Төбәкара конференциядә

 

20 декабрьдә Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда Пермь өлкәсенең Барда районы, Марий Эль республикасының Морки районы һәм Татарстан Республикасы районнарыннан укучылар һәм укытучылар катнашты. Конференциядә чыгыш ясаган укучыларның ныклы әзерлеге, башка елларга караганда фәнни эшләрнең эчтәлеге уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Без мәктәпнең музее эшчәнлеге белән дә таныштык.

                                                                             Шәфигулла Гарипов

Язучының иҗаты белән таныштылар

Мөрәле башлангыч мәктәбе укучылары  М.Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышып, язучының музеена видеоэкскурсия ясадылар. М.Мәһдиевнең «Ай нигә йөри?» китабындагы көлдергечләрен тыңлап, туган сорауларга җаваплар эзләделәр, үз фикерләре белән бүлештеләр. Музей фондында булган кайбер экспонатлардан төзелгән күргәзмәне карап, күп мәгълүматка ия булдылар.
Халида Габидуллина

“Арча” җыры – Татарстан радиосында

    Арча якларына карыйм,

 Дустым Арча ягында.

Арча ягы бигрәк матур

 Кош  сайраган чагында.

      Бу  шигырь  юллары  бөтен  татар  халкы  яратып  тыңлый  торган  “Арча” җырыннан. Ә инде “Арча” җырына килсәк, Шамил абый кебек бу җырны әле беркемнең дә башкарганы юк. Арча шәһәрендә һәм авылларыбызда уздырыла торган чараларда, сабантуйларда, чит төбәкләрдә үткәрелә торган очрашулар вакытында “Арча” җыры башкарыла һәм аны һәркем үз итеп, яратып тыңлый. Ул чараларда Шамил Әхмәтҗанов үзе дә бик теләп катнаша, аның ягымлы, үзенчәлекле, көчле, аһәңле тавышы беркемне дә битараф калдырмый. “Арча” җыры дисәң Шамил абый, ә инде Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны әйтсәләр күңелләрдә “Арча” җыры яңгырый башлый.

Якташыбыз Шамил абый үзе: “Моннан 30 ел элек, 1989 елның ноябрь аенда “Арча” җырын Татарстан радиосына яздырткан идем һәм ул әле дә бик еш яңгырый. Шушы җыр аша мин туган ягыма сәлам җибәреп торам кебек һәм  татар халык җыры буларак анда районыбызның тырыш халкына булган хөрмәт һәм горурлык хисләре чагыла кебек”.

23 декабрь көнне Арча мәдәният йортында “Арча батырларын данлый” дип исемләнгән районыбыз алдынгылары бәйрәме булды. Анда якташларыбыз Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов һәм Гөлзада Сафиуллина, фән докторлары Фәния Җамалиева һәм Гаптрәүф Нуриев, язучылар Хәнәфи Бәдигый, Риман Гыйлемханов, Рифат Җамал, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәтҗанова, Рөстәм Галиуллин, журналистлар Әгъзәм Фәйзрахманов, Рамил Гарипов катнаштылар. Соңыннан түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытында да “Арча” җыры турында фикер алышу булды.

Бөтен гомерен Шамил Әхмәтҗанов белән аралашып яшәгән Гөлзада Сафиуллина: “Ул елларда Шамил абый башкаруында “Арча” җырын радиодан көнгә берничә тапкыр тапшыралар иде. Ул аны шул кадәр җиренә җиткереп, һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп башкарды, бу җыр аның визит карточкасы булды. Шамил абый аны әле дә сәхнәдән егетләрчә башкарып тамашачыларның мәхәббәтен яулап тора. “Арча” җыры – ул мәңгелек җыр!”,- диде истәлекләрен яңартып.

“Без Шамил абый белән авылдашлар. Курса Почмакта гел  очрашабыз, ул авылдашларга “Арча” җырын еш бүләк итә. Бу көннәрдә минем “Язмышлар такыясы” дип исемләнгән китабым дөнья күрде. Бу китабымда “Арча поезды” шигырьләр циклында Арча районында туып-үскән олы шәхесләргә багышланган шигырьләр арасында авылдашым Шамил Әхмәтҗановка багышланган “Сорнай моңы илчесе” шигыре бар. Кереш сүз итеп, дөнья дәрәҗәсендә югары бәяләнерлек җырлар тудырган маэстро, авылдашым – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка багышлыйм, дигән  юлларны яздым,”- диде горурланып Сания Әхмәтҗанова.

Аның Шамил Әхмәтҗановка багышланган бу шигырь юлларында җырчының биографиясе дә, җырлаган җырлары, бөтен  татар халкының аңа булган олы хөрмәте һәм ихтирамы чагыла. Хәзер без сезгә шул әсәрне тәкъдим итәбез:

 

Сорнай моңы илчесе

Бер чишмәнең суын эчеп үскән

Урамдашлар бит без, авылдашлар.

Бер туфракта яшьнәп, иртә язда

Күккә канат ачкан ябалдашлар.

Берләштерә безне уртак бер гамь:

Ата-баба йорты – туган авыл…

Талган канатларны имләр оя

Сиңа да ул хәзер, миңа да ул.

Хәтер күге тоныклана төшсә,

Зеңлап куя туганлыкның кылы:

Курса Почмак дигән төп нигезнең

Мин бер кызы булсам, син – бер улы.

Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашканда,

Сагыш тибә сагыну ярасында.

Тамчы-тамчы кояшкайлар шыта

Сөеп баккан көләч карашыңда.

Олпатларча тыйнак көлүеңнең

Гөлдерәве балачактан таныш.

Көтеп алган Коръән аятедәй,

Ишелеп туа җанга бәрхет тавыш.

***

Ана карынында сирпелгәндер

Тибрәнеше сиңа милли көйнең.

Канатларын сыйпап – чыныктырып,

Син аларны моң күгенә чөйдең.

Арча куенына тыйнак сеңгән

Тар “почмактан” чыгып, Акын кебек,

Бер очкыннан кабынып үрли-үрли,

Җанны ялмап алган ялкын кебек,

Илләр яулап, дөнья буйлап киттең…

“Идел кызы”, “Сәрвиназ”лар белән

Син Гыйракка кадәр барып җиттең.

“Уракчы кыз”, “Зиләйлүк”ләреңне

Мальта, Япониядә мәшһүр иттең.

Италия сине алкышлаган!

Киң мәйданда биш мең тамашачы

Ул көн үзен сиңа багышлаган.

Җырлагансың саф безнеңчә итеп…

Һәр җырыңны  алган алар көтеп,

“Нинди моң бу!” диеп таңга калган.

Хатын-кызлар гына түгел, хәтта ирләр

“Уел”ыңнан уелып сулкылдаган.

***

Фронтларга киткән әткәйләрнең

Көен отып алып яшәттең син!

Яудан кайтмый калган солдатларның

Өзелеп калган моңын, сыйпап –ялгап.

Гүя яңабаштан яшьнәттең син!

Халкыбызның сирәк җыр мирасын

Моң-сүрәңне өреп яшәрттең син!

“Мин калыктым “Сорнай моңы” белән,

Бу – үз җырым минем” дигән идең…

Халык моңы, милли аһәңнәрдән

Тетрәндердең күпме күңел күген.

“Арча” көе меңнәр хәтерендә

“Шамил җыры” булып яши бүген.

Идел төбәгенең моң илчесе,

Диеп йөртә халкым сине, зурлап.

Остазлыгың яши дәвамында –

Калмадың тик фидакярча җырлап,

Шәкертләрең, кызларыңа бүлдең

Җыр байлыгың, аталарча барлап.

***

Яшерен серен эзләп таңга калам

Син мәкамен тапкан дога –җырның.

Туган якның хәтер түрләрендә

Гел мөнбәрле булсын синең урының.

Кан кардәшләр, гәрчә, булмасак та,

Су кардәшләр бит без, моң кардәшләр.

Татар җыры аксакалы, диеп,

Килер буын башын иеп дәшәр.

Шамил кебек җырчы улы барда,

Татар яшәр әле! Мең-мең яшәр!

 

Әйе, якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның “Арча” җырын радио аша тапшыра башлауга 30 ел вакыт узган. Ә ул җыр үзенең мәгънәсен, тәрбияви көчен бер дә югалтмый, еллар узган саен  татар халкының бик күп күренекле шәхесләр биргән Арча төбәге белән кызыксынуын арттыра гына бара.

“Казан арты” тарих-этнография  музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Якташлары белән горурланалар

19 декабрь көнне Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән кичә булды. Анда Байкал авылында туып-үскән шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны, Яңа Сәрдә авылында туып-үскән театр артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алдылар,   аларның тормыш юллары һәм иҗатларына бәйле истәлекләрне яңарттылар.

Кичәгә районыбызның Шура авылында туып, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи үзенең иҗатташ дусты, композитор, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән кайткан иде. Укучылар Галиәхмәт Шаһиның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, балалар өчен язган җырларын башкардылар. Кичә барышында Галиәхмәт абый үзенең бала чагы, мәктәп еллары, иҗатының башланып китүе турында сөйләде, төрле елларда язылган шигырьләре белән таныштырды. “Миңа тормыш сынаулары аша узарга туры килде. Күз алдына китерегез, иртән уянганда ике күзем дә күрми иде, ә миңа 42 яшь. Чаллы, Казан, Мәскәү больницаларында дәваландым, нәтиҗәдә бер күзем аз гына күрә башлады. Өйгә кайткач күңелемдә шигырьләр туды, ләкин яза алмыйм. Миңа диктофон алып бирделәр, улым укудан кайткач аларны тыңлап, кәгазьгә төшерә иде. Шулай итеп минем беренче шигырьләрем язылды һәм бүгенгге көндә егермегә якын китабым дөнья күрде. Бик күп композиторлар, шул исәптән бүгенге кичәдә катнашучы иҗатташым Виталий Агапов та кырыктан артык шигыремә көй язып, күбесен үзе башкара да. Берничә ел элек күземә операция ясаттым, хәзер уңайрак күрәм инде”,- дип сөйләде Галиәхмәт абый.

Виталий Агапов һәм аның улы, Галиәхмәт Шаһиның җырларын башкардылар, укучылар һәм укытучылар, килгән авылдашлары аларны бик яратып кабул иттеләр. “Галиәхмәт абыйны мин бик хөрмәт итәм. Ул тормышта тыйнак һәм сабыр булуы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәп һәм иҗат итеп, онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхес. Аның 200 дән артык шигыренә язылган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Әнвәр Нургалиев, Айгөл Сагынбаева, мин үзем һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Җырлары өчен ул бик күп дипломнар һәм грамоталар алды. Якташыгыз Илназ Бах көен язып үзе үк башкарган “Туганым” җыры өчен 2018 елда үткәрелгән “Татар җыры” фестивалендә алар “Алтын Барс” премиясе лауреатлары булдылар. Галиәхмәт Шаһиның шигырьләре үзләре үк җырлап торалар,”- диде горурланып  Виталий Агапов. Авылдашы Рәмзия Гайфуллина үзе баянда уйнап “Шура авылы” җырын башкарды. Бу җырның сүзләрен Галиәхмәт абый, ә көен Рәмзия үзе язган.

Якташыбыз Галиәхмәт Шаһи август аенда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Мәктәп коллективы аны туган көне белән котладылар.  Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлавын якташыбыз зур дулкынлану һәм горурлык хисләре белән кабул итте һәм олы рәхмәтен җиткерде.

Галиәхмәт Шаһиның  иҗатын һәркем ярата. Аларда аның узган тормыш юлы, әти-әнисенә  һәм туганнарына булган олы хөрмәт, туган авылы һәм аның кешеләре белән горурлану, билгеле инде беренче яшьлек мәхәббәте, олыгая барган саен фәлсәфи уйланулары чагыла. Аның  шигырьләрен укыгач, алар белән бергә яшисең, ә җырга әйләнгәннәрен тыңлаганда, күңелләр ял итә.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге  алып килгән күргәзмәдә Габделгазиз Монасыйпов, Гафур Каюмов, Галиәхмәт Шаһи турында күп мәгълүматлар алырга мөмкин иде. Шурабаш мәктәбе коллективы үзләренең якташлары белән горурланып яши. Укучылар яшьтән үк күренекле якташларының хезмәтләрен өйрәнеп, белеп үсәләр. Бу очрашу һәркем өчен файдалы булды.

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Балаларда Яңа ел рухы

Мөрәле балалар бакчасында Яңа ел рухы хөкем сөрә. Һәр бала бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләгән. Уен бүлмәсен дә матур итеп бизәгәннәр. Тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәген көтәләр. Кечкенә нарасыйлар якташлары, язучы Мөхәммәт Мәһдиев турында кыскача мәгълүмат белән таныштылар. Бик теләп әкият тә тыңладылар.
Халида Габидуллина

Язучыга багышлап…

Арча районы Сикертән мәктәбендә язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышланган V Районара Мәһдиев укулары узды. Кунак булып язучының кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, шулай ук Казаннан һәм Арчадан танылган шәхесләр килгән иде. Әлеге укулар халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, укучыларда язучының иҗади мирасына кызыксынуны арттыру, фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстереп ныгыту, эш алымнары белән уртаклашу өчен төрле юнәлешләрдә оештырыла. Юнәлешләр укучылар һәм укытучылар өчен аерым темалар белән бирелә. Мәсәлән, укытучылар өчен “М.Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” темасы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу юнәлешнең бер өлешендә миңа да тыңлап утыру мөмкинлеге туды. Укытучылар дәрес үрнәкләре, фәнни-гамәли хезмәтләре, язучының иҗаты буенча мастер-класс, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар. Минем өчен иң куанычлысы укытучылар арасында Мөхәммәт абыйның студентлары катнашуы булды. М.Мәһдиевнең лекция барышында нинди алымнар куллануы да телгә алынып, бераз хатирәләргә дә урын бирелде.

“Шигърият бакчасында”, “Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес”, “М.Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге”, “М.Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” кебек юнәлешләрдә дә укучылар югалып калмаганнар, зур хезмәт башкарып, аны яклый да белделәр. Һәр юнәлешнең җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татар эше илә мәшгуль рус…

Татар эше илә мәшгуль рус… – мәкалә татар әдәбиятына, мәдәнияткә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов(1859-1954) турында. Кечкенә Иванны әтисе Тилле матбагасына өйрәнчек итеп урнаштыра. Тора-бара ул остара, татарлар соңыннан аны хөрмәт итеп “Харитон бабай” дип йөртәләр. Ул гарәп графикасын гадиләштергән кеше. Димәк, Харитон бабайның бу эш-гамәле татар әлифбасына реформа ясарга кирәклекне аңлата. 1912 елда Харитонов балалар өчен “Бүләк” исемле әлифба тудыра. Анда төсле рәсемнәр, кәләпүш кигән малайлар, калфак кигән кызлар әлифба укый. М.Мәһдиев фикеренчә, китап авторы татар балаларының мескен түгеллеген күрсәтеп, аларны Европа милләтләре дәрәҗәсендә күрергә теләгән. Үзенең хәрефләре белән балаларга дәшкән: “Сөекле балалар! Уку – яктылык, укымау – караңгы”. Әлифбасында гарәп графикасында язган шигырьне балаларга багышлый һәм Харитон бабай дип имза куя. Шушындый шигырьләр белән ул балаларны мавыктыра, китапка карата мәхәббәт тәрбияли. Ә китапның ахырында чукрак һәм телсезләр өчен әлифба бирелә. Харитон бабайның бу эшенә Г.Тукай да игътибар бирә һәм “Сабитның укырга өйрәнүе” дигән шигырь яза. Харитоновның басмаханәсендә Тукайның бик күп китаплары басылып чыга. Димәк, татар әдәбиятын халыкка җиткерү өстендә Харитонов бик зур хезмәт башкарган.

Татар укымышлылары белән И.Харитонов арасында каршылыклар да килеп чыга. И.Харитонов татарларның бәйрәмнәр белән артык мавыгуларын тәнкыйтьли. Ләкин Г.Тукай да сүзсез калмый, татарда ике генә бәйрәм – Рамазан һәм Корбан гаете булуын ассызыклый. Шулай булса да шагыйрь татарлар руслардан артта баруын, рус милләте галимнәренең кадерен белүләренә басым ясый.

И.Харитонов Коръән китабы бастырып чыгара һәм анда хаталар җибәрә. Бу турыда матбагада күп мәкаләләр басылып чыга, тәнкыйть сүзе күп яңгырый. Нәтиҗәдә, Харитон бабай суд каршына баса һәм җиңелә. Бу күренеш тә зур гыйбрәт ята. Рус милләтенең зыялы шәхесе татар зыялыларының китапларын бастырып дөньяга чыгарса, ике милләт арасында дуслык, тыгыз элемтә булдыруы күпләргә үрнәк булып тора. Ләкин ул заман зыялылары милләтенә кагылышлы бер генә хилафлыкны да күздән ычкындырмый, үз вакытында мәсьәләне хәл итеп бара белгән. Бу хәзерге буын зыялылары өчен үрнәк булып тора.

Мәкалә авторы хәзерге муллаларга мөрәҗәгать итә: гел бер үк вәгазь сөйләү халыкның саруын кайната, сәяси мәсьәләләрне дә алга куярга, бүгенге көнгә яраклы темаларны күтәрергә кирәк. М.Мәһдиев И.Харитонов татар шәхесләренең китапларын бастырып чыгарган басмаханә бинасына истәлек тактасы куюны кулай күрә. Татар милләтенең эше белән рус кешесе шөгыльләнү бер яктан аңа табыш китерсә, икенче яктан күп милләтле халыкка дуслык-татулыкка үрнәк формасын күрсәтә.

Чыганак: Мәһдиев М. Татар эше илә мәшгуль рус… // Мәгариф – 1992. — №3. Б.54-58.

Габидуллина Х.

Ни хәлең бар, Фатыйма?

Ни хәлең бар, Фатыйма? – мәкалә. М.Мәһдиев “Фронтовиклар” романы турында укытучылардан килгән хатларга җавап яза. Килгән сораулар да автор өчен “ачыш” булып тоела, геройларын кабат күздән кичерә. Әсәр белән танышкан укытучылар һәрберсе дип әйтерлек геройларны үз мәктәп укытучылары итеп кабул итә. Хәтта кайберәүләр үзләрен күрә сыман. Автор әйтүе буенча, укучы әсәрне мәкалә итеп түгел, ә әдәби әсәр итеп кабул итәргә тиеш. Димәк, язучы укучыны кызыксындыра алган һәм дә бөтен җирдә дә бер үк сыйфатка ия, характерлы укытучылар бар дигәнне аңлата. Автор фикеренчә, әсәрне уку нәтиҗәсендә кемнәрдер яшәү юнәлешен, эшләү алымнарын үзгәртергә дә мөмкин. Бу яхшы фал. Конкрет сораулар авторны уйга калдыра, күңелен күтәрә, кабат геройларының тормышы белән яшәп алырга мөмкинлек тудыра. “Рушад сезме? Инспекторыгызны таныдык: ул безнең районда яшәгән иде! Ни өчен геройларыгыз аракы эчәләр?” кебек сораулар авторны кабат уйга сала һәм аларга төгәл җавап бирүне таләп итә. Әсәрнең коеп куйган прототиплары юклыгын, авыл исемнәре һәр районда кабатлануын, әсәрне язганда нинди максат куюын да автор төгәл генә әйтә алмавын яшерми. Ләкин авторның әсәр барышында борчылуын да сизәргә мөмкин: мәктәпләрдә ир укытучылар кими бара. “Балалар егет укытучылардан егетлеккә, кыз укытучылардан нәфислеккә, нәзакәтлелеккә өйрәнәләр”, – ди ул. Шуның өчен мәктәпләрдә уңайлыклар, укытучыларга тулы эшләү мөмкинлеге тудырып, килгән яшь укытучыларны авыл җирлегендә калдыру ягын карарга кирәклеккә басым ясый.

Килгән хатлар арасында авторга ризасызлык белдерүчеләр дә байтак. Шуларның берсе Актаныш районы Әҗәкүл авылыннан З.Ә.: “Карт кызлар һәм тол хатыннарны мыскыллап язгансыз, хәтта әсәрнең дәвамын да укымаячакмын”, – дигән фикерен белдерә. М.Мәһдиев исә әсәрдәге мондый геройлар иң яраткан образлары икәнлеге турында, аларга карата мәхәббәте зур булуы хакында яза. Уфа ягыннан килгән бер хатның авторы Фатыйма исемле укытучы. Җырда да бу кыз исеме файдаланыла икән: “Уфа якларына карыйм, ни хәлең бар, Фатыйма?” Хәтта автор җавап мәкаләсен шушы кыз исеме белән атый. Һәм укытучылар алдына зур сораулар куя: педагоглык һөнәрен син дөрес сайладыңмы, педагог исеме белән горурланасыңмы, укучыларың сине яратамы?

Чыганак: Мәһдиев М. Ни хәлең бар, Фатыйма? // Совет мәктәбе – 1973. – №9.

Габидуллина Х.

Музейда яңа фотозона!

Әлфия Авзалова истәлегенә

15 декабрьдә Арча мәдәният йортында Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурсның сайлап алу туры узды. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Татар моңы Алиһәсе — Әлфия Авзалова” дип исемләнгән күргәзмәне бәйгедә катнашучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр яратып карадылар. Бәйгенең бәяләү комиссиясе рәисе Зөлфия Нигъмәтҗанова –Авзалова әнисенең иҗатын зурлаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.“Арчада  туып-үскән артистларның өлкән буыны әнием белән дус булдылар, аралашып яшәделәр. Күргәзмәгә куелган истәлекләр күңелемә бик якын, күп хатирәләрне яңартты. Киләчәктә дә күрешеп яшәргә язсын”,- диде ул горурланып.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика