буыны кунак була. Ул яшәгән мөхитне үзгәртмичә, аның гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Һәр ел саен вафат булганнар рухына Коръән укыталар. Язмышында күпне күргән тракторчы авылдашыбыз бик иртә вафат булса да, авылдашлары, замандашлары, туганнары, балалары аны онытмый, һәрвакыт якты хатирәләр белән искә ала.

Колхозның җелегеңне суыра торган иң авыр эшендә фидакарь хезмәт куйган Сөгъдә апа Газизова рухы алдында баш иябез, аның турындагы истәлекләр барлауны дәвам итеп, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтәбез.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһддиев музее җитәкчесе

 

Хезмәттәшебезне котлыйбыз!

Хезмәттәшебез, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Зәйнуллович «ТАССР-100» медале белән бүләкләнде. Аны ихлас күңелдән котлыйбыз!!!

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика