Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел!

Бүген Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көнгә якын камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел!

Арча районыннан да Ленинград блокадасын өзүдә күп якташларыбыз катнаша.
Шуларның берсе — Минһаҗев Мубаракша. Музейда үткәрелгән кичәбездә мәктәп укучылары аның тормыш юлы, музей фондында сакланган шәхси документлары белән якынрак таныштылар.

Минһаҗев Мубаракша Минһаҗетдин улы 1912 елның 12 декабрендә Татарстанның Кызыл юл районы (хәзерге Арча районы) Каратай авылында туа. Аны 1941 елның җәендә сугышка алалар.

Минһаҗев Мубаракша 1942 елның гыйнварында Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, Ладога күле буенда бик озак оборонада торалар. Һәм ниһаять, Ленинград фашист гаскәрләреннән азат ителә. Ул берничә тапкыр яраланып госпитальгә эләгә. Госпитальдә дәваланып чыкканннан соң, яңадан фронтка китеп бара.

Минһаҗев Мубаракша Минһаҗетдин улы сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, япон, фин сугышларында катнашып, исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Ул “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” һәм “Ленинград саклавы өчен” медале белән сугышта ук бүләкләнә.

Минһаҗев Мубаракша сугыштан соң тракторист, җәен комбайнер булып эшли. Пенсиягә чыккач та яраткан эшен ташламый, үзенә алмашчылар әзерли. Бала вакытта мәдрәсәдә догалар өйрәнү, гомер буе биш вакыт намазны калдырмау, аңа көчле рухлы, сәламәт булырга ярдәм иткәндер. Дин иреге кергәннән соң ул бик күп еллар Апаз, Каратай һәм күрше авылларда муллалык вазыйфасын башкара. Минһаҗев Мубаракша 92 яшендә вафат була.

Туган ягым – яшел бишек

Арчаның 7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә I Районара Бәширов укулары уздырылды. Укучыларга, килгән кунакларга музеебызда оештырылган “Туган ягым – яшел бишек” исемле эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Музей хезмәткәрләре жюри составында да катнаштылар.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее

Татар дөньясында иң мәшһүр әдип, күренекле якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 122 ел.

Әдип иҗаты гаять бай, фәлсәфи һәм күпкырлы. Сезгә әлеге хәзинәдән кайбер җәүһәрләрне тәкъдим итәбез:

📝 Иҗат итү ул бит язу гына түгел, ул үсү дә.

📝 Язар идем мин, иптәшләр, йөрәгем белән язар идем.

📝 Кайчагында иптәшләр арасында иптәшләр булмау кешене азаплый, борчый…

📝 Язучы һәрбер язган нәрсәсен үзе бирелеп, сөеп язарга тиеш. Шул вакытта гына ул чын иҗат җимеше бирә алыр.

📝 Дөньяны гел ал чәчәкләргә күмеп кенә карау – бик зур ахмаклык. Бертуктаусыз «Ура» кычкырып тору да шулай ук.

📝 Тормыш һаман уза… Озакламый миңа 40 тулыр… Ашыгырга кирәк. Тизрәк язарга тотынырга кирәк. Минем язасыларым бик күп бит әле.

📝 Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый. Әгәр аны, тегеннән-моннан гына эләктереп алып, чит-ят ояга ябып куялар икән, ул, шыксыз үрдәк баласы шикелле, зар елый.

📝 Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк.

📸 Фотода Гомәр Бәширов абыйсы Хәмзә белән. Казан, 1964 ел.
Әлеге фото музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана.

Яңа ел ялларының күңелле мизгелләре

Музейларга рәхим итегез!

Менә 2022 нче елның соңгы сәгатьләре дә якынлаша. Еллар бер-бер артлы үтеп тора, һәр ел күңелләрдә үзенчәлекле эз калдыра. Яңа ел дигәч, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы да, нәтиҗәләр ясау, шулай ук өметле киләчәк белән кавышу хисләре дә уяна. Яңа ел шундый үзенчәлекле, тылсымлы бәйрәм. Һәркем Яңа елда могҗиза көтә.

Бәйрәм вакытларында музейларга йөрү- менә дигән ял итү чарасы. “Казан арты” музеенда совет чоры уенчыкларыннан ясалган күргәзмә белән танышырга, Яңа ел фотозонасында фотосессия ясарга да мөмкинлек булачак.

Музейларга рәхим итегез!
Бәйрәм көннәрендә “Казан арты” музееның эш сәгатьләре:
3, 4, 5, 6 гыйнвар — сәг.9:00 -15:00.

Шулай ук Арча шәһәренең Үзәк стадионында Совет чоры рухында бизәлгән гаҗәеп Музей-йортка тылсымлы бәйрәм рухын тоярга чакырабыз! Туганнарыгызга котлау открыткасы язу мөмкинлеге булачак! Күңелле музыка, яхшы кәеф, әкияти мохит һәркемгә дәрт һәм күтәренке рух бүләк итәчәк! Барыгызны да Үзәк стадионда урнашкан Музей-йортта көтеп калабыз!

Музей-йортның эш сәгатьләре:
3, 4, 5, 6, 7 гыйнвар – сәг.18:30 — 20:30.

Үзәк чыршы ачылышы

Үзәк чыршы ачылышында музей-йорт бик күп кунаклар кабул итте. Совет чоры рухында бизәлгән өйдә балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, туганнарына Яңа ел котлауларын открыткаларга язып юлладылар.

 

Арча кичләре, сагыну хисләре

Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, җырчы-шагыйрь, тәрҗемәче, галим –педагог Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Арча кичләре, сагыну хисләре…” дигән искә алу кичәсе оештырылды. Якташыбыз 64 ел яшәп күпмедер дәверен генә иҗат итүгә багышласа да, татар халкына бик бай мирас калдыра. Бүгенге көндә аның җырлары җырлана, шигырьләре укыла икән, димәк аның иҗаты эзсез югалмаган.
Бүгенге кичәдә Мостафа Ногманның иҗаты белән кызыксынучы якташы, Сөрде авылы китапханәчесе Вәлиева Альбина Илгизәр кызы, районыбызның хөрмәтле ветераны Гарипов Шафигулла Зәйнуллович, туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз Мостафа Ногманның фәнни эшчәнлеге, тормыш юлы, иҗатына тулы күзәтү ясадылар. Шулай ук Казанбаш мәктәбе укучысы, күп конкурслар җиңүчесе Адилә Гатаулллина, Арча педагогия көллияте студенты Рөстәм Бикчәнтәев Мостафа Ногманның моңлы җырларын башкарып кичәбезгә ямь өстәделәр.
Күңеле белән Мостафа Ногман һәрчак җыр-музыка дөньясына тартылып, шул дөньяда булуыннан бетмәс куаныч, ләззәт, илһам табып яши. Хәзер инде ул, үзе безнең арада булмаса да, җырлары белән үзеннән соң дәвам иткән тормышларны бизәп , кешеләр күңеленә моң-куанычлар өстәп яшәвен дәвам итә. Радиодан көн саен диярлек аның җырлары яңгырый. Концертларга барсак та без шагыйрьнең матур эчтәлекле җырларын ихлас күңелдән тыңлап сокланабыз. Киләчәктә аның матур шигырьләренә көйләр язылыр, аның иҗаты, шигырьләре белән кызыксынучылар тагы да артыр дип өметләнеп калабыз.

 

Без кабызган утлар сүнмәс алар

Музеебызда тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә — бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән, гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе оештырдык. Күркәм кичәдә Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының тормыш иптәше Дания апа, хөрмәтле ветераннарыбыз Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы, Вәлиев Инсан Миргали улы, якташыбыз, язучы, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Арча районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улы, шулай ук Илсур Гарәфи улының авылдашлары, аның белән бергә хезмәт юлын узган чордашлары, студентлар катнашты. Чыннан да бүген героебыз Илсур Шәйхетдинов турында бик күп мәгълүмат белдек, истәлекләр тупладык. “Эшне чын күңелдән бирелеп башкарсаң, һәр заманда да уңышка ирешеп була, күңел тарткан хезмәтне сайларга кирәк, аның нәтиҗәсе булмый калмый” дигән төпле фикергә килдек.

Өлкәннәргә –хөрмәт


Музей хезмәткәрләре һәрвакыт өлкәннәргә игътибарлы, аларны хөрмәт итеп яшибез һәм эшлибез. Бүген бездә кунакта өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче абый-апалар булды. Әлбәттә, монда гомер итүчеләрнең һәрберсенең язмышы гыйбрәтле. Аларның тормышның матур якларын күрә белүләре,сабыр булулары сокландыра. Өлкәннәргә музеебызда эчтәлекле экскурсия уздырылды. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә чәй табыны янында утырып рәхәтләнеп бер ачылып аралаштык, күнелле итеп ял иттердек өлкәннәребезне.

Казан җөе

Татарстанда « Казан җөе” технологиясе матди булмаган мәдәни  мирас булып танылды. Күн мозаикасы татар халкының борынгыдан килгән кабатланмас сәнгате. Музеебызга килүчеләр, шулай ук музей хезмәткәрләре арасында да күн мозаикасы серләренә, “Казан җөе”нә , читек тегү эшенә өйрәнергә теләүчеләр байтак. Шул уңайдан музейда  мастер-класс оештырылды,  «Казан җөе» белән  күн кисәкләрен тоташтырып, катлаулы бизәк тудыру ысулы өйрәнелде. Мастер-классны Арча милли аяк киеме фабрикасында эшләгән Ахмадиева Илсия Гарифулла кызы үткәрде. Музей хезмәткәрләре “Казан җөе”нең чигү ысулын үзләштереп, аның шактый катлаулы эш булуына төшенделәр.  Дөрестән дә, гади генә булып күренгән “җөй”не  ясау бик четерекле һәм күп сабырлык таләп итә торган хезмәт.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика