Тукай театр турында (2019 ел – Россиядә Театр елы)

Татар профессиональ театрын оештыру елларында Габдулла Тукайның ярдәме зур була. Шагыйрь репетицияләргә йөри, спектакльләргә рецензияләр яза. “Габдулла Тукай” энциклопедиясендә: “Сәйяр” труппасы, беренче профессиональ татар театр труппасы. 1907 елдан Габдулла Кариев җитәкләгән труппа бу исемне 1908 елда Тукай тәкъдиме белән ала. Шагыйрь “Сәйяр”нең “Шәрык клубы” сәхнәсендә уйналган һәр спектаклен карап бара. Аның өчен хәтта тамаша залында, алдагы  рәтләрнең берсендә, махсус кресло да куелган була. Тик, Тукай ни өчендер, спектакльләрне анда утырып түгел, ә арттагы урыннардан, халык аша карарга ярата. Бәлки, танылган шагыйрь залдагыларның игътибарын сәхнәдән үзенә алырга теләмәгәндер?! Тамашачы буларак, ул сәхнәдә барган вакыйгаларны, хис белән бик садә кабул итә. Тукайның язма мирасында бу труппа спектакльләренә рецензияләр бары берничә генә. Алары да труппаның күчмә шартларда эшләү чорына карый һәм күбрәк спектакльләрдә катнашкан һәр артистка диярлек мактау сүзләреннән тора, тәнкыйть булганда, зур такт белән, кат-кат чигенешләр аша, гафу үтенү формасындарак әйтелә. Тукай – “Сәйяр” труппасының үз кешесе. Ул артистлар тормышын эчтән белә, бигрәк тә соңгы чорда, бергә “Болгар” номерларында яшәгәндә, көн саен күрешеп, аралашып торгач кемнең ни белән яшәвен, проблемаларын күрә һәм шуңа да үз фикерләрен әйтү, җиткерү өчен аңа бернинди матбугат органы хаҗәт түгел. Тугры Тукай уен турындагы фикерләрен, гадәтенчә, җиренә җиткереп, өздереп әйтә. Ләкин газета-журналлар аша тугел, бәлки турыдан-туры, колактан-колакка. Биредә инде хәтер саклап, тәкәллефләнеп торасы юк. Шуңа күрә дә фикерләр матбугатка чыкмыйча кала. Ә телгә алынган рецензияләргә килгәндә, әлбәттә, алар – авыр һәм кирәкле, зур эш башкарган якын кешеләрне матбугат аша тәкъдир итү, хөрмәтләү, игътибар күрсәтү.

“Сәйяр” труппасы артистлары, бигрәк тә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Сара Байкина, Мәрфуга Мортазина-Иманская кебек артисткалар иҗатына Тукай зур хөрмәт белән караган, ирләр өчен дә җиңел булмаган күчмә артист тормышының хатын-кызларга бигрәк тә авырга килүен яхшы аңлаган, борчылган” дигән мәгълүмат бирелгән..

Тукай  татар театрын мәйданга чыгару юллары турында уйланып, үзенчә көлкеле чаралар тәкъдим итә. Габдулла Тукай 1906 елның 11 декабрендә “Театрның файдасын халыкка ничек төшендерәбез һәм хәзрәтләрдән ничек дөресләтәбез?” дип исемләнгән мәкаләсен “Фикер” газетасында бастыра. Ул бу язмасында: “Казан кунакханәсендә яхшы гына, туры гына фикерле бер әфәнде белән үзара сөйләшеп утырганда, мин аннан түбәндә язылачак сүзләрне ишеттем. Элек, без халыкны һәм ярдәм җәмгыяте әгъзаларын оешманың ярдәм акчасына театр ясарга һичбер рәвешчә күндерә алмаган шикелле, аларга театрның безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә икәнен дә сөйләп аңлата алмыйбыз. Икенче, без мондагы тәлинкә ялаучы хәзрәтләрдән театр ясауның дөреслегенә һичбер төрле рөхсәт ала алмыйбыз. Шуның өчен безгә иң яхшы чара булыр ки, элек, театр хәрам дип кычкырып йөрүче хәзрәтләрнең иң башлыгын “Казан” кунакханәсенә чакырып сөйләшергә кирәк. Әгәр һәр театр уйнаган саен, ул абзыйларга 100әр тәңкә файда күрсәтсәң, аларның дүрт куллап театрны кабул итәчәкләре хосусында, пәйгамбәрлек итеп, киләчәктә хәбәр бирергә дә мөмкиндер”, – дип ирония белән язмасын төгәлли. Габдулла Тукайның бу мәкаләсендә әйтелгән “Театр  – безнең көннәребез өчен файдалы һәм өметле бер нәрсә” дигән фикере, гасырдан артык вакыт узуына карамастан, бүген дә актуаль яңгырый.

Габдулла Тукай сәхнәне һөнәри югарылыкта күзаллый. Ул сәхнә әсәренең сәнгатьчә эшләнешенә, артистларның уйнавына, сәхнәдә камил образлар иҗат итүләренә, әсәрнең куелышына игътибар итә. Аның “Татарча театр” мәкаләсе дә шуңа бер мисал. 1909 елның 21 июнендә “Йолдыз” газетасында басылган бу мәкаләсендә ул: “19 июньдә җомга көн кич белән Панаевский бакчасының (Казанның хәзерге Максим Горький урамында “Балалар иҗат үзәге” һәм “Динамо” стадионы урынындагы бакча) ябык театрында  “Хуҗа һәм приказчик” исемле пьеса тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мөсафирләр дә күп булганга, халык бик күп иде. Театрны алга җибәрүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш белән шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә чагыштыру дәрәҗәдән күптән үткән һәм үзенә тамашачы күңелен җәлеп иткәндер. Шунлыктан болар “Хуҗа һәм приказчик” шикелле эшләнүе җитмәгән пьесаны да матур итеп чыгара белделәр. Галимҗан ролен уйнаучы Кариев үзенең җанлы хәрәкәте һәм килешле кыйланышы һәм кирәк урыннарда төсен һәм сүзнең “тон”ын үзгәртә белүе белән хәзер генә базардан  театр сәхнәсенә тотып кертелгән бер татар бае иде”- дип бу тамашага бәя бирә. Габдулла Тукай бу мәкаләсендә спектакльдә катнашкан һәрбер артистка рольләрен ничек башкаруы турында характеристика бирә. Биредә  сүз ул үзе “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә  исем кушкан “Сәйяр” театр труппасы турында бара.Тукай мәкаләдә телгә алган Габдулла Кариев, Нури Сакаев, Фәхерниса Сәмитова, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина–Волжская, Вәлиулла Мортазин — Имамский  һәм башкалар “Сәйяр” труппасын оештыруда, аны тамашачыларга танытуда үзләреннән зур өлеш керткән беренче театр артистлары. Мәкаләдә шулай ук Галиәсгар Камалнаң “Бәхетсез егет” драмасы, ул төрек теленнән тәрҗемә иткән “Кыганыч бала” пьесасы искә алына.

Габдулла Тукай беренче татар профессиональ актрисасы, режиссер, ТАССРның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның иҗатына соклана һәм аңа багышлап “Ике кояш” шигырен язган:

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула,-

Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

                                               Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:

                                               Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

 

Габдулла Тукай татар театрын тудыруда иң мөһим рольне уйнаган драматург, театр артисты   Галиәсгар Камал белән бергә 1908-1909 елларда ”Яшен” сатирик журналын чыгаруда катнаша. 1910 елда аның юбилей кичәсендә чыгыш ясап Тукай:” Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан  әллә ничә еллар элек ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде…”,- ди. Камал Тукайның дусты, хезмәттәше һәм фикердәше була. Габдулла Тукай вафатыннан соң аның исемен халык күңелендә ныгыту йөзеннән Галиәсгар Камал бик күп эшләр башкара.

Габдулла Тукайның татар театрының оешуына мөнәсәбәтләре күрсәтелгән “Театр” шигыре Россиядә билгеләнеп үтелә торган Театр елында еш искә алына. Шигырьдә сәхнә сәнгатен әхлакны төзәтү, аң-белем чарасы итеп карау сизелә. Тормыш-көнкүреш җитешсезлекләрен ачып салган, тамашачының күзаллауларын киңәйткән, белемен арттырган театр милләтнең тәрәккыят чарасы буларак карала, аның һәр сыйныфка тигез хезмәт итүе ассызыклана. Үзенә йөкләтелгән белем-тәрбия вазифаларын башкару өчен театр алдына да аерым шартлар куела: ул камиллеккә омтылырга тиеш. Габдулла Тукай “Театр” шигыре аша бу фикерләрне халыкка җиткерергә тели.

Театр

      Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр,

  Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

                                             Театр яктылыкка, нурга илтә,

 Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

  Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

        Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең –

          Көләрлек булса, булмаса – еларсың.

                Күрерсең тормышың нинди: җитешме?

            Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

        Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —

             Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

       Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;

         Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

                                            Тигез күрә бөтен җанны театр:

         Кирәк кол бул, кирәксә — император.

     Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,

         Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

 

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары “Шәфигулла Гарипов

Беренче Казан арты укулары

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Мәдәни мирас буларак Арча топонимнары»  — Беренче Казан арты укулары узды.

Истәлекле очрашу

12 ноябрь көнне Утар Аты мәктәбендә шул мәктәпне тәмамлаган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, журналист Риман Гыйлемханов,  язучы, уннан артык китап авторы  Рәис Сафин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, ветеран укытучылар укучылар белән очраштылар. Укучылар Рәис Сафинның әсәрләрен сәхнәләштереп курсәттеләр, шигырьләрен укыдылар. Рәис абый үзенең иҗат юлы белән таныштырды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Быел гына Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Риман Гыйлемханов үзенең “Истә калганнар” һәм “Әйтеп кенә бактым” китапларының язылу тарихы турында сөйләде, мәктәп елларында ук иҗат белән шогыльләнергә мөмкин булуын аңлатты. Очрашу һәркемгә ошады. Мөмкинлектән файдаланып мин мәктәптәге, Утар Аты авылы кияве, язучы Әхмәт Исхакка багышланган музейның эшчәнлеге белән таныштым.

                                                                       Шәфигулла Гарипов

    Автор фотолары

Өстәлемдәге китап – тарих ядкаре

Эш өстәлемдә һәрвакыт китап тора. Кирәк вакытта яки эч пошканда мин аны актарып, укып утырырга яратам. Ни өчен дисезме? Чөнки минем өстәл китабымда авылым тарихы, аның кызыклы, игътибарга лаек кешеләре турында язылган. Ул китап – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәре. Бу әсәр беренче тапкыр 1983 нче елда басылып чыга. М.Мәһдиевнең өч (1995-1996) һәм биш (2009) томлыкларына да кертелгән. Хәтта “Торналар төшкән җирдә” әсәре аерым китап булып 1997 нче елда башкорт теленә дә тәрҗемә ителә. Бу китапта тарихның төрле чоры сурәтләнгән: 1921 нче елгы ачлык авырлыгы, колхозлар оешу, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы күтәрелеш чоры, социализм, коммунизм төзибез дип халкыбызның мәш килеп хезмәт итүләре.

“…Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл”, – дип башлый автор кереш сүзен. Чыннан да, Арча районы Гөберчәк авылы – гади татар авылы. Анда җиргә береккән, туган туфрагын, нигезен нык яраткан кешеләр генә яши. Язучы бу әсәргә алган авылдаш геройларын чын күңелдән ярата, аларны хөрмәт итә, соклануын белдерә, башкаларга үрнәк итеп тә куя белә. Китапта укылганнар аша тормышка карашың үзгәрә, геройларның язмышы аша тәҗрибә туплыйсың, киләчәк буын өчен өлге булырлык авылдашларыбызга сокланасың. Мөхәммәт абый әсәренең баш өлешендә үк туган авылындагы күренешләрне чит илдә күргәннәре белән чагыштырып яза. Аның уенча, Европа илләрендә булган һәрнәрсә безнең авылда инде ул күптән булган дигән нәтиҗәгә килә. Язучы авыл тарихын аның кешеләренең тормышы, язмышы белән бәйли. “Тарих ул – кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе”, – ди автор. Чыннан да, Гөберчәк авылында тәҗрибә туплап, ачы язмыш кичереп, халкына рәхмәтле дә, мәрхәмәтле дә булып яши белә торган кешеләр яши.

Әсәрдә күрсәтелгән һәр герой үз исеме белән бирелә, без аларны таныйбыз, яратабыз һәм авылыбызда шундый шәхесләр дә булган бит дип горурланабыз. Мәсәлән, авылда алты тегүче яшәгән. Алар вакыт-вакыт чит җирләргә чыгып китеп, тегү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мөхәммәт абый тегүчеләрдән кайларда эшләгәнлекләре белән кызыксына. Менә шулвакытта ул үзенә зур ачыш ясаган күк була да инде: авылдашлары татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләр белән аралашып, аларга киемнәр теккәннәр икән бит. Шәрәфиев Гатиятулла абзый Габдулла Кариев, Габдулла Тукайлар белән тыгыз элемтәдә булып, аларга төрле киемнәр тегеп бирүе турында сөйли. Әсәрдә урман карчыгы – Мәрфугатти турында да мәгълүмат шактый. Ул җитез, үткен, эшкә батыр хатын булган. Үстергән өч улын Бөек Ватан сугышында югалтып та, төшенкелеккә бирелмичә, тормыш йөген тарткан, хәтта тол калган киленнәренә дә яшәү өчен көч-дәрт биреп торган. Ничек инде шундый хатын-кыз белән горурланмыйсың, аны башкаларга үрнәк итеп куймыйсың. Әтисе Сөнгатулланың ачы язмышын да автор читтә калдырмый. Чөнки аның үткән тормышы авылның гына түгел, шул чор тарихының бер кисәге булып тора.

Кеше судан башка яши алмый. Шуңа күрә автор да чишмә караучы Сафиулла абзый турында “Алай да чишмә бар әле” бүлегендә бәян итә. Язучы тешеңне сындырырлык салкын сулы Сафый чишмәсе аркылы кешелек дөньясына эндәшә сыман: кешеләр, һәрвакыт очрашып, бер-берегезнең хәл-әхвәлен белешегез, дус-тату булып яшәгез, табигать байлыгын югалтмыйча, карап-барлап торыгыз. Һөнәрчеләребезне дә Мөхәммәт ага читтә калдырмый. Авыл хатын-кызларын шәл бәйләргә өйрәтүче Масра авылы киленнәре турында язып, аларны мактап әсәрендә урын бирә.

Масра басу юлы, торналар төшә торган кырлар, төлке орлары, оста пыялачы Шәйхи, үткен, елдыр кыз Зөлфия, тегермәнче Пауал, җан дусты Габдерәкыйп, дөнья гизгән күршесе Насибулла карт, Симетнең биш килене, мунча ягарга яратучы Камәр түти, урманчылар, кичке уеннар, кендек әбиләре, Ибәт нараты турында әсәрендә язмаса, Мөхәммәт абыйның бу әсәре китек булыр иде сыман. “Торналар төшкән җирдә” әсәре аша бүгенге яшь буын үзенең авыл тарихы белән, аның эчкерсез, эшлекле, әдәпле кешеләре белән таныша ала. Әсәр геройлары бүгенге көндә инде вафат. Ләкин аларның бала-оныклары, дус-туганнары, күрше-күлән исән. Шуңа күрә тагы да күбрәк белү максатыннан, һәрвакыт шушы китап белән берлектә, мин авылдашларым белән очрашам, алардан истәлек-хатирәләр барлыйм. Истәлекләрне мәкаләләрем белән газета-журналлар аша халыкка җиткерергә тырышам. Матбугатта чыккан истәлекләрнең бер өлеше тупланып, “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китабым басылып чыкты. Мөхәммәт абый үзе белгән буын белән очрашса, мин аларның онык-оныкчыклары белән аралашам, киләчәккә бу мәгълүматлар тарих булып калыр дип ышанам. Чөнки нинди авыр заманнарда да авылдашларым югалып калмаганнар, язмыш сынаулары алдында баш имәгәннәр, сынмаганнар, төрле киртәләрне бердәм булып үтә алганнар.

Әсәрдә язылган торналар һәр ел саен безне шатландырып туган якларына кайтсыннар, мул уңыш бирүче басу-кырларыбызда машиналар гөрелтесе сүрелмәсен, авыр елларда кешеләрне ачлыктан саклап калган урманнарыбыз яшәрсен, чишмәләребез челтерәп аксын, михербанлы, итәгатьле, шәфкатьле, белемле яшьләребез үссен. Авыл яшәсен, яшәрсен!

 

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее җитәкчесе, Арча районы, Гөберчәк авылы.

Хатирәләр саклаучы нигез

Авылыбыз йортларының кайберләрендә кичләрен ут янмый. Ни өчен дисезме? Җавабы бик гади: нигездә яши торган кешеләре калмау. Ләкин иртә яздан кара көзгә кадәр туган нигез җылысын саклаучы, тәрәзә төпләрендә гөл үстереп, йорт-җирне тәртиптә тотучылар да бар. Шуларның берсе – Мөнзилә апа Саматова. Ул улы, килене, оныклары белән Арча шәһәрендә яшәсә дә, авылдагы туган нигезен онытмый.

Мөнзилә апаның туган йортында икәнлеген белдем дә беркөн мин аның янына кердем. Ул сөйләшергә, үткәннәргә яшь аралаш булса да, кайтып килергә,искә алырга ярата. Мине кызыксындырган сорауларның берсе – гомере буе тимерче булып эшләгән әтисе Хәким ага турында күбрәк белү, икенчесе – биш балага әни булып килгән зур йөрәкле Мәхтүмә апа турында истәлекләр барлау иде.

– Әти – Йосыфҗанов Хәким Йосыфҗан улы, – дип сөйләп китте авылдашым. – Ул авылыбыздагы Габделхак кызы Шәмсиягә өйләнә. Балалары күп була, шуларның бишесе исән-сау калып, үскәнбез. Мин – иң кечкенәсе, ике абыем Габделбәр, Васил, ике апам – Мәүлия, Маулиха бар. Кызганыч, өлкән абыебыз инде вафат. Башкалары, аллага шөкер, исән. Барыбыз да Арча шәһәрендә яши. Мәүлия апа гына Штерә авылында гомер кичерә. Әтием колхозда җитмеш ике яшенә кадәр тимерче булып эшләде. Гомере кызу ут каршында төрледән төрле тимер ясап үтте. Кешегә юк сүзен әйтә белмәде, эштән кайткач та өйгә килә торганнар иде, тегене генә ясап бир, бусын төзәтергә кирәк, дип. Ул өйдәге эшен ташлап, тимерчелегенә йөгерә иде. Характеры белән бик кызу, кырыс, ләкин гадел кеше иде ул. Вакыты белән шаянлыгы да булды. Ул укый-яза белмәде, ләкин кириллица белән кул куярга өйрәнгән. Белем алмаса да, математика фәнен яхшы белә иде. Безматематикадандәрес әзерләгәндә бармак буыннарын санап кушарга яки алырга өйрәтә иде. Үзе шул буыннар ярдәмендә мисалларны тиз чиште. Кич җитсә, без һәрвакыт шашка-шахмат уйный идек. Әтине беребез дә җиңә алмый, хәтта абыйлар да, ул яхшы уйный иде.

Элек авылда кем каралты-кура, йорт төзи, өмә ясап эшлиләр иде. Әти берсеннән дә калмады, һәр өмәдә катнашырга вакытын тапты. Ул сугымчы да иде әле. Ләкин колхоз эшенә хилафлык китермәде.Без үскән йортны, каралты-кураны әти үз кулы белән эшләде. Нинди эшкә тотынса да, яратып башкарды.

Әти эшләгән тимерчелек су буенда урнашкан агач бинада иде. Аннан бервакытта да кеше өзелмәде, чөнки чүмече яки сочкычы ватылса, әти янына ашыгалар. Ирләре сугышта һәлак булганнарга аеруча игътибарлы булды ул. Андыйларга үзе дә я кыскыч, я кисәү таягы шикелле әйберләрне ясап бирә торган иде. Хәтта Арчадан да тимер әйберләре ясатыр өчен әти янына кайткан кешеләрне беләм. Йөрүе дә кызу иде аның, ничә карасаң, Хәким өенә йөгерә инде дия торганнар иде. Төшке ашка кызу-кызу адымнар белән кайтыр иде дә, тиз генә ашый, малларга ашарга бирә һәм тимерчелегенә ашыга. Аны армиягә, сугышка да алмаганнар, чөнки әти “р” авазын әйтә белмәде һәм күзе начар күрә иде.

Унике яшеннән тимерче ярдәмчесе булып эшли башлаган әти тора-бара остарып, үзе ярдәмчеләр алып эшли башлый. Остазы кем булганын хәтерләмим, ләкин авылдашыбыз Вазыйх абый белән соңрак озак вакытлар бергә эшләгәнен беләм. Ул вакытта тимерчелекне су буеннан конюшня янына күчерделәр. Агач бина иде ул. Мөхәммәт Мәһдиевнең абыйсы Рәшит белән әти бик дуслар булганнар, алар яшьтәшләр. Рәшит абый ялга кайтса, тимерчелеккә килә, алар байтак вакытлар сөйләшеп утыралар һәм өйгә кайткач, әти шатланып: “Минем янга Рәшит килгән иде”, – дип зур горурлык белән әйтә иде. Хәтта Мөхәммәт абый да атлар янына килгән җирдән (конюшня тимерчелек белән рәттән иде) әти янына еш керә торган булган. Нинди темага сөйләшкәннәр, кемнәрне искә алганнар барысы турында да әти кичке аш вакытында яратып сөйләгәне хәтеремдә.

Безнең күршедә өлкән яшьтәге аксак Хуҗа бабай бар иде. Вакытында ул бик оста итекче булган. Әти аннан итек басарга өйрәнеп, өйдә шул бабай белән эшләгәннәренхәтерлим. Әти итекләрне сатарга түгел, ә үзебез өчен басты. Балалар ишле, һәркайсына сатып ала башласаң, акча да юк заманнар бит. Ә йон өчен сарыкларны без үзебез асрый идек.

Әти белән әнинең тормышына күз салсаң, бик тә катлаулы. Мин үз әниемнең авырып караватта ятканын төгәл хәтерлим. Озак ятты ул. Әниебез кырык биш яшендә үлеп китте. Ул вакытта иң олы абый унынчы класста укый иде. Әни үлгәч, без әти белән биш бала берничә ай үзебез генә яшәдек. Шуннан әтигә Казаклар авылында яшәүче Мәхтүмә исемле хатынны димләделәр. Әти аны өйгә алып кайткач, без мич арасыннан чыгып, биш бала тезелеп бастык. Шунда әти: “Балалар, кем дип әйтәсез? Менә сезгә яңа әни”, – диде. Без беребез дә эндәшмәдек. Шуннан килгән әни: “Миңа апа дисәгез дә, әни дисәгез дә берни әйтмим”, – диде. Иң тиз вакыт аралыгында әни дип мин әйттем. Шуннан башка туганнарым да аңа әни диеп дәштеләр. Без әни назына сусаган идек инде. Аңа әни дип дәшмәү, безнең яктан бик зур гөнаһ булыр иде. Чөнки ул безне үз балалары кебек яратты, гәрчә аның үз баласы булмаса да, канаты астына яшерә белде, кирәк чакта үз сүзен әйтте, вакыты белән шаян сүзләр әйтеп күңелне күтәрә иде, кирәкле урында яклады, кайвакыт әтидән бераз яшереп тә безгә кием-салымнар алып киертә иде. Йомшак фигыльле, эшчән, уңган хатын иде ул. Бик матур итеп җырлый иде. Колхозда дуңгызлар, бозаулар карады. Өйдәге эшләргә дә өлгерде. Бакчада без аның белән күп төрле яшелчәләр үстерә идек. Ул вакытта өйдә су юк. Яшелчәләргә инеш суы, ә мунчага, өйгә чишмәдән ташый торган идек. Әни белән урманга күп йөрдек: чикләвек, миләш, шомырт җыйдык. Кура җиләге өйдә үссә дә, урманныкы икенче төрле тәмдә дип аны да күп итеп җыйдык. Кәбестәне үзебез үстергәнбездерме, хәтерләмим, ләкин аны да кышка тозлый идек. Әни гөмбәне оста җыя иде. Бигрәк тә ак гөмбәне әти ясаган агач кисмәккә төрле үләннәр белән салып тозлый, ашап туйгысыз була иде. Эх, шул вакытларны кире кайтарып булса?! Әни шәл бәйләп сата торган иде. Киергесе гел мич артында торды. Ә оекбаш-бияләйләрне без барыбыз да беренче әни үлгәндә бәйли идек инде. Хәтта әти дә, абыйлар да бәйләгәннәре әле дә хәтеремдә. Мәхтүмә әни таба ризыкларын тәмле итеп пешерде, өстәл өстендә конфет-печенье бервакытта да өзелмәде. Бу хакта иптәш кызларыбызның да әйткәннәре булды, сезнең өстәлдә гел шундый ризыклар тора, дип.

Әнине кайберәүләр бераз котыртып та йөргәннәр: янәсе безнең әти бик саран, кырыс кеше, аның белән тора алмаячаксың, дип. Аның өстенә биш бала. Шундый сүзләр ишеткәч, әни сагаеп калган, тагы бер кат уйладым, дип әйтә торган иде. Балалар хакы бар дип, әтиегезгә кияүгә чыгарга ризалык бирдем диде. Бик тату яшәделәр. Балаларына белем алырга да зур ярдәм иткән кешеләр бит алар: Мәүлия апа Арча педучилищесы, Мәүлиха апа читтән торып Мәскәүнең җиңел промышленность институты, Васил абый Әтнә техникумын бетерде. Габделбәр абый мәктәпне укып бетерүгә Казахстанга чыгып китеп, төзелеш эшендә булды,ә минем никтер укыйсым килмәде. Спартак фабрикасында эшләдем.

Яшьләре барса да мал асраудан туктамадылар. Җитмеш яшьләре тулгач та сыер асрадылар. Күрше хатыны әйтә икән: “Хәким абый, яшең дә бар инде. Ул сыерны ник асрыйсыз?” – дип. Әти шунда көлемсерәп: “Ник, синең капкаңнан сыер чыкканда минекеннән чыгарга тиеш түгел мени?” – дигән. Гомумән алганда, әти-әни бик тырыш кешеләр иде. Әтиебез -“ТАССРның атказанган колхозчысы”, ә әниебез – “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек булган кешеләр.

Әти тимерчелегендә эшләгәндә аяк бармагына ялгыш тимер төшергән. Бармагы кара көеп йөргән. Ул шул килеш эшләгән, безгә бер дә сиздермәде. Бармагына гангрена башланып, эшендә вакытта хәлсезләнгән һәм аны тимерчелегеннән больницага алып киткәннәр. Арча больницасыннан без аны Казанга алып киттек. Андагы врачлар башта бармагын, шуннан аягының тездән түбән өлешен кистеләр. Соңыннан аягына протез эшләттек. Шул аяк белән урманда печән чабып йөрде, бер тик тормады. Ләкин озак тормады, авыруы икенче аякка күчте. Әти анысын кистермим дип каты торды. Кистермәде. Инсульт кичерде. Ике ел сөйләшә алмады, ярты ел тирәсе урын өстендә ятты. Шул авыру аны җитмеш алты яшендә алып китте дә инде. Әни бала караган күк аны тәрбияләде. Без гел кайтып, булышып йөрдек.

Әтинең аягын кисүне әни бик авыр кичерде. Стресс булгандыр, берара ул авырта башлады. Аны больницага йөрттек. Әнинең тормышындагы кайбер вакыйгаларны искә төшерсәк, тәннән салкын йөгерә. Ул үз авылында кияүгә чыга. Аңа бозыклык эшлиләр, әнине күп мәртәбәләр больницаларга йөртәләр. Врачлар: “Багучы әбиләргә барып карагыз, бу очракта медицина көчсез”, – дип әйтәләр. Әнинең бертуганы мари әбиенә барып, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенә, ул әйткәннәрне үти һәм шуннан соң әни рәтләнә. Менә шул вакыттагы авыруы егерме биш елдан соң кире кабатланды. Мари әбие әнине больницага салырга кушты, кырык көндә дәваланачак, диде. Нәкъ шулай булды да. Әниебез әтидән соң алты ел яшәде. Аның вафатыннан соң кышкы чорга туган нигезебезгә йозак эленде. Туган йорт, балачак, яшьлек еллары, әти-әни бик тә сагындыра. Шуның өчен нигезебезне бетермибез, әти-әни ядкаре итеп саклыйбыз, – дип, Мөнзилә апа күңелендә сакланган кайбер истәлекләре белән бүлеште

Авылдашларымның язмышына гаҗәпләнәм дә, сокланам да. Ятим калган биш балага әни булу Мәхтүмә апага бер дә җиңел бирелмәгәндер. Хәким абыйның да тырышлыгы көчле булып, ояны таркатмыйча яшәве бик күпләргә үрнәк.

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Эшче һөнәрләр елында — мастер-класс

2019 нчы ел Татарстанда  Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. 9, 11 сыйныф укучылары өчен нинди һөнәр сайларга дигән сорау килеп баса. Кайсы гына һөнәрне сайласаң да, аны яратып башкарырга, үз өстеңдә эшләргә, шул юнәлештә белемнәреңне арттырып торырга кирәк. Кайберәүләр өстәмә белем алып, яңа һөнәрләр дә үзләштерә. М.Мәһдиев музеена килгән Курса Почмак мәктәбе укучылары чәчтараш һәм прическа ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Мастер-классны хисапчы-игътисадчы булып эшләүче, чәчтараш һәм прическалар ясау буенча өстәмә белем алган Адилә Габидуллина үткәрде. Бу чарада ул укучыларга чәчтараш һәм прическа ясау һөнәренең бүгенге көндә актуаль булуын да аңлатты. Эш барышында укучылар прическа ясаганда нинди әсбаплар кулланылганын, алар ничек куелганлыгын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Модель булып Курса Почмак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Адилә Мәҗитова һәм Сөмбел Шиһапова катнашты. Укучылар М.Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә искә алынган һөнәрләр турында мәгълүматлар белән таныштылар. Мәктәп укучылары өчен Эшче һөнәрләр елында шушындый мастер-класслар үткәрү киләчәктә аларга дөрес юнәлештә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.

Сәхнә теле остасы

Урта Бирәзә үзешчәннәре сәхнәләштергән «Зәңгәр шәл», «Күзләр», «Яшел эшләпә» спектакльләрендә катнашучы өлкәннәр һәм яшьләрнең сәләтенә сокланып, туган авылында Галиәсгар Камал театрының бердәнбер чыгышы – «Беренче мәхәббәт» спектаклен мөкиббән китеп караган, Арча педагогия училищесы сәхнәсендә «Тормыш төбендә», «Зөбәйдә – адәм баласы» спектакльләрендә үзе катнашкан, Яңа Кишет мәктәбе укучыларын район конкурсларында немецча жырлаткан, Совет армиясе сафларында хезмәт иткәндә Бөтенсоюз ярышында шигырь укып җиңеп, полктан берүзе кыска вакытлы ялга лаек булган, мәдәният институтында укыганда «Кыз урлау» спектаклендә Котләхмәт ролен оста башкарган якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриевның театр сәнгатендәге беренче адымнары шулай башланган һәм ул бүгенге көндә татар әдәби телебезнең сафлыгы сагында торучы, ил күләмендә әйдәп баручы остаз.

Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.  Гаптрәүф Нуриев  1973 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кереп, бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Театр мәктәбендә укыту эшчәнлеген, 1977 елда  татар сәхнә теле укытучылары мәктәбенә нигез салган, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы һәм сәнгать эшлеклесе, беренчеләрдән булып Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә лаек булган Асия Хәсән кызы Хәйруллина җитәкчелегендә башлый. Һөнәри осталыгын камилләштерү максатыннан, 1978 елдан 1980 елга кадәр Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС/РГТИ) сәхнә теле кафедрасы мөдире, дөньякүләм мәшһүр профессор Ирина Петровна Козлянинова кул астында белемен һәм укыту тәҗрибәсен арттыра. Шуннан  бирле ул Казан театр училищесында сәхнә теле укыта. 1989 елга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәгендә эшли. Казан дәүләт университетында дәресләр алып бара. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының  рус мәктәбендә татар теле укыту кафедрасы профессоры.

«Татар драматургиясе поэтикасы» темасын фәнни яктан өйрәнеп, Гаптрәүф Салих улы хәзерге татар әдәби теленең яңгырашы, татар драма әсәрләренең әдәби яктан эшләнеше, тел чараларының сәнгати кулланылышы мәсьәләләренә игътибар итә. Тирән эзләнүләре нәтиҗәсендә ул 1996 елда «Татар сәхнә сөйләме» темасына кандидатлык һәм 2002 елда «Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы» темасына докторлык  диссертацияләрен яклый. Якташыбызның «Татар сәхнә теле» (1998), «Сәнгатьле уку» (2000), «Татар классик драматургия поэтикасы» (2001), «Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы» (2002), «Гамәли риторика» (2003,2004), «Татар сөйләме культурасы: орфоэпия, дикция»  (2006), «Бәләкәй чичәннәр» (2007), «Сәнгатьле сөйләм» (2009), М. Ф Кашапова белән бергә «Сөйли белгән морадына ирешкән» (2010), башка авторлар белән бергә «Дини риторика» (2015,2017), «Сөйләм технологияләре» (2017), А.Х. Хәйруллина белән бергә «Сәхнә теле» (2004,2017), Н.Н Сабирҗанов белән бергә «Балалар риторикасы» (2019) монографияләре, 20 дән артык укыту-методика ярдәмлекләре, татар, рус, төрек телләрендә Новосибирск, Пермь, Екатеринбург, Мәскәү, Әнкара шәһәрләрендә 80 гә якын фәнни-гамәли мәкаләләре басылып чыкты.

Казан театр училищесында  сәхнә теле серләренә өйрәтеп ул үзен оста, сәләтле, уңган белгеч буларак танытты. Аның укучылары республикабызның мәдани тормышында нәтиҗәле хезмәт итәләр. Алар арасында Габдулла  Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Ренат Аюпов, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев, Татарстан Республикасының халык артисткасы Хәния Фәрхи, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Резеда Төхвәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Кәрим  Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театры әдәби бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты, драматург Шамил Фәрхетдинов, «Яңа гасыр» телеканалы дикторы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, Татарстан Республикасының халык артистлары Илфат Камалиев, Фәнис Кәлимуллин һәм башка бик күп артислар Өфө, Алабуга, Туймазы, Мәскәү, Яр-Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Оренбург, Санкт-Петербург шәһәрләре профессиональ театрларында, өстәмә белем бирү учереждениеләрендә остазларының юлыннан китеп, киләчәк сәхнә йолдызларына әдәби сөйләмебезнең нечкәлекләрен, сәхнә теленең алым-күнекмәләрен тапшыралар.

Һөнәрләре сөйләм белән бәйле яшьләргә дә Гаптрәүф  Нуриев киңәшләрен бирә, методик һәм гамәли ярдәмен күрсәтеп килә. 2002-2018 елларда профессор Нуриев Татар дәүләт гуманитар-педагогика, Казан дәүләт (хәзер – федераль) университетларында, Россия ислам институтында – сәнгатьле уку, риторика дәресләрен укытты. «Яңа гасыр», «Татарстан» телерадио компаниясе алып баручы,  диджей, редакторлары (Р.Гайзуллин,  Г.Сафарова, З.Зиннуров, И.Хафизов) сөйләм осталыгы буенча беренче адымларын аның дәресләрендә ясадылар.

Гаптрәүф Нуриевның укучылары Халыкара, Бөтенроссия күләмендәге фестивальләр, ярыш-бәйгеләрдә катнашалар. Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсында Гран-при ияләре (Ришат Әхмәдуллин – 2012ел, Гөлләрия Сибгатуллина – 2017, Рамазан Йосыпов –2018), Халыкара II «Живое русское слово» (2015) конкурсында рус телендә чыгыш ясап, татар курсы укучылары Руслан Әюпов (Яр-Чаллы татар дәүләт театры артисты) һәм Марсель Закиров (Татар дәүләт филармониясе артисты) Пермь шәһәрендә «Яңа чор әдәбияты» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Казан дәүләт мәдәният институтында узган Шәүкәт Биктимиров исемендәге «Әлмәндәр варислары» театр сәнгате фестивалендә (2019) «Туган телем – очар канатым » программасы белән «Нәфис сүз» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар, ә Биләр-Арт форумында (2019) алар театр, җыр сәнгате юнәлешендә 7 лауреат дипломы яуладылар. 2019 елда профессиональ сәхнәгә басачак укучылар «Тукай мәнгелек», һәм Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Таһир-Зөһрә» спектакльләре белән Чувашстан Республикасы татарларының, Кайбыч, Арча районы мәктәп укучыларының һәм өлкән буын тамашачыларының  ихтирамын яуладылар.

Г.С Нуриев авторлык программасы буенча эшләүче югары һөнәри белем-күнекмәләргә ия укытучы, 2000 нче елдан бирле уку йортында сәхнә теле предметы укыту-методик комиссиясен җитәкли, дәресләрен актерлык осталыгы, җыр, сәхнә хәрәкәте бәйләнешендә оештыра, башка курсларны укытучыларга ярдәмен кызганмый, үзенә алмаш әзерләүне дә кайгырта. Аны күп вакыт Бөтенроссия, Татарстан Республикасы проектларына, конкурсларына  җюри  әгъзасы,  киңәшче, эксперт буларак чакыралар.

Г.С Нуриевның нәтиҗәле педагогик эшчәнлеген югары бәяләп аңа 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005), Татарстан хөкүмәтенең «Таяныч һәм өмет» гранты (2010), халыкара конкурста II дәрәҗә «Педагогик осталык» дипломы (2015, Пермь шәһәре), Казахстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге (2010) һәм Татарстан театр эшлеклеләре берлеге (2018) рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасының Урал регионындагы даими вәкиллеге рәхмәт хатлары (2009,2019), Россия мәдәният министры В.Р Мединскийның рәхмәт хаты (2017) белән бүләкләнде.

Гаптрәүф Нуриев районыбыз белән даими элемтәдә яши, җәйләрен  авылда үткәрә, иҗат итү өчен көч һәм энергия туплый. Студентлары белән район мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында кызыклы очрашулар үткәрә, мастер-класслар оештыра. Быел Театр елы  һәм Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Таһир-Зөһрә” риваять – трагедиясен күрсәттеләр. Урта Бирәзә, Наласа, Яңа Кенәр, Апаз, Шушмабаш, Лесхоз авылларында аны укучылар да, яшьләр дә, олылар да яратып кабул иттеләр. Театр сәнгатен үстерүгә һөнәри тәҗрибәсен файдаланып, татар телен саклауга һәм яшьләргә сәхнә телен өйрәтүгә бәяләп бетергесез хезмәт куючы якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриев безнең районыбызның горурлыгы.

                                                                                 “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Хезмәткә — хөрмәт

Музеебызның күргәзмәләр залында Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мирзаян Вахитовка багышланган күргәзмә ачылды.

Тарихтан гүзәл караш

Буген музеебызда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Республика һәм Россия күләмендә зур күргәзмәләрдә даими катнашып килүче Надия Фәхретдинованың картиналарыннан төзелгән күргәзмә эшли башлады.

Биргән антка тугры калып (ТАССРга 100 ел)

Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улы 1934 елның 10 ноябрендә Апаз авылында крестьян гаиләсендә туа. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач Мари Эл республикасының Хлебниково районы Мариец поселогында урта мәктәпне тәмамлый. Ул анда рус телен тирәнтен өйрәнү максатында татар, мари, удмурт, гомүмән рус булмаган милләтләр өчен оештырылган махсус класста белем ала. Авылдашлары Роза Закирова, Наил Миннебаев, Носыдан Роза Садриева, Пөшәңгәрдән Зәкәрия Гыйләҗевлар белән бергә йөреп, үзара ярдәмләшеп мәктәпне уңышлы тәмамлыйлар. “Без укыган мәктәп авылдан 18 чакрым, ә җиде чакрымы урман аша уза иде. Аякта чабата, юл капчыгында әниләр пешереп йомарлап биргән бәрәңге боламыгы, ипи юк. Бүреләрнең иң күп үрчегән чоры, каршыга килеп ат белән узучылар: “Сак булыгыз, балалар, әле генә юл аркылы бүреләр узып китте”,- дип кисәтәләр иде. Без икенче сменада укыдык, шимбә көн авылга кайтканда каен тузын җыеп таякка чорнап шуны яндырып кайткан чаклар күп булды,”- дип искә ала Хәлиулла абый мәктәп елларын.

Хәлиулла туган авылында библиотекарь – клуб мөдире вазыйфаларын зур тырышлык куеп башкара, үзенең тирән белемле һәм оста оештыручы булуын күрсәтә. 1954 елда армия сафларына алына,  Казакъстанда өч ел элемтәче булып хезмәт итә. 1957 елда комсомол путевкасы белән Балтач милиция бүлегенә эшкә җибәрелә, ул анда яшерен документлар белән эш итә. Өч ел дәвамында егетнең тырышлыгын күреп аны Алабуга махсус юридик милиция мәктәбенә җибәрәләр. Ул анда ике ел укып лейтенант дәрәҗәсендә Яр Чаллы милиция идарәсенең социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегендә эшли. Ул елларны искә төшереп: “Чаллыда һәм илебезнең кайбер өлкәләрендә ялган тимер акчалар бик күп таралган вакыт. Ачылмаган җинаять буларак группа төзеп бу эшне миңа тапшырдылар. Көне-төне эшләп, бик күп тикшерүләр үткәреп җинаятьне ачуга ирештек. Биш кешедән торган бу җинаятьчеләр төркеме тиешле җәзаларын алдылар. Миңа  СССР Эчке эшләр министрлыгының исемле сәгатен бүләк иттеләр. Бер елдан мин Арча районы эчке эшләр бүлегенә  кайттым һәм шул юнәлештә эшемне дәвам иттем, читтән торып СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамладым,”- дип искә ала Хәлиулла абый.

1968 елда Хәлиулла Хәбибуллинны Арча район милиция идарәсе белән бер составта булган Әтнә милиция бүлегенә начальник,  ә 1972 елда Саба районының эчке эшләр бүлегенә җинаять эшләре ачу буенча начальник урынбасары итеп билгелиләр. Аның хезмәттәге уңышларын күреп 1973 елда Әлки районына  милиция идарәсе начальнигы итеп җибәрәләр.Ул анда да кадрлар белән эшләүгә һәм алар өчен эш шартларын яхшыртуга игътибар бирә. Ике этажлы яңа бина төзетү шуның бер мисалы.

1979 елда ул яңадан Арча милиция идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшен дәвам итә. “Казан шәһәрендә бер профессорның шоферына пистолет белән янап “Волга” машинасын урлап киткәннәр, ак төстәге бу машина районнарга килеп чыкмасмы  дигән хәбәр алдык. Ул вакытта халык дружиначыларының бик актив эшләгән вакыты. Төнлә Ашабаш авылыннан хәбәр килде: ак “Волга” машинасында өч кеше кибетнең йозакларын ватып яталар. Без аңа якын бармаска боердык, кораллары булырга мөмкин икәнен кисәттек. Үзебез әзерләнеп юлга чыктык. Озак та үтмәде, шул ук машинаның Бужа кибете янында булуы турында шалтыраттылар. Без Бужа кибете янына килеп җиткәндә, алар борылып Арчага таба киттеләр. Безнең туктарга кушуыбызга карамастан таләпләрне үтәмичә баруларын дәвам итеп, тимер юл аша чыккач баганага бәрелделәр һәм өчесе дә якындагы полосага таба йөгерделәр. Без өстәмә көчләр чакырттык, караңгы булуга карамастан икесен таптык. Берсе сорау алу вакытында өченчесенең Лаеш районыннан икәнен әйтте. Без аны үзенең баскыч төбендә мылтыкка патроннар тутырып яткан вакытта кулга алдык. Берәр генә минут соңга калсак та бу вакыйга фаҗигале тәмамлана иде, сезнең киләсегезне сиздем, атарга әзерләнә идем дип гаебен таныды ул. Үз гомеремдә андый очраклар күп булды инде”, – дип  искә төшерә хезмәттәшләре белән үткән елларын.

Хәлиулла Хәбибуллин эшкә кабул ителгән яшьләргә бик теләп ярдәм итә. Аның белән бергә эшләгән яшьләрнең күбесе республикакүләм  дәрәҗәләргә ирешеп, Хәлиулла Хәбибулла улын үзләренең  һөнәри укытучылары, остазлары итеп хөрмәт белән искә алалар. Ул соңгы алты елын  Арча районының ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы булып эшләп, милиция майоры дәрәҗәсенә ирешеп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин Хәлиулла  абый тик тора белми, 20 ел дәвамында Арча эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе булып сайланып, хезмәттәшләренә кирәкле ярдәм, теләктәшлек күрсәтүдә башлап йөри.

Хәлиулла Хәбибуллин, хокук органнарындагы хезмәтләре бәяләнеп, төрле елларда “За безупречную службу” медале, “Почетный сотрудник МВД Республики Татарстан”, “За верность долгу”, “Знак почета ветеранов МВД” күкрәк билгеләре һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

Аның һөнәре гаилә корырга да ярдәм итә. Арчада эшләгәндә Күкчә Бирәзә авылыннан шикаять килә. Хәлиулла аны тикшерү өчен җигүле атта шул авылга юнәлә. Юлда җәяүләп баручы бер кызны утырта, ул Күкчә Бирәзә авылында шәфкать туташы булып эшли икән. Аның Флера исемле, Балтач районының Таузар авылыннан икәнен, медицина училищесын тәмамлаганын белү тикшерүче өчен авыр булмый инде. Хәлиулла абый ул көнне Флераның әнисе биреп җибәргән кабартмалар белән медпунктта кайнар чәй эчкәнен дә хәтерли. Шулай башланган очрашу мәхәббәткә әйләнә һәм алар гаилә корып Ленар, Илдар һәм Энҗе исемле балалар үстерәләр. Бугенге көндә Флера апа безнең арабызда юк инде, Хәлиулла абый балаларының уңышларына сөенеп, биш онык һәм ике оныкчыгын кайгыртып, улы Илдар һәм килене Алия белән бергә яши.

Хокук сакчылары көнендә туган, үзенең бөтен белемен һәм тормыш тәҗрибәсен халкыбызның иминлеген саклауга багышлаган, тормышын куркыныч астына куеп, биргән антына тугры калып, кайда гына эшләсә дә үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкарган хезмәт ветераны Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улын 85 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп, туганнары һәм дусларының хөрмәтендә яшәвен телибез.

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

   директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика