1 июнь – балачак иле бәйрәме

                                                                      Балачак, балачак!

                                                                      Син шундый гүзәл чак!

                                                                      Үскәч тә күңелдә,

                                                                      Хәтердә калыр чак!

  Факия Шәрәфетдинова

       Җәйнең беренче көне –  балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә, аны бик күп илләрдә зурлап үткәрәләр.Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең  алдагы өметебез, шулай ук  илебезнең  дә  киләчәге.  Гаиләне сөендереп һәм бәхетле итеп дөньяга килгән һәр бала әти-әнисенең  сөюен, ихлас яратуын, ярдәмен тоеп, туганнарының әйбәт мөнәсәбәтен һәм игътибарын  күреп үсәргә хокуклы һәм тиеш. Без барыбыз да балаларыбыз хакына яшибез, аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтеп үстерү изге бурычыбыз булып тора.  Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмыйлар.Балаңның елмаюын һәм шатлык тулы күзләрен күрү, аның уңышка ирешүен ишетү, киләчәк хыяллары турында фикерләрен тыңлау һәм киңәшләребезне бирү… Әти-әни өчен моннан да куанычлы,  шул ук вакытта җаваплы да тормыш мизгелләре бар микән.

Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен районыбызда уңай шартлар тудырылган, заманча төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр ныклы белем һәм тәрбия бирә, ә сәнгать мәктәбе, укучылар йорты, төрле спорт оешмалары һәр баланың сәләтен үстерергә, тормышка әзерләргә ярдәм итәләр.  Билгеле, соңгы вакытта аларның да эш алымнары бераз үзгәрде,  ләкин шулай да балалар белән элемтәләрен өзмәделәр, яңалыклар кертеп эшлиләр, балаларның җәйге ялын кызыклы итеп оештыру өчен бергәләп эш алып баралар. Балаларның һәркайсы яңа уку елы башланганчы сәламәтлекләрен ныгытсын , белем үрләрен яулауны дәвам итәр  өчен көч тупласын, үзе теләгәнчә рәхәтләнеп  ял итсен иде.

Киләчәктә балаларның ышанычын югалтмыйча , аларны тагын да бәхетлерәк итәргә тырышыйк. Һәр бала тигез гаиләдә әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар , кайгырту һәм ярату булсын. Узган еллардагы кебек бу бәйрәмне бергә җыйнап оештыра алмыйлар, ләкин гаиләдә кызыклы итеп, истә калырлык итеп үткәрү мөмкинлекләре күп, әти-әниләрнең теләген Һәм  иҗатын гына бәйрәмне үткәрүгә юнәлтергә кирәк.Балаларыбыз бәхетле булсын өчен  аларны тыңлый һәм аңлый белергә, аралашырга вакыт табарга, кирәк вакытта ярдәм итәргә, ә иң мөһиме балаларыбызның үзебез өчен кирәк булуларын  онытмасак иде.

Балаларны яклау көне һәркем өчен дә истәлекле бәйрәм. Балачак илендә һәрберебез булып алдык, онытылмаслык вакыйгаларны  хәтерләребездә яңартырга гына кирәк, ә алар бик күп. Әйдәгез әле,  1 июнь көнендә балаларыбыз һәм оныкларыбызны көтелмәгән шатлыклар белән куандырыйк, озак еллар онытылмаслык мизгелләр бүләк итик.

                                           “Казан арты” тарих-этнография музее

                                          директоры урынбасары

Шәфигулла Гарипов

 

Кыңгыраулы мәктәп еллары…

Көтә безне киләчәктә

Олы тормыш юллары.

Иң бәхетле еллар булып

 Калыр мәктәп еллары.

  Галиәхмәт Шаһи

 

Шушмабаш урта  мәктәбендә эшләгән еллардагы бу фотоны күргәч, 25 май көнендә уздырыла торган соңгы кыңгырау бәйрәме күз алдына килде. Ул вакытта һәр елны 170 шәр укучы унынынчы сыйныфны тәмамлый иде.Башка укучылар чәчәк бәйләмнәре, шарлар тотып тере коридор булып тезелеп басалар , ә чыгарылыш сыйныф  кызлары һәм егетләре мәктәптән башлап мәдәният йортына кадәр горур кыяфәт белән, бездән үрнәк алыгыз дип горурланып шуннан үтәләр. Бу бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела , кемдер мәктәп елларын, бергә укыган классташларын, үзләрен укыткан укытучыларын искә төшерә, гомүмән мәктәп белән саубуллашу бәйрәме күңелле дә, тантаналы да, истә калырлык та һәм, билгеле инде , күз яшьләренә дә бай була иде…

Без дә шушмабаш мәктәбен 1970 елда, ягни 50 ел элек тәмамлаган идек, ТАССР ның төзелүенә 50 ел булган көннәрдә безнең өчен дә Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады.Укытучыларыбыз биргән тирән белем һәм ныклы тәрбия тормышта югалып калмаска ярдәм итте, һәркайсыбыз олы тормышта үз юлыннан барып,  тырышып  хезмәт итеп яшәде.

Быел мәктәпләр башкарак режим белән эшләсәләр дә, мәктәпне тәмамлачылар өчен бу бәйрәм төрле формаларда үткәрелеп истә калачак. Аларны һәрдәрескә дәшеп, аннан тәнәфескә чакырып бик тапкырлар яңгыраган  кыңгырау тавышларыннан үзгә булган соңгы кыңгырау тавышы укыган мәктәпләрен, укытучыларын искә төшереп торачак. Иң бәхетле булган мәктәп елларыннан соң аларның һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, бәхетле  булып яшәсеннәр.

           “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

Җитмеш төрле һөнәр иясе Сәет Шәрәфи

 

Районыбыз халкы “Арча хәбәрләре”, “Чаян” һәм башка юмористик журналларда үзенең язылышы һәм эчтәлеге белән аерылып торган мәкаләләре, хикәяләре, юморескалары белән яхшы таныш булган Сәет Шәйхи улы Шәрәфиевне яхшы хәтерли. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Сәет абыйның тормыш иптәше Диләрә ападан аның тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы материаллар алдык.

Сәет абый үзе турындагы истәлекләрендә: “Мәрхүмә әнием сөйләве буенча, мин Донбасстагы Хәлхәү дигән посёлокта туганмын. Әмма, мине анда Загста теркәмәгәннәр, туу турында таныклык та алмаганнар. Әтием Шәйхи, шахта эшен ташлап, туган авылына – Сеҗегә мине юрганга төреп алып кайткан. Монда да мине кешегә санамыйча, бәлки яшәмәс дип, теркәп тормаганнар. Әтием сугышка киткәч, дүрт бала өстерәп әниебез Арчага күчеп килә, кечкенә генә бер йорт шикелле нәрсәне 140 мең сумга сатып ала. Менә шул вакытта гына минем кирәгем чыга, һәм мине 1934 елда, 18 сентябрьдә туган дип, Арча Загсында теркәп, яңаәлифчә язылган туу турында таныклык язалар. Сугыш еллары чорындагы балачак хатирәләре һәркемнеке кебек инде, ачлык , ялангачлык…

Арча җидееллык мәктәбен тәмамлагач, педагогия училищесына укырга кердем. 1953 елда инде беренче мәртәбә мәктәпкә укытырга барасы көндә военкомат шалт итеп Армиягә озатты. Педучилищеда укыганда мин парашют спорты белән шөгыльләнә башлаган идем. 92 мәртәбә сикереп, икенче разряд нормативын үтәгән булганга, әлбәттә һава десанты гаскәрләренә эләктем. Ике ай гына Тула шәһәрендә хезмәт иткәч, үз теләгем белән, үтенечем буенча Мәскәүгә хәрби элемтә училищесына күчерделәр. Менә шушы училищеда минем табигый сәләтем ачылды. Мин аны тырышканлык та, талант та дип атамыйм, минемчә чын табигый сәләтлек. Башка курсантлар ике ел буена да өченче, икенче класслы специалист булу өчен җиде кат тир түксәләр, мин, һичтә мактануым түгел, ярты ел эчендә беренче класслы радиотелеграфист булдым, гомүмән барысы да җиңел, уңышлы үзләштерелде. Парашют белән сирәк-мирәк сикергәләп беренче разрядны да алдым. Алдагы

хезмәтем Мәскәүдә, һава десанты гаскәрләренең Управлениесендә башланды. Билгеле инде, командующийга мондый сәләтле бәндәнең үз янында булуы хәерле, чөнки мин инде бу вакытка ике мәртәбә чемпион дигән кушамат яулаган идем: беренчесе Мәскәү хәрби округ, икенчесе – ВДВ буенча. Аннан соңгы эш урыннарымда никадәр генә дә авыр булуга карамастан спортны ташламадым. Радиотелеграфия буенча СССР чемпионатында дүрт тапкыр, парашютизм буенча ничә тапкыр икәнен хәтерләмим, ә менә дөнья чемпионатында ике тапкыр катнашырга туры килде”,– дип яза.

Сәет абый беренче шигырьләрен, юморескаларын мәктәптә укыганда ук яза башлый. Ул Донбасста яшәгәндә рус телендә дә яза, бик еш булмаса да “Горняк”, “Во славу Родины”, “Социалистик Донбасс” газеталарында шахтёрларга багышланган шигырьләре басыла, ә Мәскәүдә торганда “Московский комсомолец”, “Учительская газета”, “Труд” газеталары белән тыгыз элемтәдә була. Арчага кайткач район газетасында шигырьләре, юморескалары, мәкаләләре даими басылып килә.

Балачагым узды су буенда-

Казлар саклап төлке-бүредән.

Ә кичләрен әрбагыйлар укып,

Шагыйрьлегем шул чак бөрелгән.

Сеҗе болынында кузгалаклар,

Кирәмәттә — җиләк ашадым.

Абыйларның уку китапларын

Дүрт яшемдә укый башладым.

Өчпочмаклы хатлар укытырга

Карт-карчыклар миңа киләйде;

Шатлыклы хәбәрләр укысам

Миңа ипи-шикәр бирәйде.

Матур итеп гармун уйный идем

Кичке офыкларны озатып.

Шопен кебек бик тә шаян идем-

Чәч үстердем шуңа ошатып.

Ярата идем песи балаларын;

Олыларның сүзен үтәдем.

Такташ кебек мин дә усал идем-

Тик ,“разбойник” булып үсмәдем.

Бик күп һөнәрләргә ия булган һәм иҗат итәргә дә вакыт тапкан , озак вакытлар Арча шәһәрендә яшәгән Сәет Шәрәфи турында 2010 елда “Чаян” журналының махсус хәбәрчесе Ринат Абзалов “Сәет абый курайлары” дип исемләнгән мәкалә язган. Бу мәкаләдә: “Билләһи дим, күзләреннән дәрт һәм очкын бәреп торган Сәет абыйга берничек тә җитмеш алты яшь биреп булмый. Үткер акыллы, җор телле абзый салмак кына, төпләп, үзе турында сөйли; гомерендә кичергән төрле күңелле вакыйгаларны искә ала, шунда үзе дә чын күңеленнән көлеп-көлеп куйгалый. Көлмәслек тә түгел бит: менә ул офицерларның хәрби өйрәнүләре вакытында Советлар Союзы Герое Каманин белән телгә килеп ала; яисә ашханәдә күрше өстәлдә утырган Гагаринның бик үк тыйнак булмаган анекдотларын тыңлый. Ә менә ул Донбасс шахталарында эшләгән чакта атаклы Стахановның үзе белән чүт якалашып китми…

Арча сәнгать мәктәбенең иң аулак бер почмагында агачтан уеп “Настройщик Сәет Шәрәфи” дип язылган ишектән кергәч, үзеңне башка дөньяга эләккән күк тоясың. Монда аның оста куллары белән ясалган читек тегү өчен формалар, көйләргә дип китерелгән гармуннар, мандолина, скрипкалар…Ә күптән түгел Сәет абыйга 1713 елда эшләнгән Страдивари скрипкасын алып килгәннәр. Тирә-юньгә даның таралган икән – берни дә эшләп булмый: көйләп бирергә туры килә!

Иҗат дип аталган арбага бер җигелгәнсең икән, аның йөген үлчәп тормыйсың бит. Ул инде озак еллар буе безнең журналга үзенең шаян хикәяләрен, шигырьләрен җибәреп тора. Үзе “Чаян”ны соңгы битенә кадәр укып чыга – хәтта бу юлларның авторы төзегән башваткычларга җаваплар җибәрергә дә вакыт таба.

Саубуллашырга вакыт җиткәч, “Синең өчен атап ясадым”,- дип, кулыма төрле тавышлы өч курай тоттырды. Рәхмәт әйтеп, алдым, билгеле. Һәм уйлап куйдым: яныбызда мондый Сәет абыйлар булганда яшәргә була әле”, – дип якташыбыз турында горурланып яза Ринат Абзалов.

Әйе, дөрестән дә Сәет абый Шәрәфиев газета-журналларга бик күп мәкаләләр язды, шул ук вакытта 30 елдан артык район судында халык утырышчысы булды,, укучылар сарае каршында оештырылган фото, радио, юннатлар, “Яшь әдәбиятчылар” дип аталган яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәкләрен җитәкләде.

Сәет Шәрәфиев : “Мин физик хезмәтне яратып башкарам, сүз дә юк. Әмма үземне иҗат кешеседер дип уйлыйм, чөнки иҗади хезмәтнең һәр төре минем өчен тормыш чыганагы, миңа көч, дәрт бирә”, – дип язган.

Сәет абый Шәрәфиев 2012 елның 25 августында вафат булды. Без ул язган материалларны туплауны һәм өйрәнүне дәвам итәбез. Китап итеп чыгарырлык язмаларын тупладык инде. Тагын шунысы кызыклы, мәктәптән башлап Сәет абый кайда гына укымаган, нинди генә курслар тәмамламаган, ә аның документларында бары тик “5”ле билгеләр генә куелган. Якташыбызның хезмәтләре дә иҗаты да онытылмасын иде, аның “Рәхимле бул” шигыре һәркемне уйланырга мәҗбүр итәр, бу көннәрдә бераз гына күңеле төшкәннәргә яшәү көче өстәр.

Аһ син , яшьлек! Гүя яшьнәп үттең,

Артта калды шатлык-кайгылар.

Тәүге сөю, бергә тормыш кору –

Истәлектә генә калдылар.

Узды яшьлек дәртле кичләр белән,

Чабатадан очкын очыртып.

Кырык ямау салган ыштаннарны

Хәтер сандыгына салдырып.

Менә картлык, син дә килеп җиттең,

Канатларның алып җегәрен.

Тик шулай да зурлап кабул итик

Язмышларның безгә биргәнен.

Килдең икән, ярый. Рәхимле бул,

Кайгы-хәсрәт кертмә өйләргә.

Өстәл тулы, тормыш тыныч булсын,

Бәхет белән язсын яшәргә.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

«Дорога памяти»

УВАЖАЕМЫЕ ЖИТЕЛИ АРСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА!

В соответствии с поручением Министерства культуры Республики Татарстан во исполнение пункта 13 Протокола заседания организационного комитета по подготовке и проведению празднования в Республике Татарстан 75-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов от 01.04.2020 №ПР-81, а также в целях создания единой базы данных участников Великой Отечественной войны 1941-1945 годов для музейного комплекса «Дорога Памяти» в нашем музее создан пункт приема информации об участниках Великой Отечественной войны 1941-1945 годов.

Просим Вас принять участие в этом сборе информации.Нужно принести фотографию и  информацию (краткая автобиография) о ваших дедах и прадедах.

Мы будем рады Вас видеть у нас в музее.

Если у Вас возникнут вопросы, Вы можете позвонить 88436630679,чтобы получить нужную Вам информацию.

 

Бүген музейлар көне

Музей түрләрен “бизиләр”

Без кигән чабаталар.

Күзләребез нурын алган

Җиделе, унлы лампалар.

Без йоклаган тал бишекләр,

Яткан кабык арбалр,

Безнең чор тарихы булып,

Музейларда калалар.

                                                                                                                                                                             Роза Шәйхетдинова

 

1977 елдан башлап 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул – үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән, тарихны барларга мөмкин. Гадәттә, һәр кеше музейларга кешелек дөньясы тудырган, кулланган әйберләр, ә алар музейда инде экспонатлар дип атала,белән танышу, алар турында күбрәк белү, үзендә туган сорауларга төгәл җаваплар эзләп килә. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.

Безнең районда Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей йорты,  Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның мемориаль  музей комплексы, Яңя Сала мәктәбендә Гомәр Бәширов, Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов, Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗанни, Күлтәс авылында Шәмсетдин Күлтәси, Яңа Кенәр укучылар йортында туган якны өйрәнү  музейлары уңышлы эшли.Ә инде Арча шәһәренең үзендә “Казан арты” тарих-этнография музее, аерым бинада аның әдәбият һәм сәнгать бүлеге,  филиаллары буларак Арча педагогия көллиятендә дөньядагы бердәнбер “Әлифба”  һәм Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев музейлары халыкка хезмәт күрсәтә.Тарихи истәлекләрне саклауда районыбыз мәктәпләрендә , балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә оештырылган туган якның тарихын өйрәнү мзейларының, музей почмакларының да өлеше бик зур. Музейлар яшь буынны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары,милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүреш шартлары, күренекле шәхесләребез белән таныштыру юнәлешендә бәяләп бетергесез эш башкаралар.

Музейлар көнендә   барлык музейларда эшләүчеләр, экспонатлар туплауда катнашкан райондашларыбыз үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күреп горурлык хисләре кичерәләр. Музейларга килгән һәркем аларга олы рәхмәтен һәм ихтирам хисләрен белдерә.Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – дип бик дөрес әйткән, әйдәгез,  музейларда ешрак булыйк.

“Казан арты” тарих- этнография музее

                                                                                                директоры урынбасарыШәфигулла Гарипов

Радик абый Фәизов – әйбәт кеше

Яз көне алмагачлар, чияләрчәчәк аткан көннәрдә Радик абый Фәизов искә төшә, чөнки җырларда макталган 15 май – аның туган көне иде. “Казан арты”  тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган. Дамира апа ярдәме белән аның басылып чыккан барлык китапларын туплау бәхетенә ирештек. Без  аның музей фондындагы материалларын кабат-кабат барлыйбыз, өйрәнгән саен  үзебез өчен яңалыклар  табабыз. Радик абыйның үз тормышыннан алып язылган әсәрләре, газета-журналларда басылган мәкаләләре бүген дә дәрәҗәсен югалтмый. Аларның һәрберсе зур тәрбияви әһәмияткә ия , аның әдәби әсәрләре киләчәктә дәяшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәр әле.

Бүгенге көндә Дамира апа  кызы Светлана белән яши.  Телефон аша хәлен белгәндә: “Кызым янымда булгач бик рәхәт, башкалары да хәлемне белеп торалар.

Радикның тырышлыгына, кешеләрне яратуына, ярдәмчел һәм кече күңелле булуына тора-тора ышанып яшибез, гел яхшы якларын уйлап, сагынып искә алабыз. Документлары сезнең музейда саклануына шатланам, яшьләр танышырлар, үрнәк алырлар. Ул бит бу китапларның барысын да төп хезмәтеннән бушаган вакытта гына, төннәрен йокламыйча, кирәгенчә ял итмичә  язды”, – дип истәлекләрен яңартты Дамира апа.

Радик  Фәизов 2001 елның сентябрь аенда язган  “Әйбәт кеше” хикәясен: “Җәмәгать, искә төшерергә рөхсәт итегез, без кешеләр бит әле!  Һәм безгә теләсә нинди заманда, теләсә нинди шартлардакеше булып калырга кирәк. Киң күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле, чын кеше! Әйдәгез, тирә-ягыбызга күз салыйк. Анда менә шушы мәлдә безнең мәрхәмәткә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр юк микән? Безнең сузылган кул аларны упкынга тәгәрәүдән, хаталанудан тотып калмас микән? Бик ихтимал бит, һәр олы нәрсә, зур гамәл бик кечкенәдән башланабит. Һәркемгә, һәркайда көчтән килгән ярдәм күрсәтүне һәркайсыбыз үзенә тормыш кагыйдәсе итеп куйсын иде. Әйбәт кешеләр булсак иде. Ә?!”, – дигән теләк  белән тәмамлый.

Бу фикерне үзе әйбәт булган кеше генә яза ала, Радик абый Фәизов нәкъ тә шундый иде. Аның әдәби берләшмәсенә йөреп тәҗрибә туплаган укучылар һәм студент яшьләр дә, озак еллар бергә эшләгән район газетасы редакциясендәге хезмәттәшләре дә, дуслары, гомүмән, аның белән аралашкан һәркем, аны зур хөрмәт белән искә алалар. Радик абыйның якташы, дусты Вәзыйх Рәхимов аның иҗатының озын гомерле булачагына зур ышаныч белдереп үз фикерен әйтеп калдырган.

Туган яклар илһам бирә икән –

Бер-бер артлы китап чыгардың:

“Телсез” егетеңнең мәхәббәте,

Тетрәндерде күңел кылларын.

“Ике әни”еңне бердәй күрдең, –

“Ак каз”ыңны мактап җырладың –

Шундый әйбәт әсәрләрең белән

Халкым күңеленә юл алдың.

“Казан арты” тарих-этнография музее

                                      директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Бөек Тукай Ватаны син, Арча!

“Сөембикә” журналының май аенда чыккан санында Җиңү көненең 75 еллыгына багышланган материаллар  тупланып бирелгән. Бу истәлекле  журналның тышлыгында районыбыз җитәкчесе  Илшат Габделфәрт улы Нуриевның котлавын күрү  һәркем өчен дә  куанычлы булгандыр, аны укыган райондашларыбыз туган төбәгебез белән горурлану хисләре кичергәндер.

 

                                                       Шәфигулла Гарипов


Мирсәет Солтангалиев Арчада булган

Мөселман халыклары арасыннан Сталин чорындагы иң югары дәрәҗәдә торган большевик-җитәкче, РСФСР хәрби һәм диңгез эшләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе, «өченче дөньяда революция атасы» буларак танылган (күпләр аны Р.Мөхәммәдиевнең “Сират күпере” романы герое буларак белә) Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) 1919 елның 12 маенда Арчада булган, базарга килгән халык алдында чыгыш ясаган икән.

Бу турыда “Кызыл Армия” газетасында менә ниләр язылган.

___________________ 

Арчада крестьяннар митингысындагы чыгыш

12 май 1919 ел.

Дүшәмбе көн, 12 майда, Арча шәһәренең базар площаденда базарга килгән авыл крестьяннары өчен митинг булды. Митингта 2 нче армия революционный хәрби совет әгъзаларыннан Сафонов, Солтангалиев һәм башка иптәшләр тарафыннан кызу һәм ялкынлы нотыклар сөйләнде.

Иптәш Сафонов русча, иптәш Солтангалиев татар телендә «Советлар хөкүмәте нәрсә, аның крестьяннарга мөнәсәбәте ничек һәм международный контрреволюционерлар» мәүзугында (турында) сөйләп, Колчакның ни өчен килгәнлеген һәм үзе белән нәрсә китергәнлеге хакында крестьяннарга аңлаттылар.

Бөтен ораторлар крестьяннар тарафыннан шатлык берлән каршы алынып, бигрәк иптәш Солтангалиевнең сөйләгән сүзләреннән риза булдылар. Аның нотыгы ахырында крестьяннар үзләренең ризалыкларын белдереп, бер авыздан «рәхмәт» диеп кычкырдылар.

Крестьяннар үзләренең бердән-бер юлбашчылары һәм үзләренең бердән-бер сакчылары ялгыз Советлар хөкүмәте генә икәнлеген яхшы аңлап Колчакка каршы рәхимсез көрәшергә кирәк дигән фикер берлән таралыштылар.

Кызыл Армия. — 1919. — 28 май. — № 67.

Л.Гобәйдуллин әзерләде

Һәркемнең дә үз язмышы…

Фронтовик язучы, якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин “Бәхет эше” дип исемләнгән автобиографик хикәясендә бер төркем яшьләр белән бергә 1941 елда Донбасс якларына баруы, ФЗӨдә шахтер һәнәренә өйрәнеп, Горловкадагы Сталин исемендәге шахтада эшли башлаулары турында яза. Ләкин бөтен планнар җимерелә, Бөек Ватан сугышы башлана. Шахтада эшчеләр кимегәннән кими , немецлар шәһәрне бомбага тоталар, хезмәт хакы түләмиләр. Унҗиде яшьләре дә тулмаган биш егет качып, туган якка кайтырга чыгалар. Бер товар поездыннан икечесенә күчеп Камышин станциясенә килеп җитәләр. Ләкин юлда Югары Орыдан Хәйдәрне югалталар, ул кузгалып киткән поездга сикереп менәргә өлгерми калган. Казанга моннан пароходлар йөри диләр, пристаньдә татарча-русча кычкырып шахта сөлгеләрен сатарга уйлыйлар. Мәмсәдә туган Дәүләт кызып-кызып такмак әйтеп товарын мактый. Аларны бер татар агае күреп ала, үзе янына чакыра, сөйләшеп аңлашкач аларга ярдәм итә, иң беренче тамакларын туйдыра, пароходтан йөк бушаттыра һәм шуннан чыкмаска куша. Бер таныш булмаган милләттәшебез ярдәме белән алар Казанга кайтып җитәләр. Донбасс җирләренең дошман кулында калуы турындагы хәбәрне алар пароходтагы радиодан ишетәләр. Авылда төрле эшләрдә катнашалар, кыш үткәч дүртесе дә солдат шинеле кияләр.

Дәүләт

“Сугышта икебез ятып калды. Икебез, Дәүләт белән мин, сугыш гарипләре булып эйләнеп кайттык. Туры килүен күр: Дәүләтнең дә, минем дә яраларыбыз башыбызда. Дәүләтнең баш ярасы бер күзеннән дә мәхрүм иткән. Кул-аякларыбыз, шөкер, исән-сау болай. Тишек баш белән гомер итүләре… Анысын үзебез генә беләбез. Һәр икебез үзенчә. Безнең өлешләргә тигән әлеге “бәхет эше” шушылардыр инде. Башкача ни дисең ?”–дип язган Рафаил абый Төхфәтуллин.

Дәүләтнең хәрби кенәгәсе

Язучының улы, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәм Төхфәтуллин, интернет челтәренә, Кызыл Юл (хәзерге Арча) районының Мәмсә авылында туган Дәүләт абыйны белүчеләр юкмы, дигән язма урнаштыра. Күптә үтми Ташкичү мәктәбендә укыту эшләре буенча диретор урынбасары булып эшләүче Мәсгут Гарифҗановтан: ”Мин үзем дә Мәмсә авылында яшим. Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләт абый Мөхәмәтшин безнең күрше иде. Биш бала тәрбияләп үстерделәр, улы Фәргат һәм киленнәре Гөлшат тәрбиясендә кадер-хөрмәт күреп, һәркемгә үрнәк гаилә булып яшәделәр. Аның күзе протез икәнен мин соңыннан гына белдем, ул сугышта күргәннәре турында сөйләргә яратмый иде. Дәүләт абыйны да, хатыны Ясминә апаны да гел сагынып искә алабыз. Ясминә апа яшь вакытта Рафаил абыйлар белән бергә “Кызыл Юл” район газетасы редакциясе һәм типографиясендә эшләгән”,– дигән хәбәр ала.


Хәзер Рәстәм Тәхфәтуллин Дәүләт абыйның улы Фәргат гаиләсе белән телефон аша аралашып яши. Ул әтисенең “Минем җаным китапларымда” дигән китабын Фәргатнең туганнарына, дусларына җитәрлек итеп почта аркылы җибәргән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә күпләрне сөендереп бик зур саваплы эш башкарган.

Уртадагы ир-ат Дәүләт

Мин дә Фәргат белән хәбәрләшеп алдым. “Әйе, безнең әти шахтада булган, бергә булган дустының язмаларын укыгач, ул вакытта алар ничек кайтып җиттеләр икән дип уйлыйбыз. Аны 1942 елның августында сугышка алалар, кызылармиец кенәгәсендәге фотода аңа нибары 18 яшь. Ул 1943 елның мартында каты яралана, Ленинград госпиталендә дәвалана, аннан соң да бер күз белән 181 нче стрелковый полкта хезмәт итә. Кабат яраланганнан соң запастагы стрелковый полкка күчерелә, әти 1945елның 1 июнендә хәрби хезмәттән азат ителгән. Ул колхозда кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшләде. Сугышлар булмасын , без дә, балаларыбыз да тыныч тормышта яшәсәк иде. Рөстәм Рафаил улына безне куандырган өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез”,– диде ул.
Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә даими эзләнүләр алып бара, “Казан арты” тарих-этнография музеен да кызыклы экспонатлар белән тулыладырып яши.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Герой белән очрашу истәлеге

Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә авыл тарихы белән бәйле музей ачылды, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында бик күп мәгүлъматлар тупланды һәм урнаштырылды. Аңа әзерлек вакытында мин Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин белән очрашу бәхетенә ирештем. Мәктәптә башлангыч класслар укытучысы Әминә Нуриева Нәкыйп Сафинның тормыш иптәше Таһирә апа белән бертуганнар иде. Нәкыйп абыйның Шушмабашка кунакка кайтканын белеп мин Әминә апа һәм Фоат абыйларга килдем. Ул вакытта кулда гап-гади магнитофон, нәрсә килеп чыгасын белеп булмый. Бүгенгедәй хәтеремдә, зур гәүдәле, кырыс карашлы, шул ук вакытта мөлаем дә күренгән Нәкыйп Сафин диванда утыра иде. Ул көнне мин Советлар Союзы Герое белән таныштым, рәттән утырып, аның батырлыгы турында сөйләгәннәрен яздырдым. Нәкыйп Сафин үзен бик тыныч тотып, минем сорауларга җавап бирде, бу тарихи язма безнең музеебызда кадерле экспонат буларак саклана. Мин аның сүзен-сүзгә сезгә җиткерәм:
“Матур, бай тормыш өчен без Бөек Октябрь революциясендә җиңү яулаган һәм Бөек Ватан сугышына илне саклап калганнарга бурычлылар. Бөек Ватан сугышында безнең Совет халкы, Совет Армисе җиңеп чыкты. Җиңү безнең ил өчен бик кыйммәткә төште. Сугышта безнең ил 20 миллион улын һәм кызын югалтты. Меңләгән шәһәр, йөз меңләгән авыл, завод-фабрикалар җимерелде.


Минем үземә понтон батальоны составында сугышның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килде. Без сугышның беренче елларында вакытлыча чигенгән хәрби частьларны су елгалары аша чыгаруны тәэмин итеп бардык .Безнең армия һөҗүмгә күчкәч, шул ук елгалар аша кичүне тәэмин иттек. Безнең батальон Сталинград оборонасында, Курск сугышында, Украина, Прибалтика республикаларын, Польша, Румыния, немецларның үзләрен азат итүдә катнашты. Күп елгаларны кичү арасында Днепр аша кичү бик нык хәтердә калган. Безгә Днепрны артык әзерлексез, һөҗүм вакытында бик кыен шартларда кичәргә туры килде. Шулай да алга куелган бурычны намус белән үтәп чыктык.Шуны гына әйтү дә җитә, күп тапкырлар елга аша хәрби частьларны чыгарганда безнең понтонның өстенә снаряд төште, алтмышка якын солдатның барысы да һәлак булды. Шаров дигән фамилияле солдат белән без икәү генә исән калдык.
Әйткәнемчә, безнең батальон 1943 елның сентябрендә Днепрны кичү заданиесен алды, мине расчет командиры итеп билгеләделәр. Безнең расчет биш тәүлек буена Днепр аша Совет частьларын, пехотаны, артиллерия, танкларны кичүне тәэмин итте, бу өлкәдә бик зур батырлык курсәтте. Шуның өчен миңа 1943 елның 20 декабрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Күрсәткән батырлыклары өчен сержант Гонош үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.


Бөек Ватан сугышында җиңү барлык фронтларда да массовый төстә геройлык күрсәтү нәтиҗәсендә тәэмин ителде, бу фронтта да, тылда да шулай булды. Сугыш тәмамланганнан соң икенче фронт – илнең экономикасын торгызу өчен көрәш башланды. Фронтовиклар бу өлкәдә үзләреннән тиешле өлеш керттеләр һәм әле дә күбесе көрәшне дәвам итәләр. Хәзерге чорда олы буыннан яшь буынга эстафета тапшыру дәвам итә.Ул әзер, матур тормышны тапшыру гына түгел, тормышның барлык проблемаларын, илнең экономик яктан һәм оборона сәләтен ныгытуда ныклы дисциплина өчен көрәш, продукция программасын, яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпләрдә үткәрелә торган реформаны тормышка ашыруда көрәшне дәвам итү. Хөрмәтле якташлар! Мин сезгә ныклы тазалык, эшегездә уңышлыклар, тынычлык, зур бәхет телим”. Билгеле , әле бу сөйләшүнең дәвамы бар, Нәкыйп абый анда сугыштан соңгы еллардагы хезмәт юлы турында сөйләде. Бу язма бик кадерле эспонат буларак безнең музеебызда саклана.


1957 елда үзәге Шушмабаш авылында булган “Северный” совхозы оеша. Аның составына барлык җирләре, мал-мөлкәте, колхозчылары белән 10 колхоз берләштерелә. Совхозда барлыгы 19 авыл:. Яңа Кенәр, Кече Кенәр, Яңа Ашыт, Шекә, Ильдус, Шушмабаш, Угез-Елга, Апаз, Каратай, Хотня, Акчишмә, Үрнәк, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Каргалы, Носы, Ишнарат, Сәрдәбаш һәм Нәкыйп абыйның туган авылы Мирҗәм дә була. Сөрүлек җирләр 18635 га тәшкил итә. Даими һәм сезонлы эшчеләр, белгечләр – барлыгы 2721 кеше исәпләнә. Совхоз оешканнан соң, бу җаваплы эш белән 1957 – 1965 елларда, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафин җитәкчелек итә. Совхоздагы һәр авылда зур төзелешләр алып барыла, авыл хуҗалыгында югары уңышларга ирешелә, тыныч тормышта да Нәкыйп абый бәяләп бетергесез батырлык үрнәкләре күрсәткән.
Балачак истәлеге буларак хәтергә килеп китте. Авылга Нәкыйп абый киләсен белсәләр җәй көне бөтен урамнарны себереп, кыш булса карларны көрәп куялар, бөтен җирдә тәртип урнаштыралар иде. Ул эшләрне күбрәк безгә кушалар , халыкның үзенә күрә Нәкыйп абыйны олылап хөрмәт итүләре булган бит бу, без аны аңлап та бетермәгәнбез инде.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб абый Хәлитов белән очрашкач, ул елларны искә алып: ”Нәкыйп Сафин “Северный” совхозын җитәкләгәндә мине Яңа Кенәр интернат мәктәбе директоры итеп билгеләделәр. Ремонт үткәрү өчен урман кисеп ташырга кирәк иде. Аның хатыны Таһирә минем бер туган апам. Мин гозеремне җизнигә әйткәч, ул миңа техника белән бик зур ярдәм итте. Нәкыйп Сафин олы йөрәкле, ярдәмчел, һәркемгә хөрмәт белән карый торган кеше иде”,- дип искә алды.
Аның намуслы тырыш хезмәтен, оештыру сәләтен күреп Яшел Үзән районының “Юдино” совхозына директор итеп күчерәләр. Ул анда 1965-1974 елларда эшли. 1966 елда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз Нәкыйп Сафин 1974 – 1975 елларда Казан механик-эксперименталь җитештерү берләшмәсендә директор булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ул мәктәпләрдә укучылар белән, завод эшчеләре белән очрашуларда бик теләп катнаша, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Нәкыйп абый Сафин Шушмабаштагы очрашудан соң озак яшәмәде, 1987 елның 22 маенда вафат булды, Казан шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Аның хатыны Таһирә Госман кызы да шунда ук , без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, аларның каберләрен күреп кайттык .


Якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен төрле юнәлешләрдә эш алып барыла. Нәкыйп Сафин укыган Апаз мәктәбендә:“Безнең мәктәптә 1932-1935 елларда Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы укыган” дигән элмә такта куелды. Туган авылы Мирҗәм, Пөшәңгәр, Каргалы авылларын берләштергән күмәк хуҗалык озак еллар Нәкыйп Сафин исемен йөртте. Арча шәһәрендә, Мирҗәм авылында Нәкыйп Сафин исемендәге урамнар бар. Казанның ул яшәгән Залесный поселогындагы Совхоз урамына Нәкыйп Сафин исеме бирелгән. Арча шәһәре үзәгендә Советлар Союзы Геройлары аллеясында Нәкыйп Сафинның бюсты куелды. Туган авылы Мирҗәмдә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның бюсты урнаштырылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемлеге язылып, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова һәм Галимулла Әсхәдуллиннар хөрмәтенә Һәйкәл — комплекс ачылды. Шушмабаш урта мәктәбе музеенда Нәкыйп Сафин турында кызыклы материаллар тупланган экспозиция урнаштырылган
Бу язмабыз якташыбыз Нәкыйп Сафинның батырлыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Дөрестән дә батырлык онытылмый. Нәкыйп Сафа улының сугыштагы батырлыгы, тыныч тормыштагы башкарган эшләре һәркем өчен, бигрәк тә яшьләргә үрнәк булып тора. Андый кешеләр белән авылдашлары да, укыган мәктәбе дә, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә чын күңелдән горурлана.

“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика