Үлеп терелгән Габдрахман

– “Габдрахманыңның җырын яздырырга килгәннәр, Миңлебәдәр. Өйдә нишләп ятасың, урман буена бар! Ирең сукада җырлый-җырлый эшли. Казаннан килгәннәр”, – дип, Майтап апа өйгә килгән. Әтинең тавышы бик матур иде. Гел җырлый иде ул. Хәсрәтне күп күргән кеше моңлы була диләр. Бу сүзләр әтигә туры килә. Сугыштан кайткач, аңа басу сукаларга ике ат биргәннәр. Иртүк басуга киткән әтинең моңлы тавышы авыл өстендә яңгырап торган. Җыр тавышы булса, авылдашлар безнең әти икәнлеген аңлаган. Ул башкарган җырны Казаннан килеп, яздырып алып киткәннәр. Ул “Габдрахман” җыры дип атала.Зифа Басыйрова, Лена Бичарина, Таһир Якуповлар җырны гел җырладылар. “Габдрахман” җыры татар халык җыры дип башкарыла. Әни исән вакытында ул җырның сүзләрен бер дәфтәргә яздыртты. Ә дәфтәр һаман да саклана, дәфтәрдә җырның сүзләре, ә көе күңелдә саклана, – дип сөйли Рузалия апа Гайфуллина әтисе турында һәм җырның бер куплетын җырлап та бирде:“Сары сандугач баласын, кулларымда сайратам, күрер күзгә матур түгел, әллә нигә яратам”. Әти үзе сүзен чыгарган, шуларны көйгә салып башкарган. Бик моңлы булган ул. Аның моңы безгә дә күчкән.

Әтием Гайфуллин Габдрахман 1907 елда Гөберчәк авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышына кадәр өйләнеп, өч баласы дөньяга килгән: Мәдинә, Нурзидә апалар, Габдразак абый. Әти сугышка беренчеләрдән булып китә. Сугышта берничә мәртәбә яраланган. Хәтта берсендә ул снаряд шартлаган урынга туры килгән. Шулвакыт әтинең бер күзе чыккан, ләкин өзелеп бетмичә, бер тамырында асылынып калган. Борыны чәрдәкләнгән, бер як җилкәсе яраланган. Җирдә аунап яткан әтине үлеләр арасыннан аралап алып, госпитальгә җибәргәннәр. Аңына килгәч, әти күзен тартып алган да, шинель кесәсенә салып куйган. Шул күз кесәдә кибеп, шинеле белән бергә туган нигезенә кайткан. Күпмедер вакыттан соң әтине кабат сугышка алганнар.

Әти белән авылдашыбыз Ибрай абый сугышта бергә булганнар. Бервакыт болар окопта утыра, ә фашистлар аталар икән. Шунда Ибрай абый: “Әйдә, бәр, бәр”, – дигән фашистларга. Чөнки пулялар гел яннарында сызгырып кына торган. “Бисмиллаңны укы, каян чыкан хәл ул?!” – дигән әти. “Без коммунистлар”, – дигән дә, шунда ук Ибрай абый һәлак тә булган. Моны сугыштан кайткач, әти әнигә сөйләгән. “Мин белгәннәремне эчтән укыдым, шуның белән генә исән калганмындыр”, – дигән ул.

Әтине бик аз хәтерлим, чөнки мин кечкенә, сугыштан соң туган бала. Күбрәк әни сөйләгән буенча беләм. Сугыштан кайтканда әтинең эчәгеләренә зур зыян килгән булган. Хәтта кендеге дә янда булган аның. Кешене исән калдыру өчен ул вакыттагы медицина хезмәткәрләре шулкадәрле зур хезмәт куйганнар. Снаряд шартлап, әтинең эченә эләккән. Госпитальдә аның тышка чыгып таралып торган эчәгеләрен кире эчкә урнаштырып, йөрерлек халәткә китергәннәр. Ул сугыштан кайтканда аның гәүдәсендә бер генә исән җире дә калмаган булган. Әз генә эшли башласа, хәле киткән. “Бераз ял итә дә, яңадан эшенә тотына иде”, дия иде әни. Авыр хезмәткә ярамагач, әти урманчы булып урнашкан. Анда да озак эшли алмагач, аның урынына әни эшләгән. Ә әти өй тирәсен карап торган.Ул арада әтигә бер-бер артлы җиде операция ясалган. Ахыргы операцияне әти күтәрә алмыйча, больницада үлгән. Шулай итеп, без алты бала бик яшьли әтисез калдык. Җитмәсә өебез иске иде. Әтинең яңа йорт төзисе килде, ләкин җитешмәде.

Әни алты бала белән тол калгач, тормышны ничек тә алып барырга кирәк иде. Абый Лесхоз урманчылыгына урманчы булып урнашты. Бераз эшләгәч, йорт салу өчен агачлар кайтартты. Шуны буралап, өй итеп күтәрер өчен акча кирәк, ә колхозда эшләгәнгә акча бирелмәде. Шуңа күрә абый, өй җиткезерлек акча эшләргә уйлап, себергә китеп барды. Күпмедер вакыттан соң хаты килде: “Озакламый кайтам, мин акча тупладым”, – дигән иде. Бер ай көттек, абый юк та юк. Бераздан аның үлгәнлеге турында хәбәр килде. Шул рәвешле, без кабат иске йортта калдык. Әни Гөлнәзирә апаны урманчылык эшенә урнаштырды, ә үзе колхозда эшләде. Урманчы булып апабыз унҗиде елхезмәт куйды. Хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт ул. Абый кайтарткан бүрәнәләрне эшкәрттереп, бура буратып, әкренләпөйле булдык.

Өйдә ир заты булмагач, миңа мич чыгарырга да туры килде әле. Ничәнче еллар булгандыр, хәтерләмим: күрше авылдан бер миччене чакырттык, килде. Ләкин ул салмыш. Утырган көйгә ул әйтеп тора, мин мич өям. Шулай итеп, мичне ахырына кадәр эшләп чыктым. Без бер генә эштән дә куркып тормадык, тырышып эшләдек. Өлкән апабыз Мәдинә урман да кискән, урак та урган. Без авыл башында торабыз. Басулардан җыелган көлтәләрне безнең хуҗалык янына атлар белән төяп алып кайталар иде. Тимер тәгәрмәчле, кабинасыз трактор белән ашлык суга торган агрегатны безнең яндагы басуга алып киләләр. Берничә кеше өстән көлтә салса, кемнәрдер сугылган ашлыкны капчыкларга тутыра. Ашлыкның саламы агрегатның арткы өлешенә чыга. Аны берничә кеше кибәнгә өеп тора. Агрегатны “сложный” дип йөртәләр иде. Мәдинә апа шунда ялгыш бер аягын кыстырды. Ә урманчылык безнең гаилә өчен төп эш урыны булды. Чөнки башта әти, аннары әни, Габдразак абый, Гөлнәзирә апа һәм мин күп еллар урманчылык эшендә хезмәт куйдык. Ә Нурзидә апа Арча педучилищесында белем алып, гомер буе укытучы булып эшләде. Бөрлидә апам Казанга китеп маляр һөнәрен үзләштерде.

…Рузалия Гайфуллина утыз җиде ел Лесхоз урманчылыгында эшли. Мәктәпне тәмамлагач, әнисе Миңлебәдәр апа аны урман буйлатып, мамык шәлгә төреп, урманчылыкка эшкә илтә. Шулвакыттан соң күпме гомер узган. Унике чакрым араны көн дә җәяүләп үтеп йөрү яшьлеге белән сизелмәгәндер. Елның нинди көне булмый: яңгыры, җил-бураны. Әтисез үскән кыз авырлыкларга баш ими, үз-үзен яклап эшли һәм гомер кичерә. Иске Масра авылына кияүгә чыгып, гаилә кора. Кызганыч, бүгенге көндә Рузалия апа ялгыз, ире Рафыйк абый вафат.

Сугышның бөтен авырлыгын үз күзе белән күреп, аннан исән-сау кайта алган Габдрахман аганың бер кызы Нурзидә апа бүген Лесхоз авылында яши. Ул гомер буе балаларга белем биргән укытучы. Мин аның белән дә аралашып, аннан да әтисе турындагы истәлекләрен язып алдым.

–Әти төшкә кадәр өйнең морҗа башын чыгарды, ә төштән соң сугышка чыгып китте. Күпмедер сугышканнан соң әти яраланып кайтты: бер күзе чыккан, борыны чәрдәкләнеп, авызы кыйшайган. Госпитальдә беркат дәва алгач, аны өйгә кайтарып җибәргәннәр. Ләкин озак тормыйча аны кабат сугышка алдылар. Шулкадәр яралар белән ничек аны кабат сугышка алганнардыр: бер күзе юк, борыны җимерелгән, авызы кыйшайган, җилкәсе янтайган.Тәмәке тартса, төтене ике күз арасыннан чыга иде.Чәрдәкләнеп беткән борыныннан госпитальдә борын рәвеше генә ясап кайтарганнардыр, күрәсең. Әти кабат сугышка китте. Сугышның эчендә булгандыр ул,чөнки икенче кайтканда яраланмаган, тегелмәгән бер генә җире дә калмаган иде. Элеккеге яралары өстенә, бу юлы бөтен эчәгеләренә операция ясап кайтарганнар. Юан эчәгесе дүрт миллиметр гына өзелми калган булган. Аны ялгап, кендеген янга урнаштырып куйганнар иде.

Бервакыт безгә күрше авылдан бер солдат килде. Ул: “Иреңне үз кулларым белән күмеп кайттым. Габдрахманың үлде”, – дип, әнигә кайгылы хәбәр җиткерде. Без бу хәбәрне ишеткәч, елаштык. Мин бигрәк елак идем, әтинең үлеме турында ишеткәч, үкереп-үкереп еладым. Әни шулчак ачуы беләндерме, кайгыдандырмы, мине идән астына ыргытты. Мин уянганда караватта ята идем. Күрәсең, елый-елый мин шунда йоклап киткәнмен. Мине идән астыннан алып менеп, караватка салганнар. Әни үз-үзен кая куярга белмәде. Шулай итеп без кайгы эчендә калдык. Әнинең соңгы өмете сүнде.

Сугыш бетте, авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлады. Кемнең генә әтисе яки туганы кайтмасын, барысын да авыл халкы белән бергә каршыладык. И-и куана идек. Ә өйгә кайткач елыйбыз, чөнки безнең әтинең үлгәнлегенә кара пичәтле кәгазь килмәсә дә, күрше авыл агае үлде дигән хәбәрен күптән ирештерде.

Сугыш чорында авылларда әллә ниткән караклар йөрде, шуңа күрә авыл халкы өй ишекләрен бикли торган булды. Без дә ишекне  бикләп йөрттек. Көз. Тышта пыскып яңгыр ява. Көн болытлы булгангадыр, караңгы тиз төште. Без, балалар, чоланга урын җәеп, тәгәрәшеп яттык. Безнең бик тә әшәке ата казыбыз бар иде. Ишегалдына чит кеше керсә, эт урынына ул ысылдый иде.Берзаман ул ыслый башлады. Ир кеше сөйләшкән тавыш ишетелде: “Аллага шөкер, бәрәңге дә утырткан булганнар”, – ди бу. Без әсәрештек. Ишек шакыдылар. Әни, куркынып, ишек артында кем булуын сорады. “Мин бу, Габдрахман”, — диде әлеге тавыш. Без барыбыз да куркып аягүрә бастык. Әни әйтә теге тавышка: “Син нинди Габдрахман ди?! Карактыр, хәзер үк чыгып кит! Габдрахманым үлгән инде. Күрше авылдан бер солдат килеп әйтте”, – диде. Без елаша башладык, нишләргә белмибез. “Мин исән, Бәдәр. Мине үлде дип кем әйтте? Мин яраландым гына. Госпитальдә яттым. Хәзер ярты кеше мин. Син мине кертерсеңме икән? Мин хәзер эшкә дә яраклы түгел”, – диде бу. Әни нишләргә белмичә, аптырап ишекне ачты. Ул вакытта ут юк. Караңгыда бер шәүлә күренде. “Мин инде, мин, курыкмагыз”, – дип кабат эндәште теге шәүлә. Әни якынрак килеп караса, әти бу! “Кертмимме соң! Син исән!” – дия-дия, әни әтине кочаклап алды. И-и, безнең шатланганны күрсәң, сүз белән генә аңлатып та булмый ул вакытларны. Куандык та, сөенечтән елашып та алдык. 1947 ел иде ул.

Шулай итеп безнең әти сугыштан исән-сау кайтты. Яраланган булса да, ул безнең белән иде. Без аның белән горурланып яшәдек, ул әйткәнчә эшкә өйрәндек, аның һәр сүзен тыңладык. Әти авыр эшкә яраклы түгел иде. Бер-бер артлы җиде операция ясадылар. Кызганыч, соңгы операция вакытында, 1956 елда, әтиебез вафат булды.

Без, биш кыз, бер малай үстек, бик дус-тату булдык.

Сугыштан соңгы еллар да бик авырлык, юклык, хәерчелек белән үтте. Ашарга ипи юк, бәрәңге дә юк иде бит. Көздән кырда калып өшегән бәрәңгеләрне язын җыеп, аннан умач шикелле ризык булдырып, шуны аш итеп ашый идек. Бер кечкенә генә вакыйга күз алдымнан гомер буе китми. Әнием белән синең әбиең Сәлимә апа бик каты еладылар. Ни өчен дисеңме? Элек басуда эшләүче тракторларга су илтәләр иде. Әни белән Сәлимә апа чиләк-көянтә белән иң ерак басуда эшләүче тракторга су илткәннәр. Кайтышлый басуның бер өлешендә җыелып калган вика күчен күргәннәр. Буш чиләкләренә шул виканы тутырып кайтканнар һәм бер ат караучыданшул виканы атларга бирелә торган фуражга алмаштырып бирүен үтенгәннәр. Ачлык еллары бит, икесенең дә өйдә балалары бар, ирләре юк. Әз булса да шул фураждан ипи пешереп, балаларына ашатасылары килгәндер. Ат караучы: “Ярты өегезне сатыгыз да, шул акчага ипи ашарсыз”, – дигән горур кыяфәт белән. Аның әйткән сүзләре әни белән Сәлимә апаны бик нык рәнҗеткән, шуңа күрә гарьләнеп еладылар. Теге абзый виканы атларга ашатса, берни дә булмас иде югыйсә. Ул заманның әшәке кешеләре дә күп иде шул. Кайнар күз яшьләре белән елаган шул вакыт гел күзалдымда тора…

…Истәлекләрне тыңлагач, интернеттан Зифа Басыйрова башкаруында “Габдрахман” җырын таптым. Тыңлыйм, ә үземнең күздән яшь ага. Гап-гади сүзләр, ләкин мәгънәсе, эчтәлеге хәзерге җырлардан нык аерылып тора.

Сугыштан кайтканнар бар, кайтмаганнар бар. Кайтканнары да алган яралардан озак яшәмәгән шул. Кайтмаганнарның бүген дә күпләре хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Ә авылдашыбыз башкарган  “Габдрахман” җыры һаман яңгырасын иде.

Халидә Габидуллина

Сугыш аның һөнәрен үзгәртте

Бөек  Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бу көнне яккынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән һәркемне искә алырга,  аларның тормыш юлларын өйрәнергә, хәтерләребездә яңартырга тиешбез. Ул елларда фронтта дошманга каршы батырларча сугышкан, тылда намусллы хезмәт иткән якташларыбыз бик күп , без алар  белән горурланабыз.

Югары Курса авылында туып үскән  якташыбыз  Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы белән таныша. Озакламый алар семья корып җибәрәләр. 1926 елның 6 гыйнварында кызлары Суфия  дөньяга килә. Суфия  бик сөйкемле, чибәр, кызыксынучан бала булып үсә. Бик яхшы билгеләренә генә  укый, Казанда урта мәктәпне уңышлы тәмамлый. Ул сугыш елларында авиация институтында укый башлый. Бөек Ватан сугышы елларын:  “Ул елларда Казанда сугышта яраланган солдатлар өчен госпитальләр ачылды. Безне поезддан яралыларны алып төшү өчен ярдәм итәргә алып баралар иде. Мин беренче тапкыр шундый күп сандагы яралыларны күрдем. Кайсы ыңгыраша, сызлана, кемнедер ярдәмгә чакыра… Күбесен носилкаларда күтәреп йөрттек. Беренче көннәрдә бик авыр булды, акрынлап ияләндек, авыруларга  ярдәм күрсәтә башладык. Су эчертәбез, яраларын бәйлибез, туганнарына хатлар язабыз. Авыруларны дәвалаучы врачлар, шәфкать туташларының үзләрен аямыйча хезмәт итүләре миндә соклану хисләре һәм яралыларга ныклап ярдәм итү теләге уятты”,–дип искә ала Суфия апа.

Сугыш Суфия Госман кызының фикерен үзгәртә, ул Казан медицина институтына күчеп укый  һәм аны уңышлы тәмамлап Әлмәттә эшли, шул вакытта аспирантурада укый. Медицина фәннәре кандидаты буларак, үзе белем алган институтта  озак еллар студентларга белем бирә. Суфия апа безнең музей белән даими элемтәдә булды, әтисенең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп материаллар тапшырды, Урта Курса мәктәбендә оештырылган очрашуларда катнашты. Суфия апа әтисе һәм аның туганнары белән горурланып яшәде, улы Айдар гаиләсендә олы хөрмәткә лаек булып гомер кичерде.

Суфия апа  Госман абый турында: “ Әтием   Госман Бакиров үз башыннан ике сугышны кичерде һәм икесендә дә кулына корал тотып Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклауда катнашты.  Беренче империалистик сугышта ул патша армиясенең гади бер солдаты гына булса, Бөек Ватан сугышында инде ул подразделение парторгы, аннары фронт газетасы корреспонденты, Иделдән Одерга кадәр данлы җиңү юлын үтә.  Әти “Кызыл Йолдыз”, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены,  “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән иде. Ул үзе турында сөйләргә яратмады, мин әнием белән аның “Сугышчы көндәлегеннән” китабында язылган истәлекләрен елый-елый укый идек”, – дип искә алды укучылар белән очрашу вакытында.

     “Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Тууына 100 ел тулу уңаеннан фронтовик язучы Әнәс Галиевне искә алу

Кушлавычта изге һәр адым җир,

Кырларына куна торналар.

Бөдрә таллар Тукай суын эчкән

Чишмәләрне саклап торалар.

Чишмәләр күп монда, чишмәгә бай

Тукай туган авыл – Кушлавыч.

Күп гасырлы узган тарихы бар,

Киләчәге аның соклангыч…

Бу шигырь юллары районыбызның Кушлавыч авылында туып-үскән фронтовик язучы Әнәс Галиевнең туган авылына багышлап язылган. Бу көннәрдә Әнәс Галиевнең тууына 100 ел була, шул уңайдан без аны искә алабыз. Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Касыйм Галиев Шимбердән, ул Кушлавычта 1901 елдан 1954 елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. Әнәс җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936-1939 елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. Әнәс Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда “Кызыл яшьләр” газетасында басыла, ә 1938 һәм 1940 елларда “Җилфердә, байрак!”, “Сөю” исемле шигырь китаплары дөнья күрә.

Әнәс Галиев 1940 елда Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Сугышка ныклап әзерләнгән Германия гаскәрләренә каршы тора алмыйча чигенү авырлыкларын үз күзе белән күрә. Бер ел да ике ай дәвамында каты бәрелешләрдә күп кенә иптәшләре ятып кала, күбесе яралана. Торган җирләрен ташлап күченүче халыкның газаплануын күрү, аларны бомбага тоткан вакыттагы авырлыклар, 20 яшьлек Әнәс Галиевне чыныктыра, туган илне азат итү өчен барлык көчне куеп көрәшергә кирәклегенә ышаныч уята. Ләкин 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Әнәс Галиев, чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Украинадан Польшага, Польшадан Германиягә, лагерьдән лагерьга озатыла, кача, тотыла, җәзалана, тагын кача, тагын тотыла…. Әсирлекнең барлык газабын үз җилкәсендә татый һәм 1945 елның апреленә кадәр, союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче, фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. Әсирлектән котылып берничә ай эвакогоспитальләрдә дәваланганнан соң, ул, терелеп, аякка басып туган авылы Кушлавычка кайта. Әнәс Галиев Казанга барып эшкә урнаша һәм тыныч тормыштагы хезмәтен һәм иҗатын дәвам итә.

Якташыбыз коточкыч кыен шартларга килеп эләгүенә карамастан, фашист тоткынлыгында да үзенең иҗат эшен дәвам иттерә, шәхси кичерешләрен шигырь юлларына теркәп барырга тырыша. Совет солдатының мораль өстенлеген, рухи ныклыгын данлаган бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, 1958 елда, “Кыен юл” исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Тоткынлыкта күргәннәрен, кичергәннәрен, анда аралашкан кешеләрнең язмышлары, кайберләренең әсирлектән азат булганнан соңгы тормышлары турында язып  Әнәс Галиев укучыларга “Йолдызлар шаһит” исемле китабын тәкъдим итте. Ул бу әсәрен Ватан сугышында кичергәннәрен яшь буынга әйтеп калдыру өчен яза. Мең төрле җәһәннәмне үтеп тә, рухлары сынмаган, иленә, халкына тугры булып калган совет кешеләренең Германия җирендә уелган авыр эзләре югалырга тиеш түгеллеген кисәтә. Ул ниндидер тирән гомумиләштерүләрне максат итеп куймый, шуңа күрә әсәренең жанрын да күрсәтми һәм дөрес эшли, чөнки бу – ярым документаль әсәр. Безгә ул шундый характерда булуы белән кызыклы да.

Язучы Аяз Гыйләҗев Әнәс Галиев турында: “Мең газаплар татып, яралары төзәлмәгән килеш фашист коллыгында җәберләнеп, һәр көне, һәр сәгате җәбер-золым белән мул бизәлгән лагерь сукмакларында да үзен-үзе югалтмаган батыр солдат булып кала егет. Дөрес, Әнәс Галиев Муса Җәлил түгел, ул безгә батырлыкның ачык үрнәкләрен калдырмаган, ләкин аның хатирәләреннән бөркелеп торган ачы хакыйкать, кырыс дөреслек, язмышлар аяусызлыгы укучыны битараф калдырмый. Автор күкрәген кагып шапырынмый, мактанмый, үз кичергәннәренә инә очы кадәр дә уйдырма-ялган өстәми – ул дөреслек ягында. Дөреслек, ихлас күңел – аның иманы. Үлчәүгә салып карасаң, әсирлектә дә аяусыз тартыш, канлы сугыш бара! Немец палачлары белән, кансыз полицейлар белән өзмәс тарткалаш бара. Ачлык газаплый әсирләрне, яман чирләр төрле яктан камый, аның арык сөякләренә бет, борчалар ташлана. Авыр, пычрак эшләр белән җәфалыйлар аларны. Шулар өстенә әсирлек хурлыгы җаннарны изә. Сугыш аяусыз, әсирлек исә аяусыз бәхетсезлек тә ул,”- дип язды.

Бөек Ватан сугышы 1960-1990 елларда әдәбиятебезнең төп темаларыннан берсе булды. Фронтта катнашкан язучылар, хәтерләрен яңартып, яңа әсәрләр язды. Бу әсәрләр исемлегендә якташыбыз Әнәс Галиевнең “Йолдызлар шаһит” документаль повесте дә булу, әдипнең хезмәтенә югары бәя дип  горурланып әйтергә мөмкин.

Әнәс Галиевнең “Һәр солдатның үз язмышы” повесте дә сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы  солдатларның хезмәте, сугыштагы батырлыклары турындагы әсәр. Китапны укыгач, сугыш елларының тарихи чынбарлыгын күз алдына китерергә, чагыштырып карарга мөмкин. Ул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән язучы тарафыннан сүрәтләнгән бу әсәр бик яратып укыла.

Соңгы елларда Әнәс абый Галиев “Намус кушканча” повесте һәм аның дәвамы буларак “Тугрылык сагында” дигән әсәрен язды. Әдипнең бу әсәрләре сүрәтләнгән материалның яңалыгы, тормышчан кырыслыгы һәм күтәргән мораль-этик мәсьәләләрнең заманча актуаль яңгырашлы булуы белән кызыклы. Әнәс Галиев 1985 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1996 елның 26 июлендә Казанда вафат булды.

Әнәс Галиев Габдулла Тукайның туган авылыннан, бәлки аны әдәбиятка да шул этәргәндер. Исән чагында Әнәс абый Кушлавычка гел кайтып йөрде, авылның тарихы һәм киләчәге белән кызыксынды. Ул Габдулла Тукайның Кушлавычтагы музей-йортын ачуда катнашты. Бу урында шуны да әйтү кызыклы булыр, 1995 елның 25 апрелендә Арчада  “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачылды. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Ринат Мөхәммәдиев, Радик Фәизов, Фәрит Яхин һәм башкалар белән бергә Әнәс Галиев тә бу тантанада катнашты һәм үзенең иҗатына багышланган экспозицияне күреп бик куанган иде. Музеебызда ул көннең истәлеге буларак аларның теләкләре язылган култамгалары саклана.

Әнәс Галиевнең бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган табибәсе Мәсхүдә Касыйм кызы музей хезмәткәрләре белән очрашу вакытында: “Элек бәрәңгене май ахырларында утырта идек. Без бакчада эшләп ятканда безнең янга укытучы булып эшләгән Мөкәррәмә апа килеп:” Абыстай, сезгә хат бар иде”,- дип аны тапшырды. Хатны укыгач, Әнәс абыйның исән икәнлеген белдек. Әнием абыйның исәнлеге турында хәбәр килсә,  күлмәк бүләк итәм дип нәзер әйткән булган. Бүтән күлмәге булмаганлыктан сөенче китерүчегә өстендәге күлмәген салып бирде. Без абыйны җәй буе көттек, ә ул юк та юк. Әнәс абый октябрь ахырында гына кайтып төште. Әле дә хәтеремдә, ул елны бик калын итеп кар яуган иде. Билгеле, ул берничә көннән эреп бетте. Абый вагон өсләрендә кайткан, киемнәре бик начар, бер одеялга төренгән иде. Госпитальләрдә дәваланган, бик ябык. Без барыбыз да аның исән-сау кайтуына бик шатландык.

Абый берничә көн безнең тормышны күзәтте дә, Казанга барып эш эзләп кайтам әле дип чыгып китте. Ул вакытта пропискаң булмаса эшкә урнашып булмый. Әнәс абыйга иптәш егетенең әнисе ярдәм итә. Ул аны мех фабрикалары тоткан Исхак Аппаковның кызы Рәбига белән таныштыра. Алар үзара килешеп гаилә коралар һәм аларга  кызның әтисе үзләре яшәгән йорттан унике квадрат метрлы бүлмә бирә. Абыйлар анда бик озак яшәделәр, бер-бер артлы  кызлары Кадрия һәм Фирдәвес туды. Кызлар икесе дә бүгенге көндә Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр.Абый балаларны бик яратты, эштән кайткач алар белән шөгыльләнергә дә вакыт таба иде.

Әнәс абый кырыс, сабыр, тыйнак иде. Бер  үпкә белән генә яшәсә дә инвалидлык пенсиясе артыннан да йөрмәде, врачлар үзләре мәҗбүр итеп пенсия билгеләделәр.Үзенең күргәннәре турында бик сирәк сөйләде. Без аның турында үзенең язган китапларыннан укып кына беләбез. Ул үзе мәрхәмәтле дә иде, Казанга килгәч мине һәм абыемны барлап, булышып яшәде. Казан шәһәренең төрле районнарында финанс оешмаларының җаваплы хезмәткәре булып эшләде һәм иҗат белән шөгыльләнергә дә  вакыт тапты.

Тоткынлыкта булганы өчен абыем язучы буларак бернинди теләктәшлек күрмәде. Югыйсә 1956 елда ук аңа реабилитация булган иде. 1958 елда аның “Кыен юл” дип аталган шигырьләр җыентыгы, аннан соң үзенең сугышта  күргәннәрен тасвирлаган “Йолдызлар шаһит” повесте басылып чыккан иде. Газета-журналларда аерым хикәяләре, мәкаләләре бик еш басылып  килде. Ләкин аны Татарстан Язучылар берлегенә алуны кичектерә килделәр, бары тик 1985 елда гына аны Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул иттеләр һәм ул аның белән бик горурланды. Шуннан соң иҗатын тагын да көчәйтте, яңа әсәрләрен бер-бер артлы чыгара килде. Ул 70 яшенә кадәр финанс органнарында эшләде, шул ук вакытта “Намус кушканча” һәм “Һәр солдатның үз язмышы” повестьларын,  “Авылдашлар” романын язарга да вакыт тапты. Без аның туганнары буларак, бу әсәрләрне бик якын итеп, үз йөрәгебез аша үткәреп кабул иттек”,- дип сөйләде.

Мәсхүдә апа, Әнәс абыйның кызлары Кадрия һәм Фирдәвес  һәм башка туганнары “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә торалар. Фронтовик язучы Әнәс Галиевне искә алып оештырылган кичәләрдә катнашалар һәм истәлекләре белән бик телән уртаклашалар. Без, музей хезмәткәрләре, Әнәс Галиевнең иҗатын радиотапшыруларда кулланабыз, районыбызда туып-үскән язучыларның әсәрләрен туплап чыгарылган китапларга аның да әсәрләрен тәкъдим  итәбез.

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Татар язучыларыннан Ватан сугышында катнашмаган кеше бик аздыр. Өлкән язучылар белән бергә, поэзиягә яңа аяк атлаган шагыйрьләр дә фашизмга каршы корал алып көрәштеләр.  Бик күбесе әдәбиятка кире кайтмады, сугыш кырларында батырларча һәлак булды. Фронтовик язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Әнәс Галиев белән без чиксез горурланабыз, аның әсәрләре бик күп яшьләрне тәрбияләр әле.

                                                                                                      “Казан арты” тарих-этнография музее

        директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Намуслы хезмәт уңыш китерә (ТАССР төзелүгә 100 ел)

                                                                                       

Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы 1930 елның 29 июлендә районыбызның Угез-Елга авылында туган.  Аның балачак һәм яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Сугышка алынган әтисе Сәгъдулла Смоленский янында барган сугышларда һәлак була. Шәрифулла да 12 яшеннән ат белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкара. Ул мәктәптә укуын тәмамлагач, 1946 елдан “Шушма” колхозында эшли башлый. Аңа һөнәр сайлау турында уйланырга урын калмый, гаиләгә булышырга кирәк була. Ул вакыттагы хезмәтләре өчен Шәрифулла “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.

1952 елда армия сафларына алына, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, Үрнәктәге училищеда укып механизатор һөнәре ала һәм гомере буе тракторист булып эшли.

Илебездә чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәте башлангач беренчеләрдән булып Шәрифулла авылдашлары Наил Шәяхмәтов, Фарук Габтелхаков белән бергә Казахстанның Күкчәтау өлкәсенә китәләр. Анда ул 1957-1959 елларда намуслы хезмәт итә, техниканы ныклап өйрәнә, җир эшкәртү серләренә төшенә. Ул елларда башкарган хезмәтләре өчен Шәрифулла Сәгъдуллин медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. Л.И.Брежневның “Кече җир”, “Яңарыш”, “Чирәм җир” китаплары басылып чыккан елларны күпләр хәтерлидер. Минем дә Шушмабаш мәктәбендә эшләгән вакытым иде, бу китапларны укып, алар турында халыкка аңлату эшләре алып бардык. Чирәм җирләрне турыдан-туры эшкәртүдә катнашкан Шәрифулла абый Сәгъдуллин катнашында Шушмабаш мәктәбе укучылары, Шушмабаш мәдәният йортында һәм туган авылы Угез-Елга клубында авыл халкы белән кызыклы очрашулар үткәрелгән иде. Ул бу очрашуларда хөрмәтле кунак буларак, беркем дә тормаган буш далада вагоннар куеп, илебезнең төрле  почмакларыннан килгән башка милләт вәкилләре белән аралашып яшәүләре, бер-берсенә ярдәм итүләре турында сөйләгән иде. Алар халыкны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәр, ул чорның чын патриотлары булганнар.

Казахстан далаларыннан зур тәҗрибә туплап кайткан Шәрифулла Сәгъдуллин 1959 елдан Северный совхозында механизатор булып эшли башлый. Ул игенче эшенә яңача карый, тракторны һәрбер шөребенә кадәр белергә кирәклегенә ышана, чөнки шуннан башка эшнең сыйфаты булмаячагына ныклап төшенә. Ул үз эшен намус белән башкара, туңга сөргәндә, чәчү вакытында норманы ике-өч тапкыр арттырып үти. Шәрифулла абый елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә, берничә ел рәттән район механизаторлары арасында беренчелекне бирми, башкарылган эшенең сыйфаты югары булу, техник детальләрне, ягулык-майлау материалларын экономияле тотуы белән аерылып тора. Югары күрсәткечләргә ирешеп башкарган хезмәтләре өчен 1971 елда хөкүмәтебез Шәрифулла Сәгъдуллинны Ленин ордены белән бүләкли.

Еллар узган саен Шәрифулла абый  икмәк үстерү эшенә яңача карый, җирне тиешенчә эшкәртсәң генә югары уңыш алып булуын үзе дә яхшы аңлый, башкаларга да өйрәтә. 1976 елның март аенда  1971-1975елларда СССРда барган IX бишъеллыкта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм дәүләткә сату буенча социалистик йөкләмәләрне үтәүгә керткән лаеклы хезмәте өчен Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла.

Шәрифулла абый Сәгъдуллин җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Күп тапкырлар Шушмабаш авыл, Арча район Советы, ә 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ул үз округындагы сайлаучылар белән очрашырга, аларның гозерләрен үтәүне оештыруга ярдәм итә. Шәрифулла Сәгъдулла улы 1982 елда Мәскәүдә узган СССР профсоюзларының XVII cъездында делегат буларак катнашты. Ул лаеклы ялга чыккач та мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән очрашуларда катнашырга да вакыт тапты.

Шәрифулла абый һәм Саяра апа бәхетле гаилә корып “Северный” совхозының үзәге булган Шушмабаш авылында үрнәк гаилә булып яшәделәр, бер кыз һәм өч улларына ныклы тәрбия үрнәкләре күрсәттеләр. Саяра апа Шушмабаш авылында почта өләште, соңыннан сельпода кассир булып эшләп лаеклы ялга китте. Шәрифулла абыйның зур уңышларга ирешүендә Саяра апаның  тырышлыгы бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә  уллары Радик “Кырлай” ширкәтендә инженер, Рамис Әтнә үзәк больницасының хуҗалык эшләре буенча баш врач урынбасары, Рамил Шушмабаш мәктәбендә математика укытучысы, ә кызлары Рәзилә Үрнәк бистәсендә почтада эшләп лаеклы ялга чыкты. Шәрифулла абый балаларының  укуы белән гел кызыксынып яшәде.  Үзенең хезмәте никадәр авыр булса да, мәктәпкә, укытучыларга  аерым ихтирам, хөрмәт белән карый иде.Улы Рамил: “Мин кечкенә вакытта әтине күрмәдем дә диярлек, ул тракторы белән яз-көз кыр эшләрендә булды, ә кыш көне эскерт тарттыру, хуҗалыкларга урманнан утын ташу белән шөгыльләнде,  алны-ялны белми хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач хуҗалыктагы барлык эшләрне аңа башкарырга туры килде, әнинең күрүе начарланды, Радик абыйның улы Рубис бездә үсте. Ул аны балалар бакчасына йөртте, үз улы кебек тәрбияләде. Әти бик төгәл, пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде, гомүмән, ул һәрвакыт безгә үрнәк булды. Эштән туктагач та әтине районда һәм Казанда үткән алдынгылар слетларына чакырдылар, аны хөрмәт иттеләр”,- дип горурланып искә төшерә.

Шәрифулла Сәгъдулла улының исемен мәңгеләштерү максатында  Шушмабаш авылының бер урамына аның исеме бирелде. Арча шәһәрендә 2006 елда ачылган “СССРның Социалистик Хезмәт Геройлары – безнең якташларыбыз галереясы”нда Шәрифулла Сәгъдуллинның бюсты куелган.  2016 елның май аенда Шушмабаш мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такта куелды.

Агитатор буларак миңа да күп тапкырлар Шәрифулла абый белән эш вакытында очрашырга туры килде. Аның тракторы һәрвакыт төзек була иде, үзенең пөхтәлеге белән аерылып торды. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында  нормаларын арттырып үтәде, шуңа күрә дә агитатор буларак безне дә мактыйлар иде. Мин шушындый  фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхесне күреп, белеп, аралашып яшәвем белән горурланам. Шәрифулла абый Сәгъдуллин  районыбызның горурлыгы булды, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре, бигрәк тә яшьләрнең ихтирамын яулады. Аның: “Тракторны һәрбер шөребенә кадәр белү, төзелешен өйрәнү мәҗбүри. Шунсыз синең эшең сыйфатлы булмаячак. Иген игү серләрен, агротехник таләпләрне гомер буе өйрәнергә кирәк. Җир хөрмәтләгәнне ярата”,– дигән фикере яшь механизаторларга киңәш итеп әйтелгән кебек. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхесләрнең башкарган хезмәтләре югалмасын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фронтовик язучы якташыбыз Әнәс Галиев иҗаты

Бөтендөнья татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны тудырган Кушлавыч авылында үзенең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш булган Әнәс Галиев та туган. Ул Бөек Ватан сугышы башланганда солдат хезмәтендә була, сугышның беренче көненнән фронттагы җиңү мизгелләрен дә, дошман көчләренә каршы тора алмыйча чигенү ачысын да үз күзләре белән күргән. Бер ел да ике ай авыр сугышларда катнашып, батырлык үрнәкләре курсәтеп өлгергән якташыбыз  авыр яраланып чолганышта кала һәм дошман кулына төшә. Мөмкинлек чыгу белән әсирлектән качарга омтыла, кабат тотыла һәм берсеннән берсе катырак режимлы концлагерьларга эләгә. Польша һәм Германия лагерьларында күргәннәрен үзенең әдәби әсәрләрендә чагылдыра. Әнәс Галиевнең “Һәр солдатның үз язмышы”, “Йолдызлар шаһит” повестьлары  һәм “Кыен юл” шигырьләр җыентыгы Бөек Ватан сугышында халкыбызның кичергәннәре, чынбарлык, авторның күргәннәренә нигезләнеп язылган.

Якташыбызның 1943 елның декабрь аенда язылган “Пленнан хатлар” поэмасы берничә хат формасында язылган. Икенче хаттан  “Үтенеч” өзеген  тәкъдим итәбез:

Тышка чыксам, тулган айга карыйм,

Ай үтә болыт арасыннан.

Әнкәйне хәтерлим, каргый булыр,–

Игелек күрмәде баласыннан.

Әйт, ай, ни хәлләр бар ул җирләрдә,

Безнең турыдан үтәсеңме?

Әллә кара болытларга күмелеп,

Күрмәгән булып китәсеңме?

Әнкәйгә әйт, синең улың исән,

Тоткынлыкта, чит илдә диген,

Бөтен уе белән сезнең якта,

Теләп тормый чит җирдә диген.

Сөйлә, ишетсеннәр бар халыклар

Туган илне сатмаганлыкны.

Сөйлә, омтылганны туган илгә,

Качарга юл тапмаганлыкны.

Үтен син, ай, гафу итсен әнкәй,

Аңлат, тик ятмыйбыз без монда.

Дәвам итә изге, канлы көрәш

Тоткынлыкта – дошман тылында.

 

Әнәс Галиев шушы ук әсәренең бишенче хатында  фронтта күргәннәрен тасвирлый:

Яшьлек белән сөйләшү

Авыр булды йөрәкләргә, чиктек,

Гүзәл шәһәрләрне калдырып.

Чиктек бодай үскән киң кырларны,

Туган авылларны яндырып.

Кем уйлаган дошман танклары

Идел ярларына җитәр дип,

Җирән немец Тын Дон, Кубан аша

Кавказ тауларына үтәр дип.

Бар да безнең йөрәк аша узды,

Вакыт җитте үчне алырга.

Җиңү өчен без үләргә риза!

Мөмкинме соң читтә калырга

Алга, алга ыргылдык без һаман,

Куркытмады утлы ялкыннар.

Горурлан син узган көннәр белән,

Горурлыкка, солдат, хакың бар.

Фронт, елдан артык булдык анда,

Гомер плен белән бүленде.

Азмы батырлыклар эшләдек без,

Үткәрмәдек күпме үлемне.

Бетте… Бар да бетте, тик бер шатлык,

Бушка түгел түккән каныбыз.

Яшьлек… бөкре кунды аркаларга,

Пычранды яшьлек даныбыз.

Шуңа хәтерләмим яшьлегемне,

Сакал белән тудым бугай мин.

Никтер таш күк каты күңелем,

Үткән көнгә карап моңаймыйм.

 

Якташыбыз Әнәс Галиев сугыштан исән-сау кайта, иҗатын дәвам итеп “Һәр солдатның үз язмышы” повестен иҗат итә. Әсәрдән өзек тәкъдим итәбез:

“Чәнечкеле тимерчыбык аша тышкы якны күзәттем. Анда, гадәттәгечә, тормыш кайный. Тимер юлдан бертуктаусыз хәрбиләр төялгән эшелоннар үтә. Шулай дөньямны онытып, урамны күзәтеп торганда, лагерь капкасыннан бер төркем әсирләрне алып керделәр. Бар да яхшы киенгән, тазалар.Аркаларына күтәрә алган кадәр капчык асканнар. Арадан берсе туры минем янга килеп басты. “Әнәс, бу син түгелме соң?”. Сорау мине аптырашта калдырды. “Мин Иске Җөлбинең Таһир булам. Көрәшче Хөббулла малае”.Искә төшерә алмавымны сизеп, ул сүзен дәвам итте: “Өммегөлсем белән Югары Сәрдәдә бер класста укыдык. Ул миңа синең шигырь китабыңны бүләк итеп биргән иде”. Өммегөлсем минем  бертуган сеңлем. Әйе, ул да Югары Сәрдәдә укыды шул. Авылда чакта Таһирның үзен күргәнем юк иде. Ә Хөббулла абыйны яхшы беләм. Арслан кебек таза ир. Хәтта әнисен дә хәтерлим. Иске Җөлби белән Кушлавычны инеш кенә аерып тора, икесе бер авыл дип әйтерлек. Яше-карты бер-берсе белән аралашып яшиләр. Мин дә Иске Җөлби халкының барысын да беләм дип әйтерлек. Сөйләшә торгач, Таһирны да искә төшердем.Ул миннән ике яшькә кече – егерме икенче елны туган.

Таһир мине читкәрәк алып китте. Ул, капчыгын чишеп, бер телем икмәк һәм сало чыгарды. Икмәкнең хуш исенә башым әйләнеп, егылып китә яздым. Ул зур бер телем икмәк кисте дә миңа сузды. Мин алырга да, алмаска да белмәдем. Монда, лагерьда шушы икмәктән дә зур байлык юк иде. Авылдашым булуына карамастан, шундый иң кадерле әйберне бушка тоттыруына ышанып бетә алмадым.

Бераз алгарак китеп булса да әйтим, Таһир авылга кайтты. Миннән соңгарак калып кайтты. Мин кайтканда әти-әниләре улларының язмышын белмиләр иде әле. Мин әсирлектә аны күргәнемне әйтергәме-әйтмәскәме дип куркып йөрдем. Шушы очрашудан соң аерылгач, башыннан үткәргәннәрне белми идем. Исән калгандырмы, юкмы. Әгәр, исән булмаса, аның белән очрашуымны сөйләп, төзәлә барган яраларын яңартудан курыктым.”

Әсирлектәге үз тормышын чагылдырып язган “Йолдызлар шаһит” повесте якташыбыз Әнәс Галиевның үз язмышы турында. Ул әсәр Нәби Дәүлинең “Үлем белән яшәү арасында” повестен хәтерләтә. Якташыбыз 75 ел элек тәмамланган сугышның, Бөек Җиңүнең халык өчен бик кыйммәткә төшүен күрсәтергә тели. Әсәрдәге Зөфәр образын Әнәс Галиев дип кабул итәргә кирәк:

“Барак эче караңгы, бары ишек төбендә генә тонык лампа яна. Константин кесәләреннән алып сәке өстенә кәбестә һәм чөгендерләр ыргытты. Зөфәргә сап-сары кукуруз чәкәне тоттырды:

– Аша!

Гәрәбә күк эре бөртекләр белән уратып алынгын бу чәкән дөньядагы бөтен нәрсәдән дә гүзәлрәк булып күренде Зөфәргә. Ул аны ике кулы белән тотып, комсызланып, очлы башыннан кимерә башлады. Юк, юк, моннан да тәмлерәк азыкны ашаганы юк иде Зөфәрнең!

– Баруым ярады, – диде Константин. – Хәрәкәттә бәрәкәт шул. Бер офицерның квартирасын җыештырдык. Боларны шуның чоланыннан суктым.

Зөфәр кукуруз чәкәнен күз ачып йомганчы кимереп бетерде дә,

яшелчәләргә күзләрен текәп, икеләнеп калды.

– Аша, аша, тартынма, –диде Константин. – Бераз рәтләнсәң, эшкә бергә йөри башларбыз.

Бөтенләй таныш булмаган бер кешенең җылы мөгамәләсеннән Зөфәрнең күңеле тулып китте. Күңеле тулды да, күтәрелде дә, хәтта кәефе дә яхшыланып киткәндәй булды. “Кем соң бу, ни өчен ул аның турында атасы кебек кайгырта?”. Зөфәр аның кем икәнен бик белергә теләсә дә сорарга кыймады. Константин бу турыда сүз башларга үзе булышлык итте.

  • Син нинди частьтан? – дип сорады ул Зөфәрдән.
  • Мин артиллерист, ә сез?
  • Мин пехота-матушка, — диде Константин.
  • Пленга кайда эләктегез?
  • Майкоп янында.
  • Мин дә шул тирәдә. Икебез бер үк юлдан йөргәнбез алайса.

Зөфәр Константинның сүзне дәвам  иттерүен көтеп, тын гына ятты. Тик агай, Зөфәр көткәнчә, үзе турында сөйләргә ашыкмады.

  • Ничек уйлыйсыз, дядя Костя, шулай ук немецлар безне җиңәрләр

микәнни? – дип сорады Зөфәр.

  • Бу турыда башыңа да китермә!

Ул бу сүзләрне шундый ышаныч белән әйтте ки, хәтта Зөфәр үзе биргән сораудан оялып куйды.

  • Гарьлеге ни тора! Иптәшләр сугышалар, ә без монда тамак турында

уйлап ятабыз, –диде ул еламсырап.

  • Сугыш! Күрәсең, шундый фаҗигаләрсез булмыйдыр ул, – диде

Константин. Аннары пышылдап: – Монда торып та көрәшне дәвам иттерергә мөмкин, — дип өстәде.

Константин Никифорович Куличенко Зөфәрнең күңелен бик тиз яулап алды. Озын буйлы, зәңгәр күзле бу агай төшенкелеккә бирелми торган, тумыштан шат күңелле бер кеше иде. Сөйләвенә караганда, ул журналистлар институтын бетергән. Элек Уралда зур бер металлургия заводында эшләгән. Шул вакытта төрле халыклар белән аралашып, аларның тормышларын өйрәнгән. Әдәбият һәм сәнгать белән бик нык кызыксынып, күп китаплар укыган. Татарстаннан еракта, Киев тирәсендәге авылларның берсендә бу кеше авызыннан Тукай һәм Такташ турында ишеткәч, Зөфәрнең шатлыгы эченә сыймады, якын туганын очраткандай булды.

Сугыш башлану белән Куличенко фронтка киткән һәм елдан артык алдагы позицияләрдә булган. Ахыргы чиктә менә аның да язмышы Зөфәрнеке төсле әсирлек белән чикләнгән.

Бу лагерьда ул да ялгыз икән әле. Нәрсәсе белән Зөфәр аңа ошады? Беренче кеше итеп ни өчен аның белән танышты?. Зөфәрнең уйчан карашындагы тирәнлек, җылылык үзенә тартты, күрәсең?..”

Без бу язмабызда якташыбыз, фронтовик язучы Әнәс Галиевнең иҗатына күзәтү ясадык. 3 апрельдә Әнәс Галиевнең тууына 100 ел була. Аның  тормыш юлы һәм иҗаты  һәркем өчен үрнәк алырлык.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Флера Мәрданова бездә кунакта

Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп актив иҗат итүче якташыбыз Флера Мәрданова Арча шәһәрендәге туганнарына кайткан саен музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килә, иҗатындагы яңалыклар белән уртаклаша һәм безгә кызыклы экспонатлар бүләк итә. Аның “Тәгәри китте йомгагым”, “Йөрәгемдә буран” шигырьләр җыентыкларын әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Соңгы вакытларда Флера Госман кызы балалар өчен берсеннән — берсе кызыклы әкиятләр яза. Аның әкиятләре “Көмеш кыңгырау” газетасында, “Сабантуй” журналында даими басылып килә. Татарстан китап нәшриятында  “Без ясаган кар бабай”, “Әкиятләр”, “Зилзилә,Зиләйлүк һәм Җилбәзәк” дип исемләнгән, рәссамнар тарафыннан төсле, матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплары басылып чыкты. Бу китаплар “Ел китабы” конкурсында җиңүче яки кызыксындыру дипломына лаек булып киләләр.

Якташыбыз музейдагы “Каләм алдым кулыма…”күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады, районыбызда туып-үскән язучылар турында мәгълүматлы булуын күрсәтте.Гомүмән, Флера Мәрданова белән бүгенге көндә татар әдәбиятының торышы турында  рәхәтләнеп фикер алышып була.

Ул бу кайтуында “Әлифба” музеенда булып Арча педагогия көллияте студентлары белән очрашырга да, Арча шәһәренең 10 нчы балалар бакчасында балаларны үзенең  әкиятләре белән таныштырырга да өлгергән.

                                                                                                  Шәфигулла Гарипов

Якты эз калдырган Мөнәвир Ибраһимов

Арча эшчеләр бистәсендә озак еллар яшәп, җаваплы урыннарда эшләп халыкка намуслы хезмәт иткән, үзенең тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге, белемле булуы белән аерылып торган, һәркем белән уртак тел таба белүче Мөнәвир Гәрәй улын районыбыз халкы яхшы хәтерли. Алар тормыш иптәше, озак еллар Арча район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән Шәфика апа белән, үрнәк гаилә булып яшәделәр һәм өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Әлфия Түбән Кама педагогия училищесында һәм Бакый Урманче исемендәге икенче гимназиядә директор урынбасары, ә Гөлсинә Арча педагогия көллиятендә методик кабинет җитәкчесе булып эшләп әтиләренең һөнәрен дәвам иттеләр. Ә кече кызлары Лилия төзүче һөнәрен үзләштереп, Ижау шәһәренең төзелеш оешмаларында  җитәкче булып эшләде. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда, әти-әниләрен искә алып, горурланып яшиләр.


Ибраһимов Мөнәвир Гәрәй улы Әгерҗе районының Тирсә авылында 1921 елның 19 мартында Мөхәммәтгәрәй белән Миннехәятләр гаиләсендә 8 баланың берсе буларак дөньяга килгән. Мөнәвир кечкенәдән белемгә омтыла, Тирсә җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия училищесына укырга керә.Училищены тәмамлагач аны Актаныш районының Татар Ямалысы авылына укытырга җибәрәләр, анда бер ел эшләгәч, армия сафларына алалар.Тбилиси шәһәрендә хезмәт итә, кече командирлар хәзерли торган мәктәпне тәмамлый, ул тау-укчы пехота полкына күчерелә. Ләкин биредә дә озак хезмәт итәргә туры килми, аны Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге авиация училищесына җибәрәләр. Юлда барганда сугыш башлануы билгеле була.

 

Курск янындагы сугышларга ул ике елдан соң, авиатехник булып хезмәт иткәндә, Башкомандующий карамагындагы фронтның алгы өлешен фотопленкага төшерүче 50 нче авиация-истребитель полкы составында эләгә. Анда бортмеханик, укчы буларак самолетларда очарга, аэродромны, самолетларны дошман һөҗүменнән сакларга, сугышта зарарланган очкычларны сафка бастырырга туры килә. 50 нче авиация-истребитель полкының өлкән сержанты, авиация механигы Ибраһимов Мөнәвир Гәрәевичне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иткән характеристикада түбәндәге сүзләр язылган: ”Брянск фронтында барган сугышларда 1943 елның 18 апреленнән катнашып самолетларның 102 сугышчан очышына техник хезмәт күрсәтте, ремонт эшләрен зур тырышлык куеп башкарды. 1943 елның июль аенда зарарланып кайткан ЛА-5 №01 самолетын нормадагы 40 сәгать урынына 25 сәгатьтә сафка бастырды, ә №67 самолетының  дүртенче цилиндрын 60 сәгать урынына 32 сәгатьтә алыштырып өлгерде. Югары сыйфат белән башкарган хезмәтләре өчен аңа 6 тапкыр рәхмәт белдерелде.” Мөнәвир Ибраһимов кебек һәркем Җиңү көнен якынайту өчен үзеннән мөмкин булган өлешне керткән, батырлык үрнәкләре күрсәткән.

Курск янында барган сугышларда фашистларны тар-мар иткәннән соң Мөнәвиргә Ленинград фронтында шәһәрне блокададан коткаруда, II Прибалтика фронтында Эстония, Латвия, Литва республикаларын фашистлардан азат итүдә катнашырга туры килә. Сугыш бетү турындагы хәбәрне ул Рига шәһәре янында ишетә. Үзенә йөкләнгән вазифаларны намус белән башкарган һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен авиатехник Мөнәвир Ибрагимов “Кызыл Йолдыз” ордены, “За отвагу”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә, ә 1985 елда аңа “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены тапшырыла.

Аны Мәскәүгә – Хәрби академиягә җибәрәбез дип үгетләсәләр дә, Мөнәвир Ибраһимов туган авылына балалар укытырга кайта, Казан педагогия  институтында читтән торып укый. 1945–1948 елларда Тирсә җидееллык мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы булып эшли. 1947-1950 елларда үз авылларындагы Киров исемендәге колхозның партоешма секретаре, 1950-1952 елларда КПССның Әгерҗе район комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, 1952 – 1957 елларда КПССның Кайбыч район комитетының икенче секретаре, 1957-1958 елларда шул ук вазифаны Чаллы районында башкара. 1958 – 1959 елларда Әтнә районының, ә 1959-1962 елларда КПСС ның Арча район комитетының  1 секретаре булып сайлана һәм һәркайда да белемен, тәҗрибәсен кулланып, халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен зур тырышлык куя.  Аннан соң Чистай район комитеты секретаре булып китәргә тиеш булса да, Арча педагогия училищесын кабул итеп ала. Бу уку йортын  18 ел буе җитәкләү дәверендә аны республикада гына түгел, аннан читтә дә таныта. Мөнәвир Гәрәй улының тыныч тормыштагы хезмәтләре дә югары бәяләнеп, ул 1976 елда “Хезмәт кызыл байрак” ордены белән бүләкләнә,  1981 елда “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була. 1981 елдан лаеклы ялда булса да, яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә даими эш алып барды. Мөнәвир Гәрәй улы 2006 елның 8 февралендә вафат булды һәм Арча зиратына җирләнде.

Үзеннән Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә, республикабызның һәм районыбызның үсешенә  зур өлеш керткән Мөнәвир Гәрәй улы Ибраһимовның хезмәтләре онытылмый.

                                                                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                              директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Әдәби дәрес

Сеҗе мәктәбе укучылары язучы Мөхәммәт Мәһдиев музеенда әдәби дәрестә катнаштылар. Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны экспозициядәге экспонатлар аша да таптылар. «Җиңү-75, ТАССР төзелүгә 100, Арча районы оешуга 90 ел» язучы иҗатында» темасын яктыртып, рәсемнәр ясадылар. Музейда үткәрелгән әдәби дәресләр  татар әдәбиятына, язучыларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияли, укучы күңелендә озак саклана.

Каймә Муллагалиева белән очраштык

Арчада яшәүче сугыш чоры баласы Муллагалиева Каймә Габделхәй кызы белән очраштык.

Яшь каләмне тупка алыштырдык…

                                                  Яшь каләмне тупка алыштырдык,

                                              Солдат булдык сугыш кырында.

                                            Яралардан сыкрап аусак та без,

                                                                                   Уйладык гел җиңү турында.

                                                             Безнең көчтән дөмекте хур булып

                                                  Ябырылып өскә килгән яу!

                                                            Арчуга җир йөзен җәлладлардан,

                                                         Без хезмәткә кайттык исән-сау.

                                                                                                                     

Бу шигырь юллары Рафаил Төхфәтуллинның мәктәп елларында ук хатлар алышып торган якын дусты, фронтовик- шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең аңа багышлап язган  “Без солдатың, Ватан!” шигыреннән алынды. Фронтовик язучы, якташыбыз Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында  районыбызның Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Яңа Кенәр мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Рафаил Төхфәтуллин Донбасска китеп Горловка дигән шәһәрнең һөнәр мәктәбендә укый. 1941 елның октябрендә эвакуацияләнеп туган якларына кайта һәм унынчы сыйныфта укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта кыска сроклы курсларга йөреп тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1942 елда армиягә алына һәм фронтка җибәрелә. Рафаил Төхфәтуллин Брянск, Орша, Рига шәһәрләрен  азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Башта ул пехота составында, ә аннан соң артиллерия полкында  пулеметчылар, элемтәчеләр отделениесе командиры була. Сугыш кырында ике тапкыр каты яралана, контузия ала. Күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә. 1945-1957 елларда Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь була, 1957-1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлагач Әлмәт шәһәренә кайтып төпләнә һәм профессиональ язучы булып шунда яши һәм иҗат итә.

1954 елда хикәяләре тупланган “Таныш гөрелте” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1957елда “Авылдашым Нәби”, 1962 елда “Йолдызым”, 1964 елда “Тамчылар ни сөйли?”, 1969 елда “Җиләкле аланнар”, 1976 елда “Китә казлар”, 1979 елда “Акбүз ат” повестьлары, 1966 елда “Тегермән буасы”, 1968 елда “Давыл чәчәге”, 1970 елда “Бәр барабанны!”, 1972 елда “Бөтнек үләне исе”,1973 елда “Үз гөлем”, 1976 елда “Кар күзе”          һәм башка  әсәрләре   басылып чыкты.   Рафаил Төхфәтуллин – 1955 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Якташыбызның күпчелек әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул еллардагы тарихи чынбарлык һәм төрле характердагы кеше язмышлары тасвирлана. 1974 елда Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин “Почёт Билгесе” ордены, ә 1984 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

Рафаил Төхфәтуллин 1994 елның 18 июлендә сугыштан алган яралары тәэсире нәтиҗәсендә вафат булды һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнде. Аның исемен мәңгеләштерү максатында Әлмәт шәһәренең зур бер урамына Рафаил Төхфәтуллин исеме бирелде, ул яшәгән йортка элмә такта куелды, Әлмәт шәһәр советының әдәбият, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә ел саен бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе булдырылды. Шулай ук безнең Арча шәһәрендә, Яңа Иябаш, Яңа Кенәр авылларында да Рафаил Төхфәтуллин исемендәге урамнар бар.

Якташыбыз Рафаил абыйның улы Рөстәм Төхфәтуллин гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши. Ул “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора, безгә әтисенең иҗаты белән бәйле яңа экспонатлар табуда ярдәм итә.

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә фронтовик язучы, әдәбият сөючеләр яратып укый торган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, якташыбыз Рафаил Төхфәтуллинга багышланган экспозициядә ул иҗат иткән барлык әсәрләр дә тупланган. Музеебызда шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотосүрәтләр, әсәрләренең кулъязмалары, газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр һәм очерклар бар, ул кулланган телефон аппараты, авторучка һәм блокнотлары урын алган. Рафаил Төхфәтуллинның Әлмәт шәһәренә күчеп киткәнгә кадәрге тормышы  районыбыз авыллары: Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр белән бәйле. Аның балачагы, үсмер еллары, сугыш алды һәм фронтта үткәргән вакытлары турында истәлекле материаллар табылып тора һәм без әле дә өйрәнү эшләрен дәвам итәбез.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов: “Күптәннән уйлап йөргән бер уем бар: туган ягын онытмаган, туган җиренең ямен, күркәмлеген тоеп яши алган язучы беркайчан да уңышсызлыкка тармый, туган як аны баета, канатлар куеп, илһамландырып тора”,- дип дусты Рафаил Төхфәтуллинга югары бәя биргән. Гариф Ахунов белән Рафаил Төхфәтуллин Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә язучылар берлегендә кулга-кул тотынып эшләгәннәр, гаиләләре белән аралашканнар. Бүгенге көндә дә аларның балалары әтиләренең иҗатларын барлап һәм тулыландырып бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.

Татар әдәбиятында үз эзен калдырган, Бөек Ватан сугышында корал тотып илебезне саклаган, истә калырлык үз геройлары белән танылган каләм иясе Рафаил Төхфәтуллинның иҗаты онытылмасын иде.

 “Казан арты” тарих-этнография  музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика