Авыл тарихының бер өлеше

Гөберчәк авылы тарихының бер өлешен тегү артеле алып тора. Артельне авылдашыбыз Рәхимулла Хәнәфиев оештыра һәм шунда цех мөдире булып та эшли. Рәхимулла абыйның кызы Фәүзия апа Кәримова бүгенге көндә Казаклар авылында яши. Тарихны барлау максатыннан мин аның белән очраштым. Аның истәлекләре аша күп кенә мәгълүматларга ачыклык кертә алдым. «Бөек Ватан сугышы башлангач, әти сугышка китте. Аның урынында Сикертән кызы Гыйльмуллина Рәхимә апа калды. Әти сугыштан исән-сау кайтты һәм үз урынында 1957 елга кадәр эшләде. Чөнки шул елны артельнең бер өлеше Арчага, ә бер өлеше Иске Масра авылына күчерелде. Артельдә сугышчыларга тун, бүрек, сырган чалбарлар тектеләр, соңыннан юрган, матрацлар сырдылар. Тегүчеләр Казаклар, Гөберчәк, Сикертән авылларыннан иде», — дип сөйләде Фәүзия апа. Шул артельдә Гөберчәкнең ак тегүчеләре Һидиятулла, Хәлил абыйлар да эшләгән. Тарих барын да саклый, ә без аны өйрәнәбез!
Халида Габидуллина

ТАССР төзелүгә 100, Арча районы төзелүгә 90, Җиңү — 75 еллыклары уңаеннан

Г.Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбендә «ТАССРның атказанган терлекчесе» Диләрә апа Әхмәдуллина белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында героебыз үзенең тормышы, хезмәте белән якыннан таныштырды. Диләрә апа әтисе турында бары әнисе сөйләгән истәлекләр аша гына белә. Ул — сугыш чоры баласы. Әтисе Нигамәт Вафин Бөек Ватан сугышына 1941 елны ук алына. Кызы туганны бары язылган хат аша гына белә. Кызганыч, Диләрә апаның әтисе 1944 елда һәлак була. Очрашу герое сугыш чорында күргән авырлыклар турында күз яше белән искә алды. Әтисез үскән кыз тырыш хезмәте аша авылыбызның данын күтәрә: «ТАССРның атказанган терлекчесе» исеменә ия була. Диләрә апа үзенең сөйләме аша Арча районының үсеше, ТАССР заманындагы тормышның ничек булуы һәм матур үзгәрешләргә дә мисаллар китереп, укучыларда кызыксындыру уята алды. «Киләчәккә максат куеп тырышып укыгыз, булган тормышыгызның кадерен белегез, әти-әниләрегезне, укытучыларны хөрмәт итегез, киләчәктә илебезгә файда китерүчеләр булып үсегез», — дигән теләкләрен дә җиткерде.
Халида Хабидуллина

6 нчы мәктәптә парламент дәресе узды

13 февраль көнне Казан арты милли мәгариф белем үзәге – Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә “Традицияләрне саклап,  киләчәкне тудырабыз” дигән темага парламент дәресе уздырылды. Бу дәрес ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлзирә Сафарова, Арча шәһәр Советы депутаты Шәфигулла Гарипов укучыларга бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.

“Мировой” әти кызы

“Күрәм, мине тыңлаучы юк. Сизәм, нәрсәдер эшләргә кирәк…

– Әйдәгез, танышып чыгыйк әле…

– Арча районы Сеҗе урта мәктәбе…

Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп.

– Фамилия?

– Хәсәнова.

– Исемегез? (Инде онытканмын.)

– Кайсы авылдан?

– Сикертәннән.

Ай-й… Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле-әдәбияты укыткан авылым.

– Әтиеңнең исеме?

– Зөфәровна…”

Менә шулай дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Ачы тәҗрибә”сендә.

Әсәрнең шушы өлешен укыган саен күзалдыма Сикертән авылында яшәгән вакыттагы күршебез Сәрвәр апаның кызы Рәмзия апа килеп баса. Ул бүген Мөрәле авылында яши, ире Илһам абый белән ике бала тәрбияләп үстергән ветеран укытучы.

“Ачы тәҗрибә” китабын кулыма алып, Рәмзия апа яшәгән авылга юл тоттым. Килүемнең сәбәбен алдан ук аңлаткан идем, сүзне, озынга сузмыйча, Рәмзия апа белән укымышлы Хәсән мулла тормышыннан ук башладык.

– Бабам Хәсән Абдуллин Казан шәһәрендә туып-үскән, – дип сөйләде Рәмзия Җәләлиева. – Коръәнне яттан белгән. Хәсән мулланың Казанда ике катлы таш йорты булган. Өйләнеп, өч баласы туган, ләкин хатыны үлеп киткән. Шәһәрдә муллаларга басым ясала башлагач, гаделсезлеккә түзмичә, бабай Сикертән авылына кайтып урнашкан. Икенче тапкыр, Масра авылында яшәүче, укымышлы гаиләдән булган бер балалы тол хатынга өйләнеп, уртак ике баласы туган. Берсе минем әти Зөфәр, икенчесе Мәрьям апа. Бабай мәчеттә мулла вазыйфасын башкарган. 1937 елгы репрессия шаукымы аның гаиләсенә дә кагылган – аны гаиләсе белән кара мунчага күчергәннәр. Ләкин авыл халкы бу күренеш белән ризалашмыйча, бөтен әйберләрен алып, мулланы үз йортына кире кайтарган. Чөнки сикертәнлеләр бабайны гадел, укымышлы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Узган елны без үскән нигез урынына “Ак Барс агрокомплекс” җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов бабаебыз истәлегенә “Хәсән мулла музей-йорты” эшләтеп, истәлек тактасы куйдырды.

Әти 1922 елда туган. Ул унсигез яше тулуга армиягә киткән, шуннан Бөек Ватан сугышына кергән. Бераз сугышкач, әти әсирлеккә төшкән, ике ел концлагерьда булган. Мөрәле авылы егете Имаметдин дә әти белән бергә әсирлеккә төшкән. Берара әсирләр арасында тиф авыруы таралган. Имаметдингә дә тиф эләккән. Аны, барыбер үләчәк дип, чокырга чыгарып ташлаганнар. Әти моны белеп, якташын үлеләр арасыннан аралап алган һәм яшереп кенә үзләре янына алып кергән. Шулай итеп ул Имаметдин солдатны саклап калган. Аллаһы тәгалә күп авырлыклар кичергән Мөрәле авылы егете Имаметдин белән Сикертәннән әтием Зөфәрне исән-сау калдырып, киләчәктә туачак ул һәм кызның бергә булып гаилә корачагына мөмкинлек биргәнме? Бу кызыклы да, уйландыра торган да тарих дип уйлыйм.

Әти сугыштан 1947 елда исән-сау кайткан. Ул чорда пленга төшүчеләрне  “сатлыкҗаннар” дип кенә йөрткәннәр. Ай саен әтине ул вакыттагы район үзәге Чурилегә чакыртып, сорау алганнар. “Мин – сатлыкҗан” дип, әтигә документка кул куйдырырга тырышканнар. Никадәр азапласалар да, әти бер генә кәгазьгә дә кул куймаган. Ләкин өстә утыручыларның аны ничек тә төрмәгә утыртырга теләве көчле булган, күрәсең. Әти 26 нчы кварталда урманчы булып эшли башлаган. Бервакыт милиционер аңа складтан бер капчык нәрсәдер алып чыгарга кушкан. Әти акыллы, юаш, тыңлаучан, ышанучан кеше буларак, бу гозерне үтәгән һәм аны шунда ук кулга алганнар. Әтине ун елга төрмәгә утыртканнар. Сталин үлгәч, амнистия игълан ителеп, әтинең утыру вакыты кыскартылган һәм ул алты елдан соң туган нигезенә әйләнеп кайткан.Төрмәдә күргәннәре хакында бик аз гына искә алган ул. Һаман да шул курку хисе көчле булгандыр дип уйлыйм. “Концлагерьда да моның кадәр авыр булмады. Ә төрмәдәге авырлыкка түзә торган түгел: бердән, ачы суык, икенчедән, ашарга юк, җәзалар көчле иде. Җылыныр өчен казыган чокырга төшеп утыра идек”, – дип сөйләгән ул.

1956 елда әти Сеҗе авылы кызы Сәрвәргә өйләнеп, без өч кыз туганбыз: Әлфия, мин, Инглисә.

Кечкенәдән мин китап укып үстем. Гөберчәк китапханәсендә укымаган китап калмады. Кайвакыт әни китапны кулымнан тартып-тартып ала иде. Әти 1964 елда йөрәк белән үлеп китте. Миңа ул вакытта нибары биш яшь. Аның мәете караватта ятканын, күмәргә алып чыгып киткән вакытларны хәтерлим. Ә башкасын – юк.

Мин мәктәпне тәмамлагач, Казанда Каучук заводында бер ел лаборант булып эшләдем. Рабфакта бер ел укыдым, аннан КДПИның татар һәм рус теле бүлегенә укырга кереп, 1983 елда аны тәмамладым. Институтның икенче курсында безгә лекцияне Мөхәммәт Мәһдиев укыды. Беренче мәртәбә лекция укырга кергәнен хәтерлим. Шундый чибәр, озын буйлы, чиста-пөхтә, зәвык белән киенгән Мәһдиев аудиториягә керде. Ә безнең студентлар никтер бик шаулашып утырдылар. Шуннан Мөхәммәт абый карап-карап утырды да, исемлек белән таныша башлады. Исемлек буенча һәр студент исем-фамилиясен, кайсы район мәктәбеннән килгәнлеген әйтергә тиеш иде. Чират миңа җитте. Мин басып: “Арча районы, Сеҗе урта мәктәбе”, – дидем. Әтиемнең исемен сорады. Мин “Зөфәр кызы” диюемә Мөхәммәт абый әллә нишләде. Йөзе үзгәрде. Бераз тын торганнан соң миңа: “Синең әтиең мировой егет иде”, – диде.

Мөхәммәт абыйның “Ачы тәҗрибә”се басылып чыккач, аны укыдым һәм әтинең никадәр газаплар үтеп яшәгәне хакында күбрәк белдем. Әти авырлыклар аша үткәнен бервакытта да сөйләмәгән, күрәсең, ярамагандыр. Хәтта күп нәрсәне әни дә белми иде. Әсәрне укыгач, Мөхәммәт абый белән әти турында шулхәтле сөйләшеп утырасым килде, ләкин мин бик оялчан авыл кызы аңа сүз катарга җөрьәт итә алмадым. Бу халәт күңелемдә төер булып калды. Югыйсә, ел саен мин аны Сикертән сабантуенда күрә идем. Бер елны сабантуйга улы белән бергә кайтты. Моряк булып хезмәт иткән улы белән горурлануы йөзенә чыккан иде. Ул бөтен мәйданны әйләнеп чыкты. Шулвакытта да аңа сүз катарга кыенсындым.

Аннан Сикертән мәдәният йортында Мөхәммәт абыйның “Хәсрәтле өч көн” пьесасын уйнарга күчмә театр артистлары кайтты. Туганнары Фәүзия апаларда без артистларга ашарга әзерләдек. Мөхәммәт абый да шунда иде. Анда да оялып, эндәшергә кыймадым.

Утыз ел мәктәптә укыттым. РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре исеменә лаек булдым. Гарәпчә укырга өйрәндем. Бүген ирем дә, үзем дә мәчеткә йөрибез, вәгазьләр тыңлыйбыз.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендә болай дип яза: “Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән “братья”. Әйе, өебездә әтинең зурайтылган рәсеме бар. Оныкларына да дәү әтиләренең язмыш юлын сөйләдем. Алар әтинең авыр чорның каһәрләнгән бер газизе икәнен белеп үстеләр.

Илһам абый җомга намазына җыенган арада, түзмәде, безнең әңгәмәгә килеп кушылды.

– Безнең әтинең бертуган энесе Әлтәфетдин Мөхәммәт абыйның “Без кырык беренче ел балалары” әсәре героеның прототибы дип уйлыйм. Алар педучилище Үрнәктә вакытта бергә укыйлар. Бабай кинәт кенә үлеп киткән дә, абый укуын дәвам итә алмаган. Мөхәммәт абый әсәрендә дә Әлтәфине Мөрәле егете дип яза. Әлтәфетдин абый гомеренең күп елын Казахстанда яшәп үткәрде. Ул нефть өлкәсендә хезмәт куйды. Безгә кунакка кайталар иде. Туган ягын нык сагынып яшәгән туганыбыз ул. Алар инде күптән вафат. Бервакыт әти Арчага барганда Мөхәммәт абый белән очрашкан һәм ул аңа Әлтәфетдин дип эндәшкән. Чөнки әти белән абый нык охшаганнар иде. Әни сөйләве буенча, абый бик тә шук, шаян кеше булган. Мөхәммәт абый аны әсәрендә дә шулай тасвирлый…

Менә шундый истәлекләр сөйләделәр миңа бу гаиләдә. Мин Сеҗе мәктәбенә урта белем алырга килгәндә Рәмзия ханым инде укыта иде. Бүген аның белән очрашкач, Мәскәү асты шәһәрләренә экскурсиягә барган вакытлар күңелдә яңарды. Сыйныф җитәкчесе Фәния апа белән икесе безне, егерме бер укучыны, чит җирләргә алып чыгып, дөнья күрсәтеп кайттылар. Алар җитәкчелегендә без, гади авыл балалары, никадәрле истәлекле урыннар белән таныштык.

Кеше белән күбрәк аралашкан саен яңадан-яңа мәгълүматлар беләсең. Шундый очрашулардан соң әле дә ярый истәлекләр саклаучы өлкәннәребез бар дип уйлап куям. Күңелдә туган күп сорауларга җавапны бары алар аша гына таба алабыз. Рәхмәт сезгә, өлкәннәребез!

Халидә Габидулина,

М.Мәһдиев музее мөдире

Мәдәният хезмәткәрләре җыены

Кичә Арча мәдәният йортында  район мәдәният хезмәткәрләренең хисап җыены узды. Чара башланыр алдыннан «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре «Фотоларда — Арча тарихы» исемле күргәзмә оештырды.

 

Әфганстан – төзәлмәс яра

Бүгенге кичәгә “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе, “Кызыл Йолдыз”ордены, Хәрби казанышлары өчен орден , “Батырлык” медале бүләкләнүче Сергей Баһаветдинов, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче, майор Данаиль Сабиров, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче  Марат Сөнгатуллин, “Хәрби казанышлары өчен”, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүче  Рафис Галипов катнашты.

Әфган сугышында Татарстанннан 11,500 дән артык  кеше катнаша, 296 кеше сугышта үлә. 546 солдат һәм офицер яралана, шуларның 204е инвалид булып кала.  2344 татарстанлы орден һәм медальләргә лаек була.

Районнан  150 солдат Әфганстан җирендә хәрби хезмәт үтә. Өчесе туган нигезләренә әйләнеп кайта алмый.  Менә алар Әфган сугышы корбаннары:

  1. Аглиуллин Васил (1966-1985) – танк йөртүче, Пөшәңгәр авылыннан
  2. Бикбаев Фанис (1961-1981) — разведчик, Починок-Поник авылыннан
  3. Лотфуллин Марат (1967- 1987) – танкны коралландыручы, Норильск шәһәре, Арчада күмелгән.

Кайтканнарның да 40 nан артыгы я авыртып, я юл фаҗигасенә очрап, я гаилә кора алмыйча ялгыз өйдә әрәм булды….  Бугенге көндә Арча районында  107 әфганчы  яши.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына. Алар тарихта эзле…

Татарстаныбыз олы юбилейга әзерләнә, ТАССР төзелүгә 100 ел була. Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче Татарстан тарихы,  шул тарихны тудырган кешеләр язмышы, аларның киләчәк буыннарга килеп җиткән күркәм эшләре турында сөйләргә, язарга кирәк.

1920 елның 27 маенда В.И.Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя. Шул ук елны ТАССРда республиканың башкарма комитет органнары формалаша. Тормышның төрле өлкәләре белән идарә итү бурычы наркоматларга йөкләнә, Наркомзем, Наркомпрод, Наркомсобес, Наркомтруд, Наркомюст һәм башкалар төзелә. Бер документта шундый сүзләр бар: “Татарстанның Социаль тәэминат наркоматында беренче нарком булып Исхаков дигән кеше эшләгән”.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 1999 елда “Тимерханның күргән-кичергәннәре” документаль повесте басылып чыкты. Өч повестьтан торган бу әсәр сугыш һәм хезмәт ветераны, 1962– 1977елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе, 1977-1986 елларда Казанда Социаль тәэминат министрының урынбасары, лаеклы ялга чыккач шул министрлыкның музеен төзегән Борһанов Тимерхан  Борһан улының тормыш һәм хезмәт юлына багышланган. Музейны оештырганда ул үзе эшләгән министрлыкның җитәкчеләре турында мәгълүматлар туплаган. Бу китапта: “Тикшерә торгач, Исхаковның халык комиссары булып Арча кантоны башкарма комитеты рәисе эшенә билгеләнгәне ачыкланды. Димәк, аны өлкән яшьтәге кешеләрдән кем дә булса белә торгандыр. Тимерханның келт итеп исенә төште: язучы Гомәр Бәширов егерменче еллар башында Арча кантонында эшләгән бит. Ул белми калмас Исхаковны. Тик ул бит хәзер инде туксан яшендә, хәтере ничегрәк икән?

Китте Тимерхан Гомәр абыйны эзләп Язучылар союзына. Адресын белеште. Новаторлар урамында яши икән. Анда барды. Гомәр ага аны шатланып, якты йөз белән каршы алды. Кырлай музеен салышып, киңәшләрен биреп йөргән чактагыдан бер дә үзгәрмәгән. Хәтере дә шәп булып чыкты аның.

– Бәрәкалла, син түгелме соң бу, Тимерхан? – диде ул, яктырып. Тимерханның музей төзү уе белән йөргәнен белгәч, тагын да ныграк сөенде.

– Бәрәкалла, бик изге эш белән йөрисең икән? Мин сиңа ничек ярдәм итә алам инде?

– Сез, Гомәр ага, Арча кантонында башкарма комитет рәисе булып эшләгән Исхаковны беләсезме?

– Беләм, белмәгән кая! Түбән Мәтәскә егете иде бит ул. Безнең Арча районыныкы. Уртача буйлы, төскә-биткә чибәр, мыек йөртә, бик тә пөхтә киенә, тырыш, эшне бөтен көчен-дәртен куеп эшли. Аны егерменче еллар азагында милләтчелектә гаепләделәр шикелле. Ул бит син эшләгән министрлыкта нарком булды бугай. Ул чагында сезнең министрлыкны наркомат дип йөртәләр иде”,- дигән юллар бар.

Дөрестән дә, 1920 елның 25 сентябреннән 1921 елның 29 июненә кадәр Исхаков Вәли Исхак улы ТАССР социаль тәэминат наркомында халык комиссары булып эшли. Безнең музейда аның ТАССРның беренче съездында шул вазифага сайлануы турында таныклыкның күчермәсе һәм башка документлар саклана. Билгеле булганча, 1921 ел Идел буенда корылык һәм иген уңышының аз булуы билгеле. Социаль тәэминат наркомына тәүлекләр буе эшләргә туры килә. Ачлыкка каршы көрәшү өчен Казан шәһәрендә тулай тораклар, авылдан килгән крестьяннар өчен 350 кешелек кабул итү пункты, шуларга өстәп тукландыру оешмалары ачыла. Балаларга азык-төлек өләшү өчен врачлар белән тупланган махсус поездлар җибәрелә. Бу поездларда балаларны теркәү, аларның сәламәтлеген тикшерү һәм тукландыру оештырылган. Көн саен бишәр мең бала шундый ярдәм ала, ләкин әле ул җитәрлек булмый. Республикада инвалидлар, өлкәннәр, балалар өчен интернатлар ачыла, һөнәргә өйрәтү мастерскойлары булдырыла, һәм тагын ярдәмгә мохтаҗ булганнар өчен төрле юнәлештә эш алып барыла. Бу эшләрнең барысының да башында Вәли Исхаков тора. Архив документларында Вәли Исхаковның үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән, бөтен эш тәҗрибәсен кулланып башкаруы турында әйтелә.

Энергиясе ташып торган якташыбызның хезмәт юлы 1921-1922 елларда Грозный шәһәрендә эшче-крестьян инспекциясе башлыгы, юстиция бүлеге мөдире, 1922-1924 елларда ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары, 1924-1925 елларда Татсовнархоз рәисе урынбасары, 1925-1926 елларда ТАССР эчке сәүдә халык комиссары, 1926-1927 елларда ТАССР халык комиссарлары Советының Дәүләт планы сәүдә-кооператив секциясе рәисе, 1927-1929 елларда ТАССР Дәүләт планы комиссиясе рәисе вазифаларын башкара.

Архивта Исхаковка Мәскәүгә барыр өчен бирелгән командировка бланкасы саклана. Ул РСФСР халык комиссарлары Советына Татарстанның беренче бишъеллыгы планын төзү өчен бара. Әнә нинди белемле, тәҗрибәле кеше була ул Вәли Исхаков. Ләкин ул автобиографиясендәге анкеталарда “Белеме” дигән графада: “Бер мәктәптә дә укымадым. Казан байларында малайлыкта хезмәтче булып йөрдем. Үзлегемнән укырга туры килде”,- дип язган. Шунда ук Вәли Исхак улы Исхаковның (тулы исеме Габделвәли) 1889 елның 15 сентябрендә Казан губернасы, Арча кантоны Түбән Мәтәскә авылында тууы, 1919 елдан ВКП(б) члены булуы турында мәгълүмат бирелгән. Башкарган хезмәтләреннән күренгәнчә үзлегеннән алган белемен һәм тормыш тәҗрибәсен кулланып, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклап, бүгенге яңа аталыш белән әйткәндә якташыбыз өч министрлыкта җитәкчелек иткән, һәм тагын бик күп җаваплы вазифалар башкарган. Вәли Исхаков 1920-1930 елларда республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була.

 

Бу юлларны дулкынланмый, тетрәнми укып та булмый хәтта. Шундый кешедән дә “халык дошманы” ясап кулга алсыннар әле. Уйлар һаман тынгы бирми: нигә дошман ясаганнар соң аннан? Нигә? Баксаң “Милләтче Солтангалиев” белән элемтәдә булган икән. 1928 нче елны Мәскәүдә командировкада чакта, аның Солтангалиев белән очрашуы зур бер гаеп итеп саналган. Ә Мирсәет Солтангалиев судта бу турыда: “Исхаков белән безнең арада бервакытта да милли мәсьәлә турында сөйләшү булмады. Әгәр беләсегез килсә, Исхаков – чын коммунист ул”, — ди. Әмма файдасыз.

Аларның гаиләсен – хатыны Бибинур апаны, уллары – моннан  берничә ел элек кенә вафат булган Ирекле абыйны, энесе Азат абыйны да декабрь суыкларында фатирларыннан куып чыгаралар. Суд карары белән Вәли абый төньякка сөрелә. Чамадан тыш авыр физик хезмәт аның сәламәтлеген какшата. Биш елга сузылган коточкыч михнәтле концлагерь срогын тутыргач, тагын ун еллык Вологда өлкәсе. Аннан сәламәтлеге какшау сәбәпле, Мари республикасының Катлесала бистәсе, II группа инвалид… 1942 дә улы Азатны сугышка алалар, ул анда һәлак була. Ирекле абый исә, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авиация  институтына укырга керә. Анкетадагы “Туганнарыгыз кайда?” – дигән сорауга ул: “Берни дә белмим”,- дип яза.  Аллаһ рәхмәте белән, ихтимал, аны шул язу коткаргандыр да. Юкса, институтка алмаган булырлар иде, яки, “халык дошманы” баласы дип, куып чыгарырлар иде. Еллары нинди булган бит! Бәхетледер, моны белмиләр һәм ул институттан инженер дипломы алып чыгып, лаеклы ялга киткәнче, әтисен юк иткән җәмгыятькә намуслы хезмәт итә.

Гариф Ахунов бу әсәрендә: “Вәли Исхаков, зыялы булганы өчен, җәһәннәм газаплары күргән татар, 60 яшендә якты дөнья белән саубуллаша. Хатыны Бибинур 95 яшендә дөнья куя. Бибинур ханым, югыйсә, күпме газаплар күрде, күпме ирсез яшәде, гөнаһсызга утыртылган ире белән фронтта һәлак булган улының хәсрәтләрен башыннан кичерде, ничә еллар “халык дошманы” хатыны булып яшәде. Чыдаса да чыдый икән адәм баласы”,- дип яза.

Якташыбыз Вәли Исхаков суд карары белән, дөрес хөкем ителмәгән буларак 1957 елда аклана.Исән вакытта авылдашлары белән элемтәдә тора, Казан шәһәрендә еш була, элеккеге танышлары белән аралашып яши. Түбән Мәтәскә авылында туып-үскән Бибинур апа да үзенең һәм Вәли абыйның туганнары белән аралашып яшәгән.

Бу язманы әзерләгәндә Түбән Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбе музеенда тупланган материаллар да кулланылды, музей җитәкчесе Лилия Закирова зур ярдәм итте. Киләчәк буыннар тарихта эзләрен калдырган шәхесләрне онытмасыннар иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

ТАССРның 100 еллыгына. Якташыбыз Рәбига Шакированы искә алу

Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән якташыбыз  Шакирова Рәбига Нигъмәтҗан кызы районыбызның Яңа Кенәр авылында 1910 елның 10 февралендә дөньяга килә. Аның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясарга мөмкин булган күргәзмә оештырылды.

           Хезмәт юлы:

1929-1931 – Әтнә районының Шурабаш мәктәбендә укытучы,

1931-1934 –  Казан театр училищесы студенты,

1934-1937 –  Казандагы татар “Эшче” театры артисты,

1937-1977 – Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты.

        Уйнаган рольләре:

Александр Островский, “Гаепсездән гаеплеләр”– Галчиха,

Александр Островский, “Соңгы мәхәббәт” – Людмила,

Александр Островский, “Бирнәсез кыз” –  Огудалова,

Шәриф Камал, “Козгыннар оясы” – Фәхринисәнең әнисе,

Кәрим Тинчурин, “Зәңгәр шәл” – икенче хатын,

Гадел Кутуй, “Шатлык җыры” – Ана,

Максим Горький, “Васа Железнова” – Рошаева,

Нәкый Исәнбәт, “Рәйхан” – Мәпә,

Мирхәйләр Фәйзи, “Галиябану” – Галиябану,

Узеир Гаджибеков, “Аршин мал алан”– Җиһан,

Николай Гоголь,  “Өйләнү”– Фекла,

Александр Корнейчук, “Балан куаклыгы”– Ага Щука, соңыннан Ковшин,

Юныс Әминов, “Язылмаган законнар” – Майлыбикә,

Бранислав Нушич, “Иң гади кеше” – Мария,

Сәхип Җамал, “Кара чәчәкләр”– Биби,

Туфан  Миңнуллин, “Безнең авыл кешеләре” – Гыйлмиҗиһан,

Сәет Шәкүров, “Мәхәббәт газабы” – Гадилә түти,

Әсгать Мирзаһитов “Куендагы елан” – Тәттә,

Сабир Өметбаев, Шәрифҗанов һәм Аллутдинов, “Көйсез килен” –Күркәмбану һәм башкалар.

Рәбига Шакирова сәхнәдә тирән хисле, ялкынлы, лирикага бай, юмарт табигатьле, татар теленең музыкаль аһәңлелеген халыкка җиткерә алды. Сәхнәдә аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте урынлы һәм тормышчан. Ул тудырган образларга сокланмыйча мөмкин түгел. Актриса иҗатындагы төп үзенчәлек – ул кешеләр табигатенең акыл көченә ышану, аны зурлау, хөрмәтләү. Хәтта тискәре рольләрне уйнарга туры килгәндә дә аның уңышлары  нигезендә шул нәрсә ята. Монда, билгеле, гомер буе бергә хезмәт иткән, һәр образны тудырганда өлкән дустыңның һәм укытучыңның иңен сизү күп ярдәм иткәндер. Чөнки Рәбига Шакирова үзенең сәхнә тормышын режиссер Сабир Өметбаевтан башка күз алдына да китерә алмый. Аның иҗат биографиясе тулысы белән шушы театрга бәйләнә, ул аны булдыру, яшәтү өчен тырыша, аның иҗат йөзен тудыруда күп көч куя.

Уйналган рольләрнең һәркайсы кадерле,  кайсысын гына искә төшереп : “Рәбига апа бу спектакль кайчан һәм ничек уйналды?” дип сора, ул аның елын һәм эчтәлеген һич ялгышмый сезгә әйтеп бирер. Театр тормышындагы һәр вакыйга аның йөрәгендә сакланып, аныкына әверелгәннәр.Театрдагы эш принциплары тулысы белән Рәбига Шакирова иҗатында үз чагылышын тапкан дисәк, һичшиксез ялгышмабыз. Ул иҗат иткән образлар театр тарихы битләрендә аерым урын билиләр.

Совет хөкүмәте тарафыннан аның хезмәте югары бәяләнә, хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1957 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә.1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать дакадасында  “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. 1957-1963 елларда Минзәлә шәһәр советы һәм район советы депутаты итеп сайлана. Рәбига Шакирова авыллардагы үзешчән сәнгать коллективларына бик теләп булыша.

Артистканың 40 ел гомере тоташтан шушы театрда, һич тә арттырып әйтмичә, тәгәрмәч өстендә үтә. Бер урыннан икенче урынга йөргәндә ул чор артистлары хәтта атлы транспорт белән дә кирәгенчә тәэмин ителмиләр. Ләкин аларның илһамлы рухларын бернинди авырлыклар да сындыра алмый. Кыенлыкларга тарыган чакларында да Рәбига апа Шакирова хезмәттәшләренә һәм тамашачыларга сабырлык, түземлек өлгесе булып калырга тырыша. Менә шуңа күрә дә, кайда гына булмасын, нинди генә спектакльдә уйнамасын, халык аның чыгышын һәрвакыт яратып кабул итә, үзенең сөекле кызын алкышлар белән күмә. Аның башкарган рольләрен саный китсәң алар җитмештән арта, шуларның уннан артыгы рус һәм Европа классиклары әсәрләрендәге персонажлар. Халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән якташыбызның  иҗади хезмәте генә түгел, шәхси тормышы да бик күпләргә үрнәк булып тора.Үзенең мәхәббәтен Минзәлә театрында тапкан Рәбига Шакирова Татарстанның халык артисты Мөхит Кичубаев белән гаилә тормышы корып 42 ел бергә гомер итәләр һәм дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.  Мөхит абый тормышны тирәнтен аңлаган, 1941-1943 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, ярты ел буе госпитальдә яраланып яткан кеше буларак һәр көннең кадерен белеп яши, үзен аямыйча иҗат итә. Рәбига апа да, Мөхит абый да,  аларның  ике балалары да безнең арабызда юк инде. Уллары Илдус, кызлары Илһамия  Минзәлә шәһәрендә яшиләр. Озак еллар Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән Илһамия Мөхит кызы Кичубаева бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының  музеен җитәкли. Әти-әнисе турында истәлекләрен яңартып: “Әни бик акыллы, ярдәмчел, туган җанлы  кеше иде. Әти белән бик килешеп, уртак тел табып яшәделәр, сәхнәдә бер-берсен тулыландырып, булышып эшләделәр. Дуслары бик күп иде, аралашырга, киңәшергә яраттылар. Әнинең берничә ел укытучы булып эшләве гомер буе сизелеп торды, яшь артистларга бик теләп ярдәм итте, алар безгә дөрес тәрбия бирделәр. Әниебез 1997 елның 17 октябрендә вафат булды. Озак еллар бергә эшләгән РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина әниебезнең хезмәтен бәяләп: “Театрның әнисе үлде”,- диде. Безнең әти-әнине театр коллективы онытмый, аларның  юбилей даталарын зурлап үткәрәләр”,- дип искә ала кызлары Илһамия апа. Рәбига Шакированың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне,  истәлекләр туплауны дәвам итәрбез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Кадерле кунаклар

М.Мәһдиев музеенда еш кына зур дәрәҗәле шәхесләр кунакта була. Бүген дә шундый кунаклар язучының иҗади мирасы белән якыннан таныштылар. Араларында Г.Камалның энесе Габдрахман Камал II нең улы Искәндәр Камал, 27 ел «Куйбышев» исемендәге колхозны җитәкләгән Габделбәр Фәйзрахмановның кызы Роза Динмөхәммәтова, «Ак Барс агрокомплексы» җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов һәм башкалар бар. Музейда алган кичерешләре, уй-фикерләре белән уртаклашып, М.Мәһдиев турында үзләре белгән истәлекләре белән дә бүлештеләр.

Сугыш каһарманнары эзеннән

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика