Без – Тукай якташлары

Бик еракта балкып аткан

 Бер гүзәл апрель таңы,

 Бирде сине бу җиһанга,

 Әй шагыйрьләр солтаны.

 Тынмый сазың, моңлы сазың,

 Кем тыя алсын аны?!

 Син яшәрсең, мең яшәрсең,

 Син – шагыйрьләр солтаны!..

 Мостафа Ногман

Бүген икеләтә бәйрәм, 26 апрель – халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне. Тууына 134 ел тулу уңаеннан без Тукайны зур хөрмәт белән, һәм билгеле инде якташыбыз буларак горурланып та искә алабыз. Аңа багышлап язылган истәлекләр, әдәби әсәрләр , бигрәктә шигырьләр күп языла һәм аларның саны арта гына бара. 2016 елда басылып чыккан “Ятимлеге аның – язмыштандыр, бөеклеге ләкин халыктан!” (Наил Касыймның “Кырлайга кайту” шигыреннән) китабында Арча районында туып-үскән шагыйрьләрнең һәм актив иҗат итүче райондашларыбызның Габдулла Тукайга багышлап язылган шигырьләре “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан тупланып тәкъдим ителде. Аларның төрле елларда иҗат иткән шигырьләрендә Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белүләре, аның белән фикердәш булырга, милли гореф гадәтләребезне, туган телебезне саклау юнәлешендә даими эш алып барырга кирәклеген аңлау сизелеп тора.

Хәнәфи Бәдигый китапта урын алган “Сыену” шигырендә:

 Табалмаса татар үз-үзенә

 Сыену урыны

 Һәм юаныч үксез җанына,

 Сафланырга килә

 Мәшһүр илһамчысы, бөек шагыйрь,

 Пәйгамбәре – Тукай янына! – дип яза.

Ә Сания Әхмәтҗанованың “Ант” шигырендә әйтелгән фикер һәркемне уйланырга мәҗбүр итә :

Тотындыммы шигырь ялларына,

 Тукай калка камчы уйнатып;

 Язгы күкрәү булып дәшә гүя:

 “Телнең җанын йөрмә канатып!”

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев бу китапка язган кереш сүзендә: “Гомер бара, буыннар алмашына, ләкин халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, ул язып калдырган әсәрләр безгә якыная гына бара.

 Без Тукаебыз булганга бәхетле. Һәрберебез кече яшьтән үк балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә сөекле шагыйребезнең “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл” шигырьләрен, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен укып һәм ятлап үсәбез.

 Еллар узган саен, Габдулла Тукайның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, үткән тарихыбызны әледән-әле искә төшереп тора. Хәзерге заманда аның шигырьләре безнең чор өчен язылган кебек, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә тормышның һәр өлкәсендә туган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди.

Тукай – авылдан чыккан шагыйрь, ул чорда күпчелек халык авылда яшәгән, шунлыктан шагыйрьнең авыл тормышы һәм авыл халкына багышлап язылган шигырьләре бүген дә бик актуаль яңгырый.

Һәр каләм тибрәтүче, язучымы ул, шагыйрьме, аның иҗатын тирәнтен өйрәнә, аннан үрнәк ала. Бу китапка Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевнең Габдулла Тукайга булган мөнәсәбәтләре һәм районыбызда туып-үскән шагыйрьләрнең аңа багышлап язылган шигырьләре тәкъдим ителә.

Киләчәктә дә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләре бик күп буыннарны тәрбияләүдә ярдәм итәчәгенә, аңа багышланган яңа әдәби җәүһәрләр туачагына ышанам. Тукай – мәңгелек, Тукай – чиксезлек!” – дигән фикерен җиткерде.

Галиәхмәт Шаһи “ Тукайга” шигырендә әйткәнчә:

 Шигырьләрен укып өйрәнәбез,

 Туган телебезне сөяргә.

 Мин яратам, башны горур тотып,

 Без Тукайлы халык дияргә.

Әйе, без – Тукай якташлары булуыбыз белән мактанып, Габдулла Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.” дигән сүзләрен искә алып горурланып яшибез. Бәйрәм белән!

!!!!!!!ФОТОЛАР УЗГАН ЕЛ АЧЫК ҺАВАДА Г.ТУКАЙ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАП ОЕШТЫРЫЛГАН ЭКСКУРСИЯДӘН!!!!!!!!!!!!

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бүген «Әдәбият һәм сәнгать» музее ачылуга 25ел

Районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләребезне барлап, аларның тормыш юлларын һәм башкарган хезмәтләрен өйрәнеп киләчәк буыннарга калдыру, алар үрнәгендә тәрбия алып бару максатында музей ачу турында карар кабул ителгәнен яхшы хәтерлим. Ул еллардагы район хакимияте башлыгы Вагыйз Минһаҗев бу башлангычны хуплады һәм барлык ярдәмне күрсәтте. Сайланып алынган матур бинаны музей өчен яраклаштырып тәзекләндерү, экспонатлар туплау һәм аларны исәпкә алуны оештыру, Казан шәһәреннән һәм башка урыннардан якташларыбызның шәхси әйберләрен алып кайту эшләрен башкарганда район Советы башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Фазлыйәхмәтов, мәдәният бүлеге мөдире Рафил Җамалиев, музейның беренче директоры Ринат Гаделшин, музей хезмәткәрләре Римма Васильева, Айсылу Шакирова, Зәбирә Габтелхакова һәм башкалар үзләреннән зур өлеш керттеләр.

1995 елның 25 апрелендә, ягъни моннан 25 ел элек, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан тантаналы рәвештә Арчада “Әдәбият һәм сәнгать” музее үзенең ишекләрен ачты. Бу тантанада хөрмәтле кунаклар булып язучылар Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Әнәс Галиев, Ринат Мөхәммәдиев, Радик Фәизов, Фәрит Яхин һәм башкалар катнаштылар, музей турындагы уңай фикерләрен яздылар. 2002 елга кадәр музей директоры булып Ринат Гаделшин, ә аннан соң 2013 елга кадәр Ринат Фазлыйәхмәтов эшләде. Алар җитәкчелегендә музейда бәяләп бетергесез эшләр башкарылды, кызыклы проектлар тормышка ашырылды, музей республикада һәм чит төбәкләрдә зур танылу алды.

Музеебызның беренче директоры Ринат ГАДЕЛЬШИН

Музей урнашкан йортның тарихы, ул Х1Х гасыр ахырында төзелгән, республикабызның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. 1917 елгы Революциягә кадәр бу йортның хуҗасы беренче катында кибет тоткан, ә икенче катында гаиләсе белән яшәгән. Анда 1920-1930 елларда ТАССРның Арча кантоны милиция идарәсе, 1930-1975 елларда район халык суды, 1975-1993 елларда балалар музыка мәктәбе эшли, ә аннан соң районның “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачыла. Бүгенге көндә, музейлар берләшү сәбәпле, ул Арчаның “Казан арты” тарих — этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге буларак уңышлы гына эшләп килә.

Музейның беренче коллективы. Айсылу Шакирова һәм Зәбирә Габделхакова, уртада — директорлары Ринат Гадельшин

 

Музейның аерым бүлмәсендә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция урнаштырылган. 1925-1928 елларда нәкъ шул бүлмәдә булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов Арча кантоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге,самавыры һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар белән стендлар урнаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, Гомәр ага үзе музейны оештырганда бик теләп ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Ачылганан соң кайтып үзенең иҗатына багышланган экспозицияне карап бик сөенде, музей эшчәнлегенә югары бәя бирде. Шул ук бүлмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турындагы фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган. Аларның балалары, туганнары музей белән тыгыз элемтәдә яшиләр, яңа экспонатлар табуда бик теләп ярдәм итәләр.

Әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килгән һәркемне зур залда күренекле мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган экспозицияләр каршы ала. Шунда ук Татарстанның халык драматургы Галиәсгар Камал, Татарстанның халык язучылары Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләргә багышланган экспозицияләр белән танышырга мөмкин. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы, Гариф Ахуновның эш өстәле, урындыгы, язу машинкасы һәм үз кулы белән эшләнгән туган авылы “Өчиле күренеше” картинасы, аңа бүләк ителгән сувенирлар, Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, күзлеге, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алу турындагы дипломы һәм Татарстан Язучылар берлегенә язган хаты бар. Шулай ук күренекле язучыларыбыз һәм тел галимнәре Мәхмүт Галәү, Хәй Хисмәтуллин, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Радик Фәизов, Альберт Яхин, Фәрваз Миңнуллан, Диас Вәлиев, Равил Вәлиев, Фәрит Бәшир, Гафур Каюмов, Гайсә Гатауллиннарның иҗаты белән бәйле экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну уята.

Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Рәфикъ Юныс, Рәис Сафин, Илсур Хөснетдинов, Фатыйх Сибагатуллин, Галиәхмәт Шаһи, Риман Гыйлемханов, Рифат Җамал, Флёра Мәрдәнова, Булат Сәләхов, Наил Касыйм, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Сания Әхмәтҗанова, Чулпан Зариф, Зиннур Тимергалиев, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар музеебызда бик еш булалар, үзләренең иҗатлары тупланган китапларын, кулъязмаларын, фото һәм видео материалларын бик теләп бүләк итәләр.

Музейның озак еллар директоры булган Ринат Фазлыйәхмәтов

 

Музеебызның сәнгать бүлегендә күренекле сәнгать осталары, якташларыбыз РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Нәгыймә Таҗдарова, ТАССРның Хезмәт герое Зөләйха Богданова, татар театрын оештыруга зур өлеш керткән Гыйлаҗ Казанский, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Рабига Сибгатуллина, Айдар Файзрахманов, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Раушания Фәйзуллина, Габтелфәт Сафин, Фердинат Фәтхрахманов, Рөстәм Закиров һәм башкаларның тормыш юллары һәм иҗатлары турында экспонатлар күп. Биредә гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара кебек кыллы музыка уен коралларын күреп була. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре – үзешчән композитор Сәлих Хисмәтуллинның кларнеты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча район Мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Сәлих Вәлиевнең үзе ясаган концерт гармоны, кубыз, курай, баян һәм башка музыка кораллары аерым урын алып торалар. Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Булат Сәләховның сәхнә костюмнарын музейга килгән һәркем бик кызыксынып карый.

Залда шулай ук рус халкының күренекле җырчысы Фёдор Шаляпинның Арчада укуы турында документлар урнаштырылган. Ул 1885-1886 елларда Арчага 2 еллык училищега укырга килә. Училище директоры А.Л.Лазерев укыткан җыр дәресләрен ул бик яраткан, хорда җырлаган. Алар концертлар куйганнар, чиркәүдә чыгышлар ясаганнар. 17 елдан соң Мәскәүдә күрешеп Фёдор Шаляпин үзенең укытучысы А.Л.Лазеревка кулъязмасы белән фотографиясен бүләк итә.
Аерым экспозиция итеп 1996 елда Арча сабантуе бәйрәмендә Россиянең һәм Татарстанның беренче президентлары Б.Н.Ельцин һәм М.Ш.Шәймиевләрнең катнашулары турындагы фотоматериаллар куелган. Борис Николаевич чүлмәк ваткан таяк, күзен бәйләгән тасма кызыклы экспонат буларак музеебызда саклана.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар музеебызда еш булалар.Аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төрле темаларга экскурсияләр оештырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәп программасына кертелгән якташ язучыларны өйрәнгәндә музейга килеп музей хезмәткәрләре белән берлектә дәресләр үткәрәләр, ул вакытта тема белән бәйле өстәмә күргәзмәләр дә куела. Өлкән сыйныф укучылары, студентлар рефератлар язганда, фәнни эзләнү эшләре алып барганда, проект эшләре эшләгәндә музей экспозицияләренә урнаштырылган һәм фондта сакланган экспонатларны кулланалар. Күчмә күргәзмәләр, районыбыз мәктәпләрендә укучылар белән төрле кичәләр, конференцияләр үткәрәбез. Язучыларыбыз да бу чараларда бик теләп катнашалар.

Музейның өченче директоры, хәзер «Казан арты» музееның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өч меңнән артык экспонат бар, алар Арча төбәгенең әдәбияте, мәдәнияте һәм анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматләр туплау эшен дәвам итәбез. Музейда булганнан соң һәркемнең күңелендә әдәбиятны һәм мәдәниятны үстерүгә зур өлеш керткән, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта.

Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин 2001 елда музейда булганнан соң “Истәлекләр китабы”на түбәндәге фикерен язган: “Арча ягы! Татарстанның данлы төбәге. Бу төбәк үзен татар дип санаган һәр кешегә таныш һәм якын. Татар дөньясына искиткеч шәхесләр биргән Арча ягы зур игътибарга лаек.”
Музейга килгән һәркемне халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган экспозиция каршы ала һәм озатып кала. 25 ел халыкка хезмәт иткән музей киләчәктә дә эшен уңышлы дәвам итсен иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары,

РФның мәгариф отличнигы,

Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов.

Без – Тукайлы халык

      Бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, ел саен  күргәзмәләр оештыра идек. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар урнаштырылган  бу күргәзмәләрне укучылар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән карадылар.  Быел әлегә  андый мөмкинлекләр чикләнде, ә шулай да төрле урыннарда оештырылган күргәзмәләрнең фотоларына күзәтү ясап,  без- Тукайлы халык дип горурланып алыйк әле.


 

 

 Ач кешеләргә ярдәм кулы сузучы Каймә апа!

 Ялт иткән йортта ачык йөз, тәмле чәй белән каршы  алды безне Каймә апа.  Муллагалиева Каймә Габдулхай кызы 1932 елның 9 мартында Арча районы Өтнә авылында туып үскән. Башлангыч белемне 4 нче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә ала, аннан соң 7 нче сыйныфка кадәр Әзәк мәктәбендә укуын дәвам итә. Кайгы өстенә, кайгы килә гаиләгә. Әтисе Габделхәй Каймә апа туганнан соң 7 көннән соң үлеп китә. Яз көннәре күпер өстеннән су ага, аларны ерып җибәрүче булмаган. 1927 нче  елгы абыйсы суга агып китә, шул елдан соң 7 ел авырып урын өстендә ята.

Үткән тормышы,  күргән авырлыклары турында хатирәләрен яңартасы килмәсә дә, акрын гына сөйләп китте: “Балачагым, яшьлегем бик  авыр елларга туры килде. Бөтен тормышны әнием белән бергәләп алып бардык. Үзәккә үткән ачлык, ялангачлык…  Җитмәсә хөкүмәткә 44 кг ит, 200 данә йомырка, 250 литр сөт, 2 кг сарык ите, 1 кг сарык йоны, 200 сум культсбор тапшырырга кирәк. Менә шуларны түләп азапланып яшәдек. Өйдә ашарга юк,  бер мич бәрәңгесе өчен 7 нче сыйныфка кадәр тырыша-тырыша укыдым. Кычыткан, алабута жыеп ашадык, аларны чабып, ваклап түгәрәкләп суда пешерә идек, аннан сепарат сөте белән ашый идек. Куе сөтне хөкүмәткә тапшырасы. Сыер асрый алган гаилә ул чорда бик бәхетле. Юкә яфрагы ашадык, ул эчне бик киптерә. Без өч кыз бик дуслар, бик ябык, хәлсез идек. Полиэтиленнан ничек яктылык күренә,  менә шулай эчәгедән кычыткан үткәне күренә, без бер-беребездән шуны карыйбыз. Кызык та, кызганыч та хәлләр… Кышын суык үзәккә үтә:  салам түбәле, иске өй, ягарга утын юк, әрем җыябыз; кияргә кием юк, әни белән икебезгә иске итек, шуны ертык сөлгеләр белән урап чиратлашып киябез”.  7 нче сыйныфны тулысынча укырга насыйп булмый Каймә апага, 11 яшьлек кызны урман кисәргә җибәрәләр, ләкин аны 15 көннән, кечерәк әле син дип,  куып кайтаралар, ә менә сугыш вакытында Лаеш урманында үтмәс кул пычкысы белән 56 кубометр утын кисүдән котыла алмый Каймә апа. “Чәчү чәчәргә кеше юк, төнге сменага 4 кызны чыгардылар. Ашлык кына салмыйлар, 1кг ашлык, 1кг ашлама да салалар. Олы 70-80 кг капчыкларны төяп, бушатканда асларга сиеп җибәрә идек. Йөрергә хәл юк. Басуга эшкә: чүп утарга, борчак җыярга чыгаралар», — дип елый-елый искә алды Каймә апа.

“Председатель килеп әнигә котыра: “Малаен кайчан ката  инде, окоп казырга җибәрергә кирәк сине, сыерынны колхозга алырбыз”-дип үзәккә үткәне, бүгенгедәй  исемдә”, — ди Каймә апа моңсу гына уйга бирелеп.  Шушындый кыен заманда, авырган баласын караучы ялгыз хатынга ничек шундый сүзләр әйтергә теле әйләнде икән бу явыз кешенең?.. Абыйсы 1943 елның март аенда үлеп китә, ул вакытта суык 44 градус. Кабер казырга ирләр юк, авылда бары ач хатын-кызлар.  10 хатын-кыз 3 көн кабер казыйлар. Көнгә һәрберсенә 1 әр бәрәңге уып аш пешереп ашаталар. Абыйсы ул вакытта тире белән сөяккә генә калып ябыгып беткән була, үлгәннән соң исләнеп бетә. Шуннан соң әнисен окоп казырга җибәрәләр. Күрше Фазулла бабалары сыерны колзозга бирдертми. Менә шул вакытта 9 яшьлек Каймә, ындырдан  көлтә ташып сыерны туйдыра. Фазулла бабай аңа ярдәм итә, киленнәре сыерны сава. Кайма апа кечкенәдән усал, ләкин тырыш, эшчән бала булып үсә. Арыш көлтәсен кечкенә, хәлсез куллары белән ташып сыер туйдыра, хәтта запас да туплый. 1 айга якын 9 яшьлек бала үзе генә көн күрә, сыерын асрый. Сугыш беткәч тә тормышлар бик авыр була.  58 нче статья белән куркытып бик күп кешеләрне төрмәләргә ябалар. Каймә апаның әнисен дә алып китәләр, 15 көн ябып сорау алалар. Имеш, Сталинны яманлап сүз әйткән. Авылдагы Гыйният абый Кайма апаның әнисен утыртырга маташалар дип, милиция идарәсенә алып төшә. “Өскә кияргә кием юк.  Укытучы Гыйният абый иске, ертык телогрейканың җиңен кисеп, итек итеп киертте, калган өлешен өскә кидем. Ул мине милиция идарәсендә калдырды. “Әнине бирегез!” — дип елыйм. Начальник янына керттеләр, ул кара диванга чалкан яткан, наганы белән уйнап ята. Мине күргәч, эче катып көлде, аннан шоколад бирде. “Халык дошманын яшерә. Атам мин аны», — дип күзләрен акайтып кычкырып җибәрде. Әнине алып керделәр, әни беткән, хәлсез; аны азаплаганнар. Бик каты кысып сорау алганнар. Әнинең аягына ябышып елап җибәрдем, бер милиция мине тартып алмакчы була. Мин елыйм. “Әйттемме, әйттемме, атам”, — дип куркытып әнигә җикеренәләр. Әнием шулвакыт акрын гына: “Колхоз председателенең җир өстенә килгәне юк”, — дип әйтә. Хәлсез, бетерешкән анага, хәерче киемнәргә төренгән балага карап торалар. Әллә жәлләп, әллә уңай җавап алып булмас моннан дип, милиция идарәсенең биек баскычыннан әни белән икебезне  тибеп торып төшерделәр, әнием белән тәгәрәп төшкәннәрем әле дә хәтердә», — дип өзгәләнде Каймә апа.

Сугыштан соң Каймә апаны мәҗбүри амбар мөдире итеп куялар. Аңа кадәр анда эшләгән 6 кеше төрмәдә утырган була, мин җиденчесе булам инде дип, елый-елый эшкә урнаша. Аңа авыз ачып сүз әйтергә дә бирмиләр ул вакытларда. Өтнәдән Тыңламас(Александровка) дигән авылдан өй сатып алып шунда яши башлыйлар. Тыңламаста элек ике йөзләп хуҗалык булган. Анда бер бай хатын яшәгән, аның зур бакчасы булган.  Австрия пленныйлары барлык эшләрне эшләгәннәр. Сугыш вакытында, сугыштан соң да халкыбыз өчен  бик авыр, азаплы еллар була. Ә менә сугышка кадәр дә халкым тыныч, матур тормышта яшәмәгән. Кайма апа монашка әби сөйләгән гыйбрәтле хәлләрне безгә дә җиткерде: “Монашкалар чиркәүдә яшиләр. Бәбиләгән яшь хатыннарны байларның эт балаларын имезергә мәҗбүр иткәннәр. Шайтан хәтта дин әһәлләрен дә кайвакыт вәс-вәсәгә сала. Поплар кайтып гел күңел ачканнар, тәреләргә ут яндырып йөри торган булалар. Ул вакытта шундый закон: егет белән кыз өйләнешкәч, беренче кичне кыз поп белән үткәрергә тиеш була. Бер яңа гаилә коручылар моңа каршы чыга һәм аларны тереләй күмгәннәр”.  Ул кабер Каймә апа эшләгән амбар кырыеннан 10 метр ераклыкта урнашкан, шунда үскән каен агачына кыз белән егет исемнәренең баш хәрефләре язылган була.

Каймә апаны амбар мөдире булып эшләгәндә гел тикшереп торалар. Шулай булса да ач кешеләрне кыерсытмый, аларга аз гына булса да өлеш чыгара. Аналары ташлап киткән балаларга да ярдәм итә. Амбар янына һәрвакыт ачлар килә, амбар ярыкларынннан коелган бөртекләрне берәр учлап җыючыларны да күрмәмешкә салыша торган була. Ындыр табагында  Казаннан эшчеләр килеп эшләгән. Аларга үгез, сарык суялар. Каймә апа бик авыр, ач яшәгән кешеләргә, җитәкчеләргә әйтмичә генә, бераз үпкә-бавыр бирә. Менә шулай итеп, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, гади халыкка ярдәм итүе, батыр йөрәкле, гадел булуы һәркемне сокландыра. Шундый яхшы, эшен җиренә җиткереп башкаручы Каймә апаны район җитәкчеләре дә хөрмәтли һәм йортын Арчага күчереп салырга да ярдәм итәләр. (Тыңламас авылы таркалу сәбәпле) Каймә апа 46 ел склад  мөдире булып хезмәт куя: авылда амбар мөдире булып, ипи пешерү заводында, КСМ да 15 әр ел, базада – 1 ел. Менә шундый авыр тормыш юлы үтеп,  үзендә яшәргә, эшләргә көч тапкан сугыш чоры баласы Каймә апа бүген зур хөрмәткә лаек.  Бүгенге көндә бердәнбер кызы Мәүҗидә, кияве Рәшиднең ярдәмен, күнел җылысын тоеп Арча шәһәрендә гомер итә.  Шулай ук оныклары Ләйсән, Лилия, кияүләре, оныкчыклары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Очрашуыбыз Каймә апаның Арча турындагы шигыре белән тәмамланды:

Арчам матур, Арчам зур

Арча — безнең йөрәк ул.

Авыр булган вакытлар да

Таянырга терәк бул!

«Казан арты» тарих-этнография музееның этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева

Ачлык елы баласы

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы Арча районы Чөмә-Елга авылында 1921 елның 14 июнендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында алса, 7 еллык мәктәпне Сеҗе авылында тәмамлый. Авыл хуҗалыгы буенча Әтнәдә бухгалтерлык курслары тәмамлап, колхозга кайта. Анда сәркәтип, хисапчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, Тәскирә апа Сикертән авыл советында сәркәтип булып эшли. Сугышка китүче ир-егетләрне военкоматка илтә.»Сугыш чорында иң авыры ачлык кына да түгел, ә килгән кара пичәтле кәгазьләрне гаиләләргә тапшыру. «Барысы да фронт өчен!» дигән девиз астында эшләдек»,- дип искә ала иде тыл һәм хезмәт ветераны Тәскирә апа. Сугыш чорында ул пекарняда ипи пешерүче дә булып эшли. Ул вакытларны хәтта язучы М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә дә яза. Чөнки Тәскирә апаның бертуган энесе Рафаэль М.Мәһдиев белән бер класста укый, дуслар булалар.
Тәскирә апа Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәтнур белән гаилә корып, 60 ел тигез гомер кичерәләр. Сугыш китергән михнәтләр,ачы хәсрәтләр турында Тәскирә апа кайнар күз яшьләре белән искә ала иде.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Күпне күргән

Минзина Сәлимә Нәбиулла кызы Арча районы Гөберчәк авылында 1918 елның 16 маенда гади гаиләдә дөньяга килә. Әтисе бик яшьли үлеп, Сәлимә ятим кала. Әнисе Гайшә икенче ир белән гаилә коргач, кечкенә кызга яшәү тагы да авырлаша. Җитмәсә күзләре күрмәс була. 16 яшенә кадәр күз авыруы белән интегә. Үсеп буйга җиткәч, авыл егете Хариска кияүгә чыга. Бер кыз, бер ул үстерәләр. Ләкин улы Кыямга өч ай вакытта ирен армиягә алалар һәи Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда берничә хаты килгәннән соң Харисның хәбәрсез югалуы турында кара пичәтле кәгазь килә. Кулында ике баласы, ирсез тормыш, сугыш афәте тулы гаиләне җимерә. Сугыш чорында мәктәптә концерт оештыралар. Халык җыела. Концерт барган вакытта матча сынып,идәннәр мәктәпнең подвалына төшеп китә. Менә шунда Сәлимәнең биш яшьлек кызы матча астында калып үлә. Сугыш кешегә нинди генә кайгы-хәсрәт китермәгән, никадәр сагыш өстәгән. Әбием Сәлимәнең тормыш юлы китап язарлык. Сугыш чорындагы авырлыклар, ачлык, фәкыйрьлек, җитмәсә бала хәсрәте, тол калу — татар хатын-кызы барысына да түзгән һәм түзә…
Безнең яшьтәшләр әле бүген дә әби пешергән балан бәлешен сагынып искә ала. Аның бәйләгән оекбаш-бияләйләре, шәлләре гомер буе безнең тәнне,күңелне җылытты. Без аны бүген дә сагынып искә алабыз. Аның рухына дога кылабыз…

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Алар сафы көн саен кимеп бара

Шәймуллина Хәнифә Сәгыйть кызы — Арча районы Гөберчәк авылында 1926 елның 18 ноябрендә гади крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Хәнифә мәктәп укучысы була. Сугышка әтисе Сәгыйть, абыйсы Сабит китә. Әтисе Суслонгерда газап чигә, ә Сабит Ленинград шәһәре янында барган сугышларда катнашып, орден-медальләргә ия була.
Хәнифә апа сугыш вакытында урман кисү эшендә катнаша, Шәмәрдәндә вагонга йөк төяргә дә еш бара. «Язын нинди үлән чыга башлый, шуны җыеп ашый торган идек. Черек бәрәңге дә ашадык, әз генә он булса, умачлы аш пешердек», — дип сөйли иде Хәнифә апа. Кызганыч, Хәнифә апа Шәймуллина Бөек Җиңүнең 75 еллыгын күрә алмады. Алар сафы көн саен кимеп бара.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Без алар белән горурланып яшибез!

 

1906 елның 8 декабрендә Арча районы Чөмә-Елга авылында Сәгыйдәбану исемле кыз туа. Әтисе Таҗетдин китаплар белән сәүдә итә. Кыз бик яшьли әнисез кала. Әтисе аны мәдрәсәдә укытып, белемле итә. 1927 елда Сәгыйдәбану Гөберчәк егете Хуҗаәхмәткә кияүгә чыгып балалар үстерә. Бервакытта да бишвакыт намазын калдырмый, ураза тота. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире сугышка китә. Сәгыйдәбану колхозның бөтен эшендә дә катнаша. «Урак урганда Рәсимәмне таптым. Шулвакытта бер атна уразам тотылмый калды», — дип борчыла ул. Гарәп, латин, кириллица графикасы белән укый-яза, тегү,  чигү, туку кебек хезмәтләр башкара, кәгазьдән(оригами) оныкларына күгәрченнәр, чәчәкләр ясап шаккатыра. Коръәнне көйләп укый, авырган кешеләрне өшкерә, бәет-мөнәҗәтләр көйләргә дә ярата. Ире сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сәгыйдәбану сугыш чорының бар авырлыгын авылдашлары белән бергә күтәрә. 1987 елда вафат була. Батыр йөрәкле, сабыр, тырыш авылдаш хатын-кызларыбыз Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Без алар белән горурланып яшибез!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

«Әби дә, әни дә булды ул безгә…»

Бикмуллина Гатикә Нурислам кызы Арча районы Гөберчәк авылында туа. Гатикә апаның гомер юлында күп вакыйгалар кичелгән: егерме беренче елгы ачлык, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы торгынлык еллары…
Авыл егете Бикмуллага кияүгә чыгып, дүрт бала таба. Ләкин сугыш шул балаларны тигез тормышта үстерергә мөмкинлек бирми. Бикмулла абзый сугышта һәлак була. Ачлык, иске йорт-җир, тормыш авырлыгы, дүрт бала Гатикә җилкәсенә кала. Колхозның барлык эшендә катнашып, тырышлык һәм үҗәтлек белән дүрт баланы да аякка бастыра. Тишек чабата, ямаулы күлмәк, иске бишмәт киеп яшәсәләр дә килгән сынаулар алдында тез чүкмичә, алга барган бу буын кешесе, киләчәккә өмет белән яшәгән. Гатикә апаның һәр баласы тормыш корып яши башлый. Ләкин… тагы язмыш сынавы. Килене бик яшьли вафат була, ике нарасый кыз кала:Җәүһәрия, Гәүһәрия. Шушы кызларга ул кабат Әни була. Аларны улы Наил белән тәрбияләп үстерә: тиешле белемен, тәрбиясен бирә. «Әби дә, әни дә булды ул безгә, — дип искә ала ике кыз әбиләре турында сөйләшкәндә. — Бервакытта да зарланмады, уфтанмады, караңгы чырай күрсәтмәде. Әби Коръән укыды, безне олы юлга хәер-догасы белән чыгарды. Хәтта оныкчыкларын да күрде, алар белән уйнарга-шаярырга яратты. Җылы оекбаш-бияләйләр бәйләде, тәмлк ризыклар пешерде. Безне дә өйрәтте. Догалар укыды, хатын-кызның күркәм сыйфатларын үзендә булдырган Әбиебез безнең өчен бик кадерле, аны нык сагынабыз, рухына дога кылабыз», — ди Гәүһәрия. Чыннан да, язмышның нинди генә сынаулары килсә дә, татар хатын-кызлары тез чүкмәгән, баш имәгән, тырыш, тәвәккәл, максатчан булып кала белгән. Бөек Җиңүне якынайту өчен дә алар үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Сынатмаган Әкълимә

Шәфыйкова Әкълимә Заһидулла кызы 1926 елның 15 ноябрендә Гөберчәк авылында дөньяга килә. Балалык чоры колхозлашу елларына туры килгән кыз яшьтәшләре белән бергә төрле уеннар уйнап, табигатьнең ашарга яраклы үләнен ашап үсә. Тыныч кына барган тормыш икенче юнәлеш ала: Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышка авылның һәр йортның ир-аты китә. Әле кайчан гына кечкенә Әкълимә шушы көннән өлкәнәя. Авылда калган бабайлар, хатын-кызлар белән беррәттән кырда да, ындыр табагында да хезмәт куя. Тырышлыгы, тыйнаклыгы белән кайбер кызлардан аерылып торса да, ул сынатмый, өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куя. Кичләрен кул эше белән шөгыльләнә. Сугыштан соң Сурнар урманчылыгына эшкә урнаша. Кыз монда да үзенең уңганлыгын күрсәтә: 1955 елда Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, медальгә лаек була. Колхозда тавык фермасы ачылгач,шунда эшкә керә. Авыл егете Шәйхуллага кияүгә чыгып, бер кыз, дүрт малай үстерә.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика