Май чабу бәйрәме узды

Кунак өйләрендә — ТАССРның 100 елыгына багышланган күргәзмә, мастер-класслар, мультфильмнар, урамда —  җырлы-биюле тамашалар, учакта пешкән плау ашау, коймак белән чәй эчү… Һәм, әлбәттә, карачкы яндыру. Шулай итеп, Үзәк стадионда  кышны озаттык.


 


 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гомәр Бәшировның фронтта күргәннәре

          Гомәр абый Бәширов, гаять катлаулы  егерменче гасырны 

                                                       буеннан-буена исән-имин үтүе белән бер бәхетле булса, тулы 

                                                       бер йөзъеллык тарихыбызны бик талантлы гәүдәләндергән  

                                                        каләм әһеле булуы сәбәпле тагы да сәгадәтле.

                                                                                          Фоат Галимуллин

Бөек Ватан сугышы башлангач, Гомәр Бәширов үзенең каләм көчен илебезнең азатлыгы өчен көрәшкә юнәлтә. Ул елларда якташыбыз фашизмга каршы көрәшкә өндәп ялкынлы публицистик мәкаләләр, халкыбызның батыр уллары турында хикәя, очерклар яза, рус әдәбияты әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта ул авыл тормышын, авыл кешеләренең фронт өчен, җиңү өчен героик, фидакарь хезмәтен чагылдырган очерклар, хикәяләр дә иҗат итә. Аның көндәлек язмалары тупланып  чыгарылгын “Күңел дәфтәре” дигән китабында түбәндәге язма бар: “Кичә, ике ай да ун көн йөреп, фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек. Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк. 1942 ел, 31 октябрь.” Гомәр Бәширов фронтта күргәннәре турында берничә мәкалә яза, соңыннан алар 1953 елда басылып чыккан “Безнең заман” китабына да кертелгән. 1942 елда дөнья күргән “Гармоньчы егет” хикәсеннән өзек тәкъдим итәбез:

“Тәбәнәк блиндаж эчендә, алтын-сары бүкәнгә утырып, пилоткасын кырын салган күркәм йөзле, киң җилкәле бер егет, әле моңая төшеп, әле ялкынланып китеп, гармонь уйный. Аның кулында назлы романслар, иркә мелодияләр уйнарга өйрәнгән “аксөяк” – нәфис гармонь. Иркә гармонь аның ашкынулы күңеленә, җитез бармакларына буйсынып, һич риасыз һәм чын күңеленнән, безнең Идел буйларының ак томаннарын, яшел тугайлар моңын көйли. Әнә кемдер көйләп чалгы яный, үләнгә җибәргән атларның кыңгыравы чыңлый. Тәбәнәк блиндаж эчендә, әле моңсу камышлар шаулавы, әле шаян көлү, әле чал кашларын җыерган мәһабәт картның ачулы горур тавышы яңгырый…

Менә гармоньчы бер талпынып куя, шәфәкъ нурыдай нәфис моңнар, орудиеләр үкерүен җиңеп, дулкынлана-дулкынлана, күккә аша, кешенең бөеклеген, аның мәңге иреккә һәм яктыга омтылучан хөр уйларын мактап, тирә-якка дәртле, яшәүчән бер аһәң тарата…

Аннан кинәт блиндаж эчендә йөгәнсез шаян, тоелгысыз ашкынган җиңел көйләр өермәсе бөтерелеп уза. Менә өермә кинәт басыла, аның урынына күтәренке рух белән көрәшкә ашыктырып, Сәйдәш маршы яңгырый…

Гармоньчының иреннәре елмаеп куйды, ул, гармонен тантаналы җилкендереп, тынып калды.

–Беләсезме, Казанны искә төшереп алдым әле, туган-үскән җирне. Мин сугышка киткәнче заводта слесарь булып эшләгән  идем бит… Кызлар әле дә хат язып торалар. Ә хәзер менә монда, фашистларны аулап йөрибез.

Фәезхан безгә үзенең разведкага йөрүләрен, немецлар ягында “тел” аулап уздырган караңгы төннәрен, шул чакларда, кинәт кенә кабынып китеп, дуылдап ала торган рәхимсез сугышлар һәм үзенең көрәштәш иптәшләре – өлкән сержант Зузукин, Денисов һәм комиссары турында сөйләп китте. Ул сөйли, ә аның гармоне, әйтеп бетермәгән уйларын көй белән чигеп бирергә теләгәндәй, сүз арасында ара-тирә я мөлаем бер аваз биреп, я кырыс тавыш белән ризасызланып, тетрәп куя иде.

Ләкин без сөйләшеп бетерә алмадык. Блиндажның бер почмагыннан аны телефон чакырды.

Мин борылып карауга пөхтә киенгән, җиңел сөякле тәвәккәл бу егет, автоматын күкрәгенә асып, каршыма килеп басты һәм елмаеп кулын сузды:

— Я, тыныч йокы, сезгә якташ! Мин киттем…

Мин аны озата чыктым. Тышта хәзер дөм-караңгы төн, якында гына орудиеләр гөрселди, безнең өстә үкерешкән самолетларны каплап, прожекторларның зәңгәр кылычлары айкала иде.

Фәезхан берничә адым киткәч үк, караңгылык эчендә күренмәс булды. Мин аның иптәшеннән:

— Ерак киттеме? – дип сорадым.

Ул башы белән фронт ягына ымлады:

— Тегеләр ягына, төнге разведкага…

Мин аның иптәшеннән, бу егет турында, аның үзе өчен  дә, аны тәрбияләп үстергән комсомол өчен дә бик куанычлы җылы сүзләр ишеттем.

…Әгъләмов разведкада бик күптән эшли. Немецлар ыргыткан гранатаны кире алып бәрү, чолганышта калган иптәшләрен йолып алулар – аның башыннан күп үткән.

Бер тапкыр сүз арасында ул:

–Беләсезме, безнең татар халкы элек-электән тәвәккәл, тырыш халык бит. Бу сугышта безнең барыбызга да әнә шулай булырга кирәк, — дигән иде.

Бик акыллы сүзләр. Әгъләмов – яшь сугышчы, комсомолец. Аның үз халкы каршындагы бурычын ничек тормышка ашыруын немец фашистлары әледән-әле татып торалар.

Никадәр күрәсем килсә дә, мин бу ягымлы һәм батыр егетне шуннан соң очрата алмадым. Алар часте бик каты һөҗүмгә әзерләнә, разведчик Әгъләмов, көннәр-төннәр буе үз эше белән йөреп, частена киң юллар ача, “телләр” аулап йөри иде.

Шулай да әлеге блиндажга бер кайтуда мин, үземнең дәфтәрем  арасында, газета кырыена карандаш белән ашыгып кына язылган кечкенә бер язу таптым.

“Язучы иптәш!

Мин “эшкә” киттем. Сезне яңадан күрә алмасам,  миннән Татарстанның кызларына һәм егетләренә бик күп итеп сәлам әйтегез!

Хушыгыз. Кулыгызны кысып, разведчик Фәезхан Әгъләмов”.

Сәламеңне әйтермен, Фәезхан иптәш! Сугышның иң дәһшәтле урыныннан җибәргән бу ягымлы тәбрик сүзләреңне бөтен Татарстан иленә, синең иптәшләреңә – һәммәсенә җиткерермен.

Аннан соң без синең белән тиздән яки озаграк торыпмы, тагын күрешербез әле. Сөекле илебезне кабахәт дошман яуларыннан арындырганнан соң, халкыбызның иң батыр уллары арасында мин сине дә очратырмын һәм, дошманны җиңүең белән котлап, бөтен ил белән бергә, мин дә кулыңны кысармын. 1942ел”.

Бөек Ватан сугышы Җиңү белән тәмамлануга 75 ел тулган көннәрдә хәтерләребезне яңартып, җиңүгә зур өлеш керткән һәркемне искә алып,     күңелләребездә яңартсак иде.

                                                              Шәфигулла Гарипов

 

“Туган телем – иркә гөлем”

Бүген, 21 февраль — һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн — Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан музеебызда “Туган телем — иркә гөлем” исеме астында Арчаның 6 нчы мәктәбе укучылары катнашында “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Укучылар әзерләп килгән концерт номерлары уенга чын бәйрәм төсе өстәде.

Гости в музее

Музей «Казан арты» посетили гости из города Н.Челны, во главе с помощником мухтасиба, руководителем благотворительного фонда «Ихсан», имам – хатыйбом мечети «Ихлас» Ильгиз хазрат Сунгатуллиным и мухтасибом Арского района Амир хазрат Миннемуллиным. Гости ознакомились с историей города Арск и выразили сотрудникам музея огромную благодарность за гостеприимство.

Музеебызда кунак бар

“РосКвиз”-2020

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Казан арты” музеенда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә “РосКвиз” уены үткәрелде. Арчаның 2 нче мәктәбе, 5 нче гимназия, 6 нчы мәктәп укучыларыннан торган “Патриот”, “Юнармейцы”, “Форпост” командалары мавыктыргыч уен күрсәтте. Командалар истәлекле бүләкләргә лаек булды. Гадел жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде.

 

 

 

 

 

Сөмәя Җиһаншина белән очраштык

Кичә Арча шәһәрендә яшәүче Сөмәя Җиһаншина белән очраштык. Ул үзенең балачагы, сугыштан соңгы еллар, гармунда уйнарга өйрәнүе хакында сөйләде. Сөмәя апа хезмәт юлын сыер савучы булып башлый, сәүдә өлкәсендә дәвам итә. «Чишмә» үзешчәннәр ансамбле составында концертлар куя.

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Илен, телен, динен алмаштыра –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул;

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң-әнкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел:

Телләр өйрән, балам, дөнья күр,

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән,

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, әнкәң сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телне җуйсаң, әниеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

Районыбызның Курса Почмак авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы, Һади Такташ исмендәге әдәби премиясе лауреаты Сания Әхмәтҗанова  “Балам, бел!” шигырендә туган телне өйрәнергә һәм сакларга, буыннан-буынга тапшырырга кирәклеге турында өзгәләнеп язган, бу шигырь һәркемне уйланырга мәҗбүр иткәндер.

Билгеле булганча, һәр елны 21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу.Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра.

Сания Әхмәтҗанованың тел турында тагын бер шигыре:

Туган тел ул бердәнбер

Туган телем нинди тел?” – дип,

Сорау бирдем үземә.

Әйтте шулчак бабакаем,

Сөеп карап күземә:

–Туган тел ул Ватан белән

Һәрчак бер рәттә торыр:

Кол Шәрифтәй иманлы ул,

Сөембикәдәй горур.

Милләтемне мәгърифәткә,

Гыйлемгә һәрчак әйди:

Тукаебыз кебек бөек,

Әлифба кебек гади.

Кунакчыл халкыбызның ул

Аш-суы кебек затлы:

Икмәк кебек һәрчак тансык,

Кош теле кебек татлы.

Туган телем – зәвыклы тел,

Чулпыдай көмеш чыңлы:

“Әпипә”дәй йөгерек-җитез,

“Тәфтиләү” кебек моңлы.

–Минем телем – татар теле,

Кабатлыймын мең дә бер:

“Туган тел” җырыдай уртак,

Әниемдәй бердәнбер!

Туган тел ул бердәнбер.

Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәширов: “Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Гасырлар караңгысыннан бәреп чыккан бу гаҗәеп чишмәнең гайрәтен сүндермәскә, бәлки яңа заманда телгә яңа яшәү куәте өстәргә, аны халыкка тагын да баетыбрак кайтарырга кирәктер”,- дигән фикерен җиткерә.

Шура авылында туып-үскән якташыбыз шагыйрь, күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи “Тел турында” дигән шигырендә:

Телсез калган халык юкка чыга,

Эри, суга салган тоз кебек.

Фамилиясен дә алмаштыра,

Туй күлмәге кигән кыз кебек.

Телгә һөҗүм милли мәктәпләрдән,

Китапханәләрдән башлана.

И Ходаем, синдә бөтен өмет,

Берүк ярдәмеңнән ташлама.

Олы абыйдан без зарланырга

Яратабыз инде, сүз дә юк.

Татар телдән язып бара икән,

Әллә дисез гаеп бездә юк?

Әби-бабай тәрбиясен күрми

Үсә сезнең, безнең балалар.

Тырышабыз русча укытырга,

Рус телен дип белми калалар.

Хәтта сиксән яшьлек әбиләр дә

Сукалыйлар алар телендә.

Оныклары горурланып әйтә,

Яшибез дип урыс илендә.

1900-1964 елларда яшәгән Рәшит Рәхмәти 1923 елда Берлин университетының фәлсәфә бүлегенә укырга керә һәм тел мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнә. Аның: “Бер баланың хәтта үз ана телен җиңел генә өйрәнә алмавы барчабызга да мәгълүм. Бала – ашарга-эчәргә, моңа бәйле хисләрен әйтергә бик тиз өйрәнә. Кыска вакытта тәпи йөрүне дә булдыра ала. Ләкин сөйләү, уйлау һәм боларны җиткерер өчен тиешле телне үзләштерергә озак вакытлар кирәк була. Балага бер генә сүзне өйрәтер өчен генә күпме сабырлык, күпме вакыт кирәк. Шушы эш өйдән соң мәктәптә, аннан соң гомер буе тормыш юлында дәвам итә.

Адәм баласы шушындый авырлыклар белән ирешкән тел, вакыт үтү белән аның рухын, тәнен сырып алган шундый кадерле кыйммәткә әверелә. Ахыр чиктә, телне кешедән, кешене телдән аерып карап булмый һәм әлеге ике төшенчә бер-берсенә бик нык укмаша”, —  дигән нәтиҗәләре бүгенге көндә дә һәркем өчен  зур әһәмияткә ия.

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Аның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Безнең, киләчәк буыннаң төп бурычы телне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Бу турыда якташыбыз шагыйрь, журналист Рәфикъ Юныс үзенең шигырьләрендә ачык итеп әйтә:

Ана сөте белән

Имезгәндә туган балаңны син

Туган түгел көйләр көйлисең.

Белдекләнеп, телне вата-вата

“Скаскалар аңа сөйлисең…

Ана күңеле, диләр, балада да,

Бала күңеле, әмма далада.

Чүл-далалар кичеп кайта бала

Туган моңлы газиз анага.

Ә син менә нәрсә көтәсең?

Чит-ятлыкны аңа үзең ук бит –

Ана сөте белән кертәсең!

Үле телләр

Үле телләр… Кем үтергән?

Нинди сугыш коралы?

Бәлки инде безнең тел дә

Төзәлмәслек яралы?!

Үлми телләр! Яши алар

Сүзлекләргә сарылып.

Яши кабер ташларында,

Үткәннәрне сагынып.

Ярлар исән. Шаулап-гөрләп

Акмый бары су гына.

Сарай төзек. Беркем керми.

Беркем чыкмый. Шул гына!

Җилпенергә әзер килеш

Көтәләр сүз-канатлар.

Берәр галим, исе китеп,

Ул сүзләрне кабатлар…

Телләр үлми. Үлә бары

Телен җуйган халыклар.

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора, фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның  төп функциясен – нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.       Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

Татар теле дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.Татарлар өчен инглиз телен өйрәнү читен түгел, без аны тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнәбез. Чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең байлыгы булып тора.

Үзебезнең арада да татар теле нигә кирәк ул, аның белән кая барып була диючеләр бар. Аларга милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди җавап бирә кебек: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз!!!”

Телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр артканнан арта бара икән. Казан федераль университетына АКШ, Кытай, Въетнам, Германия һәм башка илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихчы, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

Сөекле Тукаебызның “Туган тел”е татарларның гимнына әйләнде, җиде миллионлы татар җырлый аны.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркы

Газиз туган телебезне кадерлик, яклыйк, саклыйк. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар. Әйе, теле барның юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

                                                                                     “Казан арты” тарих — этнография музее

                                                                                      директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Истәлекле очрашу

17 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә “Шәхесләрдә мәктәбебез тарихы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Очрашуга Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшләүче якташларыбыз Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикморатова, үзешчән артистка Гөлчәчәк Мулләхмәтова, ветеран укытучылар, укучылар, авыл халкы, Арча мәдәният йорты, Габдулла Тукай дәүләт әдәби мемориаль музей-комплексы һәм “Казан арты” музее хезмәткәрләре катнаштылар.Бәйрәмдә катнашучылар музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар, аның янында үткәрелгән экскурсияләрдә актив катнаштылар.

Юнармия һәм форпост егет-кызлары күргәзмә белән танышты

Юнармия һәм форпост егет-кызлары Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стэлла Зәкиевнага багышланган күргәзмә белән танышты.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика