Авылдашлар керткән өлеш

Гөберчәк авылының үткәнен беләсе, халкының шөгыле, холык-фигылен ачыклыйсы, тарихын киңрәк беләсе килү нияте белән авылдашларымның гаилә альбомнарына күз салып, карап чыгарга уйладым. Кайсы гына гаиләгә кермә, бик теләп элеккеге фоторәсемнәрне карарга рөхсәт биреп, андагы тарих белән таныштырдылар. Альбомнарда бик тә кызыклы сюжетлы төшерелгән рәсемнәр очрады. Күп гаилә архивында Гөберчәк авылында эшләгән артельфотолары сакланган. Иң беренче эш итеп мин артель тарихын белүчеләрне барладым һәм алардан мәгълүматлар алырга тырыштым һәм түбәндәгеләрне ачыклый алдым.

1938 елдаГөберчәк авылында тегү артеле оештырыла. Артель урнашу урыны да уңайлы җирдә – урамның Поник очына менеп киткәндәге киң ындырында. Буе белән тоташ бер бина артель булса, аның алдында колхоз идарәсенең бинасы урнашкан була.Авыл җирендә артель булу никадәр кешене эшле иткән, һөнәргә өйрәткән.

Авылдашыбыз Хәнәфиев Рәхимулла  абый артельне оештырып, эшләтеп җибәргән һәм шунда ук цех мөдире булып та эшләгән. Ул тырыш, пөхтә һәм төгәл кеше булган. Артельдә тормыш кирәк-яраклары – телогрейка, бүрек, күлмәк,күкрәкчәләр теккәннәр. Ләкин 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Рәхимулла абый сугышка китә. Аның урынында Сикертән авылыннан Гыйльмуллина Рәхимә эшли. Сугыш башлангач солдатларга шинель, бүрек, тун, сырган чалбар, калын бияләйләртеккәннәр. Тегүчеләр Казаклар, Сикертән, Гөберчәк авылыннан җыела. Аларның кайберләре материалны кисә, кемдер терки, чистарта, ә кайберәүләр тегү машинасында эшли. Эш бер сменалы итеп оештырыла. Төнгә каравылчы һәм бер эшче чиратлап каравылда тора.

Г.Тукайга кием теккән ак тегүчеләр Хәлил Хәйбин, Һидиятулла агайлар артельнең тоткасы булып торганнар.  Күренекле шәхесләргә кием теккән авылдашларыбыз яшь кызларны тегәргә, кисәргә, теркәргә өйрәткәннәр. Остазларының эшен дәвам итүче тегүчеләр арасында гомер буе кешеләргә дә, үз гаиләсенә дә кием-салым тегүче авылдашларыбыз бар. Мәсәлән: Зөһедә Хәбирова. Ул яшьтән артельдә эшләгән. Оста тегүче дәрәҗәсенә ирешеп, соңыннан башкаларга да тегү теккән. Артельдә эшләүчеләргә Стахановчылар исеме бирелгән.

М.Мәһдиевнең сыйныфташы, Казаклар авылы кызы Җәмилә апа Минһаҗева мәктәпне тәмамлауга Иске Масра авылындагы артельгә эшкә урнаша һәм өлкәннәрдән карап тегәргә өйрәнә. Бу һөнәре гаилә коргач нык булыша, чөнки гаиләсендә балалары ишле. Кием-салым күп кирәк. Кибеттән сатып алырга акча аз заман. Җәмилә апа аптырап калмый, материя сатып ала һәм һәр баласына яраклы итеп кием тегә.Аның белән очрашкач, менә нәрсәләр сөйләде ул: “Мин мәктәпне тәмамлаган елларда авыл советы Иске Масра авылында иде. Хуҗалыкка налог салынмасын дип, шул авылдагы артельгә барып эшли башладык: Сара, Биби апалар, Әлфинур, Бәгъдә, мин. Иртүк җәяү чыгып китәбез. Караңгы төшкәндә генә кайтабыз. Аякта чабата. Безне йон эшкәртергә куйдылар. Машина әйләнеп тора, шуңа йон кертеп җибәрәсең. Ул аны тетеп чыгара. Шул йон белән Мөктәсим, Тәбрис абыйлар безне итек түшәргә өйрәттеләр. Итекне түшибез, тишекләр кала. Ямаулар салдырталар, булдыра алмадык. Яшь кызларга бик авыр хезмәт иде ул. Бер ел тирәсе шул эшне башкардык. Шуннан соң түбән цехка төшерделәр. Анда киемнәр үтүкләдек, хәрбиләр чалбарына тишемнәр ясый идек, бүрекләр чистарттык. Масра артеленә Курса Почмактан, хәтта Курса авылыннан да килеп эшләделәр. Эшләгәнебезгә бераз акча түлиләр иде. Күп булмагандыр инде ул. Хисап җыелышлары ясыйлар. Мин алдынгылар рәтендә йөрдем. Бүләклиләр дә иде әле: парашютның материалын кисеп-кисеп материя итеп бирделәр. Эшләр өчен материалны Курса авылыннан алып кайттылар. Анда склад шикелле җире бар иде. Ә Курсага Казаннан кайтарганнар. Тегелгән әйберләрне агач чанага төяп, алып чыгып китәләр. Шулай итеп Курсага тапшыралар иде. Авыл советы Сикертәнгә күченгәч, без дә Гөберчәк артеленә кайттык. Рәхимулла абый үз урынында эшли, сугыштан кайткан иде. Бик яхшы кеше булды ул. Гаиләлеләрнең хәленә керә белә торган ир заты иде. Чөнки мин кияүгә чыгып, ике балам тугач кына артельдән чыктым. Гаилә булгач, төрле хәл була. Төшке аш вакытында Казаклар авылына баламны имезергә кайтып йөрдем. Ә Рәхимулла абый һәркемне көйли, җайлы белә торган кеше иде. Ул әле шаян да иде.

 

Гөберчәктән Зөһедә, Кафия, Әминә апайлар эшләде. Мин эшләгәндә Әхтәм абзый каравылда торды. Бервакыт кызык та, кызганыч та бер хәл булды. Төнге каравылга минем чират җиткән иде. Әхтәм абый белән каравылда торабыз. Зур мич ягылган. Кышкы төн. Мин итекләр киеп килгән идем. Итекнең бик кадерле заманы. Юклык бит инде. Итекне салып, балтырын юшкәгә киертеп, кибәргә куйдым. Уртада юрганнар, матрацлар өелгән. Әхтәм абый бер якка, ә мин икенче якка ятып, йоклаганбыз. Берзаман төтен исенә мине Әхтәм абзый уятты. Тизрәк бинаны җилләттек. Карасак, минем итекләрнең балтыры гына калган, аскы ягы янып беткән. Күрәсең, кайнар плитәгә тиеп торгандыр. Эшчеләр килгәнче дип, итекнең янганнан калган өлешен тегелеп бетмәгән туннар эченәяшереп куйдык. Биби апай бик шаян кеше иде. Иртүк эшкә килде дә бездән сорый: “Йон исе бар, нәрсә яндырдыгыз? Тун яктыгызмы?” – ди. “Юк”, – дибез. Иснәнә-иснәнә тәки эзләп тапты бит. Шуннан итекнең балтырларын ике кулына киеп: “Менә Җәмиләнең дежуры”, – диеп, көлә-көлә бөтенесенә күрсәтеп йөрде. Артельдә сеңлем Тәслимә дә эшли иде. Ул кире өйгә кайтып, миңа аякка кияргә алып килде. Менә шундый галәмәтләр дә булгалый иде”.

Кәримова Фәүзия апа истәлекләренә күз салсак, 1951 елның 8 апрелендә Гөберчәкнең Поник очындагы бер хуҗалыкта янгын чыга. Янгын күп йортларга күчә, кешеләрне бернәрсәсез урамда калдыра. Менә шулвакытта артельнең эчендә булган әйберләрне гөберчәклеләр су буена ташыйлар. Бу эштә цех мөдире Рәхимулла абыйның кызы Фәүзия дә катнаша. “Хәтта укыганда әтинең артельдә язган кәгазьләренең икенче ягына мин язып, мәктәптә укыдым”, – дип сөйли Фәүзия апа. Ни хәл итәсең, юклык заманасы.

Авыл тарихына караган фотолар барлаган вакытта артель тормышына кагылышлылары бик еш очрады. Алар 1945, 1951, 1952 елларда төшкән фотолар. Ә анда япь-яшь кызлар, өлкән бабайлар.

1957 елда артельнең бер өлеше Арчага, ә бер өлеше Иске Масра авылындагы артельгә кушыла. Эшсез калмас өчен артель күченгәч, Фәрхетдинова Сәрия, Баязитова Гайшәләр яшь балаларын калдырып, Арчага эшкә китә. Һәм Сәрия апа гомер буе тегү эше белән шөгыльләнә, читек фабрикасында эшли.

Фоторәсемнәрдә төшкән тегүчеләрнең исем-фамилиясен төгәл белер өчен аларны махсус интернет челтәренә куйдым. Күп тә үтмәде, җаваплар килә башлады. Ә җаваплар бик куанычлы иде. Чөнки фотоларның артына берни язылмаган яки елы гына билгеләнгән. Андагы кешеләрнең төгәл исемнәрен белү күп сорауларга җавап табарга мөмкинлек тудыра: ул чорда кемнәр эшләгән, киемнәре нинди алымнар белән тегелгән, материясе ни дәрәҗәдә, чәчләрне ничек йөрткәннәр? Шунысы куанычлы, фотолар интернет аша хәтта Казахстан, Себер, Приморье өлкәләреннән җавап алып килделәр. Анда яшәүче якташларыбызда да андый фотолар сакланган һәм артына язылган булган. Кайбер тегүчеләрнең кайсы авылдан икәнлеген ачыклаганда күрше авылдагы интернет дусларым бик булышты. Мәсәлән, бер фотода Рәхимә исемле апаны язганнар. Ләкин ул кайсы авылдан? Чөнки һәр авылда бу исемне йөртүче кызлар булган. Ачыкларга Курса Почмак авылыннан безнең якларда иминият хезмәткәре булып эшләүче Гүзәлия Хәсәнова ярдәм итте. Чөнки  фотодагы Рәхимә апа шул авылга тормышка чыга. Сөйләшү барышында ул гел Гөберчәк артелендә эшләве хакында искә алган. Шунлыктан Гүзәлия ханым Рәхимә апаның Сикертән авылы кызы һәм шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың әнисе булуын да ачыклап бирде. Мин җавап бирүче һәркемгә зур рәхмәтемне әйтәм. Чөнки тарих төгәл булырга тиеш дип саныйм.

Ә Гөберчәк авылы артелендә эшләүче тегүчеләр Җиңү көнен якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Ләкин кызганыч, аларның бик күпләре инде вафат. Без алар белән горурланабыз. Алар безнең өчен үрнәк булып хәтердә мәңге сакланырлар.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Үткәннәргә кире кайтып

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда әдәби дәресләр еш үткәрелә. Курса Почмак мәктәбе укучылары шундый дәреснең берсендә катнаштылар. Алар язучының тормыш һәм иҗат лабораториясе белән таныштылар. Әдәбият дәреслегендә бирелә торган мәгълүматны экспозициядә күрсәтелгән экспонатлар аша үзләштерсәләр, «Сорау-җавап» уены аша алган белемне ныгыттылар. Укучылар «ТАССРның 100», «Арча районы төзелүгә 90», «Җиңү-75!» темаларын үз эченә алган «Нәрсә күпмедән? Ә бүген?» исемле әңгәмәдә катнашып, белемнәрен сынадылар. Гөберчәк авылы тарихына кагылышлы фотокүргәзмә белән дә кызыксындылар. Укучылар өчен бу юнәлештә үткәрелгән әдәби дәресләр киләчәк өчен  бик файдалы булачак, чөнки йөз кат ишеткәнче, бер кат үз күзең белән күрсәң, ул хәтердә яхшырак сакланачак һәм кирәкле вакытта укучылар ул мәгълүматны куллана алачаклар.

Фронтовик язучы Госман Бакиров (12.03.1896-12.03.1982) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Бөек Ватан сугышы елларында татар язучыларының күбесе фронтның алгы сызыгында булалар. Алар дошманга каршы көрәштә батыр сугышчы булып та, фронт газеталарында талантлы хәрби хәбәрче булып та катнашалар. Нинди генә шартларда булмасыннар, алар һәрвакыт язучы булып калалар, әсәрләрендә сугышның чынбарлыгын, совет сугышчыларының батырлыгын яктырталар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә һәркемгә билгеле булган якташ язучыларыбызны искә алабыз, аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын барлыйбыз. Аларның берсе Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан якташыбыз Госман Бакиров.
Фронтовик язучы, мәгариф эшлеклесе Бакиров Госман Фәтхулла улы 1896 елның 12 мартында районыбызның Югары Курса авылында туа. Ул дөньяга мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиларны биргән, тирә-якта дан тоткан Курса мәдрәсәсендә белем ала һәм 16 яшьлек Госман күрше Югары Симет, Сарай-Чокырча авылларында өч ел башлангыч мәктәптә балалар укыта. “1911-1912 нче уку елында укытучылык эшенә керешкән идем. Ул заманнарда укулар соңгарак калып башлана иде. Көзге ачы җилләр исә, кырлар бушап калган. Менә шундый көннәрнең берсендә мин хәзерге Саба районының Югары Симет авылына укытучы булып килеп төштем,”- дип яза Госман Бакиров үзенең истәлекләрендә.
Ул 1915 елда солдатка алына, Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә әсирлектә була.
Туган якка әйләнеп кайткач Сарай-Чокырча, туган авылы Югары Курса мәктәпләрендә балалар укытуын дәвам итә. 1923 елда Казанга килә, Габдулла Тукай исемендәге балалар йортына эшкә урнаша, бер үк вакытта кичке җир төзү техникумында укый. Ул елларда балалар йортында гражданнар сугышыннан кайткан курсант, яшь язучы Афзал Шамов клуб мөдире булып эшли. Алар дуслашалар һәм шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар: балалар өчен хикәяләр, пьесалар язалар, әсәрләрне шунда сәхнәләштерәләр. Балалар белән стена газеталары һәм кулъязма журнал чыгара башлыйлар. Казанда пионерлар оешмасы төзү эшендә актив катнашалар. Афзал Шамов – балалар газетасы – “Яшь ленинчы”ның беренче санын әзерләүдә катнашкан язучы. Алар Госман Бакиров белән шул газета битләрендә мәкаләләрен бастыралар.
Госман Бакиров 1929-1937 елларда “Мәгариф” журналының җаваплы сәркатибе булып, көнчыгыш педагогия институтын тәмамлагач, 1940-1942 елларда Татарстан китап нәшриятында эшли.
1942 елның 18 ноябрендә Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә. Ул үзенең истәлекләрендә: “Якын дустым Афзал Шамов та озата килгән. Ул, минем кулымны кысып:
– Тиздән мин дә китәм. Канэчкеч дошман һаман түргә үрмәләгәндә, монда ничек түзеп ятарга. Китәм мин дә, сау бул, дускай, исәнлектә күрешик!- дип калды. Безне Ижевск шәһәренә алып килделәр, сугыш эшенә өйрәтергә тиешләр икән. Частьларга бүлделәр… Мине миномётчылар частена билгеләделәр.Көне буе урманда өйрәнүдә булабыз. Баракка кайткач, миномётларны сүтеп җыябыз, шулай итеп аның бөтен “серләрен” өйрәнәбез. Мине политрук ярдәмчесе итеп куйдылар. Кичке занятиеләрне мин үткәрәм, стена газеталары чыгарам. Эш җитәрлек…
Сталинград тирәсендә дошманга каршы каты һөҗүмнәр башланган. Эшләр ашыгыч. Безгә дә чират килеп җитте. Эшелонга төялеп юлга чыктык…Сталинградка якынлашып киләбез… Безнең юл Сталинград аркылы үтмәде. Сталинградта чолганышта калган немец гаскәрләре тар-мар ителгән иде инде…
1943 елның 1 маеннан башлап 120 миллиметрлы миномётта – полк миномётында орудие командиры булып эшли башлыйм. Ватаным тапшырган бу бурычны намус белән үтәргә тырышам. Оборонада ятканда, партия миңа яңа бурыч тапшыра: батареяда мин партия оештыручысы булып эшли башлыйм. Без хәзер — Беренче Украина фронты сугышчылары.
Афзал Шамов та миннән соң күп тормаган, үзе теләп фронтка китеп барган икән, “Фронт газетасында эшлим, алдынгы сызыкка кадәр барып, батыр сугышчылар белән бик еш очрашам”, -дип яза ул…
1944 елның 20 марты. Дошманнан чистартылган Тернопольгә барабыз. Фронт хәзер Тернопольне үтеп, алга китте”,- дип яза Госман Бакиров.
1944 елның 21 маеннан Госман Бакиров – Беренче Украина фронтында “Ватан намусы өчен” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып эшли.
Госман Бакиров үз башыннан ике сугышны кичерә һәм икесендә дә кулына корал тотып Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклауда катнаша. Беренче империалистик сугышта ул патша армиясенең гади бер солдаты гына булса, Бөек Ватан сугышында инде ул подразделение парторгы, аннары фронт газетасы корреспонденты, Иделдән Одерга кадәр данлы җиңү юлын үтә. “Кызыл Йолдыз”, “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары, “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң ул Казанга кайта, яңадан нәшриятта эшли башлый. 1945 елдан 1956 елга хәтле дәреслекләр бастыру редакциясендә мөдирлек итә.
Беренче иҗат нәтиҗәсе буларак язучының балалар сәхнәсе өчен 1928 елда “Беренче җиңү”, 1934 елда “Яшәсен яшьләр”, 1935 елда “Безнең рапорт”, 1936 елда “Сафа балалары” исемле пьесалары языла һәм аерым китаплар булып басылып чыгалар. Сугыштан соңгы елларда аның “Сиртмәле кое”, “Мияубикә”, “Утлы тегермән”, “Сугышчы көндәлегеннән”, “Партизан малай”, “Классташлар”, “Пьесалар”, “Башваткычлар”, “Беренче укытучым”, “Кадерле бүләк”, “Бормалы юллар” китаплары басылып чыкты. Бу әсәрләр сугыштан соңгы татар балалар әдәбияты хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар.
Госман Бакиров 1955 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1966 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
Язучының туганнары “Казан арты” тарих-этнография” музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырган “Бормалы юллар” китабына: “Кадерле туганыбыз Госман ага Бакировның иң соңгы кадерле истәлеге “Бормалы юллар” повестен музейга тапшырабыз. 1982 елның 19 гыйнварында китапны басарга кул куела. Ул басылып чыкканда Госман абый больницада була. Китапны нәшрияттан алып, сөенечләрен уртаклашырга больницага ашыгалар. Ләкин аны операциягә алып кереп киткән булалар, шул операциядән ул уянмый. 1982 елның 12 мартында күзләрен мәңгелеккә йома”,- дип истәлек язганнар.
Госман Бакиров мәгариф эшлеклесе буларак мәктәп тормышына бәйле, педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар һәм мәкаләләр язды. Нәшриятта эшләгәндә мәктәпләр өчен бик күп дәреслекләрне һәм методик ярдәмлекләрне бастыруда үзеннән зур өлеш кертте.
Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы да шушы мәктәптә укыта. Озакламый алар семья корып җибәрәләр. 1926 елның 6 гыйнварында кызлары Суфия дөньяга килә. Суфия бик сөйкемле, чибәр, кызыксынучан бала булып үсә. Бик яхшы укый. Казандагы урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Сугыш елларында авиация институтында укый башлый, ләкин фикерен үзгәртеп Казан медицина институтында укый һәм шунда ук, медицина фәннәре кандидаты буларак, озак еллар студентларга белем бирә. Суфия Госман кызы безнең музей белән даими элемтәдә булды, әтисенең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп материаллар тапшырды, Урта Курса мәктәбендә оештырылган очрашуларда катнашты. Суфия апа әтисе һәм аның туганнары белән горурланып яшәде, улы Айдар гаиләсендә олы хөрмәткә лаек булып гомер кичерде, без аны сагынып искә алабыз.
Госман абыйлар гаиләдә дүрт егет булалар: Хәбибулла, Нотфулла, Госман, Гомәр. Хәбибулла абыйсының оныгы, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче Гөлшат Хәнәфиева: “Мин җәйге каникулларда аларда кунак була идем. Госман абый мине Ленин музеена, тарихи музейга, ботаника бакчасына, зоопаркларга алып бара иде. Аларга язучылар килә иде, әдәбият турында кызып-кызып сөйләшкәннәре истә калган,”- дип искә ала. Ә Хәбибулла абыйның улы Рөстәм Бакиров, ул шулай ук бик күп хикәяләр авторы, Госман абыйны искә алып: “Госман абый авылны бик яратты, ел саен авылга кайтып төрле очрашуларда катнаша иде, сабантуйларны бик яратып карады, гомүмән авылдашлар белән аралашырга яратты. Бик күп әсәрләрендә бу очрашулар чагылыш тапты, Курса авылларында булган вакыйгалар аның язмалары аша тарихка кереп калды. Ул бик тыйнак, сабыр иде, аны һәркем яратты һәм хөрмәт итте”,- дип сөйләде музей хезмәткәрләре белән очрашу вакытында.
Якташыбыз Госман Бакировның әсәрләре бүген дә яратып укыла. Балалар тормышын ачык күз алдына китереп язылган булганлыктан укыту-тәрбия эшендә бик урынлы кулланылалар. Госман Бакировның иҗаты әле тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, киләчәктә бу эшне дәвам итәргә кирәк. Фронтовик язучының хезмәтләре онытылырга тиеш түгел.

“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Әниләр һәм бәбиләр

Язның беренче бәйрәме — 8 март халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан балалар әниләре белән берлектә «Әниләр һәм бәбиләр» дигән викторина-уенда катнаштылар. Викторина сораулары аша алар әниләренең кешелек сыйфатларын ачтылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә әниләре балаларының кызыклы ситуацияләрдән чыгу юлларын барладылар. Соңыннан балалар кадерле әниләренә чәчәк букетлары ясап бүләк иттеләр. Викторина-уен аша балалар үзләренең аң-белемнәрен үстерәләр, мөстәкыйльлекләрен арттыралар, коллективта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыталар.

Хатын-кызларыбыз өчен бәйрәм концерты

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Арча районы мәдәният йортында концерт оештырылды. Концерт башланыр алдыннан хатын-кызлар «Фотоларда — Арча тарихы» исемле күргәзмә белән танышты.

Музейда — «Могҗизалар кыры»

Музеебызның актлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Могъҗизалар кыры» узды. Уенның темасы хатын-кызларыбыз тарихы, ир-хатын мөнәсәбәтләренә багышланган иде.

Гүзәл затларыбыз иҗаты

И, хатын-кыз, и, изге зат!

Син—җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

И, хатын-кыз –иң гүзәл зат,

Җиһанда син бер –тиңсез!

Ул карашың, ул назларың…

Тормыш ямьсез ул синсез!

Наил Касыйм

       “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  язның беренче бәйрәме 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Гүзәл затларыбыз иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда якташларыбыз Заһирә Гомәрова, Гөлчәчәк Галиева, Мәрзия Фәйзуллина, Гүзәл Әдһәм, Сания Әхмәтҗанова, Гәүһәр Хәсәнова, Наилә Ахунова,  Чулпан Зариф иҗатлары белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә шулай ук актив иҗат итүче райондашларыбыз Флера Мәрдәнова, Наҗия Саттарова, Роза Шәйхетдинова, Гөлсинә Зәкиева, Мөнирә Сафина, Гөлчирә Нәҗметдинова, Миләүшә Шәйхетдинова, Факия Шәрәфетдинова, Фәрдия Сәфәргалиева, Римма Надршина, Халидә Фәйзрахманова, Гөлара Шәрипова, Розалия Насыйбуллина, Наилә Миннемуллина, Олеся Феоктистова һәм башкаларның китаплары урын алган.

                                                                                             Шәфигулла Гарипов

Үткән гомер…

Гөберчәк авылында яшәүче сугыш чоры балалары белән очрашып, үткән гомер агышында булган вакыйгаларны барлау максатыннан истәлекләр языла. Элеккеге фотоларга нигезләнеп, хатирәләр яңартыла. Шундыйларның берсе — Мәсәния Сәетова. Ул — сугыш чоры баласы. Балачагын искә алганда күз яшьләрсез генә сөйләү мөмкин түгел. «Авыр чорда тудык. Юклык заманы. Теләгәнеңне ашап яки киеп булмый торган вакытлар. Хәзерге тормышны карагыз: ашыйм дисәң өстәл тулы ризык, нинди генә киемнәр юк. Безнең әти- әниләр шундый рәхәт тормышта яши алмады»,- ди Мәсәния апа. Фотоларга карап, күптән вафат булган ирен искә алып, аның хезмәт юлын да искә төшерде ул. Киләчәк буынга бәхетле киләчәк теләп, үткәннәр күңелдә генә саклансын дигән теләктә яши Мәсәния апа Сәетова.

Бүген Язучылар көне

Казан арты горурланып яши,

Искә алып данлы улларын.

Нык ышанам: шул халыктан әле

Яңа Тукайларның туарын!..

Наил Касыйм

       3 март – Язучылар көне. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән тарих битләрендә бәяләп бетергесез эз калдырган якташларыбыз Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Госман Бакиров, Галиәсгар Камал, Мәхмүт Галәү, Хәй Хисмәтуллин, Габделгазиз Монасыйпов, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Әнәс Галиев, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Диас Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Радик Фәизов, Гайсә Гатауллин, Фәрит Бәшир, Гафур Каюмов, Фәнәвил Галиев һәм башка шәхесләребез җанланып киткәндәй булалар. Алар үзләренең әсәрләрен бүген дә яратып укучыларны күреп сөенәләр дә, онытмаулары өчен рәхмәтләрен дә җиткерәләр кебек. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә бу шәхесләрнең тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган экспозицияләр куелган.

Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып торучы райондашларыбыз Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Равил Вәли, Рәфикъ Юныс, Илсур Хөснетдинов, Фатыйх Сибагатуллин, Галиәхмәт Шаһи, Риман Гыйлемханов, Рифат Җамал, Булат Сәләхов, Наил Касыйм, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Гәүһәр Хәсәнова, Наилә Ахунова, Сания Әхмәтҗанова, Чулпан Зариф, Рөстәм Галиуллин, Зиннур Тимергалиев иҗатта яңа үрләр яулап, һәркем яратып укый торган әсәрләре белән куандырып яшиләр. Алар “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә торалар, районыбыз мәктәпләрендә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында очрашуларда актив катнашалар, язучы һөнәренең нечкәлекләре, үзенчәлекләре турында чыгышлар ясыйлар. Без алардан  яңа әсәрләр көтеп калабыз.

                                                                                                    Шәфигулла Гарипов

Мәрхәмәтле безнең әниләр… (Фронтовик шагыйрь Мостафа Ногман иҗаты)

Гомер таңнарыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы –

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр,

Җиргә матурлыкны,

Илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

     Бу шигырь юллары районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр дошманга каршы сугышта катнашкан фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның  “Әниләр” шигыреннән алынды. Әлеге шигырьгә көен күренекле композиторыбыз Рөстәм Яхин язган бу җырны Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова башкаруында еш ишетәбез. Язның беренче бәйрәме  – 8 март Халыкара хатын-кызлар  көне уңаеннан радиодан да, телевидениедән дә бу җыр кабат яңгырар әле.

Якташыбыз Мостафа Ногманның сугыш тынып торган вакытларда  әнисенә багышлап иҗат иткән  шигырьләре бик күп. “Фронттан әниемә хат” шигырендә Мостафа Ногман әнисенә булган  ярату хисләрен, үзен солдатка озаткан мизгелләрне, фронтта йөргәндә  аның күрсәткән яхшылыкларын искә төшереп йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп сүрәтли.

Йөрәгемдә туган илкәемне

Сөю уты дөрләп кабынган,

Кем бар икән бүтән минем кебек

Өзелеп-өзелеп әниен сагынган!

Ана исеме нинди газиз исем,

Ишетү аны нинди ягымлы,

Тик бер көнгә мин кайтарыр идем

Әнием белән булган чагымны.

Оныта алмам аның йомшак итеп

Иркәләвен минем чәчемнән,

Күз нурыдай күреп шаян улын –

Үстергәнен кече яшеннән.

***

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың,

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың.

***

Кая гына барма, яу кырында

Бер туган күк дуслар белән без,

Һәм үлемнең күзенә туры карап

Нәфрәт белән көлә беләбез.

Кайгырма син, әнкәй, сине ташлап,

Чит илләргә улың киткәнгә,

Тар-мар иткәч явыз дошман явын

Кайтып килер әле иркәң дә.

Хәрәкәттәге Армия, 1943.

SONY DSC

Мостафа Ногман сугышта күргән вакыйгаларны, иптәшләренең батырлык үрнәкләрен, яраланган сугышчыларның түземлеген үзенең шигырьләре аша әдәбият сөючеләргә җиткереп килә. Җиңү көне якынлашкан саен  туган якны, әти-әнине, туганнарны сагыну хисләре аның иҗатында зур урын ала бара. “Дозорда” шигырендә:

Ул ялкынны миңа беренче кат

Каны белән әнием тамызган,

Һәм туган ил аны йөрәгемә

Суынмаслык итеп кабызган.

Сүндерә алмас аны ачы җилләр

Сүрелдермәс кышкы салкын да,

Үзем үлсәм сугыш кырларында,

Җаным кабыныр шушы ялкынга.

                                                                    Сталинград фронты, декабрь, 1942.

 

Мостафа Ногман Бөек Җиңү шатлыгын “Әниемә” шигыре аша күрсәтә:

 

Алтын нурларын уйнатып,

Сызылып таң атып килә,

Бик сагынып көткән улың

Фронттан кайтып килә.

Ут эченә кергәндә дә

Син булдың уйларымда,

Салават күпере булдың

Сугышчан юлларымда.

Дошман явын туздырганда

Талмады беләкләрем.

Үтәлде синең: “Дошманны

Җиң!” – дигән теләкләрең.

Дөньяда бар нәрсәләрдән

Син газиз миңа, анам,

Гөрләшеп гомер итәргә

Яныңа кайтып барам.

                                                                                                                      1945 ел

      Сугыш беткәч Мостафа Ногман Казанга кайта һәи ике елга якын “Пионерская правда” газетасында хәбәрче булып эшли. 1947-1951 елларда Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтында укый, аны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча тәмамлагач, 1953-1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шунда туплаган гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда “XVII – XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр” дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты  дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1960-1976 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студентларына фарсы,  борынгы татар теле укыта.  Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.    Якташыбыз Мостафа Ногман 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат була.

Мостафа Ногманның 1944 елда “Давыллы еллар лирикасы”, 1958 елда “Җир турында җыр”, 1962 һәм 1970 елларда “Кокушкино таңнары”, 1967елда “Каеннар шаулый”, 1968 елда “Үлмәс чәчәк легендасы”, 1973 елда  “Иртәнге җырлар”,  1982 елда  “Акчарлаклар оча Иделдә” исемле китаплары дөнья күрә.

Илленче еллардан башлап аның сиксәннән артык шигыренә Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Сара Садыйкова кебек мәшһүр композиторларыбыз тарафыннан көй языла. “Арча кичләре”, “Актаныш таңнары”, “Әниләр”, “Күзләрем тик сине эзлиләр”, “Бөдрә таллар”, “Салагыш болыннары”, “Киек казлар китә”, “Гел синең хакта”, “Ул гына аңлар кебек” һәм башка җырларын бүген дә күренекле артистлар бик яратып башкара.

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташыбыз Мостафа Ногманның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган даими экспозиция куелган, фондта югарыда әйтелгән китаплар, җырларының ноталары, шәхси документлары һәм фотолары саклана

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның иҗатын барлауны дәвам итәбез, яшьләрдә аның шигырьләре аша туган илгә һәм халкыбызга мәхәббәт, әти-әниләргә олы хөрмәт хисләре тәрбияләргә тырышабыз.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика