Раузалина Әминова белән очрашу

Бүген музеебызда ТАССРның иң алдынгы киномеханигы, хәтта Казакъстан кышлакларына кадәр барып, тугандаш казак халкына киноның нәрсә икәнен күрсәткән, соңыннан Арча мәдәният йортында директор булып эшләгән Раузалина Фатыйх кызы Әминова белән очраштык.

Ул безгә белем алу вакыйгалары, кино эшенә ничек килүе, көтүче булып эшләве, сугыш чорындагы балачагы, егетләрчә тәвәкәллеге, мәхәббәт фаҗигасы һ.б. турында сөйләде.

6 нчы мәктәпнең, 6 нчы сыйныф укучылары

Мәктәп музеенда

Урта Курса төп гомуми белем  мәктәбе музеенда, җитәкчесе Наил Шәфигуллин белән бергә,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган экспозиция белән таныштым. Минем өчен  Фронтовик язучы Госман Бакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган материаллар аеруча кызыклы булды. Музейда тәртип, һәр экспонат белән танышырга мөмкин, музейда укучылар белән  даими эш алып барылуы да сизелеп  тора.

Шәфигулла Гарипов

Атамаларның үткәне һәм бүгенге язмышы

Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбе укучылары М.Мәһдиев иҗатында кулланылган атамаларның үткән һәм бүгенге торышы, тарихы белән таныштылар. Һәр атаманың килеп чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты. Язучының «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә еш кулланылган Масра басу юлы, Тупы һәм Визир юлларының каян үтүләре, урманның бүленеше, елгаларның бүгенге халәте, кайбер чишмәләрнең , күлләрнең ни өчен юкка чыгулары хакындагы мәгълүматлар укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Истәлекле очрашу

20 гыйнвар көнне Урта Курса төп гомуми белем  мәктәбендә төрле елларда белем алган күренекле шәхесләр белән кызыклы очрашу булды. Кичә барышында кунаклар үзләре белән таныштырдылар, истәлекләр сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр. Ә укучылар үзләре сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, төрле музыка инструментларында уйнап күрсәтеп һәркемне сокландырдылар. Кичәдә  катнашучылар күргәзмәгә куелган материалларны да кызыксынып карадылар.

Башкорт язучысы М.Мәһдиев музеенда булып китте

Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов М.Мәһдиев музеенда кунакта булып китте. Ул Мөхәммәт аганың әсәрләрен яратып укуын әйтеп, музее белән таныша алуына чиксез рәхмәтләрен белдерде. Айгиз Баймөхәммәтовның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул иң күп укыла торган язучыларның берсе. Музей фондына да «Калдырма, әнкәй!» китабын бүләк итте. М.Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәре  башкорт теленә тәрҗемә ителеп, 1997 елда басылып чыга. Кунагыбыз язучының бу китабын күргәч, зур кызыксыну белән карады һәм истәлек китабына үз фикерләрен язып калдырды. Айгиз Баймөхәммәтов белән М.Мәһдиевнең студенты, язучы, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, якташ язучыбыз Рөстәм Галиуллин да бар иде.

Варшава азат ителгән көн

75 ел элек совет солдатлары Варшаваны азат итте. Шул уңайдан Арча шәһәренең 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Яңасалада очрашулар

Кичә Яңасала мәктәбендә музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган күргәзмәне килгән кунаклар да, укучылар да, авыл халкы да кызыксынып карадылар. Анда якташыбыз, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов белән бәйле материаллар урын алган иде.

Сугыш елларында Гомәр Бәширов “Намус” романын язарга керешә. Әсәр шактый озак языла, беренче варианттагы аерым өлешләре шул елларда ук инде матбугатта басыла башлый. 1947 елда әсәр  төгәлләнеп, тулысы белән 1948 елда “Совет әдәбияты” журналында басыла. 1949 елда аның рус телендәге беренче тәрҗемәсе дөнья күрә. Хәзерге көндә рус телендә генә дә романның ун басмасы бар, аларның гомуми тиражы – бер миллион нөсхә чамасы.

“Намус” романы әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә украин, белорус, казакъ, үзбәк, әзербайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә.

1951 елда якташыбыз Гомәр Бәширов “Намус” романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Ул елларда роман бер-бер артлы болгар, венгер, поляк, чех, словак, румын, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә басылып чыга. Шулай ук инглиз, француз, испан, һинд телләрендә укучыларга тәкъдим ителә.

                Шәфигулла Гарипов

Яңасалада Гомәр Бәширов паркы ачылды

Яңасала авылында Сталин премиясе лауреты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә парк һәм истәлек тактасы ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, язучылар, журналистлар һәм Яңасала халкы катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре әдип иҗатына багышланган күргәзмә оештырды.

Җәләлиевларда кунакта

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Ачы тәҗрибә” әсәрендә Арча районы Сикертән авылы кызы Хәсәнова Рәмзия Зөфәр кызы турында язылган. Рәмзия ханым — утыз ел балаларга белем биргән кеше. Аның нәселе укымышлы. Ул — Сикертән авылында күп еллар муллалык иткән Хәсән Абдуллинның оныгы, концлагерьларда күп газаплар күргән Зөфәр Хәсәновның кызы, М.Мәһдиевнең студенты. Бүгенге көндә Мөрәле авылында гаиләсе белән яши. Аның белән очрашып, нәселенең язмышы, әтисенең тормыш газаплары, галим һәм язучы М.Мәһдиевтән алган белемнәре хакында истәлекләрне барлап, хатирәләрне яңарттык. Ире Илһам абый әтисенең бертуганы Әлтәфетдин турында да сөйләде.  “Без кырык беренче ел балалары” әсәрендәге Әлтәфинең прототибы безнең абый дип уйлыйбыз”, — дигән фикерен җиткереп, гаилә альбомындагы фотолар белән дә таныштырды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика