Әдәби автомарафон «Әтием эзләреннән…»

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан  “Әтием эзләреннән…” исеме астында әдәби автомарафон оештырды. Мәртәбәле кунаклар арасында  язучы М.Мәһдиевның кызы Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова, язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нуриев, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Риман Гыйлемханов бар иде. Шулай ук бу сәяхәттә Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнашты.

Автомарафон музеебызның  әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге күргәзмәне караудан,  Арча үзәгендәге язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланып китте.  Киләсе тукталыш М.Мәһдиев укыткан Казанбаш мәктәбендә булды. Нәкъ тә шушы авылда Мөхәммәт Мәһдиев үзенең булачак тормыш иптәше Лилия ханымны очрата, аларның кызлары Гәүһәр дөньяга килә . Камалов Ришат Ренатович җитәкчелегендәге мәктәп коллективы кунакларны зур әзерлек белән каршы алды. Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров Гәүһәр ханымны юбилее белән котлап, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бөек Ватан сугышы елларында М.Мәһдиев укыган Арча педагогия училищесы урнашкан Үрнәк авылында да тукталыш ясалды. Арча аграр- сәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Камалутдинов Рифкать Рафаил улы күргәзмә белән таныштырды, кунаклар хәтирәләре белән дә уртаклаштылар. Язучының әсәрләрендә телгә алынган наратлар янында басып тору безнең өчен үзе бер дулкынландыргыч мизгел иде.

Сәяхәтебезне дәвам итеп, басу-кырлар аркылы М.Мәһдиевның хезмәт юлы башланган Сеҗе мәктәбенә юл алдык. Табигатнең матурлыгына хозурланып, Мөхәммәт аганың әсәрләрен янәдән бер искә төшердек. Укытучылар да, укучылар да язучы турындагы истәлекләрне саклыйлар, аның белән горурланалар.

Сикертән мәктәбендә безне “яшь Мөхәммәт” каршы алды, укучылар язучының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, һәрберебезне дә сокландырдылар.

Гөберчәк авылында М.Мәһдиевнең каберенә зиярат кылдык. М.Мәһдиев музеенда автомарафончыларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы каршы алды.

Автомарафонда катнашучыларны һәр мәктәп коллективы да ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Мәктәпләрдә язучыга багышлап төзелгән күргәзмәләр булу, балаларның аның иҗатын белүләре һәм кызыксынулары һәрберебезнең дә күңеленә хуш килде.

Үзенең юбилей көне уңаеннан Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева район халкы исеменнән күпсанлы котлаулар кабул итте һәм автомарафонны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бу сәяхәтне оештыручы М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыямовнага һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Экстремизмга,терроризмга-юк!!!

 

Нәкъ 15 ел элек 2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге беренче номерлы мәктәбенә террористлар һөҗүм итте. 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды. «Әлифба» музее террорчыларга каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан Хәтер дәресе үткәрде.

Әтисенең эшен дәвам итә

 

Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү — әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының  әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә. Гәүһәр Хәсәнова – тәрҗемәче, ул татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Яшь һәм урта буын язучылары: Ркаил Зәйдулла, Нурислам Хәсәнов, Зиннур Хөснияр, Марсель Галиев, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әнәс Хәсәнов, Әхәт Гаффар, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рәдиф Садри, Факил Сафин әсәрләрен яки алардан өзекләрне Гәүһәр Хәсәнова рус теленә тәрҗемә итте, аларның күбесе “Идел” журналы аша һәм аерым китаплар булып басылып чыгып укучыларга җиткерелде.

Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнова 1959 елның 11 сентябрендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Әтисе – Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе – Лилия Бәширова – Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы. 1960 елда аларның гаиләсе Казанга күченеп килә. Гәүһәр Казанда 126 нчы урта мәктәпне тәмамлап, 1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1988 елда Урал дәүләт университетында Х1Х йөз рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1990 елдан башлап Гәүһәр Хәсәнова Татарстан китап нәшриятында  редактор булып  эшли. Аннан соң яшьләр журналы  “Идел”дә әдәби мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре, директорның фәнни эшләре буенча урынбасары  һәм бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Ул филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, аңа 2009 елда Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова, 2016 елда Язучылар берлегенең Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләре бирелде.

2004 елда Гәүһәр Хәсәнова “Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары” дигән хезмәтен,  2009 елда Татарстан китап нәшриятында М.Мәһдиевнең биш томлыгын, 2014 елда әтисенең газета-журналларда чыккан фәнни-публицистик мәкаләләре тупланган “Сызып ак нур белән…” дип исемләнгән китабын төзеп чыгарды.  Аның тарафыннан бик зур хезмәт башкарылган һәм  бу эш дәвам итә. Ул әтисенең барлык әсәрләрен, дөнья күрмәгән язмаларын туплап яңадан бастыру өстендә эшли, бу томнарның саны  күп булачагына ышанып яши.

Гәүһәр Хәсәнова үзе дә газета-журналларга бик күп мәкаләләр яза. “Мәйдан” журналында басылган “Сагыну” дип исемләнгән мәкаләсендә балачак хатирәләре белән уртаклашып:”Әтием Арча районының Казанбаш мәктәбендә мөгаллимлек иткән, укыту бүлеге мөдире вазыйфасын башкарган. Университетны тәмамлагач, юллама белән шул мәктәпкә эшкә килгән әнием әти белән танышкан. Мин туып бер ел үткәч, гаиләбез Казанга күченгән. Әти Казан дәүләт университеты аспирантурасына укырга кергән.

Әти белән һәрвакыт күңелле иде. Тел байлыгы соклангыч иде аның.      Әтине яраттык, аның белән горурландык без, ул да үз чиратында безнең һәр уңышыбызга, һәр казанышыбызга сөенеп яшәде. Балачакта сирәк мактады, безне һәрчак максатыбызга таба әйдәкләде. Ул безне үз сәләтеңә, үз белемеңә таянырга өйрәтте, ” — дип язган.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Гәүһәр Хәсәнованың хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең портреты аңа елмаеп:”Булдырасың, кызым!” дип карап тора кебек”

Гәүһәр ханым бик бәхетле әни, кызы Зөһрә һәм улы Әнвәр аның иң зур шатлыгы. Алар икесе дә югары белем алып, әниләрен куандырып яшиләр. Ире Илдар Зәкиҗан улы Хәсәнов безнең арабызда юк инде.

Гәүһәр Хәсәнова әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәк халкы, бабасы Гомәр Бәширов төзеткән Яңа Сала мәктәбе коллективы, үзенең туган авылы Казанбаш белән даими элемтәдә тора. Ул район күләмендә оештырылган очрашуларда теләп катнаша, мәктәпләрдә укучылар алдында чыгышлар ясый. Бу көннәрдә якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова –Мәһдиева үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

 

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Фотолар музей архивыннан

 

 

 

«Я бы в рабочие пошел…»

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Выбор профессии — задача не из легких. Об этом мы начинаем мечтать уже в детстве. В настоящее время уделяется большое внимание формированию предпосылок трудовой деятельности и профориентационного развития будущего поколения. Именно поэтому актуальной стала проблема развития нравственно-патриотических качеств детей дошкольного возраста посредством трудового воспитания, где одной из главных задач является формирование у детей понятия о профессиональной деятельности взрослых.

Сотрудницы нашего музея были в гостях в МБДОУ «Арский детский сад №1» — и провели с ними беседу на тему «Я бы в рабочие пошел…». Вместе с детьми обсуждали такие темы, как “Что такое профессия?”, “Расскажи, кем работают родители”, “Какие профессии мне нравятся”, послушали  пословицы  о труде.  Дети увлеченно пробовали себя в роли парикмахера, повара, врача и строителя, и самое главное, освоили тему, что все профессии нужны, все профессии важны.

Без бергә!

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

                                             #МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ

6 сентябрь көнне без, “Өмет чаткысы” реабилитацион–тернәкләндерү үзәгендә кунакта булдык. Балалар “Көзге уңыш кәрзине”н бик яратып кабул иттеләр. Аларның йөзендә елмаю чаткыларын күрү безнең өчен зур бәхет иде.

 

 

Әтиемнең эзләреннән…

Күргәзмә эшли

Бүген, 5 сентябрьдә Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең олы юбилее, аңа 60 яшь! “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аңа багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы язмалар, фотолар, концерт афишалары белән танышырга мөмкин.

 

 

Акция старт алды

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

5 сентябрь көнне “Осенняя неделя добра — эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН, #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе старт алды. “Казан арты” тарих-этнография музее да бик теләп бу акциягә кушылды. Бүгенге көн “День добрых начинаний” исеме астында үтә. Шул уңайдан музеебызда “Добрая экскурсия” “Мәрхәмәтле экскурсия” оештырылды. Чарада 23 бала катнашты, музейга керү ирекле иде.

Сәхнәдә Әлмәт театры

3 сентябрьдә район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” спектаклен күрсәтте. Тормышта була торган төрле вакыйгаларны, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне, кешелеклелек һәм шул ук вакытта явызлык, мәхәббәткә тугрылык һәм хыянәт ачысы, балаларга карата мөнәсәбәт, әти-әнигә булырга тиешле хөрмәт, гомүмән кешеләр арасындагы кичерешләрне эченә алган спектакль булды ул. Зал тулы тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны караганда үтә җитди дә булдылар, еладылар да, көлделәр дә, үзләренә кирәкле тэрбия дә алдылар.

Спектакльдә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз,  Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның катнашуы безнең өчен аеруча куанычлы булды. Артистларның үз рольләрен зур осталык белән башкаруын һәркем ошатты, безнең өчен бу тамаша Театр елы уңаеннан Әлмәтлеләрнең зур бүләге булды.

      “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

      Ленар Гобәйдуллин фотолары

Экстремизм-проблема современности

4 сентября в музее «Казан арты» прошел классный час с участием 11 класса АСОШ №1 на тему «Экстремизм-проблема современности». В мероприятии так же выступили инспектор по делам несовершеннолетних капитан полиции Усманова Эндже Саляховна, ведущий специалист аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района Хабирова Рамиля Гумаровна и заведующая отделом социальной помощи семьи и детям Давлетшина Нурсия Ринатовна. Ребята послушали лекцию и посмотрели видеоролики, также получили раздаточный материал. Мероприятие было организовано в целях профилактики и противодействия экстремистской деятельности во всех ее проявлениях.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика